«Алмаш»та кан кою

«Алмаш»та кан кою

Түбән Кама шаукымлы җинаятьләргә бай кала. Быел гыйнвар аенда шәһәр читендәге «Алмаш» чаңгы базасында 28 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерү очрагы шундыйларның берсе булды.

Ирле-хатынлы Котенковлар Красний Ключ бистәсе янына 9нчы гыйнварда төш вакытында килә. Гөлшат прокатка чаңгы алып, ике чакрымлы юлдан китеп бара, Евгений алты айлык кызы белән кала, урамда да йөри, җылыныр өчен бинага да керә ул. 40 минут чамасы вакыт узып та күзгә-башка күренмәгәч, Гөлшатка шалтыратырга керешә, әмма телефон җавап бирми. Шик-шөбһәсен база хезмәткәрләре белән дә уртаклаша һәм тиз генә сабыен әти-әнисенә кайтарып килә. Шунда эшләүче В.Ковшов белән югалган хатын-кызны эзләргә чыга алар. Ирләр чаңгы юлыннан кара-каршы китә, урта бер җирдә очрашалар, әмма Гөлшат суга баткандай юкка чыга.

Эчке эшләр идарәсенә хәбәр иткәндә сәгать 6нчы була инде. Полиция, алар артыннан коткаручылар килеп җитә, соңрак волонтерлар да чакыртыла. Караңгыда эзләү чаралары төннең икенче яртысында гына нәтиҗә бирә: коткаручыларның берсе чаңгы трассасыннан ерак та булмаган су кудыру манарасы янында кар астыннан чыгып торган аяк киеме күреп ала. Тикшерү төркеме шунда ук эшкә керешә, мәет янына мәрхүмәнең әтисе Илфирны, Е.Котенковны якын да җибәрмиләр. Гөлшатның ялангач аягын гына шәйләп өлгердем, ди Евгений.

Мәет, чынлыкта, шәрә, ягъни аның өстендә муенга кадәр җыерылган кыска майка, аяк балтырларына сыдырып җыелган чалбар һәм чаңгычылар ботинкалары гына була. Суд-медицина эксперты гәүдәдә дистәләрчә җәрәхәт, шул исәптән, баш, муен өлешендә очлы-үткен әйбер белән ясалган 12 яра саный. Яшь хатын гомерен шулар өзә дә инде.

«Алмаш»та булган фаҗига турындагы хәбәр икенче көнне бөтен Түбән Камага тарала. Полиция 9нчы гыйнварда шул тирәдә булган кешеләрне ачыклый, шикләнердәй затлар да табыла. Район хакимияте җинаятьне ачардай мәгълүмат бирүчеләргә 1 миллион сум бүләк тә вәгъдә итә. Хокук саклау органнарына ачкыч булырдай хәбәр 10нчы гыйнвар кичендә үк килә.

Красный Ключ бистәсендәге пластик тәрәзә рамнары ясау белән шөгыльләнүче «Техноколор» җәмгыятенә кышкы чорда заказлар аз килә. 9нчы гыйнварда да эш булмый анда. Шуңа күрә хезмәткәрләр җыештыручы булып эшләүче апаның туган көнен билгеләп үтәләр. Әлбәттә ки, мәҗлес хәмерсез генә булмый. Төш вакытында салмыш хезмәткәрләр таралыша, күпчелек трамвай белән кайтып китә, яңа эшли башлаган Даниил Котенев дигән берәү генә шәһәргә таба җәяүләп, чаңгычылар базасы аша узучы сукмактан китә.

Икенче көнне янәшәдә генә булган үтерү очрагы «Техноколор» эшчеләре арасында көнүзәк яңалык була. Моңарчы утырып чыккан дигән яманаты булган Даниилның шул якка юнәлүен искә төшерүчеләр дә табыла. Аңа шик төшәрдәй сәбәпләр шактый җыела.

