ҖӘЙ – МИЛИЦИЯДӘ УРАК ӨСТЕ

Картайдым бугай. Түшенә кыңгырау таккан, ак алъяпкыч кигән чыгарылыш сыйныф укучыларын күрдем дә шундый фикергә килдем әле. Менә, мин әйтәм, без андый түгел идек. Соңгы кыңгырау чыңлагач та, агач төбендә шундый зур вакыйганы “юып”, урам буйлап җырлап йөрмәдек. Безне хезмәткәре саклап йөргәнен дә хәтерләмим. Бәлки, авыл баласына ул кадәр игътибар кирәкмидер дә… Әнә шулай хәзерге яшьләрне тәнкыйтьләп, үзем белән чагыштырам. Әйтерсең яшендәге бер әби. Әй, мин генә түгел, әнә, милиция хезмәткәрләре дә шул ук сүзне сөйли.

Быелгы Соңгы кыңгырау бәйрәмендә 65 меңнән артык укучы мәктәп белән саубуллашкан, ә аларны 3 меңнән артык милиция хезмәткәре “озатып йөргән” икән. Балигъ булмаган балалар эшләре буенча идарә башлыгы Лев Гершанов шул хакта сөйләде.

– Балигъ булмаган балаларга спиртлы эчемлекләр куллану тыела. Шуңа да карамастан мондый көнне аларның хәленә керергә тырышабыз. Барысын да алып китеп бетерү барыбер мөмкин түгел. Бик исерек булганнарын гына ябабыз. Быел андый вакыйгалар булмады, бар да тыныч узды. Әле тиздән чыгарылыш кичәләре үтәчәк. Менә анда ниләр булыр…

Ярый, монысы бер хәл. 24 майда автобуста барганда русча радио тыңлап барам. Шунда ди-джей үзенең Соңгы кыңгырау бәйрәмендә ничек итеп туслануы турында искә алып бәян итте. Өч көн эчкәннәр, бер атна авырганнар, имтиханнарга да салмыш килеш йөргәннәр, имеш. Менә шундый “мактанып” сөйләрлек “матур” үрнәк.

Тиздән җәйге каникуллар. Анысы да балигъ булмаган балалар идарәсе өчен урак өсте. Җинаятьчелек профилактикасы, наркоманиягә каршы эшчәнлек тагын да киңрәк алып барылырга тиеш бу вакытта. Эшсез калган, буш вакытка ия булган бала-чага кая гына бармас, ни генә кылмас. Шуны контрольгә алу максатыннан 1-30 июньдә “Яшүсмер” дип аталучы ведомстводан тыш профилактик операция дә оештырыла. Эчке эшләр бүлекчәләрендә, балигъ булмаган балалар комиссияләрендә исәптә торучы, шулай ук авыр хәлле гаиләдәге яшүсмерләрнең җәйге ялын эш белән тәэмин итү вазифасы да милиция хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Профилактик операция “Яшүсмер-энә”, “Җәй”, “Гаилә” дип аталучы өч этаптан гыйбарәт булачак. Беренчесенең исеменнән күренгәнчә, ул наркомания, токсикоманиягә каршы чаралардан тора. “Җәй” этабы исә спорт, сәламәтләндерү һәм хезмәт лагерьларында милиция хезмәткәрләре эшчәнлеген күздә тота. “Гаилә” авыр хәлле гаиләләр белән эшләүгә кайтып кала.

– Күп җинаятьчеләр авыр хәлле гаиләләрдән чыга. Социаль ярдәм үзәкләре белән берлектә шул гаиләләргә барып, аларны тикшерәчәкбез. Әйе, кызык эзләп җинаять эшләргә алынган кешеләр дә бар, әмма алар чагыштырмача аз. Әйтик, бер яшүсмер берничә туристлык фирмасын талаган. Мәхәббәт кайларга гына илтми. Яраткан кызына кыйммәтле бүләкләр аласы килгән аның. Тулы бер серия талау очрагын яшүсмер кылганын белгәч, үзебез дә аптырап калдык. Авыр хәлле гаиләдә тәрбияләнүче яшүсмерләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсе каралачак, – диде Лев Гершанов. – Балигъ булмаган балалар белән эшчәнлек бүлекчәләрендә исәптә торучыларны Республикабызның Эчке эшләр министрлыгы, РОСТО (ДОСААФ), Гражданнарны социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы, хәрби комиссариат үз канаты астына алып, хәрби хезмәт серләренә төшендерә. Алдан ук армия сафларына әзерли. Шулай ук ДОСААФ Чистай техник мәктәбе базасында 60 яшүсмер йөртү хокукына бушлай белем ала. Буш вакытны кыскарту, җинаятьчелекне ничектер киметү өчен, шулай эшлибез.

