Хәерсез Хәйруллин

Хәерсез Хәйруллин

Бер тайпылгач, бик күпләр хак юлга кире кайта алмыйча үз гомерләрен заяга уздыра, башкаларга зыян-зәүрәт күрсәтеп яши. Төзәтми аларны төзәтү колониясе дип йөртелә торган оешмалар.

РЕЦИДИВИСТ

Хәзер 51 яшендәге Казан кешесе Радик Хәйруллин беренче тапкыр 1990нчы елда мошенниклык дигән җинаяте өчен хөкем ителеп, өч еллык шартлы срок ала. Ләкин бер авызы пешкән «текә» егет өреп кабарга, төзәлү юлына басарга уйламый. Нәтиҗә буларак, разбой, хулиганлык, үтерү белән янау, өч мәртәбә, шул исәптән, балигъ булмаган затларны көчләү кебек авыр җинаятьләр өчен 9 елга колониягә озатыла. Чынлыкта, бу аның 20 елга ябылуы булып чыга. Чөнки болгавыр еллар егете анда да тынычланмый, талау, урлау кебек явызлыклар кыла, япкынлык кагыйдәләрен боза, ялган документлар ясый. Бу һәм башка җинаятьләре өчен иректән мәхрүм ителү срогы арта бара. Бары тик 2011нче ел азагында Башкортстанның Салават каласындагы колониядән бер ел ярымлык калган хөкемен төзәтү эшләренә йөреп үтәү шарты белән иреккә чыгарыла ул.

Инде бишенче дистәне ваклаган рецидивист аннан соң да «кул кушырып» утырмый. 2014нче елда көчләү, талау дигән маддәләр буенча җаваплылыктан көч-хәл белән котылып кала. 2018-2019нчы елларда полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәткән, бергә яшәгән хатынны, үтерәм, дип куркыткан өчен өч мәртәбә суд каршында җавап тотып, иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзалар ала. Туктаусыз административ тәртиптә дә җаваплылыкка тартылып тора, билгеле. Соңгысын хатын-кызларга карата кылынган усаллыклар дип белергә кирәк.

СӨЙГӘН ЯРЛАР ИЗА ЧИГӘ

Гаҗәп, ләкин дуамал Радик аларга кытлык күрми. Берсен кыйнап, җәберләп чыгып китсә, икенчесе янына барып керә. Әйтик, 2018нче елда Яшел Үзән районындагы Октябрьский төбәгендә үз йорты белән яшәүче 1972нче елгы Светлана Малаева белән тора. Өендә төшке аш-су хәзерләп сату белән шөгыльләнүче ханым белән мөнәсәбәтләр кискенләшкәч, Казандагы 1966нчы елгы Эльмира ханым янында яши. Ошбу хатын-кызның кабер ташлары, чардуганнар кую кебек эшләр башкаручы шәхси предприятиесендә эшче булып та санала. Ләкин тиздән оешма ябыла, хуҗабикә сәүдә ноктасына урнаша.

Теге сәрхуш С.Малаева янына да килгәләп йөри. Ошбу очрашулар, кагыйдә буларак, хатынны кыйнау, полиция чакырту белән тәмамлана һәм суд залларында дәвам итә. Административ кануннар нигезендә кузгатылган эшләрнең берсе узган ел июнь аенда карала. Ир кеше хатыннан, гафу иттем, дип, эшне туктатуны таләп итә. Ләкин Светлана аның кубызына биергә теләми һәм шул ук кичтә моның җәзасын да ала…

5нче июньдә исерек Хәйруллин аның өендә кичке сәгать 8ләр тирәсендә пәйда була һәм судта кушканны үтәмәгән хатыннан үч алырга керешә. Ошбу мәхшәр төнге сәгать 2гә кадәр дәвам итә. Вәхши адәм кул, аяк белән генә түгел, агач бита, уклау белән дә тукмый аны. Туктап, тәмәке тартып ял итеп ала да яңадан кыйный. Ишегалдына алып чыгып гранатага охшаш әйбер белән куркыта, аны бакчага ыргытып шартлатып та күрсәтә. Соңрак үткәрелгән тикшерү әлеге шартлаткычның муляж икәнен күрсәтә үзе. Ул чакта С.Малаева бу хакта белми, чыгып кача да алмый, хәтта төнге сәгать 3тә явыз йокыга талгач та полициягә хәбәр итү мөмкинлеге булмый, чөнки теге уянып китеп ирек бирми.