Беренчедән, Д.Котеневның эшкә өс-баш киемнәрен тулысынча алмаштырып килүе күзгә ташлана. Сериал караучы халык моның җинаятьчеләргә хас икәнен чамалый хәзер. Аннан соң Котның (Котеневның кушаматы) йөзе-битендә сыдырылган-киселгән җәрәхәтләр барлыкка килү кайбер фикерләргә этәрә. Боларны баштарак, егылдым, дип аңлатса, тиздән, сугыштым, дип сөйли башлый ул. Үзен борчулы, таркау тотуы белән дә игътибарны җәлеп итә, өстәвенә, эшчеләр аның «дамский» пистолетка охшаш әйбер йөртүен күргән булалар. «Чаңгычыны син үтердеңме?» – дип үзеннән сораучы да табыла хәтта. Ахыр чиктә эшчеләрнең берсе бу хакта завод директоры урынбасары Радик Сибгатуллинга җиткерә, анысы тикшерү комитетында эшләүче дустына шалтырата. Шулай итеп, җирле радио-телевидениедә шушы явызлык турында кичке тапшырулар барганда җинаятьче хокук саклау органнарына мәгълүм була инде. Полиция Д.Котеневны өендә эләктерә.

1980нче елда туган бу бәндә 2004нче елда көчләү һәм җенси рәвештәге бозыклык дигән ике җинаять кылып, 7 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, ләкин Түбән Кама шәһәр суды тарафыннан ярты сроктан шартлы рәвештә азат ителгән. Иреккә чыгуы белән шул ук кызны очратып, тагын дәртен баса ул. Бу юлы өч җинаятьчел очракта гаепләнеп, 9 елга утыртыла һәм узган елның август аенда туган каласына кайта. Шикәр чиреннән интегүче 1956нчы елгы әнисе белән яши.

Казан, Түбән Кама, Зөя колонияләрендә 13 елга якын «лаеш шулпасы» чөмергән зат акылга утырырга җыенмый, билгеле. Административ җаваплылыкка да тартыла, Җинаять кодексы кысаларына эләгүче ике усаллык та кылып өлгерә.

Шулай да узган ел азагында эшкә урнашырга ниятли ул. «Техноколор»га килгәч, хөкем ителгән булуын яшерми, ләкин полиция хезмәткәре кесәсенә махсус салган наркотик өчен утырдым, дип алдый. Эшләп кара, дип, сынау срогы белән алалар аны. Әмма үзен күрсәтергә өлгерми ул.

9нчы гыйнварда, хезмәттәшләреннән аерылгач, сукмактан чыгып, чаңгы юлы буйлап китә сәрхуш. Үзе, адаштым, дисә дә, монда нинди дә булса маҗара эзләп борылганга охшаган ул. Алдан чаңгыда җилдерүче ике егет белән бәрелешә, әйткәләшеп киткәч, газ пистолетын чыгарып, аның затворын тартып куя. Чаңгычылар аның яныннан таю ягын карый. Ә менә ялгызак хатын-кызның качу һәм каршылык күрсәтү мөмкинлеге булмый. Димәк, буйсынырга мәҗбүр булган Гөлшат ул әйткән якка – шул тирәдәге су кудыру манарасына таба китә, чынлыкта, әсирлеккә эләгә. Чөнки артыннан аркасына пистолет төбәгән бәндә атлый. Барып җитәрәк, чаңгыларын һәм таякларны ташлап калдырырга кушыла. Күрәсең эш көне булганга, бу тирәдә бер генә кеше дә күренми.

Җинаять урынындагы эзләрне, дәлилләрне юк итәргә маташып йөргән Котеневның икенче көнне үк 28 яшьлек хатынны үтерүен танып күрсәтмә бирүе гаҗәп тоела. Күрәсең, тәҗрибәле төрмәче гаебе дәлилләнәчәген аңлый. Әйтүенә караганда, чүп-чар тулган ташландык бинага кергәч, Гөлшат идәндәге шешәне алып суккан да, авырттырган һәм бик нык ачуын чыгарган аның. Котырынган ир-ат аны аяк-кул белән генә түгел, пистолет белән дә тукмаган, ә иң хәтәре: «розочка» дип йөртелүче төбе ватык шешә белән баш, муен тирәсенә кадаган. Хатын-кызның каршылык күрсәтүен теге явыздагы җәрәхәтләр дә раслый. Корбаны гына түгел, ул үзе дә канга бата, димәк, кызның киемнәрендә, гәүдәсендә аның каны да кала. Шуңа күрә мәетне теге бинадан алып чыгып карга күмә, чаңгыларын ауган агач артына яшерә, «көрәш» барышында Гөлшатның идәнгә төшкән телефонын шәһәргә кайтышлый өлешләп ташлый бара.

