Сулга киткән ашлама

Татарда “кемнең кулында, шуның авызында” дигән бик хак әйтем бар. Аңлашыла ки, ул, үз карамагындагы байлык вә вәкаләтләрдән файдаланып, шәхси мәнфәгатьләрне кайгыртуны, гадиләштереп әйткәндә, урлап ашауны аңлата. Әлбәттә, ашау дигән сүзне киңрәк мәгънәдә аңларга кирәк. Әйтик, бер авылда тимер-томыр, русча әйтсәк, утиль-сырье җыючы бер “шома” кеше авыз тутырып металл теш куйдырып кайткач та, авылдашлары кемнең кулында, шуның авызында дип сөйләшкән, ди. Янәсе, теш өчен тимерне әллә кайдан эзлисе юк…

Ләкин чәлдерелгән һәрнәрсә дә ашарга яраклы булмый бит әле. Мәсәлән, Зәй районындагы “Восток” агрофирмасының агроном-агрохимигы Илгиз Галимовның бар байлыгы тирес, минераль ашламалар һәм агулы гербицидлардан гыйбарәт. Димәк ки, урлап ашыйм, дисәң, иң әүвәл, аны акчага әйләндерергә кирәк.

Ләкин урлап сату дип аталучы ошбу законсыз гамәл шактый кыюлык та сорый бит. Кул астында тау-тау ашлама булып та, үз җаеңны карамыйча куркып утыру 28 яшьлек егеткә бик үк килешеп бетми, билгеле.

Мондый икеле-микеле уйлар белән озак йөрергә туры килми агрономга. Күршедәге Сарман авылында яшәүче 30 яшьлек Радик Фатыйхов аны кискен чаралар күрергә рухландыра. Ошбу егет рәсми рәвештә беркайда да эшләмәүче булып исәпләнсә дә, кесәсендә “коррупциягә каршы көрәш буенча җәмәгать оешмасының Сарман районы комиссия җитәкчесе” дигән документ йөртә. Мондый шомлы исемле оешманы гомер бакый ишеткәне булмаса да, И.Галимов аның белән исәпләшмичә булдыра алмый. Май чүлмәге тышыннан беленгән кебек, Фатыйхов та үзен законнар һәм аларны әйләнеп узу өлкәсендә тирән белемле, күпне күргән шома кеше итеп күрсәтеп, ышанычын тиз яулап ала. Аның эшлекле тәкъдимнәре, конкрет планнары Илгизнең икеләнүләренә чик куя, ниһаять. Планны тормышка ашырасы гына кала.

Булган әйберне “урнаштыру” авыр түгел бит ул. Бигрәк тә сатлык малга ихтыяҗ зур булганда. Ашламага килгәндә, ул авыл хуҗалыгында иң кирәкле әйбер. Үзебезнең Менделеевск каласында азотлы ашламалар заводы булганга, әллә ни кытлык юк үзе. Ә менә күршедәге Удмуртия, Киров өлкәсендә ашлама бик үтемле товар санала.

Фатыйхов Галимовны Менделеевск районында крестьян хуҗалыгы җитәкләүче Фирдәвес Нуретдинов белән таныштыра. Тәҗрибәле абзый чигенең аръягындагы колхоз җитәкчеләре белән элемтә урнаштыруны һәм транспорт белән тәэмин итүне дә үз өстенә ала.

Әлбәттә, төп агроном-агрохимикка йөкләнә. Чөнки матди яктан җаваплы кеше ул. Ашламаны “Восток” агрофирмасы складларыннан төяп чыгасы булмау эшне җиңеләйтә үзе. Әлеге хуҗалык кырларына дигән аммиак селитрасы әле “Менделеевсказот”заводында саклана. Инвесторлар акчаны күчергән, бары тик ышаныч кәгазе, накладнойлар юнәтеп, алып кайтасы гына бар. Ә бу исә агроном-агрохимикның турыдан-туры вазифасы булып тора. Шуңа күрә аңа документлар алу кыен булмый.

Ашлама ташу февральдән башлап, апрельгә кадәр дәвам итә. Ләкин завод капкасыннан селитра төяп чыккан “КамАЗ”ларның кайберләре Зәйгә түгел, бөтенләй кирегә – Удмуртия ягына юнәлеп, юк була. Аңлашыла ки, болары Ф.Нуретдиновның фермер хуҗалыгы машиналары. Шулай итеп, күрше Удмуртия һәм Киров өлкәсенә 25 “левый” рейс ясала. Ашламаны ашка әйләндерү буенча “эшчәнлек” бик уңышлы бара. Чөнки тегеләр “тере” акча белән түли. Галимовның күңел үсә. Накладнойларда акка кара белән үз фамилиясе язылу да куркытмый хәтта. Чөнки “Восток” – Зәй районының яртысын диярлек биләүче эре агрофирма, 10 меңнәрчә гектар чәчүлек мәйданы булган зур-зур алты хуҗалыкны берләштерә. Димәк ки, “сулга” шуган 236 тонна селитра чама белән бер чиләк судагы бер стакан тирәсе тәшкил итә. Шулай булгач, мондый вак-төяк җитмәүчелекне кем сизсен, ди?! Бу бер яртыдан 150 грамм агызып алу түгел… Ләкин ашлама ашка әйләнде дигәндә генә, өч район вәкилләреннән торган угрылар өчлегенә шик төшә башлый. Язгы чәчү барышында җитәрлек итеп исәпләп алынган ашламаның җитмәү мөмкинлеге булуын сизүчеләр табыла. Бухгалтерия кәгазьләрдә актарынырга керешә. Итәккә ут каба башлый. Агрохимикка керем-чыгым документларындагы саннарны тигезләргә кирәк була.

