ТӨРМӘДӘН КИЛГӘН ХАТЛАР – 2

ТӨРМӘДӘН КИЛГӘН ХАТЛАР – 2

Бу арада төрмәдән килүче хатлар сирәгәйде. Ә бит мин аларның һәркайсын көтеп алам, җавап язарга җитешкәнче, өстемдә таулар йөрткәндәй хис итәм. Аннары тагын җавап хаты көтеп йөрим… Юкса, анда күпме язмышлар… Нахак бәлаләр дә җитәрлек. Интернеттан аралашуга ияләнгән бу заманда, почтадан килгән хатка караш бөтенләй икенче. Анда күңел җылысы, анда ихлас мөнәсәбәт кебек. Әле бервакыт Фәнис: «Кышкы авыл урамнарын фотога төшереп җибәр әле, кышкы урманны, агачларны, андагы атмосфераны сагынам», дигәч, авылымны фотога төшереп йөргән идем. Кышкы суыкта, фотоаппарат тотып, авылда кылтаеп йөрүемә авылдашлар ничек карагандыр, һәрхәлдә, Фәнискә шул кышкы авылның бер өлешен бүләк итә алуым белән чын-чынлап бәхетле идем.

Әле менә санап утырам: Фәнис белән алыша башлавыбызга да 4 ел тулып килә икән инде. Даими укучыларыбыз хәтерлидер дә, аның төрмәдән килгән хатларын укыдык, аңарчы сындырылган язмышы хакында газетада да язган идек («КУРКЫНЫЧ ГЫЙБРӘТ» (2010, №18, 12 май); «ТӨРМӘДӘН ХАТ» (2010, №39, 6 октябрь) «ТӨРМӘДӘН КИЛГӘН ХАТЛАР» (2012, №3, 25 гыйнвар). Яңа укучыларыбызга да бу хәлләр хакында аңлатуны кирәк дип саныйм.

Әнә шул Фәнис Вәлиуллинның ни рәвешле нахакка рәнҗетелүен, ныклы дәлилләре була торып 8,5 елга хөкем ителүен тәфсилләдем. Ике ир кешенең бер машинаны талавы турындагы эш иде бу. Икенче ир кеше табылмаган иде билгеле. Ә җинаять кылынган вакытта тирә-юньдә шаһитләр дә булмаган. Фәнис үзе исә, ул чакта бөтенләй башка кешедә кунакта утырган. Кунакта булганлыгын шаһитләр дәлилли. Әле җитмәсә, ул шул чакта телефоныннан шалтыратулар ясаган һәм аны шәһәрнең бөтенләй башка ягындагы станцияләр тоткан, димәк, ул да ныклы дәлил. Тик, шуларга карамастан, аны безнең «гадел» закон иттарткычы берничә селтәнүдә чәйнәп чыгарды – хөкем карары укылды.

Бу вакыйгадан соң галәмәт хәлләр була торды. Фәниснең яклаучысын машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә теләделәр, башка төрле ысуллар белән дә кыстылар һәм, ахыр чиктә, ул Америкага күчеп китәргә мәҗбүр булды. Инде менә Фәнистән яңа хат.

«Теге чакта җинаять кылган ирнең берсен тотканнар, хәзер аңа карата суд утырышлары башланачак. Мин үземне дә Казанга кайтартуларын, шушы суд утырышларында катнашырга рөхсәт итүләрен сорап хатлар юлладым, тик мин белеп торам: гаделлек булмаячак һәм мине кайтармаячаклар. Ә теге ирнең күрсәтмәләрендә ике генә вариант була ала: йә ул үзен минем белән булдым дип әйтә яки бу эшкә катнашым юклыгын таный. Син ничек уйлыйсың, ул дөресен сөйләрме? Юк, билгеле. Чөнки аның белән закон сагында торучылар сөйләшеп, «әгәр син дөресен сөйләсәң, зуррак срок алачаксың, әгәр инде 4 елын төрмәдә утырган Фәнис белән булдым дисәң, без синең хөкемне йомшартачакбыз», диячәкләр. Ул кайсын сайлаячак? Әйе шул, хәзер син мин уйлаганча җавап бирдең.

…Шуңа да карамастан хәзер минем кәефем бик яхшы, чөнки менә инде күптән көтелгән хәл булырга тора: әнием минем белән озак вакытлы – 3 көнлек очрашуга килергә тиеш! Мин аны сагындым!»

Бу хатында ул миңа яраткан кызы Альбина хакында да, аның белән 8 ел элек очрашып йөрүе, хәзер аларның кабат аралаша башлавы, очрашуга аның да килергә тиешлеге һәм башка бик күп яңалыклар язган иде. Шат иде ул! Мин елмаеп укыган сирәк хатларның берсе шушы иде!