Әллә җәмгыятебез тәртипкә утыра, әллә милициянең авыр хезмәте җимеше – яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаять очраклары кими. Быел бер генә үтерү очрагы да теркәлмәгән икән. (Хәзер шулай дип мактанырга калдык шул. – Авт.) Чагыштыру өчен, узган ел бу вакытка яшүсмерләр кулыннан 7 кеше үтерелгән булган инде. Сугышу, талау, урлау очраклары да кимү ягында. Кимегәннән соң да быел алар тарафыннан эшләнгән 442 җинаять эше ачылган инде. Димәк, тәрбиясе шуның төсле. Шушы 5 ай эчендә җавапсызлык, тәрбия эшләрен тиешенчә башкармаган өчен, 87369 ата-ана административ җаваплылыкка тартылган. Кот очарлык күрсәткеч!

Бүген республиканың эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаган балалар эшләре буенча хезмәт күрсәтүче 450 инспектор бар. Шуларның 60 проценты – хатын-кызлар. 31 майда аларның һөнәри бәйрәме. Балигъ булмаган балалар белән эшчәнлек идарәсенә 75 ел тула. Бу идарә кирәксез булса, ягъни яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр бөтенләй юкка чыкса шәп булыр иде дә бит, ләкин юк… Бүген без, безнең җәмгыять бу идарәгә бик мохтаҗ.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Хәвефле елъязмага бер язма

20-21 гасырлар чигендәге криминаль йөгәнсезлек шулкадәр киң җәелгән булган ки, болгавыр еллар елъязмасына әле дә яңадан-яңа язмалар өстәлә тора. Чөнки инде әллә кайчан таркатылган оешкан җинаятьчел төркемнәр явызлыкларын ачу, тикшерү, гаепләрне “аулау”, хөкем итүләр дәвам итә.

Бандалар гаять күп булганга, ара-тирә кайсы турында сүз барганын да тиз генә ачыклавы кыен. Әйтик, Казандагы “56нчы квартал”, “Квартала” һәм Яңа Савин районындагы исемнәрендә “квартал” сүзе булган тагын берничә төркем буталырга мөмкин. Чаллының торак комплексларындагы (“29нчы комплекс”, “48нче комплекс” һәм башкалар), башкаланың Таулар бистәсендәге микрорайоннар номерлары (“10нчы микрорайон”) буенча аталган бандалар белән дә шул ук хәл. Кай-ара аларның исемнәре дә бер-берсен кабатлый. Мәсәлән, Түбән Камадагы “Татары” һәм Чистайның “Татаринские” өерләре әгъзаларын татарлар дип кенә йөртәләр.

Апрель азагында Курицынны тотканнар дигән хәбәрне ишеткәч, мин үзем дә бер мәлгә аптырап калдым. Чөнки Чаллыдагы “Курицынские” бандасы әгъзалары һәм башлыклары агалы-энеле Юрий һәм Андрей Курицыннарны 2008 елда озак срокларга “утыртканнарын” белә идем. Әллә колониядән качканнармы яисә тагын бер “братан”нары булганмы дигән уйлар да кереп чыкты. Сүз явызларының Яшел Үзәндәге адашы Виктор Курицын турында барган икән.

1993 елда ул тупланган “Курицынские” төркемен “Птичья бригада” дип тә йөрткәннәр. Бусын атаманнарының фамилиясе йорт кошы исеменнән алыну нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Ул Яшел Үзәндә бердәнбер җинаятьчел оешма булмый, әлбәттә. Аннан тыш, Малек, Хаер, Латып кушаматлы лидерлар җитәкчелегендәге төркемнәр булган. Ләкин болары әллә ни зур активлык күрсәтә алмый, 1959 елдагы Владимир Мальков (Малек) һәм башка әйдәп баручылар аерым җинаятьләр өчен тотылып хөкем ителә торганга көчсезләнәләр. Ә менә лидерлары Азат Хафизов исеме буенча “Азатовские” яисә “18 бригада” дип аталучы төркем белән шәһәрдә криминаль хакимлек урнаштыру өчен “көрәшергә” туры килә.

Күргәнебезчә, зур булмаган калада да берничә төркем “эшләгән”. Аларны күрше Казандагы коточкыч зур җинаятьчел берләшмәләр белән чагыштырып булмастыр. 90нчы елларда “29нчы комплекс”ныкылар “КамАЗ”дан чыккан машиналар өчен “ясак” җыеп утырган кебек үк зур предприятиеләрне дә контрольгә ала алмыйлар. Ләкин эшмәкәрләргә тешләре үтә – аларны һәрьяктан талыйлар. Бигрәк тә Яшел Үзәннең Үзәк базарын кулга төшерү өчен тарткалашалар.

1999 елда “Птичья бригада” һәм “18 бригада” лидерлары Виктор Курицын һәм Азат Хафизов арасында мөнәсәбәтләр тәмам кискенләшеп, кораллы бәрелешләргә кадәр барып җитә. Шул ук елны В.Курицынга һөҗүм ясала, пуля җәрәхәтләре алган атаман шуннан соң иң якын “көрәштәшләре” белән Самарага күчеп китә. Төркем белән читтән торып идарә итә. Бу курицынчыларның шәһәрдәге өстенлеге югала баруга китерә.

