- 06.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №31 (6 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Без капчыкта ятмый инде ул. Иртәме-соңмы биштәрне тишә.
2009нчы елда Казан читендәге Каравай бистәсендә кылынган искитмәле кансызлык та быел гына фаш ителде.
…Ул чакта Успенский урамындагы шәхси йортта 67 яшьлек Гөлсинә апа Гаделева үзенең 1930нчы елгы никахсыз ире Иван Варнаков белән гомер кичерә. Хәмергә хирыслыклары булганга, матур гына яшәп яталар, дип булмастыр. Шулай да ялгызлыктан котылып, очын-очка ялгап баралар картлар. 2009нчы елның 17нче августында менә шушы өлкән яшьтәге кешеләрнең җансыз гәүдәләре табыла да инде. Үтерүче яки үтерүчеләр икесен тиң аякларын ишеккә юнәлтеп, идәнгә чалкан сузып салганнар. Әйтерсең зиратка алып китәргә җайлап куйганнар.
Мәхкәмә-медицина эксперты мәрхүмнәр 2-4 тәүлек арасында җан биргән дип таба. Калкансыман биз сеңере сыну кебек авыр тән җәрәхәтләре ясалган әбинең буып үтерелүе беленә. Ә бабай, баш миенә зарар килерлек итеп кыйналганнан соң, муены, андагы йокы артериясе һәм башка кан тамырлары үткен әйбер белән киселү аркасында вафат булган дип ачыклана. Берничә көн эчендә кибеп өлгергән кан күп була бүлмәләрдә.
Тикшерү-эзләү төркеме хәвефле вакыйга урынында җинаять кылганда куллану мөмкинлеге булган чүкеч, пычак кебек әйбер дәлилләр генә түгел, биниһая күп кул, бармак эзләренең күчермәләрен алалар. Бигрәк тә хуҗабикәнең 16 яшьлек оныгы Артур Шветов калдырганнары ишле була. Монысы аңлашыла да, малай әбисе янына көн саен диярлек килеп йөри, еш кына кунарга да кала. Ярдәм итү, хәл белергә дип түгел. Төннәр буе кәеф-сафа корып, эчеп йөргәннән соң, шунда кайтып йоклый. Мөнәсәбәтләре дә уңай бәя бирерлек түгел, тавыш-гауга һәрдаим чыгып тора. Шуңа күрә тәртипсез малай шикләнердәй бәндәләр рәтенә куелып, күп санлы сорау алуларга дучар ителә үзе. Аның гаебен күрсәтә торган дәлилләр табылмый, Артур әлеге җинаятькә катнашы юк икәнен ышандырырлык итеп сөйли. Шул рәвешле, милиция аны читкә этәреп тынычлыкта калдыра.
Оператив чаралар вакытында юньсез яшүсмернең аралашкан дуслары, танышлары да тикшерелә. Ләкин көтелгән мәгълүматлар алынмый, шикләнелгән егетләрнең катнашы булмавы ачыклана. Алар арасында өйдә, мәетләрдә бармак эзләре төшкән ике шәхес булмый. Ошбу эзләр милиция картотекасында да табылмый, шуңа күрә шәхесләрен дә ачыклый алмыйлар, һәм нәкъ шушы ике билгесез бәндә үтерүче дигән фикер өскә калка. Аларны эзләү исә нәтиҗә бирми. Законда күрсәтелгән ике ай вакыт узгач, ягъни 2009нчы елның 17 октябрендә, явызлыкны кылган зат ачыкланмау сәбәпле дигән билгеләмә белән җинаять эшен тикшерү чаралары туктатыла.
Шул рәвешле, без биш ел буе капчыкта ята, берьюлы ике кешене юк итү очрагы, милиция, соңрак, полициянең эш күрсәткечләрен бозып, оперативниклар теле белән әйткәндә, «эленеп» тора. Бары тик быел май башында, ниһаять, төртеп чыга ул чүпрәкне. Барысы да вак-төяк тәртип бозган өчен 22 яшьлек Евгений Дроничкинны Казанның «Авиатөзелеш» полиция бүлегенә китерүдән башлана. Әлбәттә, аның бармак эзләре алына һәм, көтмәгәндә, Эчке эшләр министрлыгының экспертизалар үзәгеннән аларның биш ел элек Успенский урамындагы фаҗигале йортта табылган эзләр белән тәңгәллеге турында хәбәр килә.
Бу инде, ул чакта 17 яшьлек Евгенийның, ким дигәндә, нәрсә дә булса белүенә ишарәли, фаҗигале хәлгә турыдан-туры катнашуы да исәптән чыгарылмый. Полиция аны тоткарлап сорау алырга керешми, ә бәлки, яшерен күзәтү оештырып, тормыш рәвешен күзәтә, аралашу даирәләрен тикшерә һәм башка мәгълүматлар туплый. Ләкин 2009нчы елда христиан дини мәктәбендә укып йөргән егет гамәлләрендә шикләнердәй сәбәпләр күренми, кыскасы, ике кеше җанын кыярдай вәхшигә бөтенләй охшамый ул. Айдан артык күзәткәннән соң тоткарлап, сорау алалар Е. Дроничкиннан. Һәм шул ук 2нче июнь көнне биш былтыр элек туктатылган җинаять эшен яңартырга карар кылына. Чөнки ул үтерүченең кем икәнен атап күрсәтмә бирә. Иртәгесен инде 21не тутырган теге онык Артур Шветовны тотып алып кайталар. Егетләрне кара-каршы утыртып, сорау алу үткәрелә. Евгений алдан биргән күрсәтмәләрен Артур алдында да кабатлый. Ә анысы, ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитеп, гаебен танымый. Аның вакытны бушка уздырмавы ачыклана. Иректә йөргән арада машина урлап һәм кеше талап ике тапкыр хөкем ителеп өлгергән. Бары тик яшь булуын исәпкә алып кына, утыртмыйча, шартлы срок белән калдырганнар үзен.
