- 07.07.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №27 (5 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
2нче июль көнне республика районнарында Сабан туйлары үтәргә тиеш иде. Чит төбәкләрдә, шәһәрләрдә яшәүчеләр, бәйрәмгә дип, шимбә көнне үк туган якларына җыйнала башлады. Тик 2се көнне Татарстанны бәйрәм рухы түгел, кайгы сөреме каплап алды: Зәй юлында булган коточкыч һәлакәт турында хәбәр килеп иреште.
Самарадан Ижевскига юл тоткан автобус 2нче июль көнне 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә чыгу юлында буксир тарттырып бара торган «КАМАЗ» белән бәрелеште. Нәтиҗәдә, 14 кеше һәлак булды, 15е төрле дәрәҗәдә яраланды. Бәрелешү сәбәпле автобусның алгы көпчәге чыгып очкан һәм транспорт чарасы уң ягына ауган. Ишек аста калу нәтиҗәсендә, күпләр автобустан чыга да алмый калган. Һәлакәт урынында төшерелгән фотоларга карауга, йөрәккә салкын йөгерә – автобус тулаем янып беткән. Чыга алмый калган 14 кеше, шул исәптән 4 бала да, кычкыра-кычкыра янганнар…
«ЧЫГА АЛМЫЙ КАЛГАН…»
МЧСтан алынган мәгълүматка караганда, фаҗигада һәлак булган туганнарын тану өчен Татарстанга 25 кеше килеп киткән инде. Аларның күбесе Себер тракты, 31нче йорт адресы буенча урнашкан суд-медицина экспертизасы бюросына юнәлгән. Анда китерелгән мәетләрдә үз газизләрен тану һәм алар белән мәңгегә хушлашу өчен.
«БИЗНЕС Online» хәбәрчесе һәлакәттә кызы белән 2016 һәм 2001нче елгы ике оныгын югалткан апа белән сөйләшә алды. «Кызым белән оныкларымның Самарадан Киров өлкәсенә – миңа кунакка килүләре иде. Миңа бу хәл турында Самарадан шалтыратып әйттеләр. Аларның исемнәрен исән калганнар исемлегендә тапмадым. Кызым да, оныкларым да үлгән», – дип кенә әйтеп калды кара яулык япкан апа, аны бер ир белән яшь кенә хатын (туганнары булса кирәк) алып китеп бардылар.
44 яшьлек Регина Галимова һәлакәттә 24 яшьлек кызы Маринаны югалткан. Кызның, Самара медицина университетын тәмамлап, диплом алу шатлыгын якыннары белән бүлешергә кайтып баруы булган. «Кызым укуын ординатурада дәвам итәргә, реаниматолог булырга теләде», – дип сөйли, күз яшьләрен көч хәлгә тыеп, Регина Галимова. Ханым кызыннан килгән соңгы смсларны да күрсәтте. «Савельевоны үттек», «Якты күлне үттек» дип язган кыз. Беренче смсы – 00:20дә, икенчесе 00:26да килгән. «Ике торак пункт арасын шул хәтле тиз үткәч, автобусның тизлеге 100 километр сәгатькә якын була бит. Ул автобуслар коточкыч тиз йөри. Үземнең дә аларга утырып барганда, зинһар өчен, әкренрәк барыгыз әле, дип әйткәләгәнем булды. Кайвакыт сүзгә колак салалар иде, кайвакыт – юк. Кешеләр күреп торган: автобус «КАМАЗ»ны узарга чыккан булган һәм буксирына эләккән…» – дип сөйли Регина Гаимова.
Ул кызын каршы алырга дип Зәй янындагы тукталышка чыгып баскан булган инде. Автобус Регинаның машинасына 9 километр тирәсе калгач бәрелгән. Нидер яна башлавын күргән Регина тизрәк коткаручыларга шалтыраткан. Ә бу вакытта әлеге дә баягы автобуста аның кызы Марина соңгы сулышын алып яткан.
«Исән калган кешеләр әзрәк сөйләде миңа. Марина автобус салоны уртасында утырган. Ул инде торып баскан, чыгарга әзерләнә башлаган булган. Һәм шул вакытта автобус бәрелгән. Кызым егылган, аның өстенә бөтен сумкалар, чемоданнар ишелеп төшкән. Марина чыга алмый калган. Еракта нәрсәдер яна башлавын күргәч, мин машинама утырып, тизрәк шунда таба киттем. Ялкын автобусны чорнап алган иде инде. Ирем белән идек, ул автобуска керергә теләде. Тик файдасыз иде инде, аны җибәрсәм, ирсез дә кала идем. Кызыбызны карап торып яндырдык», – дип сөйли Регина, күз яшьләрен тыя алмыйча.
