Утыз өч җинаять

Утыз өч җинаять

Биектау район судында каралган җинаять эше эпизод дип аталучы явыз гамәлләрнең шулай күп булуы белән генә үзенчәлекле түгел. Иң аянычы шунда, 1996нчы елда туган авыл малае аларның барысын да 13 яшьлек кызчыкка карата кылган. Тикшерү органнары 2015нче елның апрель-сентябрь айларында 6-7нче сыйныфларда укыган баланың шушы бәндә тарафыннан 31 мәртәбә көчләүгә дучар ителүен исәпләп чыгарган. Болар өстенә, 19 яшьлек бу кешенең аның өенә бәреп керү һәм үтерү белән янау кебек тагын ике җинаяте ачыкланган.

Шаукым узган ел 28нче сентябрьдә чыга. Күрше авылдагы мәктәпкә йөреп укучы Нәфисәне (яшүсмерләрнең исемнәре үзгәртелә) өенә кайтып килешли үги әтисе куып җитеп машинасына утырта. Баланың күңеле төшенке икәнен сизә Шамил. Ул арада әле яңа гына чираттагы тапкыр көчләүгә дучар ителгән кызның кичерешләре тышка бәреп чыга. Моңа кадәр оялып һәм көчләүчедән куркып йөргән бала Адел Курмаков дигән бер явызның көчләп җенси якынлык кылырга мәҗбүр итүен ачынып сөйләп бирә. Өйгә кайтып җиткәч, әти кеше шул ук сүзләрне кызның үз авызыннан әнисе Риммага да ишеттерә.

Ни гаҗәп, өлкәннәр өчен әлеге шомлы хәбәр көтелмәгән яңалык булмый. Әни кеше кызының кәефсез йөрүен, үз-үзенә «бикләнә» баруын, боларның сәбәбен сорашкач, җавап бирмәвен, кайвакыт елап өйдән үк чыгып китүен һәм башка сәер үзгәрешләрне июнь аенда ук сизгәнен әйтә. Аның тәнендәге күгәргән урыннарны да күрми түгел. Күршеләр кечкенә генә баланы ир заты озатып йөрүен дә, өйләренә дә килгәнен ирештерәләр. Шөбһәле уйлар туу өчен сәбәпләр җитәрлек була монда. Икеләнүләргә 17нче июльдә үк чик куела, югыйсә.

Узган көнне аларга Нәфисәнең сыйныфташ дусты Галина кунакка килеп кунарга кала. Иртә белән өлкәннәр эшкә киткәч, Курмак дигән кушаматлы теге бәндә пәйда була, бикле ишекне каерып эчкә үтә. Куркынган Галя, аягына да кимичә, күрше йортка кереп кача, Нәфисә бу хакта үги әтисенә хәбәр итә. Ир кеше, үзе еракта булганга, шул тирәдәге иптәшенә шалтыратып ярдәмгә барып килүен үтенә.

Ә теге бәндә үзе белән очрашулардан читләшүче кызны «тәрбияләргә» керешә. Мондый ыгы-зыгы чыккач, җенси тәкатьсезлеген канәгатьләндерү турында уйламый, әмма эш кулына пычак тотып янауга кадәр барып җитә. Җәзасыз калачагына инанган бәндә үзен хуҗаларча тота, ул әйткәннәр үтәлергә тиеш дип саный, чөнки ул шушы як кешесе, ә Нәфисәләр гаиләсе әле ике-өч ел элек кенә йорт сатып алып күченеп килгән. Ул көнне генә түгел, башка вакытларда да Адел Курмаков кызчыкка җирле егетләр яисә күршедәге Чыпчык авылындагы «текә» дуслары үзенә генә түгел, әти-әнисенә дә зыян китерерләр, йортларына ут төртерләр, дип әйтеп куркытып тора. Бу якларда «власть» шушындый адәм актыклары кулында икән дигән фикер дә туа хәтта. Әлбәттә, бу балага да, аның әнисенә дә йогынты ясамый калмагандыр. Чыпчык авылыннан килгән «бөркетләр» өеренең кеше кыйнап, башка мәнсезлекләр кылып йөрүләре турында хәбәрләр йөреп тора бит.

«Текә» егет кунак кыз күрше хатыны белән өй янына килгән чакта да әтәчләнүен дәвам иттерә әле. Ә менә капка төбенә йорт хуҗасы дустының машинасы килеп туктагач, шыпырт кына чыгып шыла ул. Аның каравы, чит йортка үтеп керү һәм үтерү белән янау турындагы ике маддә кысаларына эләгә торган гамәлләр кылып өлгерә.

