- 06.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №22 (4 июнь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
(Уен-көлкедә үткән тормыш нәтиҗәсе)
Бала. Нинди татлы сүз! Ләкин һәркем өчен дә түгел шул. Түбәндә бәян ителәчәк вакыйга тормыштан алынды.
Мин – сугыш чоры баласы. Күпме күрдек, әмма түздек, теш-тырнагыбыз белән тормышка ябыштык. Сугыштан соңгы авыр еллар турында сөйләп бетерерлек түгел. Туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан солдатларны да кайчакта шатлыклы күз яшьләре түгел, ә хәсрәтле хәбәр каршы алды. Ирләрен югалткан толлар белән авыл тулды. Күрше апа биш малай һәм бер кыз белән тол калды. Икенчеләренең, киресенчә, әниләре үлде, әтиләре сугыштан әйләнеп кайтты. Кирәк бит, беренче гаиләнең өлкәне шушы гаиләдән бер кызга өйләнде.
Тормыш үз агымына дәвам итә. Солдат ир дүрт ятим бала өстенә үги әни алып кайта. Хатынның да үз баласы була. Шулай итеп, ике гаилә барлыкка килә. Ләкин яшьләрнең гаилә тормышы кыска була. Яши башлауларына бер ел узмый, фаҗига килеп чыга, һәм яшь ирне 18 елга Магадан якларына лагерьга озаталар. Нишләсен, кыз яңадан әтисе йортына кайта. Үги әни белән яшь әни бер үк айда ир бала табалар. Ләкин яшь ананың балага исе китми, ул аңа хәтта күкрәген дә каптырмый. Үги ана мәрхәмәтле булып чыга: ике баланы да үзенеке кебек итеп үстерә. Яшь ананың улы үз әнисен апа дип белә. Еллар узу белән, аңа барысын да сөйлиләр, әтисе ягыннан туганнары белән таныштыралар.
Яшь ананың йөрәген бернинди үгетләүләр дә җылыта алмый, әтисенең ачуланулары, ахыр килеп, кул күтәрүе дә ярдәм итми. Аның даны күрше-тирә авылларга да тарала. Чөнки ул уен-кичәләргә йөрергә ярата, күңел ача. Ахыр чиктә Урал якларына чыгып китә. Эшкә урнаша, фатир ала, флотта хезмәт иткән чибәр егеткә кияүгә чыга. Тик аларның тормышлары барып чыкмый, чөнки иргә бала кирәк, ә хатын һаман да уен-көлке белән яшәргә тели. Егет, аерылып, туган ягы Татарстанга кайтып китә, Чаллы шәһәрендә төпләнә.
Безнең егетебез исә җидееллык мәктәпне тәмамлый. Вакыты җиткәч, солдат хезмәтендә дә була. Тик авылда төпләнергә теләми, шәһәрдә эшкә урнаша. Үзен үстергән әти-әнисен хөрмәт итә, тапкан анасы турында искә алмаска тырыша.
Ана кеше дә улы барлыгын белергә теләми, үз көенә яшәвен дәвам итә. Кирәк бит, үзе кебек ир белән танышып, гаилә кора. Яңа ир оста гармунчы була, хатын кебек үк балалар яратмый. Гомер акрын гына үз көенә ага. Картлык килеп җитә. Инде бабайның гармун уйныйсы килми, ә әбинең тавышы бетә, моңарчы тыпырдап торган аяклары тыңламый башлый. Йорт шыксызлана. Алар иптәш, ягъни йорт хайваны кирәксенә башлыйлар. Әби песи баласы алып кайта. Әй, сөенә бабай! Кеше сөйләп ышанмаслык хәл: аны ап-ак җәймә өстендә бала кебек йоклаталар, аяк очына гына басып йөриләр.
Шундый бәхетле көннәрнең берсендә аларның ишеген кайгы шакый: кадерле җан иясе чирли башлый һәм озакламый үлә. Карт белән карчык аны, мәетне соңга юлга озаткан кебек, зурлап, зиратка күмәләр. Аның өчесен, җидесен, кырыгын, елын уздыралар, каберенә гел барып йөриләр. Ә бит ул карчык әтисе, бертуган энесе, баласын тәрбияләп үстергән үги әнисе үлгәч, соңгы юлга озатырга да кайтмады.
Әби бүген дә исән, япа-ялгызы көн күрә. Гармунчы ире үлде. Ә бит бердәнбер улын тәрбияләп үстерсә, икенче тапкыр кияүгә чыккач, бала тапкан булса, ул бәхетле әни, әби булып яшәр иде.
Наил ГАЙНЕТДИНОВ.
Менделеев районы.
Комментарии