Әнисе улының кыяфәтен, бигрәк тә аягындагы җәрәхәтне күргәч, ашыгыч ярдәм чакыра. «Авыру»ны сырхауханәгә алып китеп, яраларын бәйләп-ябыштырып чыгаралар. Котеневка будкада һәм аның тирәсендә бик күп дәлилләр калу тынгы бирми һәм төнгә каршы шунда китә ул. Кибеттән литр ярымлы су ала. Эчәргә түгел, шешәсе кирәк булган өчен, чөнки шул савытка АЗСта бензин тутыра. Төн уртасы якынлашканда ташландык корылмада «тәртип» урнаштырып йөри – андагы чүп-чарны пакетка җыя, шунда ук мәеттән салдырып алынган киемнәрне тутыра. Чалбар-ыштаннарын салдыра алмадым, алар бозланып каткан иде, ди Котенев. Мәрхүмәнең гәүдәсендәге канлы урыннарны теге бензин белән юа, имеш, үзенең канын – дәлилләрне юк итә. Эзләүчеләрнең берсеннән агач арасында качып торырга да туры килә аңа. Ахыр чиктә теге бина идәненә бензин сибеп ут төртә дә өенә таба юнәлә. Юл уңаенда кызның киемнәрен яшереп куя, башка «вещдок»ларны да төрле урыннарга ыргыта. Икенче көнне иртән үзенең канга пычранган кием-салымын чүп савытына ташлый.

Әлбәттә, дәлилләрне юк итеп бетерә алмый ул. Җинаять урынында аның канына буялган әйберләр, хәтта Гөлшатның эчке киемнәре дә табыла. Бу җәһәттән кирпеч корылма почмагыннан алынган саклану чарасын искә алмыйча булмас. Экспертиза анда мәрхүмә белән гаепләнүченең икесенең дә биологик калдыклары булуын күрсәтә. Бу исә көчләү очрагы булган дигән нәтиҗәгә китерә. Котенев, куркытырга гына уйладым, шәһәргә юл кайда, дип сорагач, тупас җавап бирде дисә дә, ялгыз хатынны ул аулак урынга тикмәгә генә алып кермәгән бит инде. Димәк, хатын-кызны көчләү очрагын яшерү ниятеннән һәлак иткән булып чыга. Әлеге ике җинаять өстенә Д.Котеневның узган елның октябрь һәм декабрь айларында ике кызга карата эшләгән законсыз гамәлләре дә тикшерелә. Кыскасы, үзен нинди язмыш көткәнен белә ул. Һәм 37 яшьлек ир-ат 15нче мартта Чистайдагы тикшерү изоляторында асылынып үлгән килеш табыла.

Гади күзлектән караганда, ул бакыйлыкка күчкәч, җинаять эше дә киштәгә куелырга тиеш кебек. Мәрхүмне хөкем итеп булмый. Ләкин закон мондый очракларда да җинаятьне ахырына кадәр тикшерергә куша. Җинаятьчене ачыклап, аның гаебен дәлилләми торып эшне ябып булмый. Түбән Камада да тикшерү эшләре дәвам иттерелә, тикшерү комитетының Тукай районара бүлегеннән Раиф Бильдановка югарыда бәян ителгән ике җинаятьтән тыш, Котеневка карата тагын алты эш кузгатырга туры килә.

Узган елның 15нче октябренә каршы төндә 23 яшьлек кыз өенә канга баткан хәлдә кайтып керә дә, әти-әнисенә шул ук подъездда яшәүче Котенев кыйнады, ирексезләп фатирына алып керде, җенси мөнәсәбәткә керергә теләде, дип әйтә. Ашыгыч ярдәм чакыртыла, полиция тикшерү уздыра, бу хакта Түбән Кама телевидениесе сюжет та күрсәтә. Икенче көнне Котенев студиягә барып, төнге вакыйганы бөтенләй башка төрле итеп сурәтләп бирә. Исерек хатын баскычта егылып җәрәхәтләнде, өйгә алып кереп юындырып чыгардым, дип, көчләргә омтылыш ясавын кире кага ул. Кыз да, җенси якынлык булмады, дип бара. Ул чакта тикшерү комитеты җинаять эше кузгатырга нигез юк дигән карар кабул итә.

