Депутатларны – коляскага!

Депутатларны – коляскага!

Менә мин дә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр сафын тутырдым. Юк, юк, авырмыйм, та түгелмен, яшем дә 34тә генә. Тик балам туганнан бирле, мин дә азмобильле кеше булып саналам. Һәм телевизордан тәкрарлап торган «инвалид – не инвалид, люди так не делятся» сүзләренең чеп-чи ялган икәненә көн саен инанам.

Аларга кебек үк, миңа да урамга чыгу кыенлашты – икенче катта яшим, баланы арбасы белән аска төшерү өчен күпме көч һәм вакыт кирәк! Ә менү өчен иремнең эштән кайтканын көтәм яки берәр ир-аттан ярдәм итүен сорыйм. Автобуска, кибеткә керә алмыйм, чөнки алар мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен каралмаган. Дөрес, 45нче номерлы автобус безнең кебекләр өчен җайлаштырылган, бугай, тик ул миңа кирәк булган маршрут буенча йөрми.

Сочи якларына баргач, инвалидларга булган мөнәсәбәткә шаккаткан идем: һәр кибет, даруханә һәм башка урыннарда коляска белән менәрлек пандуслар каралган, керү ишегендә хезмәткәрләрне чакырып чыгарыр өчен махсус төймә бар. Радиодан да инвалидларга ярдәм итәргә көн саен өндәп торалар. Безгә андый төймә турында хыялланырга гына кала. Ә пандуслар буенча менү өчен күпме көч куярга кирәк, һәр омтылыш экстремаль маҗарага әйләнә: еларга да, көләргә дә белмисең. Пандус куеп, вакытларын әрәм итәргә теләмәгән эшмәкәрләр дә шактый.

Узган ел йортыбыз ишегалдына яңа асфальт җәйделәр. Менә шатлык! Тик менә инвалид коляскасы яки бала арбасы төшәрлек пандуслар каралмаган, берничә урында тәбәнәк баскыч ясап куйганнар. Аннан бала арбасы белән төшеп-менеп булса да, инвалид коляскасы һәм чана белән моны эшләү кыенрак шул.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Их, депутатларыбызны, кибет мөдирләрен инвалид коляскасына утыртып, я бала арбасы тоттырып, шул пандуслардан, баскычлардан менгерәсе, автобусларга керергә мәҗбүр итәсе иде. Тик кеше хәлен кеше аңламый шул. Алар машиналарга утырып йөргәндә, миңа кар астында да, яңгыр астында да арбаны озак төртеп йөрергә туры киләчәк.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Автор фотолары.

Фотоларда: улымны балалар бакчасына илткәндә яки алып кайтканда, бу биналарның берсенә дә керә алмаячакмын.

Комментарии