Шул максатта ул агрофирма составындагы бер хуҗалык рәисенә бирелмәгән ашламаны алдым дип язарга тәкъдим итеп ташлый. Теге җитәкче намуслы булып чыга шул. Шуннан ашлама юкка чыгу турындагы хәбәр итәкне ялмап алган янгын кебек югарыга үрмәли: агрофирма җитәкчеләреннән “Агросила-групп” ябык акционерлык җәмгыятенең хәвефсезлек хезмәтенә, аннан энергетика объектларын саклау милициясенә (агрофирманың инвесторы Зәй ГРЭСы һәм Зәй эчке эшләр бүлегенә) барып ирешә. Бу инде урлап ашаучылар тамагына сөяк кадалды дигән сүз була.

Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары мәсьәләнең асылына тиз төшенә. Төркемнең 1 млн 106 мең сумлык аммиак селитрасы сатуы мәгълүм була. Удмуртия колхозларыннан җир куенына керергә өлгермәгән 40 тонна ашламаны төяп, “Восток”ка алып кайталар. Ләкин ашлама җитмәү сәбәпле, агрофирмада язгы чәчү эшләрендә тоткарлыклар килеп чыкмый калмый.

И.Галимов, Р.Фатыйхов, Ф.Нуретдинов, тотып кайткач, өчесе дә гаепләрен танып күрсәтмәләр бирә башлый. РФ Җинаять кодексының ышанып тапшырылган мөлкәтне үзләштерү турындагы, урлаучылар өчен махсус язылган 160нчы маддәсе буенча эш кузгатыла. Төркем белән башкарылган угрылык булганга, аларны кырыс җәза көтә. Аны бары тик гаепне тану, бигрәк тә китерелгән зыянны кире кайтарып кына йомшартып була.

Агрофирманың җитештерү буенча башкарма директоры Нәфис Абдуллин әйтүенә караганда, акча кассага бик җәлт әйләнеп кайта. Ләкин бу вакытта ашлама бәясе югары сикереп, тоннасына 6200 сумга кадәр җитә. Әгәр Удмуртия колхозларына урланган аммиак селитрасын иске бәядән дә арзангарак сатылуын исәпкә алсак, угрыларның шактый “файда” алуы мәгълүм булыр.

Тикшерүчеләр җинаятьне оештыруда төп рольне И.Галимов түгел, Р.Фатыйхов башкарган дип саный. Шәхсән миндә ул әгъза, дөресрәге, район советы җитәкчесе булып торган оешма кызыксыну уятты. Коррупциягә каршы көрәшү буенча дигән исеме бик зәхмәтле бит. Ләкин Зәй милициясендә әлеге оешма турында тәгаен генә белүче кеше тапмадым. Өлкән оператив хезмәткәр Альберт Сафин: “Фатыйхов әйтүенә караганда, ошбу җәмәгать оешмасы хокук саклау органнарына ярдәм итәргә тиеш икән. Ләкин ярдәм күрсәтү түгел, ишеткәнебез дә юк иде”, – диде.

Мәгълүм ки, мондый җәмәгать оешмалары абруйлы, йогынтылы шәхесләр тарафыннан төзелә, законлы рәвештә теркәлә һәм иҗтимагый яктан әһәмиятле эшләр башкарырга тиеш була. Ләкин кагыйдә буларак, анда үз җаен кайгыртучы “җәмәгать эшлеклеләре” кереп тула. Фатыйховны шундыйларның берсе дип кабул итәргә кирәктер.

Тәре караклары

Христиан гыйбадәтханәләрендәге иконалар, зиннәтле әйберләр элек-электән угрыларны кызыктыра. Узган гасыр башында ук (1904 ел) Казандагы Богородицкий монастыреннан урланган Чудотворный Казанской Божьей Матери һәм Спаситель иконалары турында бүген дә күп сөйлиләр һәм эзлиләр. Ләкин аларны табу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Чөнки төп фараз чиста алтынны эретеп алу максатында яндырылуы турында сөйли. Алар алтыннан кала йөзләрчә бриллиант, алмаз, энҗе һәм башка кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, кыскасы, угры күзе төшәрлек булганнар.