Чаңгычылар базасында булган фаҗиганы тикшерү барышында әлеге вакыйга тагын калкып чыга. Раиф Билданов, тикшерә торгач, Котенев теге кызның башын баскычка, култыксага орган, авызын томалап өенә алып кереп, кулларыннан бәйләп куйган, ярамаган җирләреннән тоткалап, якынлык кылырга үгетләгән, ләкин кыз каршы килгәч, ниятеннән баш тарткан дип таба. Зарар күрүченең маңгаендагы яра төзәлгәч, пластик операция ясамыйча бетереп булмый торган җөй калуы да ачыклана, ә бу исә җәрәхәт җиңел дәрәҗәдә булса да, сәламәтлеккә авыр зыян китерүгә тиңләнә. Моннан кала ул кешене законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итү, җенси бозыклык кылу һәм көчләүгә омтылуда гаепләнә. Сәер, ләкин май аенда инде күптән гүр иясе булган Д.Котеневның тагын дүрт җинаятьтә гаепләнүе турында карар чыгарыла.

Тик моның белән генә дә бетми әле. Гыйнвар аенда Котенкованы үтергән Даниил «экраннар йолдызы»на әверелгәч, аны телевизорда күргән 15 яшьлек кыз бу кеше белән җенси якынлык кылуын әйтеп, полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерә башлагач, бусы да раслана. Ул көнне Котенев И.Мурзин дигән төрмәдәш дусты белән сыра эчеп утырганда, соңгысының фатирына шул кыз килеп кереп, алар белән сыйлана башлый. Ахыр чиктә Котенев аны сыра һәм 3 мең сум акча белән кызыксындырып өенә алып кайта. Аулак фатирда булган галәмәтләр көчләү түгел, 16 яше тулмаган зат белән ирекле якынлык кылу дигән нәтиҗә ясала. Чөнки алдан куркытты дип барган яшь туташ тикшерү барышында киресен сөйли. Өстәвенә, моңа кадәр дә ирләр белән якыннан аралашуын әйтеп тора. Гомумән, дүрт балалы анасын да, укытучыларын да санламый, яшьтәшләре белән тынышмый торган кызый ул. Шул сәбәпле мәктәптән мәктәпкә күчерелгән, Кама Аланында укып караган. 2017нче елда шәһәргә кайтарылган, ләкин 2 айдан укырга бөтенләй йөрми башлаган. Өеннән чыгып китеп югалып йөргәнгә полициядә дә яхшы таныш ул. Яңа төрмәдән кайткан Мурзин фатирына барып керүе, Кот кушаматлы бәндәгә ияреп китүе дә очраклы түгел, димәк.

Ләкин кызыйның юньсезлеге Котеневны акламый. Һәм ул тагын ике җинаять кылган дип табыла. Тикшерү эшләре май аенда төгәлләнеп, Д.Котеневның сигез җинаять кылуы турындагы рәсми кәгазь мәрхүмнең рәсми вәкиле итеп билгеләнгән әнисенә күрсәтелә. Ләкин улын гаепсез дип санаучы ана танышудан баш тарта. Алты томлы җинаять эше республика прокуратурасы раславыннан соң Татарстан Югары судына җибәрелә. Чөнки гаепленең үлеме сәбәпле җинаять эшенең туктатылуы турындагы карарны суд чыгарырга тиеш. Моның өчен рәсми вәкилнең гаризасы да кирәк. Диабет аркасында күптән түгел аяк бармакларын кистергән бичара хатын Казанга судка бара алмый. Югары судның күчмә утырышын Түбән Камада үткәрергә туры килә. Ул башланыр алдыннан газиз улының гаебен танымаган ана кирәкле гаризаны яза. Нәтиҗәдә, җинаять эше ябылу турында карар кабул ителә.

Утырыштан соң әни кеше: «Даниил үтерүче түгел, аның бердәнбер гаебе бар – эчкән, исерек булган», – дип белдерә. Кызганычка каршы, хәвефле хәлләр исереклектән башлангыч ала шул…

P.S. Җинаятьне ачу мөмкинлеген биргән мәгълүмат өчен тапшырылган 1 миллион сум бүләкне «Техноколор» җәмгыяте эшчеләре мәрхүмәнең ире Е.Котенковка бирә.

Наил ВАХИТОВ,

Түбән Кама

Комментарии