Торак һәм караклар проблемасы

Русиянең ике проблемасы бар – юллар һәм юләрләр, дигән әйтем белән килешмичә булмый. Алар икәү генә дигән сүз түгел, әлбәттә. Катлаулыраклары да җитәрлек чөнки. Әйтик, без бөтенләй юлсыз да, сукмактан вә чокыр-чакырлы асфальттан да йөрергә күнеккән, ә менә баш өстендә түбәсез яши алмыйбыз. Димәк ки, гомер-гомергә бик авыр хәл ителә торган фатир мәсьәләсе тагын да кискенрәк проблема. Шуңа күрә юллар белән юләрләр янәшәсенә тораклар һәм, мөгаен, караклар дип өстәргә кирәктер. Соңгылары да аз мәшәкать чыгармый бит.

Эш шунда ки, чиратлы һәм акчалы урыннарда угрылар, аларның да ришвәтче һәм мошенник атлы иң шомалары үрчи. Чөнки һәркемнең да еллар буена чират көтәргә теләге дә, чамасы да булмый. Аннан соң бездә кемгә дә булса төртмәсәң, максатыңа ирешә алмыйсың, дигән фикер тамыр җәйгән инде. Шуңа күрә күзгә карап кесәгә керүчеләр өчен зур мөмкинлекләр туа.

Ошбу шома бәндәләр белән үзе теләгән урыннан үзенә ошаган яхшырак фатирны тизрәк эләктереп калырга йөрүче бай кешеләр генә эш итми. Еш кына авыр хәлгә эләгүчеләр алар ярдәменә өметләнә. Бу җәһәттән, өлешле төзелешкә (долевое строительство) кереп, фатирсыз да, акчасыз да калучыларны искә алырга кирәк. Хәзер “обманутые дольщики” дигән төшенчәне аңламаган кеше юк. Менә шушы алданган “өлешчеләр”гә акчасын кире кайтарырга яисә фатир алып бирергә вәгъдә итүчеләр булса, бик күпләр әлеге “хезмәт”тән баш тарта алмый, кем әйткәнди, ятып калганчы атып калырга карар кыла.

Әлбәттә, монда мошенникларның ышандырып сөйли белүен дә исәптән чыгармаска кирәк. Алар бит дәүләт, хакимият органнарындагы зур түрәләр белән әшнәлекләренә ишарә ясый. Бәяне хәл ителәсе проблеманың катлаулылыгына карап, 100дән 500 меңгә чаклы куя. Алыш-биреш ясаганнан соң, “клиент”ны “йорт салынып беткән, ордер гына аласы калган” кебек хәбәрләр белән өметләндереп торалар. Ләкин вакыт бара, вәгъдәләр үтәлми, ахыр чиктә мәгълүмат оператив хезмәтләргә барып ирешә.

Алар 1952 елда туган Г.Хәбриеваның 54 яшьлек Александр атлы кәсептәше белән бик күпләрне төп башына утыртуын белә. Ләкин мошенникны якасыннан алу өчен белү генә аз. Ә зарар күрүчеләр оперативниклар белән хезмәттәшлек итәргә атлыгып тормый. Казанда яшәүче 1973 елгы Л.Б. аларга 430 мең сум акча тоттыруын яшерми. Ләкин гел яхшыга өметләнә, аннан соң тегеләрне тотып япкач, түләнгән акчаның җилгә очу куркынычы да бар бит.

Бары тик быел июнь аенда гына УБЭП хезмәткәрләре “оператив эксперимент” дип аталучы чарада катнашырга риза ханымга юлыгалар. Хәбриева аңа да 250 мең сумга фатир алырга “ярдәм” итәргә тәкъдим ясаган була. Тамгалы акчаны тапшыргач, Казанның үзәк универмагы (ЦУМ) янында кулга алына ул. Икенче көнне үк аның кәсептәше Александр К. тоткарлана. Тикшерү эшләре башлану белән, аларның тагын бер ханымнан 595 мең сум акча алуы ачыклана. Әлбәттә, эш моның белән генә туктамаячак, ягъни яңа “эпизод”лар булачак әле.

Оперативниклар зыян күрүчеләр саны уннан да ким түгел дип исәпли. Ә менә файда күрүчеләр, ягъни алар ярдәме белән, чынлап та, максатларына ирешүчеләр турында сүз әйтүче юк. Әлеге дуэт тоткарлану белән, оператив хезмәт вәкиле аларның дәүләт оешмаларындагы вазифаи затлар белән багланышлары ачыкланмады дигән белдерү ясады. Әлбәттә, әлеге ике каракның торак мәсьәләсен хәл итә алырдай кешеләрдән башка гына акча җыеп йөрүләренә ышанасы килми. Хәер, “ачыкланмады” дию юк дип кистереп әйтү түгел инде ул. Бездә фаш ителмәгән ришвәтчеләрнең, кем әйткәнди, буа буарлык икәнен һәрберебез белә.

Оператив хезмәткәрләр дә бу кешеләрнең арадашчылар гына икәнен дә һәм әлеге эшнең аларны “Мошенниклык” дигән “йомшак” маддә буенча гаепләү белән төгәлләнгәнен аңламый түгел. Чөнки ришвәтче түрәләргә кадәр барып җитеп булмый диярлек. Алар ярдәме белән фатирга өметләнгән рәхмәтле кешеләр, әлбәттә, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү турында уйлап та карамый. Ә инде теге яки бу сәбәпләр аркасында кемнең дә булса гозере үтәлмичә эш милициягә барып җитсә, “клиент”тан акча алган арадашчы алдакчы мошенник булып кала.

