Рәшәткә артыннан килгән шалтырату

Бер көнне редакция телефонына сәер номердан шалтырату килде. «Мин сезгә Түбән Новгород шәһәреннән, төрмәдән шалтыратам, – диде ир-ат тавышы. – Төрмәдән дигәч, курыкмагыз. Җинаятьче түгел мин. Гаепсездән гаепле булганга биредә идем. Сезгә үз башымнан кичкәннәрне сөйлисем килә», – диде ул.

ҮТЕРЕП, ШИФЕР АСТЫНА

58 яшьлек Илгизәр Абдуллин булып чыкты шалтыратучы ир. Казанда яшәгән, отставкадагы майор. Гомер буе участок полициясе булып эшләгән. 10 ел пенсиядә булган.

– Мин Биектау районының Сая авылына кайтып йөри идем. Анда төп нигез бар. Әти белән әни үлсә дә, өйне саттырмадым, үз исемемә яздырып, еш кына кайтып йөрдем. Бакчада эшләргә, казынырга бик яратам шуңа күрә бер генә ел да калдырмыйча, бәрәңгесен дә, башка яшелчәләрне дә утырта идек. Бакча булгач, авылга да җәй-көз көннәрендә аеруча еш кайтылды. 2018нче елның 5нче сентябрендә Сая авылында яшәүче Рәфкать исемле 1940нчы елгы ир югалды. Кырлардан, басудан, кайдан гына эзләмәде аны авыл кешеләре: таба алмадылар. 22нче сентябрьдә бәрәңге алып бетерү өчен мин дә авылга кайттым. Көндезге 12ләр тирәсендә урамда машина тавышы ишетелде. «Кемнәр йөри икән?» – дип, тәрәзәдән карагач, полиция хезмәткәрләрен күрдем һәм нәрсә булганын белешү өчен урамга чыктым. Моңарчы минем белән таныш булган бер участок полициясе дә бар иде араларында. Шулар янына чыгып, исәнләшкәч, югалган Рәфкать абыйны эзләгәннәрен белдем. Алар белән ияреп, әлеге авылдашым яшәгән йортка киттем. Участок полициясе белән без мунча ягына киттек, ә бер полиция хезмәткәре бәдрәф урнашкан якка барды. «Ул тирәдә ят бер ис килә», – ди. «Бәдрәф иседер ул», – дим. Шул якта якын гына шиферлар өелеп тора иде. Теге ят ис шушы шифер астыннан килгәнен сиздек. Күтәреп карады да полиция хезмәткәре шул шиферларны, анда инде бозылган кеше гәүдәсе ятуын әйтте. Мәетне тикшергәннән соң, бу – югалган Рифкать абый булуы ачыкланды. Ниндидер предмет белән өч мәртәбә башына сугып үтергәннәр һәм шиферлар белән каплап куйган булганнар. Мин әлеге авылдашым яшәгән йортка еш килә идем. Чөнки бу йортның бер ягында, Рифкать абый белән күршедә генә малае һәм оныгы белән бер карчык яшәде. Малае эчә иде. Аларга гел ярдәм иттем: азык-төлек алып кайттым, ут-газларына да үзем түләп бардым. Соңыннан карчык та, оныгы да үлде, эчкече улы ялгыз гына яшәп калды. Мин барыбер ташламадым аны, квитанцияләрен түләп барды, ризыклар да алып кайттым. Әлеге йортка еш килүемне белеп алгач, 2018нче елның 8нче октябрендә мине Биектау районының Тикшерү комитетына чакырдылар. Миннән ДНК анализлары алынды. Анализлар буенча бер генә әйбер дә туры килмәде: мәрхүмне үтерергә булышкан предметта да, башка җирләрдә дә бер әйберем дә табылмады. Ләкин тикшерүчеләр миннән шикләнде. Әйе, бишенче сентябрьдә – Рифкать абый югалган көнне мин авылда идем. Ләкин алар яшәгән йортка бармадым, анда ниләр булганын күрмәдем, нәрсәләр булгандыр – белмим. Бәлки ул абзый бөтенләй өендә булмагандыр? Бәлки аны башка җирдә үтереп ишек алдына кертеп куйган булганнардыр? Гомумән, Рифкать абыйны ел ярым тирәсе бөтенләй күргәнем булмады. Ләкин бабайны мин үтергән дип, суд карары чыгардылар, мине 9 елга төрмәгә утырттылар. Хәзерге вакытта Түбән Новгород төрмәсендә утырам. Ә мине гаепле дип тану өчен психик яктан сәламәт булмавы турында белешмәләре булган бер егетнең һәм эчкече хатынның күрсәтмәләре җитте. Югыйсә, киресенчә, полиция хезмәткәрләренә югалган авылдашымны эзләргә үзем ярдәм итеп йөргән идем бит. Яннарына килеп, «Аның бит базы, чоланнары бар, шуннан да карыйк әле», – дип, киңәшләр биргән булдым… Яхшылыгым үземә менә шулай әйләнеп кайтты. Минем турында күрсәтмәләр бирүчеләрне мәхкәмә алдыннан куркытканнардыр, дип шикләнәм. Чөнки психик яктан сәламәт булмаган егет үз күрсәтмәләрендә болай дип тә әйтә: «Мин бер нәрсә дә белмим һәм күрмәдем. Моңа кадәр күрсәтмәләрне басым астында бирдем. Чөнки миңа: «Үзеңне ябып куябыз», – дип әйттеләр. Курыктым һәм шуңа яла яктым. Минемчә, ул үтермәгәндер Рифкать абыйны», – ди. Җинаять эшендә шушы сүзләр булуга да карамастан, суд карары мине гаепле итеп чыгарды. Бу «шаһит»ләр миңа яла ягып, ялган күрсәтмәләр биреп, тормышымны җимерде. Шундый хәлләр дә була икән дөньяда. Ялганчылык, шакшылык, пычраклык күп. Кешене изү. Ничә ел милициядә эшләү дәверендә үзем беркемгә карата да мондый мөнәсәбәттә түгел идем. Әйе, безгә дә җинаятьләрне ачу дәрәҗә китерә иде, тик ялган юл белән түгел бит. Мин пенсиягә милициядә эшләп чыктым, полициядә түгел. Ләкин без эшләгәндә мондый хәлләр юк иде, – ди ул.