Ул чакта Римма ханым кызына «допрос» оештырмый калмый. Кызчык чишелеп китмәгәч, хәйләгә керешеп, «Адел белән якынлык кылуыңны үзем дә беләм», – дип куя. Бала елый-елый, бәхетсезлеген сөйләп бирә.

Яман сер җәй уртасында чишелә, ә ни өчен соң бу хәбәр хокук саклау органнарына сентябрьнең соңгы көннәрендә генә барып җиткән? Бактың исә, мәсьәләне әти-әни тавыш-тынсыз гына хәл итәргә ниятләгән икән, ягъни кызның яманатын таратасылары килмәгән, әни кеше сүзләре белән әйткәндә, аңа бармак белән төртеп күрсәтүләрен теләмәгәннәр.

Әлеге хәлдән соң полиция исеменә гариза язсалар да, анда көчләү очраклары телгә алынмый, икенчедән, әни белән үги әти аны тотып хокук саклау органнарына түгел, ә Адел Курмаковның әтисе янына киләләр. Өлкән Курмаков эшне зурга җибәрмәскә сорый, улы белән сөйләшеп карарга вәгъдә итә. Сүз бары тик Аделны Нәфисә янында йөртмәү турында гына бара.

Бу вакыйгалардан соң Римма ханым кызны күз уңыннан җибәрмәскә тырыша – җәй көннәрендә өйдә өстеннән бикләп калдыра, укулар башлангач, баланы мәктәптән каршы ала башлый. Нәфисә үзе дә тегенең күзенә чалынмаска тырыша. Кыскасы, Курмак өчен күңелсез көннәр башлана, ләкин Нәфисәне кулдан ычкындырырга уйламый ул.

28нче сентябрь көнне Адел мәктәпкә килә. Әмма Нәфисә аның эндәшүен җавапсыз калдырып үтеп китә. Шуннан соң егет Нәфисәгә «мин сине барыбер эләктерәм, бүген булмаса, иртәгә тотам» дигән эчтәлекле смс хәбәр дә юллый.

Укучы балаларның күрсәтмәләренә караганда, Нәфисә белән Галяны дәресләрдән соң өйләренә кайтып барганда очрата ул. Кинәт килеп чыга да кызга берничә тапкыр сугып ала, куркудан өнсез калган баланы җитәкләп, шул тирәдәге йорттагы фатирына алып керә. Һәм тикшерү материалларында «көчләп табигый рәвештәге җенси якынлык кылу» дип аталган явызлыкны эшли.

Бу аның соңгы азгынлыгы була. Инде әйтелгәнчә, үз авылына кайтып барганда, бала бу хакта үги әтисенә сөйли. Өлкәннәр Курмактан тыныч кына котылып булмаячагын аңлыйлар, ниһаять. Шул ук көнне Адел Курмаков тоткарлана, РФ Тикшерү комитетының Биектау районара бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров 14 яше тулмаган затны көчләү очраклары буенча җинаять эше кузгата, кирәкле экспертизалар билгели. Район суды Адел Курмаковны сак астына алырга карар кыла.

Кыз икенче көнне тикшерелә. Эксперт «аның гыйффәтлелек пәрдәсе күптән ертылган, шуңа күрә кайчан икәнен төгәл билгеләү мөмкинлеге юк» дигән белешмә бирә. Курмаков эше белән алдан ук ике тәҗрибәле адвокат шөгыльләнә башлый һәм ул беренче күрсәтмәсендә үк гаебен, ягъни кызны көчләвен тулысы белән кире кагуын белдерә. Күрәсең, генетик экспертиза нәтиҗәләре үз файдасына булмаячагын чамалап, кыз белән бер тапкыр җенси мөнәсәбәткә керүен таный, моны Нәфисә теләге белән булды дип бара. Янәсе, кыз аны да чишендергән, үзе дә чишенгән һәм башкалар… Аннан соң, гаепне үзеннән читкә этәрердәй генә түгел, башкаларга сылтарлык белдерүләр дә ясый. Мәсәлән, ул кызның беренче партнеры булмаган һәм бу хакта Нәфисә аңа үзе үк әйткән, шулай ук интернет буенча үги әтисенең аның белән җенси якынлык кылырга теләве турында да язган, имеш.

