- 07.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №17 (4 май)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
26 апрельдә Татарстан Югары суды «Кинопленка» дигән оешкан җинаятьчел берләшмәнең «Ильфатей бригадасы» әгъзаларына хөкем карары чыгарды. Республикада тагын бер явыз төркем юк ителде.
«Кинопленка» узган гасырның 80нче елларында Казанның Восстание урамындагы «Тасма» предприятиесе тирәсендәге йортларда яшәүчеләрдән оеша. 90нчы еллардагы криминаль сугышлар чорында ул үзара дошман ике лагерьга аерыла. Лидерлары – Ирек Миңгазизов. Кушаматы буенча «Ташкент бригадасы» дип йөртелгәненең калдыклары 2010 елның февралендә тиешле җәзаларын алды. Канкоешлы бәрелешләрдә исән калган алты кешегә барлыгы 99 еллык колония билгеләнде. «Ташкент» исә, үзенекеләр тарафыннан 1998 елда ук үтерелә, ә аннан соңгы лидер С. Агафонов («Учитель») халыкара эзләүгә бирелгән.
Әлфәт Сөнгатуллин («Ильфатей») җитәкләгән төркем исә шактый күп санлы булып чыга. Казан бандитлары хокук саклау органнарыннан яшеренеп Ульяновск, Яшел Үзән, Буа якларында яшәгәндә, бу төбәкләрдә дә «филиал»лар барлыкка килә. Буа районында, мәсәлән, Боерган авылы ирләреннән торган Черных бригадасы белән тыгыз «хезмәттәшлек» урнаштырыла. Куллары канга буялмаган 21 кешегә карата кузгатылган эшләрне шәһәр, район судлары карап хөкем чыгарды. Татарстан Югары суды каршына исә 15 «күренекле» җинаятьче басты.
Төркем әгъзалары бернинди явызлыктан да чирканмаган. Авыл кешеләренең өйләренә бәреп кереп, хуҗаларны кызган үтүк белән җәзалап, талап, авылдашлары өенә ут төртү; «Тасма-холдинг»тан пленка урлау, колхозларның машина-тракторларын урлап сату; хәтта кеше үтерү, имгәтү, кеше урлау кебек кыргыйлыклар кылганнар. Аларның күбесе шулай ук бандитлык, оешкан җинаятьчел берләшмә төзү, аның составында җинаятьләр эшләүдә дә гаепләнде.
Черных бригадасы лидеры – Боерган кешесе Раил Шәкүров – 20 еллык каты режимлы колониягә лаек дип табылды. Аның авылдашлары – агалы-энеле Марс һәм Илгиз Гафуровлар 12 һәм 16 елга хөкем ителде. Казан бандитлары Марат Галиев (рәсемдә) 16 ел да 5 ай, Руслан Нуретдинов 12 елга ирекләреннән мәхрүм ителделәр. Ульян егетләре А. Золотухин, А. Чалов – 15 һәм 13 елга ирекләре белән хушлашты. Кыскасы, 15 кешегә барлыгы 168,5 еллык срок бирелде. Суд шулай ук угрылар «Тасма-холдинг»ка 800 мең сумлык матди зыянны кайтарырга, үтерелгән кешеләрнең туганнарына 500 меңнән алып 1 млн сумга чаклы компенсация түләргә тиеш дип тапты.
Ләкин хөкем чыгарылу эшенә нокта куелды дигән сүз түгел. Сәбәп хөкем ителүчеләрнең РФ Югары судына кассация шикаяте юллавында гына түгел. Беренчедән, атаман Ә. Сөнгатуллин һәм аның иң якын «көрәштәше» Татарин кушаматлы Галиев качып йөри әле. Аннан соң, полиция оперативниклары хөкем ителеп, тиешле җәзаларын алган җинаятьчеләр белән эшләүне дәвам иттерәчәкләр. Бу әлеге судта яңгыраш тапмаган яңа җинаятьләр ачылу мөмкинлеге бар дигән сүз.
Төрмә, колонияләргә эләккәч, кодрәтле бандитларның телләре ачыла икән. Әле күптән түгел генә «Ташкент бригадасы»ның тагын ике кешене үтерү очрагы ачыкланды. «Квартала» төркеме хөкем ителгәннән соң, биш кешене үтерү факты фаш ителде инде. Тоткыннардан алынган мәгълүматлар буенча «Перваки» һ.б. төркемнәрнең лидерлары һәм әгъзалары кулга алынды.
Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш активлаша бара. Бу гомуми җинаятьчелекнең кими баруы белән аңлатыла икән. Шул сәбәпле, оператив хезмәтләр һәм тикшерү органнарының моннан 15-20 ел элек булган явызлыклар белән шөгыльләнергә мөмкинлекләре арта, ди.
Наил Вахитов.
ФОТО: пыяла кабинадагы Марат Галиев телевизион камералар алдында нотык сөйли: «Чын бандитлар иректә йөри», – ди.

Комментарии