Билгеле, алары да әлеге җинаятьчел бизнестан үз өлешен ныклап каера һәм аклауга да, яклауга да лаек түгел. Сүз бары тик алдар каракларның проблеманы хәл итә алырдай “зур” кешеләргә таянып кәсеп итүе турында. Юкса “клиент”тан акча алганда расписка калдырып, гарантия бирерләр иде микән? Мисалга шушы көннәрдә тоткарланган тагын бер дуэт “эшчәнлегенә” тукталыйк.

Болары социаль һәм яшьләр ипотекасы буенча ташламалы торакка дәгъва итүчеләр арасында “эш” җәелдерә. Беркайда да эшләмәүче 1969 елгы ханым үзен Дәүләт торак фонды хезмәткәре дип таныштырып, аларга чират торуны тизләтү, конкурста оту кебек “хезмәт”ләр күрсәтеп, тиз генә фатирлы булырга вәгъдә итә. Һәм әлеге өлкәдәге кыенлыклардан файдаланып, башкача, ягъни “зур ”гә төртмичә, торак алып булмаячагын бик яхшылап төшендерә.

Түрә дигәнең исә ипотека буенча торак алучыларга дәүләттән бирелә торган ярдәм-субсидиянең яртысына, кагыйдә буларак, 400 мең сумга дәгъва кыла. Бактың исә, анысы да үзен Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының җаваплы хезмәткәре, ниндидер иҗтимагый палата рәисе дип визит карточкалары күрсәтсә дә, социаль ипотека буенча торак бирү өлкәсендәге кеше түгел. Ләкин бу ышандыру өчен җитә кала.

1976 елда туган Ф.Р. яшьләр ипотекасы буенча торак алуга чиратка баскач, 2008 ел башында ук теге ханым әйткән 400 мең сумны биреп куя, анысы әлеге сумманы бурычка алдым дигән эчтәлекле кәгазь сырлап калдыра. Фатир мәсьәләсе 6 ай эчендә хәл ителергә тиеш булса да, вәгъдә үтәлми. Ханым моны 2008 елда яшьләр ипотекасы буенча торак аз бирелүе аркасында туган кыенлыкларга сылтый, тиздән сайлап алу өчен берничә фатир күрсәтәбез дип ышандыра тора.

Шулай итеп, ике ел узып китә. Быел язга таба хатын Таһир Равилевич атлы теге “зур кеше”гә бирү өчен, тагын 100 мең сум кирәк булачагын хәбәр итеп “сөендерә”. Бусы “шушы көннәрдә узачак конкурс”та җиңеп чыгуны тәэмин итәргә тиеш була. Инде моңа кадәр дә оперативниклар күз уңына эләккән түрә ныклы контрольгә алына, Яшьләр министрлыгы янында булган очрашу-сөйләшүләр алар күзәтүендә уза. Ниһаять, 20 майда Казанның Максим Горький урамында теге 100 мең сумны тапшыргач, купшы егет тоткарлана.

Чыннан да, кечкенә кеше булып чыкмый ул. Т.Р.Вергасов “Спортивная молодежь – Единая Россия” дигән Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында теркәлгән җәмәгать оешмасы президенты булу өстенә, Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетының филиалы директоры булып исәпләнгән. Шушындый яңгыравыклы исемле урыннар биләсә дә, ул, әлбәттә, льготалы торак алу проблемасын хәл итүче түгел. Ләкин шул тирәдәге вазифаи затлар арасында әшнәлеге булмыйча тиктомалга акча җыя торган юләргә дә охшамаган. Тамакка сөяк булып кадалган теге 100 мең күләгәдәге күтәрелеп китү нәтиҗәсе түгелме дигән шик тумый калмый монда.

Мәгълүм булганча, мондый бәяләр мәсьәлә катлаулана барган саен кыйммәтләнә. Ә кыенлыкларны исә соңгы елларда беренче чиратта сугыш һәм тыл ветераннарын торак белән тәэмин итү кампаниясе бару белән аңлатырга мөмкин. Гомумән, социаль ипотека буенча исәпкә кую кагыйдәләре үзгәрәчәк дигән хәбәрләр дә бар. Мәсәлән, ташламалы бәягә фатирлар, иң алдан, аеруча мохтаҗларга биреләчәк, ди. Бу инде шушы “аеруча мохтаҗ”ларны сайлап алучыларның абруен тагын да күтәрәчәк, әлбәттә. Чөнки ярлылар исемлегенә эләгергә теләүчеләр саны артачак. Ә базар мөнәсәбәтләрендә сорау арту, кагыйдә буларак, бәяләр үсүгә китерә. Кыскасы, торак һәм караклар проблемалары тиз генә хәл ителергә охшамаган әле.

Т.Вергасовка кире кайтсак, аны ике тәүлек ябып тотканнан соң, кул куйдырып иреккә чыгаралар. Аңа һәм аның кәсептәшенә карата РФ Җинаять кодексының “Мошенниклык” дигән 159нчы маддәсе буенча эш кузгатыла. Әлбәттә, телгә алынган очрак бердәнбер хилафлык түгел. УБЭП мәгълүматларына караганда, мәсәлән, 2007-2008 елларда алар Л.Н.ның 1 млн 630 мең сум акчасын алганнар. Бу суммага ошбу ханымның кызын социаль ипотека буенча фатир чиратына куярга һәм сатып җибәрү өчен ике җир кишәрлеге бүлеп алырга сүз биргәннәр. Бирүен биргәннәр, ләкин үти алмаганнар. Бөтен бәла да шунда: әгәр сүзләрендә торсалар, шома гына үтеп киткән булыр иде, шәт.

Проблемалы илдә угрылар да җай гына кәсеп итә алмый икән бит…

Наил ВАХИТОВ

Комментарии