Ләкин 2000 ел маенда бер эшмәкәрдән 1,5 млн акча талаган өчен, көндәшләр лидеры А.Хафизов һәм дүрт кеше хөкем ителеп, “18 бригада” да көчсезләнә башлый. 2002 елда В.Курицын Яшел Үзәнгә кайтып, шәһәр базары һәм сәүдә предприятиеләре өстеннән хакимлеген кире кайтару кәсебенә керешә. Әлбәттә, бу кан коюсыз гына эшләнми.

2002 елның гыйнварында җирле предприятиеләрнең берсендә директор урынбасары булып эшләүче 27 яшьлек ир-ат атып үтерелә. Цыпа кушаматлы бу кеше “18нче бригада” ның актив әгъзасы исәпләнә.

Февраль аенда шул ук төркемнән Матрос кушаматлы кеше утырган машинага автоматтан ут ачалар. Һөҗүм “нәтиҗәсез” тәмамлана – салондагылар исән кала. Ә менә апрельдә автомат пулялары белән җәрәхәтләнгән ир-ат сырхауханәдә дөнья куя. Августта капма-каршы төркемнән Тайсон кушаматлы егет “Жигули”енә автоматтан аталар. 26 яшьлек ир кеше яраланса да исән кала. Аның бер гаепсез сөйгән кызы һәлак була.

Курицынныкылар көндәшләргә бәйле эшмәкәрләргә дә басым ясыйлар, ягъни үзләренә “ясак” түләргә мәҗбүр итәргә телиләр. Нәтиҗәдә, күпләр ике бандитка да “хәер” бирергә тиеш булып чыга. Буйсынырга теләмәүчеләргә җәза. Шул ук 2002 ел көзендә алар базардагы берничә азык-төлек лотогын вата, сатуга куелган мех әйберләрне буяу белән пычратып, яраксыз хәлгә китерәләр.

Милиция моның кем эше икәнен ачыклап, унга якын курицынчыны кулга ала. Ноябрь аенда Казандагы “Бахир” дигән кафеда атаман үзе дә тоткарлана, аннан биш патроны булган револьвер алына. Ләкин ул чакта югарыда телгә алынган үтерүләрнең алар эше икәне дәлилләнми. Базардагы хулиганлык өчен “вак-төяк” җәза бирелә. В.Курицын да азат ителә. Ләкин, ничек кенә булмасын, шуннан соң өер таркала. Ләкин аның әгъзалары хокук саклау органнары игътибарыннан читтә калмый. Әлбәттә, 2002 елдан бирле “эленеп” торган, ягъни ачылмаган үтерүләр дә онытылмый.

Без капчыкта ятмаган кебек, 6-7 ел узганнан соң ул вәхшилекләрнең бандит Курицын эше булуын раслаучы дәлилләр “калкып” чыга башлый.

2009 ел азагына милиция тегеләрне кулга алырга керәшә. В. Курицынның кайда икәнлеген белә алмыйлар, тагын унга якын бандит халыклар һәм федераль эзләнүгә бирелә.

Бу юлы тикшерү эшләре уңышлы гына бара. Үтерү, тән җәрәхәтләре ясау, үтерүгә омтылыш ясау (покушение), корал йөртү, наркотиклар саклау кебек гамәлләр өчен 17 җинаять эше ачыла. Тентүләр вакытында “Калашников автоматы”, ау мылтыгы (обрез), Ф-1 гранатасы һәм башка корал, сугыш кирәк-яраклары алына. Быел 12 апрельдә РФ Җинаять кодексының “Бандитлык” дигән иң “хәтәр” маддәсе буенча да эш ачыла. Лидер үзе дә сак астына алына.

Эчке эшләр министрлыгының 6 оператив-эзләнү часте (ОРЧ -6) хезмәткәрләре В.Курицынны Тольяттидан тотып кайта. Бактың исә, 46 яшьлек бу кеше Самарадагы бер фирмада хәвефсезлек буенча киңәшче булып эшли, видеокүзәтү системасы һәм сак куелган йортта яши икән. Татарстаннан киткәч, Тольятти кызына өйләнгән. ОМОН һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш хезмәткәрләре аны хатыны йорты янында богаулый. Хатыны һәм аның туганнары кияүне урлап алып киттеләр, дип уйлап, җирле милициягә хәбәр итәләр. Ә анда исә көяз, итагатьле кешенең халыкара эзләнүдәге бәндә икәнен әйтеп хәйран калдыралар.

В.Курицын тоткарлаган вакытта каршылык күрсәтми. Ләкин хәзергә кадәр кылган явызлыклары, бигрәк тә, кеше үтерүләрне оештырудагы гаебен кире кага. Аның кәсептәшләре исә гаепләрен танып, күрсәтмәләр бирә. Тиздән аларның барысына да рәсми рәвештә гаепләү белдереләчәк.

…Болгавыр елларның хәвефле елъязмасына тагын бер язманы Татарстан суды ясаячак.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии