- 07.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №5 (3 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Сезнең (дөресрәге, безнең) гәҗиттә Балтач районындагы коточкыч хәлләрне укыйм да: «Нишләдең син, Балтач?!» – диясе килә. Минем яшь чакта бу районда командировкаларда булганым бар, университетта да сабакташлар күп иде. Анда бөтенләй башка төрле кешеләр, җитәкчеләр яши иде бит!
Балтач мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өчен гыйбрәтле вакыйгаларны туплап кына бетергән идем, «Безнең гәҗит» аша («Балтачта җитәкче балигъ булмаган баланы бәрдергән» (2016, №4 (27 гыйнвар) районның баш укытучысының юл-транспорт һәлакәте ясавы турындагы язма килеп иреште. Юлда йөрүче беркем дә хатадан хали түгел. Ләкин нинди генә шартларда да кеше булып калырга кирәк. Шушы уңайдан мин сезгә берничә ел элек республика ДАИ һәм «Мәгърифәт» газетасы үткәргән «Юллар имин булсын бергәләп» конкурсында җиңгән язмамны җибәрәм. Бәлки, Римма ханымнан бигрәк, Алия Зәкиева өчен файдасы булыр.
Ике зур гөнаһ
(Чын хикәя)
Ике көн, ике төн Фәнзилнең күз алдыннан хатынының аптыраулы карашы һәм колагыннан дерелдәгән тавышы китми: «Ике зур гөнаһысына тәүбә итсен дә, җәзасын бу дөньяда алып китсен», – диде им-томчы карчык… Иренең ел буе эштә дә, өйдә дә гәүдәсе генә селкенеп йөргәнен күргән Рауза аны табибларга, психотерапевтларга күренергә кат-кат үгетләде. Фәнзил үзенең аларга бармаска тиешлеген белә: анда барысын да сөйләп бирергә тиеш булачак. Барысын да…
…Ул җитәкләгән төзелеш оешмасы елга якын юньле-башлы хезмәт хакы түли алмады. Эретеп ябыштыручы булып эшләүче Сабирның хатыны килеп, кызларын Казанга республика балалар хастаханәсенә алып барырга акча сорады. «Юк бит», – диде Фәнзил. Болай да түбәнсенеп кенә кергән әни кеше бер сүз әйтми кире борылып чыгып китте. Беренче катта урнашкан контора тәрәзәсе төбендә торган өр-яңа «Ауди» яныннан үткәндә, аның: «Рәхәтен күрмәсен машинасының», – дигән сүзләрен генә ишетеп калды… һәм онытты.
Фәнзил әллә кая ашыгасы булмаса да, «Волга»дан соң тиенгән чит ил машинасында җилдәй җилдереп, эштән өенә кайтып җиттем дигәндә генә багана башыннан төшкән ут яктысында юлны аркылы чыгып баручы зур кара этне күреп алды. Ләкин тизлек туктап өлгерерлек түгел иде… Уң як бампер белән эткә килеп бәрелгәч кенә, күз кырые белән, аның артыннан килүче кешене дә шәйләп алды. Зур тизлек белән барганга, байтак ара узып кына, караңгылыкка кергәч кенә туктый алды. Артка борылып карады. Ноябрьнең яңгырлы киче, ремонтка ябылган универсам тирәсендә кешеләр юк. «Союзпечать» киоскының пыяла тәрәзәләре гәҗит-журналлар белән капланган… Юлның каршы ягында караңгы бушлык.
– Этнең хуҗасы номерны күреп өлгермәде бугай, таярга кирәк тизрәк, – дигән уй белән, урыныннан кинәт кузгалып, гаражына таба юл алды. Өй янындагы машина кую урынында калдыру җүләрлек булыр иде.
Ай буе, «зебра» өстендәге шушы юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләрдән хәбәр көтеп, бүләккә акча вәгъдә итеп, шәһәр телевидениесендә «йөгерек юл» барды. Гәҗитләрдә язып чыктылар: хуҗасын озатып йөрүче эт исән калган. Заводтагы авариядә сукырайган 55 яшьлек ир-ат күп кан югалтудан һәм салкында озак ятудан «Ашыгыч ярдәм» больницасында шул төндә үлгән.
Урамда эт күргән саен, йөрәге дертләп китә башлады Фәнзилнең: этнең хәтере әйбәт, диләр бит. Җитмәсә, күрше урамда гына яшиләр икән.
Айга якын эш машинасында йөрде дә, шәһәр тынычлангач, Казанга барып, автомастерскойга кертеп чыгарып (ярый әле, элекке кебек ГАИдан белешмә сорамыйлар…), тагын «Ауди»га күчеп утырды Фәнзил.
Юк-юк та, эчен пошырып, искә төшә иде бу һәлакәт. Андый чакта ул үзен аклап, бәхетсезлекне теге ирнең сукырлыгына сылтарга тырыша иде. Караңгыда ул юлдан кайтмыйча, әйләнеп урый торган булды.
***
Нәкъ бер ел узгач, эштә заказчылар белән утырып, әзрәк килешүне «юып» алырга туры килде. ДАИ посты бу тирәдә булмый дип, тагын шул урамнан кайтасы итте.