Кызганычка, мондый имансызлык безнең көннәрдә дә булгалый. 2008 елның 22 маена каршы төндә, мәсәлән, Яшел Үзән районындагы күләмендә мәгълүм Раиф монастырен талыйлар. Караклар тәрәзәне алып кереп, наместник бүлмәсе ишеген каерып ача. “Николай чудотворец”, “Казанской Божьей Матери” һәм тагын ике борынгы икона, алтын, көмеш тәреләр, җиде көмеш истәлек тәңкәсе, көмеш шәмдәл, хәтта орден-медальләргә кадәр урлыйлар. Шулай ук алтын тәре саклана торган сейф та юкка чыга. Чынлыкта бәһасез булган әйберләрне акчага күчергәч, зыян 439 мең сум дип табыла.

Монастырь төнлә белән ике каравылчы тарафыннан саклана. Аларның икесе дә берни сизмәгән. Яшел Үзән һәм Казаннан килгән оперативниклар җинаять урынында кул эзләре күчермәләре, тукыма кисәге, ватылган йозак һәм башка дәлилләр ала. Кайбер медальләр койма буенда ташлап калдырылган булып чыга.

шикләнердәй кешеләр арасында гаять зур эш башкара. Ломбард һәм антиквар әйберләр кабул итү салоннары контрольгә алына. Күп тә үтми, Казанның Чехов урамындагы бер зәркән салоныннан киселгән тәре тапшырырга килүләре турында хәбәр алына. Оперлар бик тиз эш итә һәм Яшел Үзәндә яшәүче 1983 елда туган Руслан Җаббаров дигән бер егет тоткарлана. Ул теге тәрене 105 меңгә бер кавказ ягы кешесенә сатып җибәрүен әйтә.

Шулай итеп, тагын монастырь басучы ике ачыклана. Степаныч кушаматлы 1959 елгы Сергей Филин һәм тагын бер Толян дип йөртелүче бәндә, Җаббаров әйтүе буенча, җинаятьне оештырганнар һәм урланган малның күпчелеген үзләренә алганнар. Руслан үзен тегеләргә транспорт хезмәте күрсәтүче генә дип бара. Урланган сейфны ваткач, алар аңа теге тәрене сүз тыңлаган өчен биргән булып чыга. Әлбәттә, тикшерү барышында да аның иярчен генә булуы раслана һәм ул урлаган өчен барысы 3 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Филин белән Җаббаров яшәгән урыннарда уздырылган тентүләр файда бирми. Эзләү-тикшерү чаралары барышында Толянның 1968 елда туган Анатолий Митряев, районы кешесе булуы ачыклана. Ул да, Филин кебек үк, берничә тапкыр хөкемгә тартылган. Ул гына да түгел, А.Митряевнең 2005 елда кеше үтергән өчен эзләнүдәге зат икәне дә ачыкланган.

Оперативниклар әлеге ике кешенең хуҗаларына һөҗүм итеп машиналарын талап алу белән шөгыльләнүләрен дә сизенәләр. Чөнки “Жигули”ен калдырып, качып котылган шоферларның берсе нәкъ аларга охшаган кешеләрне сурәтли. 2005 елның 3 июнендә 1948 елгы шәхси эшмәкәр, юлбасарларга машинасын биреп җибәрәсе килмичә, каршылык күрсәтергә керешә. Нәтиҗәдә, аның атып үтерелгән гәүдәсен милиция табып ала. Оператив чаралар вакытында А.Митряевның бу гына түгел, башка куркыныч җинаятьләргә дә катнашы булуы беленә. Шуңа күрә аны эзләү эшләре туктаусыз алып барыла.

Ниһаять, быел җәй мәкерле җинаятьченең Мари Республикасындагы Сернур бистәсендә яшеренүе мәгълүм була. 1 июльдә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары аның коралланган булуын белә. Ләкин Митряев оперативникларга мылтык белән түгел, кадаклы күсәк тотып каршылык күрсәтә. Бер опер тән җәрәхәте ала. Аның бирелергә исәбе булмавы күренеп торганга корал кулланырга туры килә. Дүрт тапкыр һавага аткач та тынычланмагач, котырынган ир-атның аягына атып яралыйлар.

Бәхетенә, яра әллә ни куркыныч булмый. Беренче ярдәм күрсәткәннән соң, аны Яшел Үзәнгә алып кайталар.

Икенче көнне аксак тоткын Раиф монастыренда пүнәтәйләр катнашында үткәрелгән тикшерү чарасында күрсәтмәләр бирә башлый.

Сергей Филин федерация күләмендәге эзләнүгә бирелде.

Наил ВАХИТОВ

Зәй–Яшел Үзән-.

Комментарии