Киләчәктә, бәлки, Фәниснең язмышы турында китап та язарга алынырмын, чөнки бу тарих бар булган стереотипларны җимерерлек, сукыр күзләрне киңрәк ачарга мәҗбүр итәрлек вакыйга. Язучы Фоат Садриев әйтмешли, яхшы китап язу өчен җанның кайнап чыгуы кирәк. Кайнап кына калмады инде күңел, ә тәнемне, миемне пешерә башлады!

Күптән түгел генә Фәнистән тагын хат килде.

«Эльвира, миңа хәзер бик авыр! Озак вакытлы очрашуга килгән әнием капкасы алдында егылып үлде. Мин аның белән очрашырга тиеш идем, күрешүебезгә 30 минут вакыт калды. Ничәмә айлар күрмәгән әниемне исән килеш күрми калдым. Әле вафатыннан соң да күрми каласы идем, күрсәтмәскә теләделәр, ләкин җизнәм Рафкать, администрациясе белән сөйләшеп, машинасы белән зонага керде, миңа әниемне күрсәтте. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен! Бу тарихында булмаган вакыйга! Шулай итеп мин әнием белән саубуллашып калдым, аны соңгы юлга озаттым. Аллаһы Тәгалә аны бу тормыш газапларыннан, сатлык, гаделсез законлы дәүләттә яшәүдән азат итте. Ул бит минем өчен күпме газап чикте, күпме операцияләр кичерде…»

Сүз арасында әйтим, Фәниснең әнисе Фирдания апа белән без дә сирәк кенә күрешеп сөйләшә идек. Аның иң зур теләге улын төрмәдән исән-сау килеш көтеп алу булуын беләм. «Улым белән шушы хәл булгач, ул намазга басты, дингә керде, миңа да хат аша догалар өйрәтте, Аллам сабырлык бирсен», дигән иде Фирдания апа соңгы очрашуыбызда. Спас районы Әҗмәр һәм Ямбакты авылында яшәүче туганнары, якыннарына Фәнис исеменнән генә түгел, үз исемемнән дә рәхмәт әйтәм. Сез аңа исән чагында да зур терәк булдыгыз, ул сезне гел җылы итеп искә алды!

«Ә очрашу барыбер булды. Кәләшем Альбина, племянницам Азалия миңа өч көн дәвамында иң ныклы терәк иделәр. Мин юк вакытта әниемә ярдәм иткән һәм аны җирләүдә өлеш керткән һәркем минем өчен олы терәк! Әниемнең иптәш хатыннары, күршеләребез, Урман арты (Залесный) бистәсендә яшәүче Гөлсинә, Венера апаларга, Яшел Үзән районы Айшә авылында көн итүче Рузинә апаларга, әниемнең олы абыйсы – Спас районы Ямбакты авылында яшәүче Әнәс абыйга һәм аның хатыны Клара апага, аларның кызлары Альбина, Эльмирага, әниемнең энесе – Спас районы Әҗмәр авылында торучы Алик абый һәм аның хатыны Гөлсинә апаларга аерым рәхмәт. Әниемне җирләргә бик күп кеше кайткан. Самара, Казан, Чаллы, Апастан дисеңме…»

Бу язмамдагы соңгы яңалык: Фәнис өйләнгән. Әле 2нче майда гына Альбина белән никахлары булган. Әйтерсең лә, Фирдания апа да теге көнне үзенә алмаш алып килгән, улым, мин китәм, ләкин сиңа иптәш калдырам, дигән. Ирен тагын 4,5 ел көтеп алырга риза булган 23 яшьлек кызга карап, аның эчкерсез яратуына, ихлас сөюенә шатланам. Фәнис үзе дә Альбинаның әти-әнисенә Илмир абый белән Рамилә апага, Альбинаның апасы Лилиягә шушы адымны аңлап кабул итүләре өчен чиксез рәхмәтле! «Алар мине бик якын иттеләр һәм безнең тормыш юлына аяк басуыбызга да каршы килмәделәр, хупладылар», дип яза ул.

Язмыш дибезме, тәкъдирме, ул һәркем белән үзенчә шаяра. Кемгәдер ул рәхимсез, кемгәдер шат… Фәниснең дә тормыш җиле уңай якка үзгәрер һәм бу сынаулар артта калыр, ул әле тормыш тәмен татып, менә бит, шулай яшәргә кирәк дип үрнәк күрсәтер, дип өмет итәм. Хәтта ки, моңа чын күңелдән ышанам. Аның кебек нык рухлы егетләр меңгә бер бар микән?!

Язмама нокта куймыйм. Бу тарих әле 4 ел ярым дәвамлы. Аннан соң да бары күп нокта гына куеп булыр, мөгаен.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии