Тыныч авылда атышлы кич

Тыныч авылда атышлы кич

Кичке сәгать 5 тулганда зират ягыннан бер-бер артлы ату тавышлары, шул ук мизгелдә көчле шартлау авазы яңгырый. Татар Димскәе халкы шомлана кала. Авыл читендәге ыгы-зыгы кара төнгә чаклы сузыла. Тегеннән-моннан алган хәбәрләр буенча төрле фаразлар корыла, имеш-мимешләр куера. Атышлы кичтә тәгаен нәрсә булуы икенче көнне генә мәгълүм була.

…21 мартта Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә Татар Димскәендә халыкара эзләнүдәге куркыныч бәндә яшәве турында мәгълүмат алына. Бүлек начальнигының беренче урынбасары – криминаль җитәкчесе Александр Потапов шул ук көнне тоткарлау төркеме белән Оренбург өлкәсе чигендә үк урнашкан төбәккә юл ала. Гадәти тоткарлау гына түгел, һичшиксез, катлаулы бурыч, куркыныч сәфәр була бу. Чөнки теге адәмнең тыныч кына кул күтәреп бирелүенә өмет юк дәрәҗәсендә.

Христич фамилиясе йөртүче 51 яшьлек ир кеше бу авылга узган ел (2010) җәй көне килеп чыга. Элеккеге совхоз конторасы булган буш бинаны сатып алып, рәсмиләштерелмәгән хатыны Сәгыйрә Христич исеменә яздыра, аны торак хәленә китерә, мунча салдыра. Үзе кеше белән аралашырга яратмый. Күбрәк өйдә утыра, дөресрәге, эшләре белән әллә ни чыгып йөрмичә генә идарә итә.

Аның шулай ерак авылда күзгә ташланмыйча яшәргә тырышуы тикмәгә генә түгел. Чынлыкта ул чыгышы буенча Украинадан булган Россия гражданины. Паспортны Оренбург өлкәсенең Илек районында алган 1960 елгы Камышанский Сергей, криминаль кушаматы – Камыш. Көнбатыш Казахстан өлкәсе эчке эшләр департаменты тарафыннан 2009 елның 22 августыннан бирле эзләнелә.

Александр Потапов һәм аның урынбасары Сергей Шубенков Камышның өйдә икәнен чамалыйлар. Әлбәттә ки, таш йортны камап алу, штурмлау кебек хәтәр чаралар алгы планга куелмый. Мондый адәмнән барысын да көтәргә була, мәсәлән, хатынны тотып әсир итеп алырга, авыл уртасында чыгарырга мөмкин. Мондый бәндәнең коралланган булуы исә беркемдә дә шик уятмый. Җирле участковый И. Мельников өйгә үзе генә кереп, тегене ничек тә булса урамга алып чыгарырга уйлый. Ләкин майорга ишекне ачмыйлар. Өй яшерен күзәтү астына алына.

Әлбәттә, милиция ишек шаку тәҗрибәле бандитны сагайтмый калмый (ул милициядә шофер булып эшләп чыккан кеше дә әле). Ничек кенә сак кылансалар да, авылдагы чит кешеләр дә күзенә ташланмый калмагандыр, күрәсең. Кыскасы, җинаятьче таш капчыктан чыгып ычкыну хәстәрен күрә.

Тиздән әлеге таш йорт янына бер “Жигули” килеп туктый һәм шунда ук кузгалып китә. “Обьект”ның шул машинада икәне шикләндерми. Аңа авылдан читкә чыгу мөмкинлеге бирелә һәм зират янында аны юл читенә кысрыклап туктаталар. Шофер, шушы авыл егете Марсель Мәннәпов өчен бу көтелмәгән хәл була һәм качып китү турында уйлап та карамый, авылдашы сүзен тыңлап, нинди куркыныч хәлгә юлыкканын бары тик шунда гына аңлап ала. Соңрак аны подполковник Шубенков хәвефсез урынга чыгару мөмкинлеген таба үзе.

Хәл көтмәгәндә кискенләшә. Туктап та өлгермәгән машинадан атылып чыккан Камышанский граната күтәреп: “Барыгызны да шартлатам хәзер”, – дип акыра. Кеше үтерүне бернигә санамаучы бу адәмнең соңгы чиккә бару куркынычы тәгаен. Чөнки тотсалар, аңа гомерлек төрмә яный. С. Шубенков, А. Потапов һ.б. оператив хезмәткәрләр явызны зарарсызландыру өчен чын мәгънәсендә 2-3 секунд вакыт бар икәнен белә – РГД-5 гранатасының чакмасын (чека) тартып алып тотканы ычкындырганнан соң соң шартлауга кадәр шулкадәр вакыт уза. Беренче мәлдә чека урынында була, ләкин чигенергә исәбе юк икәнен аңлап алган Камыш аны бер бармагында тота. Һәм берничә милиция хезмәткәре өстенә ташлангач, үлем “йомрысын” шартлау хәленә китереп өлгерә. С. Шубенков шул мизгелдә аны пистолеттан атып зарарсызлый, ә Потапов исә гранатаны алып, зират ягына томырып өлгерә. Шартлау яңгырый, каберлек агачларындагы каргалар шау килеп югары күтәрелә.

Бу тирәдәге кешеләргә зарар килми, ә менә 4 пуля җәрәхәте ясалган рецидивист соңгы сулышын шунда ала. Аның үзе белән 9 мм калибрлы 20 патрон корылган Стечкин пистолеты булуы да ачыклана. Соңрак өендә үткәрелгән тентү вакытында тагын “Вепрь” карабины, РГД-5 гранатасы, күпсанлы автомат, пистолет, ау мылтыгы патроннары табыла. Икенче көнне үк үткәрелгән тикшерү криминаль милиция начальнигы урынбасары Сергей Шубенков тарафыннан табель пистолетын куллану очрагын законлы дип таба.

Бу кадәр корал С. Камышанскийга иң беренче чиратта криминаль даирәләрдән саклану өчен кирәк булган дип фаразларга кирәк. Чөнки аны Казахстан һәм Русиянең хокук саклау органнары гына түгел, криминалитет та эзләгәндер. Эш шунда ки, 2009 елда Оренбург бандитлары белән нык каршылыкка килгән кеше ул. Шул елның 18 августында Казахстанның Аксай каласындагы “Арман” дигән кафеда очрашкач, Оренбург кешеләре аннан бурычларын кайтаруын таләп итә. Нинди бурыч икәне безгә билгеле түгел, бары тик аның торбалар сәүдәсе белән кәсеп итүе генә мәгълүм. Тагын шунысын беләбез, ул кичтә кафеда Камыш пистолеттан атып еккан дүрт ир-егет аунап кала. Табиблар аларның берсен генә теге дөньядан тартып ала, калган өчесе кафедагылар күз алдында җан тәслим кыла.

С. Камышанский Казахстаннан чыгып ычкыну әмәлен таба. Үзе белән шул республикадагы Жарсуат (Ярсу ат) бистәсеннән Сәгыйрә ханымны да ала әле. Ләкин аларга Оренбургтан читкә китәргә кирәк була, әлбәттә. Татарстандагы тыныч авылга килеп чыгуларының сәбәбе дә шуның белән аңлатыла. Ләкин без капчыкны тишеп чыга, башка фамилия артына яшеренү дә файда бирми.

Зират янында бәрелеш аның качу-посу тормышына чик куя.

Наил Вахитов, Бөгелмә районы.

Комментарии