Гөнаһ шомлыгы, светофордан кузгалып китеп, йөрәкне җилкендерә, күңелләрне тибрәндерә торган тизлек алып, узган елгы урынга баганадагы ут яктысына килеп җиткәндә генә юлга ике кыз бала килеп чыкты. Алданрак атлаганы машинага бәрелгәч тә капот өстенә килеп төшәм дигәндә, Фәнзил газга басты… Соңыннан кабат-кабат уйланды: ник басты ул газга? Бала капоттан тәгәрмәч астына төшмәсен, кырыйгарак атылсын дипме? Куркуданмы? Һәм ул… узган елгы сценарий буенча хәрәкәт итте: универсам эшләми, кешеләр юк, ул инде караңгыда. Борылып карады: ут яктысында сары курткалы кызның дустын торгызырга азаплануын күрде…
Гараждан төнге 12дә генә кайтты. Арлы-бирле йөренгән хатынына да ачуы килде: ник йокламый көтә ул аны, сөйләшерлекме аның хәле? Кинәт телефон чылтырады:
– Эзләп таптылар, – диде ул, ыңгырашып.
– Каян таптылар, кайда Алсу? – дип аңа текәлде күзләрен зур ачкан Рауза.
– Нинди Алсу?
…Телефоннан үзеңә түгел, чи дошманыңа да теләмәслек хәбәр җиткерделәр…
Рауза белән Фәнзил таксида «Ашыгыч ярдәм» больницасына ашыга.
– Тизрәк! – ди Рауза.
– Кума! – ди Фәнзил.
Больницада аларны күреп, Алсуның ал курткасын, канлы башлыгын тоткан Әминә йөгереп килде. Фәнзилнең башы гәүдәсеннән аерылгандай булды, күз алдында каралы-кызыллы утлар чәчрәде: капот өстенә менә язган ал куртка!
– Бу Алсу киемнәре түгел, – диде Фәнзил, күкрәк эчендә ниндидер җепне өзелүдән саклап торучы өмет белән.
– Аныкы, яңа куртка, узган ялда алдык…
Һуштан язган Раузаны да алып кереп киттеләр.
– Машина ни төсле иде? – дип сораштыра Әминәдән ДАИ инспекторы.
– Яшел, – ди кыз.
– Ничек яшел? – ди Фәнзил, нәрсәгәдер өметләнеп. Аның машинасы көмешсыман бит!
Ул арада ишектә Әминәнең әти-әнисе күренде.
«Авырып, ике атна мәктәпкә килә алмаган классташларының хәлен белеп кайтып килүче ике кыз бала «зебра» буйлап юл аша чыкканда, зур тизлектә килүче машина берсен бәрдереп кача. Юлның каршы ягында бушлык. 2нче сыйныф укучысының ярдәм сорап кычкыруын да тиз генә ишетмиләр. «Ашыгыч ярдәм» исән килеш китереп җиткерсә дә, кыз бала үлә. Кем баласы бу? Кемгә бу ачы хәсрәтне төнгә каршы ирештерәсе? Шәфкать туташы кабул итү бүлегенә чыгып, кызның куртка кесәсеннән язу-фәлән эзли. Каты этикетка кәгазеннән башка берни юк. Яңа кием кигән булган сабый. Шунда аңа һәлак булган баланың елап утырган дус кызына ымлыйлар…» –дип язды бер шәһәр гәҗите.
Телевизорда тагын ай буе 2нче класс укучысы Алсуны яшел төстәге машина белән бәрдереп җинаять урыныннан качкан шоферны белүчеләргә кызның әти-әнисе 1 миллион акча вәгъдә иткән белдерү «йөгерде» дә «йөгерде».
– Кызның башы ике урыннан каты бәрелгән. Капотка гына төшкән булса, исән каласы булган. Икенчесендә ныграк бәрелгән шул, кан күп югалткан. «Ашыгыч ярдәм» тизрәк килгән булса… – диештеләр подъезд төбендә утыручы апалар.
– Гомерлек гарип булып калса, нишләр иде, – дип әкрен генә каршы төште кайсыдыр.
Әминәнең әти-әнисе караңгыга кадәр кызларны балалары янында утырткан хуҗаларны битәрләде.
Кемдер, 8 яшьлек балаларны, иртә караңгы төшкәндә, бушлык җир аша үзләрен генә җибәргәннәр дип, ата-ананы гаепләде.
Рауза Алсуның бүлмәсендә ал курткасын, юылган башлыгын, яраткан уенчыкларын, дәфтәр-китапларын тезеп куйды. Әнисе Алсуны төшендә еш күрә, ә әтисенә бер дә кергәне юк.
«…Ике зур гөнаһысына тәүбә итсен дә, җәзасын бу дөньяда алып китсен…»
Фәнзилгә бүгенгесеннән дә катырак җәза булыр дип беләме икән ул им-томчы карчык?!
Наилә ВИЛДАНОВА.
Чаллы шәһәре.

Комментарии