Светлананың әйтүенә караганда, иртән иртүк уянып, кыйный-кыйный кулларын авырттырудан зарлана, дәвалану, ягъни эчү өчен 600 сум акча алып чыгып китә ул. Шуннан соң гына хатын Казанда яшәүче әнисенә шалтырата, анысы яшьрәк кыз туганнарына хәбәр итә. Алар исә күгәргән-шешенгән йөзле хәлсез Светлананы күргәч тә ашыгыч ярдәм чакырталар. Сырхауханәдә дистәләгән тупас җәрәхәтләр ясалу белән бер рәттән борын сөяге сыну да ачыклана. Соңгысы гамәлдәге законнарда сәламәтлеккә җиңел зыян китерү дип атала һәм РФ җинаять кодексындагы 115нче маддә кысаларына эләгә. Җинаять эше кузгатыла, әмма Р.Хәйруллин иректә калдырыла. Һәм бер айдан соң бер көндә алты җинаять кылып куя.

БАНК ТАЛАУ

2019нчы елның 9нчы июлендә башкаланың Волгоград урамындагы «Главный займ» дигән вак кредитлар бирү компаниясе офисында эшләүче Юлия Хөснетдинова, мөрәҗәгать итүчеләр юк чакта банкоматка барып, югары оешмадан җибәрелгән 46 мең ярым сум алып кайта һәм кассадагы 28500 сум янына куя. Күп тә үтми кредит алучыларга бирелергә тиешле ошбу 75 мең сумга хуҗа табылып та куя.

Кара күзлек, күн куртка, перчаткалар кигән уртача буйлы ир заты офиска көпә-көндез килеп керә. Юлия аның уң кулында «лимонка» дигән гранатаны күргәч тә курка калып, өстәлендәге хәвеф төймәсенә баса үзе. Әмма гранатаны сугышчан хәзерлек хәленә китергән талаучы, шартлатам, дип, ялгыз хатын-кызга янаулы сүгенүле сүзләр кычкыра, бар булган байлыкны өстәлгә куярга куша. Кыскасы, детектив сериалларда очрый торган күренеш бик тиз төгәлләнә, ягъни 75 мең сум акчалы тартма өстәлгә куела, хатын идәнгә ята, ә теге кеше юк була.

Казанның «Восход» полиция бүлегендә шаукым куба, әлбәттә. Оперативниклар шунда ук офистагы видеотеркәгеч язмаларын алалар. Охшаш бәндәнең полициянең «Хәвефсез шәһәр» дигән видеокүзәтү җайланмасы «күзенә чалынуы» да ачыклана. Мәсәлән, угрының бу урыннан шактый ерактагы агачлыкка кереп чыгуы күренә, аның кайбер киемнәрен шунда салып ташлавы ачыклана. Шулай ук явызның «Тойота Камри» машинасына утырып китүе дә язмага эләгә.

Такси йөртүче М.Закиров аны Чуйков урамына алып баруын, аннан соң пассажирның «Тандем» сәүдә үзәгеннән көмеш муенса-чылбыр алып чыгуын, гомере буе төрмәдә утыруы белән мактануын, Чуйков урамында һәм Октябрьский бистәсендә яшәүче ике хатыны булуын әйтеп, теге бизәнү әйберен илтергә дип икенчесе янына баруларын сөйләп бирә. Сүзнең Р.Хәйруллин һәм С.Малаева хакында баруы аңлашылгандыр, шәт.

Ләкин бу мәгълүмат оперативникларга ике көннән соң гына барып ирешә бит. Аңа кадәр талаучының Р.Хәйруллин икәне банк хезмәткәре ярдәме белән ачыклана. Эш шунда ки, ошбу явыз 2018нче, 2019нчы елларда офиска ике тапкыр кредит сорап кергән була. Әмма үзен ышанычлы кеше итеп таныта алмаганга, буш кул белән чыгып китә ул. Бактың исә, мондый чакта клиентның паспорт мәгълүматлары гына түгел, хәтта фотосурәте дә алына икән. Әлбәттә, аның кем икәнлеге билгеле булу – ул тотылды дигәнне белдерми әле. Бу юлы исә Казан полициясенә Р.Хәйруллинны эзләп торырга да туры килми, чөнки шул ук көнне Яшел Үзән районындагы «Васильево» полиция бүлекчәсенә ябылган була ул. Чыгарып җибәрмиләр аны, чөнки судларга килмичә йөргәнгә, федерация күләмендә эзләүгә бирелгән була.