«ИҢ ЯХШЫ ЙӨРТҮЧЕЛӘРЕБЕЗ ИДЕ»
Юрик Симонян да әлеге автобуста булган. Һәм могҗиза белән генә исән калган. 27 яшьлек Юрик бүген Чаллы больницасында ята. Ул тумышы белән дә Чаллыдан, Самарага туганнарына кунакка барган булган. «Авария вакытын хәтерләмим мин. Ул вакытта йоклый идем. Асфальтта ятканда гына уянып киттем. Автобусның арткы өлешендә уң якта утыра идем, күрәсең, шартлау дулкыны мине тотып аткан. Шул сәбәпле генә исән калдым, дип саныйм. «Ашыгыч ярдәм» машинасында гына тулысынча аңыма килдем һәм нәрсә булганын аңлый башладым. Көчле бәрелү һәм шартлау булганы гына истә», – дип сөйләде ул. Аның башы, уң кулы һәм аркасы зыян күргән.
Автобус йөртүчесе 56 яшьлек Александр Ижмуков һәлакәттән исән калган. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин аның хәлен «авыр, ләкин тотрыклы» дип белдерде. Шаһитләр сүзләренә караганда, йөртүче үзен геройларча тоткан, соңгы мизгелгә кадәр автобустан кешеләрне чыгарышырга булышкан. Шулай да гаеп иң беренче чиратта аңа төшә инде. Тикшерүчеләр йөртүченең сөйләшерлек хәлгә килүен көтеп тормаска булган, читтән торып кына суд үткәреп, Ижмуковны тоткарлау турында карар кабул иткән. Ә «Неоплан» маркалы автобусны арендага биргән «Евразийская корпорация автовокзалов» акционерлык оешмасы генераль директоры Оксана Никитинаны иреккә чыгарганнар. Һәлакәт булганнан соң аны тоткарлаганнар иде. Тикшерү версиясе буенча, аның фирмасының балаларны йөртү өчен лицензиясе булмаган, ди. Никитина тиз арада һәлакәт урынына килеп җиткән, тикшерүчеләр белән эшләргә теләк белдергән янәсе, шул сәбәпле аны иреккә чыгарганнар. Өстәвенә, ике балигъ булмаган баласы булу да зур роль уйнаган.
Авария булганда, икенче йөртүченең ял иткән вакыты булган. Ул да тәрәзәдән чыгып очу нәтиҗәсендә генә исән калган. Әлмәт больницасына озатылган, хәле уртача, дип бәяләнә.
ТР буенча ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов журналистларга белдергәнчә, һәлакәтнең сәбәбе йә йөртүченең аруы һәм игътибарын туплап бетерә алмавы, йә буксир тарттырып бара торган «КАМАЗ»ның «аварийкалар»ы кушылмаган булуы, шул сәбәпле автобус йөртүченең аны күреп бетермәве булырга мөмкин. Татарстан Министрлар Кабинетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт комиссиясе утырышында һәлакәтнең беренчел сәбәпләре әйтелде инде. Русия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Добряков мәгълүматлары буенча, һәлакәт вакытында автобусның тизлеге сәгатенә 70 километр урынына 87 километр булган. Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүченең арыган булуын да кире какмый. Ә «Евразийская корпорация автовокзалов» компаниясенең төп акционеры Фәния Хәкимова: «Бу маршрутта чыккан йөртүчеләр безнең иң яхшы экипажыбыз иде. Аларга беркайчан бер кисәтү дә булганы юк. Ике йөртүче тиешенчә алмашып барганнар, кагыйдә бозмаганнар», – дип белдергән иде.
Пассажирларның гомере иминиятләштерелгән булган. «Согаз» акционерлык җәмгыяте белдергәнчә, һәлак булганнарның гаиләләренә 2,025 млн сум түләнәчәк (һәр кеше башына). Төрле дәрәҗәдә зыян күргән кешеләр дә тиешле иминият акчасын алачак. Татарстан җитәкчелеге шулай ук акчалата компенсация була дип вәгъдә итте. Күпме генә акча бирсәләр дә, үлгәннәрне кайтарып булмаячак инде. Һәлакәттә якыннарын югалтканнарга Аллаһ сабырлык бирсен!
«БИЗНЕС Online» ярдәмендә әзерләнде

Комментарии