Яхшы сүз – җан азыгы

Соңгы 20 елда тупасландык без. Авыр, кырыс заман шулай итте. Берәүләр җан асрау өчен тырыша, икенчеләр комсызланып байлык туплый. Һәркайда акча эшләргә өндиләр, көч кулланып яшәү генә уңышка китерә. Намус, кешелеклелек төшенчәләре акча белән үлчәнә башлады. Үзебез ирекле, богауларны салдык, әмма акчасыз берни дә эшләп булмый. Бер-беребезгә ягымлы, җылы, шифалы сүзләр әйтергә кызганабыз. Ә бит сүз – көчле корал ул, агулы угы белән үтерә дә, шифасын бөркеп терелтә дә ала.

Күршеләр әйбәт безнең. Элек Уразайда яшәгәндәге Рәшит белән Гүзәлия, Нурулла белән Кәүсәрия һ.б. гаиләләрен сагынып искә алабыз. Дөнья бәясе торырлык кешеләр булдылар. Хәзер Кама Аланында да шулай. Авыр сүзләр әйтешмәдек, гел ярдәм иттеләр, кеше күңелен яраламыйча, җайлап кына әйтәләр. Алардан кешелеклелек, җылылык нурлары бөркелде. Ә юлларда, тормышта төрле кешеләр очрый. Маңгайга бәреп, тупас әйтүчеләр дә, исәрләр дә күп.

– Замочу тебя или закажу, – ди иркәләп, бозып үстерелгән сеңлесе бервакыт начар эше өчен кисәтү ясаган дәрәҗәле, укымышлы абыйсына.

Менә автобус тукталышында торабыз, халык болыт кебек. Этеш-төртеш, һәркемнең кереп урнашасы бар, тизрәк барып җитәргә кирәк. Тиз кер, хайван, ди бер егет кисәге, иптәшенә этә-төртә.

Ул арада чак-чак атлап килгән бер әбине чит ил машинасы бәрдереп китә. Юлда аяк астында буталып йөрүчеләрне чебен урынына күреп килүче үсмернең күзе тонган.

Эшкә керә берәү. Гадәттә, шәхси фирмаларда аз түлиләр, хуҗа үз кесәсен кайгырта. Акчасы җан асрарга да җитмәгән берәү эш хакын арттыруын үтенә. Кайда күп түлиләр, шунда эшкә кер, ди хуҗа.

Әйбәт товарга чират торалар. Шулчак берәү, этә-төртә, тупас сүзләр әйтеп, чиратсыз керә. Сатучы да товарны биреп җибәрә .Үч алуын теләми. Көчленеке замана.

– Бар ычкын, карт, аксак тәре! – ди бабасына оныгы, эшләргә кушкан өчен.

–Урод, – ди укытучыга наркота тәэсиреннән айнымаган үсмер, үзенә әхлак, әдәп турында аңлаткач.

– Дебилы! – дип сүгә бер укытучы тыңламаган, аңламаган укучыларын.

Хезмәт коллективларында үз-үзен генә кешегә санаган, дорфа сөйләшмәсәм, дәрәҗәм төшәр, дип уйлаучылар бар. Билгеле, андыйларга күп тә эләгә, андыйларның үзләрен дә сүз белән дә, йодрык белән дә өйрәтәләр. Артык узынганнарның тормышын да кисәләр. Андыйлар көчлеләр алдында әдәпле-әхлаклы. Берәүләргә халык каргышы төшә – фаҗигагә юлыгалар.

Бу фани дөньяда берәү дә үзенә тупаслык кылуларын теләми. Сезне хурларга да, авыр сүз әйтеп йөрәгегезне җәрәхәтләргә дә мөмкиннәр. Ул вакытта беркайчан да кара-каршы төкерек чәчә башлап, дәрәҗәңне төшермә. Җавапсыз да калма – мескен дип уйларлар. Үткен җавап – дорфалыкны кире кайтаруның иң яхшы ысулы. Үткен көлү бар нәрсәне үз урынына утыртып куя, гаиләдә дә, җәмәгать урынында да. Сөйләм культурасына ия булып, һәр очракка үткен сүзләр уйлап куйсаң, үзеңне әдәпле тотсаң, барысы да әйбәт булыр. Шулай үтерүче кулыннан да исән-сау ычкынганнар бар. Моның өчен:

– Кешене тыңларга, аңларга өйрән. Тупаслыкның сәбәбен белсәң, каршы тора алырсың.

– Ачык, аңлаешлы сөйлә.

– Кычкырма да, әкрен дә әйтмә, якын кешеңә сөйләгән кебек, ягымлы сөйләш.

– Мин-мин дип мактану кешедән читләштерә, сезне көлкегә калдыра.

– Кешене сүз белән генә түгел, интонация белән дә үпкәләтеп була һ.б.

Матур сүзләр күп бит ул. Әйдәгез әле, матур сүзләр өйрәник:

– Исәнмесез, хәерле көн, сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, иҗат уңышлары телим! – кебек сүзләр кешеләргә көч өсти, уңышларга юл ача.

– Рәхим итегез, хуш киләсез, кадерлеләр! – сүзләре ерактан чакырып тора.

– Афәрин, җаным-бәгърем, син нинди акыллы, гүзәл, искитмәле, тапкыр, зирәк, кыю, нәфис, сөйкемле, көчле, җитез, баш иям!

– Нинди уңгансың – ашап туймаслык тәмле пешергәнсең.

– Нурлы йөзеңне күргән саен күрәсе килеп тора! Сөйгән саен сөеп туймаслык син! Карашларың – сихер, күзләрең – сер диңгезе. Бер күз сирпеп каравың да утларга салып яндыра. Кешелеклегең, изгелегең үзеңә әйләнеп кайтсын, дөнья бәясе торырлык кеше син!

Иң әһәмиятле сүзне онытма. «Яратам!» – дип әйт. Яратуга корылган дөньяда гына яшәү күңелле. Шуңа да иң күп җырлар мәхәббәт турында. Ул сыйфатларга ия булмаса да зыян юк, сүзләреңне расларга тырышачак. Кешене кимсетү, кычкыру, тупаслык аңга барып җитми, кире нәтиҗә аласың, акыл сайлыгын гына күрсәтәсең. Яхшы сүз могҗизалар гына тудыра.

Р.ӘГЛӘМҖАНОВ.

Комментарии