Әлеге эшне тикшерүче Илдар Шакиров, һичшиксез, адвокатлар ярдәме белән китерелгән мондый «дәлилләр»не бары тик җаваплылыктан котылып калуга омтылыш, ягъни саклану чарасы гына, дип бәяли. Чөнки зарар күргән бала белән шаһитлар сөйләгәннәр генә түгел, генетик экспертиза нәтиҗәләре һәм башка дәлилләр аның гаебен раслый. Шул рәвешле, ике ай дигәндә, Илдар Шакиров Адел Курмаковка РФ Җинаять кодексының өч маддәсе буенча рәсми гаепләү белдерә.

Янәшә авылларда яшәүче җиткән егет белән 6нчы сыйныф укучысы «ВКонтакте» социаль челтәре буенча танышалар. Беренче тапкыр 12нче апрельдә очрашалар. Пасха бәйрәме һәм Космонавтика көне булганга, моны бик яхшы истә калдырдым, ди Нәфисә. Күрәсең, агайнесе бу якларның «текә» егетләре арасында абруйлылар рәтендә йөргән Курмак өчен килмешәкләр кызы, өстәвенә, үги әти белән яшәүче, димәк, яклаучысыз яшүсмер җиңел табыш булып тоела, күрәсең. Кызның күрсәтмәләренә караганда, шул ук көнне көпә-көндез күп фатирлы йорт подвалына өстерәп алып кереп көчли ул аны. Дүрт-биш көн узу белән, иртәнге сәгать 7 тулганчы ук мәктәпкә дежурга ашыккан Нәфисәне үз фатирына җитәкләп кереп, тагын тәкатьсезлеген канәгатьләндерә. Дежурга соңарган укучы, йоклап калганмын, дип аклана мәктәптә. Җәйге каникуллар вакытында, өлкәннәр эшкә киткәч, өендә ялгыз калган кыз янына көн саен диярлек килә… Тикшерү органнарына бу җинаятьләрнең һәрберсенең кайчан кылынуын тәгаенләү өчен зур хезмәт куярга туры килми, чөнки әти-әни өйдә булган ял көннәрен генә сызып ташларга кирәк була.

Шаукымлы җинаять бу якларда төрле фикерләр уятты. Курмаков якыннарының аны яклавын табигый хәл дип белергә кирәк. Әмма гади халык арасында да кызны гаепләүчеләр, тикшерү органнары нәтиҗәләрен шик астына алучылар күп. Мондый очракларда имеш-мимешләр, гайбәт, капма-каршы уйлар һәм уйдырмалар туу өчен шартлар җитәрлек була. Әйтик, егетнең авыл уртасында көпә-көндез кызны акыртып-кычкыртып подвалга, подъездга өстерәвенә һәм моны беркем дә күрмәвенә ышанып бетмәскә яисә зарар күрүченең көн саен өенә килеп көчләүчене көтеп утыруына икеләнергә мөмкин. Аның бу хакта өлкәннәргә җиткермәве, әмма дус кызы белән уртаклашуы, сыйныфташлар социаль челтәрдә язышканда, Адел белән Нәфисә арасындагы «җитди» мөнәсәбәтләр турында фикер алышуы да гаҗәп тоела.

Биектау район судында әлеге четерекле эшне карау озакка сузылды. Сәбәп җинаятьчел гамәлләрнең күп булуында гына түгел, ә зарар күрүче һәм төп шаһитлар да бала-чага булгач, алар күрсәтмәләренә аеруча игътибарлы карарга туры килә. Моңа хөкем ителүченең ахырга кадәр барысын да кире кагуын һәм адвокатлар тырышлыгын да өстәргә кирәк.

Ябык ишекләр артында узган утырышларда зарар күргән якның көчләү очракларын раслап сөйләве мәгълүм. Ләкин хөкемдар алар һәм балигъ булмаган шаһитлар күрсәтмәләрендә икеләнерлек сәбәпләр таба, күрәсең. Ахыр чиктә «Курмаков гамәлләре көчләү түгел, ә бәлки 14 яше тулмаган зат белән җенси якынлык кылу» дигән нәтиҗәгә килә. Бу инде 13 яшьлек бала егет куенына үз теләге белән кергән дигәнне һәм гаепләнүче якның өстен чыгуын аңлата. Шул рәвешле, хөкем 12дән 20 елга кадәр япкынлык бирүне күз алдында тоткан закон буенча түгел, ә чагыштырмача йомшак җәза каралган маддә буенча чыгарыла. Ләкин анда да гаеплене 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. 2016нчы елның 24нче мартында Биектау район судында «20 яшьлек Курмаковны 7 елга кырыс режимлы колониядә тотарга» дигән хөкем карары игълан ителде.

Наил ВАХИТОВ,

Биектау районы

Комментарии