ТӨРМӘДӘ ДӘ ТОРМЫШ ДӘВАМ ИТӘ…

Хәзерге вакытта Илгизәр абый Самара судына кассация шикаяте әзерли. «Журналистлар моны язарга, тикшерергә курка инде», – диде ул сөйләшкән чакта. Курыкмыйбыз. Ләкин безнең илдә суд карарын бары тик суд кына дөрес түгел дип таба ала. Җинаять эшләрен дә журналистлар түгел, казыйлар карап карар чыгара. Шуңа күрә суд карарлары чыкканнан соң, без, кызганыч, берни эшли алмыйбыз. 2018нче елда ук мөрәҗәгать иткән булса Илгизәр абый, тикшерү барышына ничектер йогынты ясап булыр иде әле бәлки…

Төрмәдәге тормышыгыз турында сөйләгез әле Илгизәр абый? Сезне кыерсытмыйлармы? – дим.

– Юк, майор кеше буларак, үземне беркемнән дә кыерсыттырмыйм. Ләкин төрмәдә милләт, дин ягыннан гаделсезлек сизелә. Мәсәлән монда татар гәҗитләрен алдырып булмый, монда татарча уку юк. Иректә вакытта атна саен чәршәмбе көнне үк киоскка барып, «Безнең гәҗит»не алып укый идем. Хәзер менә мондый мөмкинлек юк. Татарча уку бик сагындыра… Тагын шунысы да бар: «Татарча сөйләшмә», – дип, төрмә хезмәткәрләре гел кисәтү ясап торалар. «Тагын бер татарча сөйләшсәң, аерым ябып куябыз», – дигәннәре дә бар. Мондый вакытта үземне яклыйм: «Ничек сөйләшергә икәнен өйрәтмәгез, мин татар булып туганмын, татар булып үләрмен дә. Герой шагыйребез Муса Җәлил дә төрмәдә ятканда татарлыгыннан курыкмаган, мин дә курыкмыйм!» – дип кенә җибәрәм. Татарлар шактый Түбән Новгород төрмәсендә, монда Татарстаннан 15-20 процент кеше утыра. «Нәрсәгә утырдыгыз?» – дип, сораштырам. Татарстаннан үтерү белән килеп эләккәннәрне белмим, күбрәк «разбой» һәм караклык өчен утыралар. Чынлап та гаепле булганга утыручылар да бар, тик алар әз. Яла ягып утырганнар күбрәк. Кемгәдер наркотик тыгалар кесәләренә, аларны да монда җибәрәләр. Хәзер дөньяда дөреслек бик әз генә калган. Нахак белән тулы тормышта яшибез дигән фикергә киләсең хәтта. Ә инде чын үтерүчеләргә килгәндә, аларның күпчелеге җинаятен эчкән килеш кыла. Әле кичә генә берсе белән сөйләшеп утырдым. «Берәүнең йөрәгенә кадәр пычак тыгып куйганмын. Мин аны эчкән килеш үтердем, хәтерләмим дә үзем», – ди.