Евгений сөйләгәннәр буенча җинаять урынында булган тагын бер егет ачыклана. Ул чорда Лебедев, соңрак, үги әтисе фамилиясенә күчеп, Семеновка әйләнгән 20 яшьлек Денисның армиядәге вакыты туры килә. Оперативниклар аны Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл каласындагы хәрби хезмәте урыныннан алып кайталар. Ул дустына караганда да күбрәк күргән булып чыга. Мәсәлән, Шветовның әбисен йодрык белән сугып идәнгә егуын, авыр әйбер белән сугуын, муен тирәсенә тезен терәп, кул белән бууын, мендәр каплап сулыш алу юлларын томалавына чаклы күреп торган икән. Икесе дә шаһит дип табылган дуслар, Успенский урамындагы йортка барып, сөйләгәннәрен пүнәтәйләр алдында раслап та бирәләр. Бу инде җинаятьнең, ниһаять, ачылуын белдерә. Суд Шветовны сак астына ябарга карар чыгара.
…2009нчы елның августында Е.Дроничкинга дин мәктәбендәге сабакташы 15 яшьлек Денис шалтырата һәм Артур атлы «бандит»ның кәрәзле телефонын талап алуын әйтә. Өч яшүсмер шул тирәдәге автобус тукталышында очрашып сөйләшергә булалар. «Стрелка» тыныч тәмамлана. Талаучы компьютерын төзәтеп бирсәләр, аппаратны кире кайтарырга вәгъдә итә. Шул максат белән алар Успенский урамындагы әби йортына юнәләләр. Болай да салмыш Артур барганда да сыра чөмерүдән туктамый, «яшәргә ирек бирмәгән» карчыкны тукмавы турында лыгырдап мактанып бара. Үзен батыр кискен егетләр рәтеннән икәнен күрсәтеп азаплана. Яшьләр шәхси йорттагы компьютер торган бүлмәгә кереп сыра эчкәндә дә шул ук хәл кабатлана. Тиздән онык сүздән «эшкә» күчә, ягъни, кая да булса тапшырырга туры килер, дип, әбисенең телевизорын кунаклардан ишек катына илттерә. Хуҗабикә каршы килеп тавыш чыгармый калмый, әлбәттә. Ул милиция чакырту белән куркытып, тормышын кыл өстенә куя. Котырынган оныкның, әбисенә атап, телевизорны барыбер сатачагын әйтеп, «кешечә яшәргә ирек бирмәгәне» өчен сүгенеп акырулары яңгырый, күп тә үтми күрше бүлмәдән карчыкны дөмбәсләү тавышлары, бичараның ярдәм сорап ачыргаланып кычкырулары ишетелә кунак егетләргә. Инде әйтелгәнчә, Денис ачык ишектән карап та тора әле. Кансызлыктан котлары алынып, икесе дә ярдәмгә барырга, чыгырдан чыккан бәндәгә аркылы төшәргә базмыйлар. Әби тынып кала, бераздан Артур пәйда булып, Евгений белән Дениска гәүдәне компьютерлы бүлмәгә кертеп салырга куша. «Әгәр булышмасагыз, сезне дә аударам», – ди, ягъни үтерү белән куркыта. Үтиләр егетләр боерыкны.
Өйдә тагын бер кеше – бабай да бар бит әле. Хәзер чыгам, дип, теге кансыз янә картлар бүлмәсенә кереп китә. Бу юлы гырлау авазы ишетелеп ала. Үлем алды авазы була бу. Канга баткан әлегә мәетне дә шул бүлмә идәненә алып чыгып яткырырга әмер бирелә. «Юкса, үзегезне янәшәләренә сузып салам», – дип җикеренә теге. Ул кушканны башкару белән чыгып таю ягын карый егетләр. Телефон кайгысы калмый. «Бу йортка юлны онытыгыз», – дип янап кала башкисәр.
Әлеге хәл тетрәндерә аларны. Кеше үтерүне бернәрсәгә санамаучы вәхшидән куркып, хокук саклау органнарына да хәбәр итмиләр. Биш ел буе әлеге җан өшеткеч вакыйганы истә тоталар. Әйтүләренә караганда, иңдәге авыр йөк кебек тоела ул. Ә инде куркыныч сердән котылгач, тынычланып киткәндәй булалар. 21 яшьлек А.Шветов бу көннәрдә суд-психиатрия тикшеренүе уза. Акылга тулылыгы шик уятканга түгел, ә бәлки кеше үтерүчеләр өчен закон буенча мәҗбүри булган өчен генә. Гаебен танымыйча үҗәтләнүен дә дәвам иттерә. Судта да шулай акны кара дип тукып торса, җәза: аеруча каты булачагына шик юк.
Наил ВАХИТОВ.
Казан.

Комментарии