ЧАКЫРЫЛМАГАН КУНАК

С.Малаева июнь башында булган мәхшәрдән соң Р.Хәйруллин белән араны тәмам өзәргә була, аның телефонын «кара исемлек»кә куеп, шалтыратуларына җавап бирми. Ул гына түгел, яңа танышы М.Галимов ярдәме белән өй йозакларын алмаштыра, чөнки Р.Хәйруллинда ачкычлар була. Ләкин банк талаган көнне кичке сәгать 9да чакырылмаган кунак килеп керә өйгә. М.Галимовның ишекне бикләмичә кибеткә киткән чагы туры килә.

Аның, үзе әйтмешли, «алтын йөгертелгән көмеш муенса» алып сөйгәне янына килүенең сәбәбе аңлашыла. Хатынны җайлап, 5нче июньдә кыйнаган өчен җаваплылыктан котылырга чамалый ул. Димәк, кредит оешмасын да акча кирәккә талаган булып чыга. Ләкин аек чакта уйланылган ният тормышка ашмый. Чөнки такси йөртүченең әйтүенә караганда, Октябрьский бистәсенә барганда «Рус Алка» кибетеннән алынган аракыны юл буе чөмереп барып тәмам исерә ул. Ә инде Светлана аны күреп алу белән шәрран ярып кычкыра, куалый башлагач тагын йөгәннән ычкына.

Бу юлы үзе белән алып кергән торба кисәге белән дөмбәсли ул хатынны. Галимов кайтып кергәч туктый һәм ир кешене тукмый башлый. Анысы качып китеп полиция ияртеп килә. Васильево сырхауханәсендә тикшергәч, С.Малаеваның бер ай эчендә ялганган борын сөяге яңадан чатнаганлыгы ачыклана. Бу инде тагын бер җинаять эше кузгатырга сәбәп була. Кредит оешмасыннан 75 мең сум акча эләктереп чыгу разбой, ягъни һөҗүм итеп талау дигән бәя ала. Шулай итеп Р.Хәйруллинның хәле бөтенләй мөшкелләнә.

ҖИДЕГӘН ҖИНАЯТЬ

Ул гына да түгел әле, аның 9нчы июль кичендәге кыланмышлары буенча тагын дүрт, димәк, барлыгы җиде җинаять эше кузгатыла. Иң әүвәл, ул Светлананың өенә рөхсәтсез кереп аның конституция биргән хокукын бозган, дип белдерелә. Аннан соң хуҗабикәгә үтерү белән янаган, дип табыла. Боларга полиция хезмәткәре Михаил Егоровны хурлаган һәм аңа янаган өчен тагын ике эш өстәлә.

Соңгысы Хәйруллинны сырхауханәгә алып килгәч булган хәл. Кече лейтенант М.Егоров Хәйруллинның әтәчләнүен видеокамерага яздырып барган, өстәвенә, аның полиция хезмәткәрен, аның гаиләсен таркатуда гаепләп сөйләгән ялкынлы чыгышы да кабул итү бүлегендәге видеотеркәгечләргә эләгә. Шуңа күрә ошбу җинаятьләрне танырга мәҗбүр була ул. Ләкин полиция хезмәткәрләрен, үзе әйтмешли, «намуслы рәвештә эшләп тапкан» 25 мең сум акчасын һәм теге чылбырны юкка чыгаруда, үзен кыйнауда гаепли.

Әлеге күп «сәхифәле» җинаять эшен тикшерү комитетының Яшел Үзән бүлегеннән Булат Сәхәбиев алып бара. Хәйруллин С.Малаевага карата кылган явызлыкларын танымый, әмма аңа җиде җинаятьчел гамәлдә рәсми гаепләү белдерелеп, эш судка җибәрелә. Яшел Үзән шәһәр суды утырышларында да үз гомерендә 11нче тапкыр хөкем ителүче 1968нче елгы ир-атның гаебе дәлилләнәчәк, әлбәттә.

Наил ВАХИТОВ,

Казан – Яшел Үзән

Комментарии