Төрмәдәге тормыш сәгать ничәдә башлана, көнне ничек уздырасыз, Илгизәр абый?

– Ашатулары бик әйбәт. Атна саен урын-җирләрне дә бушлай юып торалар. Иртәнге сәгать алтыда торып юынабыз. Сәгать җидедә ашыйбыз, ә сигездә эшкә китәбез. Кич белән аякларны юып, сәгать унда йокларга ятабыз. «Бу эш буенча минем бер гаебем дә юк, элек булган гөнаһларымны кичер», – дип, Аллаһыма дога кылам көн саен. Дүрт-биш сүрә укып. Гаепле кешене табып, дөрес карар чыгарсыннар дип телим. Безне әни дөрес тәрбияләп үстерде нинди кеше үтерү ди, мәче үтергән кешегә дә чирканып карыйм мин.

Сәгать унда йокламасаң, яки аякөсте йөреп торсаң, сиңа штраф баллы бирәләр. Аны «дело»га язып куялар. Шартлы рәвештә сроктан алдарак чыгаруларына өмет итмәсәң дә була аннан соң. Менә мине тугыз елга яптылар, алданрак чыгарсалар, алты елдан чыгарга тиеш булам. Шулай чыгарга өмет итеп яшим. Пенсиядә булсам да, мин эшлим, анда көн буе нишләп утырырга кирәк… Эшләмә дисәләр дә, эшлим. Янгын сүндерүчеләргә киндер тукымадан форма тегәбез. Көн үткәрү өчен эшкә барам. Төрмәдәгеләр белән аралашып, сөйләшеп яшим. «Абый, абый», – дип, җыелышалар да килеп утыралар татар малайлары. Дүртәр-бишәр егет килә. Алар өчәр елга гына утыручылар. Шуларга әйтәм: «Егетләр, минем срок зур, сез алданрак чыгарсыз, мин әле калам. Карагыз аны, чыккач кире монда керерлек эшләр эшләмәгез», – дип, тәрбия бирергә тырышам. Төрмәгә кабат керүчеләр арасында наркотик белән эш итүчеләр күп. Дүртәр мәртәбә шул ук статья белән кергәннәр дә бар. Ә кабат кеше үтерүчеләр әз. Кукмарадан Дамир исемле бер егет караклык белән икенче мәртәбә монда эләкте. «Энекәш, әз срок димә. Анаңа ике малай гына бит сез, ә үзең күпме хәсрәт китерәсең. Кабат кайгыга салдың әниеңне. Өченче мәртәбә дә керәчәксеңме төрмәгә?» – дим. «Юк-юк, Илгизәр абый, башка кермим инде», – ди. Төрмәдә утыруның шул ягы авыр – гел үзеңне кеше итеп хис итү өчен ныклылык кирәк. Үз-үзеңне дөрес тота белеп, ялган сөйләшмичә генә йөрергә кирәк монда. Бер ялган белән тотыласың икән, сиңа карата хөрмәт бетә. Кеше әйберсенә кагылмаска кирәк. Беркемнең дә куйган әйберсенә тимә. Гайбәт сөйләмәскә кирәк бер-берең турында. Шушыларны эшләсәң бик тә матур, тыныч кына йөриячәксең. Вакыт-вакыт туган көннәрне үткәреп торабыз. Каты итеп татарча чәй ясыйбыз, кәнфитләр куябыз. Әле менә бүген берсенең туган көне, котлап чыгасы булыр… Елга өч дүрт мәртәбә яныма хатыным һәм балаларым килеп китә. Ике малай тәрбияләп үстердек тормыш хатыным белән. Алар нык терәк миңа. Дөрес тәрбияләп үстергәнмен икән улларымны дип, сөенеп торам, – дип сөйләде Илгизәр абый Абдуллин.

Төрмәдән шалтыратулар 10 минуттан да озаграк бармый икән, ун минут саен телефон сүнә. Илгизәр абый кабат шалтырата… Шулай итеп, ярты сәгатьтән артык сөйләштек. Кызганыч та, гыйбрәтле дә вакыйга булды бу шалтырату. Бу вакыйгада кайчан да булса гаделлек тантана итәрме икән, авыр сорау. Ә аның кебекләр тагын күпмедер рәшәткә артында…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии