Вак түрәләр хур була

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2017нче елда Татарстанда дәүләт хезмәтендәге кешеләр тарафыннан эшләнгән 115 вазыйфаи җинаять ачыкланган.

Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Менделеевск районындагы идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Әлфия Салаватуллина бу якларда абруйлы кеше. Республиканың атказанган социаль яклау хезмәткәре дигән мәртәбәле исеме дә бар хәтта. Узган ел менә шушы мактаулы халык «ялчысы»ның үз мәнфәгатьләрен дә уңышлы гына «яклавы» ачыкланды, һәм вазыйфаи вәкаләтләрен файдаланып мошенниклык кылган, ягъни алдау ысулы белән муниципаль фатир урлаган өчен хөкем ителде ул.

Ун елдан артык райондагы шушы мөһим хезмәтне җитәкләгән ханымда мондый ният 2013нче елда туа. Районның торак һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү комиссияләре әгъзасы булганга, теләгенә ирешү әллә ни хезмәт сорамый аннан. Иң элек улы Дамирның торак шартлары начар, ягъни аның 66 кв. метр мәйданлы фатирда – берничә кеше арасында үтә кысанлыкта яшәп иза чигүен раслаган кәгазьләр хәзерләргә, димәк ки, ир-егетнең социаль ярдәмгә бик тә мохтаҗ икәнен исбатларга кирәк була.

Шул рәвешле, районкүләм мәгълүм җитәкче улының яшәү шартларын яхшырту мәсьәләсе телгә алынган торак комиссиясе каравына куела. Аның кечкенә генә бер калада яшәүче әгъзалары, әлбәттә ки, идарә башлыгы һәм аның малаеның кайда һәм ничек яшәвен «белми»… Югыйсә, теге мөһерле кәгазьләрнең ялган икәнен чамалар да, Дамир Салаватуллинга социаль найм килешүе нигезендә район карамагындагы фатирны тапшырырга дип тавыш бирмәсләр иде. Әлеге комиссия карары гарип-гораба һәм фәкыйрьләргә һәрвакыт ярдәмгә ташланырга әзер булырга тиешле, ул чордагы район хакимияте башлыгы Таһир Хөрмәтуллин белән райбашкарма комитеты җитәкчесе Алексей Корниенкода да шик уятмый…

Әмма мохтаҗ кеше буларак социаль найм буенча фатир бирелү аңа хуҗа булуны белдерми бит әле. Тулысынча үзеңнеке итү өчен аны хосусыйлаштырырга кирәк. Район җитәкчелегендә сүзе үтә торган атказанган хезмәткәр өчен бусы да хәл ителмәслек мәсьәлә булмый. Шул ук 2013нче елда Д.Салаватуллин фатирны үз исеменә терки дә Нефедова дигән берәүгә сатып та җибәрә.

Рәсми оешмалар тарафыннан берничә ай элек кенә яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган затның фатир сатуы беркемне дә, шул исәптән, район җитәкчеләрен дә гаҗәпләндерми. Ник дисәң, бу вакытта райбашкарма комитеты җитәкчесе А.Корниенко үзе дә нәкъ шушындый кәсеп белән шөгыльләнә. Күрше Алабугада күркәм генә йорты булган, Кама буендагы Бәзәкә авылында тагын бер таш пулаты салынучы, үз исеменә зур-зур җир кишәрлекләре һәм су юлы белән килгән йөкләрне төяү-бушату базасы теркәлгән әлеге түрә дә үзен торыр урыны булмаган ярлы-ябагай исемлегенә керткән була. Ул да 41 кв. метрлы фатирны малае исеменә хосусыйлаштыра, аннан соң аны мәрхәмәтле улы әтисенә бүләк итү сәбәпле, үз мөлкәте итеп терки дә, ташландык хәлдәге «куышын» рәткә китерергә керешә.

Әйтергә кирәк, шактый гына төзәтү эшләре башкарып, димәк ки, акча түгеп өлгерә ул. Хилаф юл белән кулга төшерелгән фатирның рәхәтен күрергә генә туры килми. 2014нче елда якасыннан алалар үзенең. Ягъни вазыйфаи вәкаләтләрен файдаланып җинаять кылуда гаепләп, хөкем итәләр. Инде райбашкарманың элекке җитәкчесе дип аталучы А.Корниенко 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Менделеевск район суды шактый гына акча кертеп, зур хезмәт куелган фатирны аннан тартып алырга базмый. Прокуратура әлеге мәсьәләне Татарстан Югары суды аркылы хәл итә. Күчемсез милек район карамагына кайтарыла.

Ә менә аналы-уллы Салаватуллиннар үзләштергән торакны кире кайтарып булмый. Чөнки анда инде намуслы сатып алучылар дүрт ел яши бит. Шуңа күрә район прокуратурасы гаеплеләрдән җирле властька китерелгән матди зыян, ягъни ярты миллион сум дип табылган фатир бәясен түләттерүгә ирешә. Узган ел азагында суд Ә.Салаватуллинаны хезмәт вәкаләтләрен файдаланып төркем белән мошенниклык кылу кебек авыр җинаятьтә гаепле дип таба. Билгеле ки, инде пенсиягә чыккан ханымга, аның мактаулы исемнәрен исәпкә алып, бик тә мәрхәмәтле хөкем чыгара, 100 мең сум штраф сала. Ә Дамир Салаватуллин бер ел ярымлык шартлы хөкем ала.

Хөкемгә тартылган вак түрәләр арасында авыл төбәге башлыклары еш очрый. Аларның күбесе җир белән бәйле башбаштаклыклар кылып, иң беренче чиратта, Русиянең Җир кодексы таләпләрен бозып «яна». 2001нче елның 30нчы октябрендә гамәлгә кергән әлеге закон дәүләт һәм муниципаль милек булып исәпләнүче кишәрлекләрне шәхси кешеләргә һәм оешмаларга бары тик тиешле тәртиптә сатарга гына рөхсәт итә, ягъни бушлай бирүне тыя. Әмма 2001нче елның 30нче октябренә кадәр авыл советлары карары белән файдалануга бирелгән җирләрне түләүсез хосусыйлаштыру мөмкинлеге калдырыла. Менә шушыннан файдалана да инде башлыклар.

Мисал өчен, Питрәч районының Чыты авыл төбәге башлыгы Йолдыз Гыйниятуллинны алыйк. Узган ел 2011нче елда ук кылган хилафлыгы өчен җавап тотты ул. Район үзәгендә яшәүче Лариса Лаптева Иске Йорт авылындагы буш кишәрлекне сорап мөрәҗәгать иткәч, сәркатип М.Шәмсетдинова аның күрсәтмәсе буенча хуҗалыкара китаптан күчермә (выписка) дигән ялган белешмә яза. Әлеге кәгазь буенча Питрәчтә яшәүче ошбу хатын-кызга 1993нче елның 25нче маенда Иске Йорттагы 15 сутыйлы кишәрлек шәхси файдалануга тапшырылган булып чыга. Димәк, аңа әлеге биләмәне үз исеменә теркәп хосусыйлаштыру мөмкинлеге бирелә. Л.Лаптева шулай эшли дә. Ә инде җирнең законлы хуҗасына әверелгәч, туганы Марина Родновага сата.

Әмма 4-5 ел узгач, Марина ханым Теркәү палатасына килеп, әлеге күчемсез милектән баш тартуы турында белдерә, җир авыл төбәгенә кире кайтарыла. Хатын-кыз байлыктан тикмәгә генә ваз кичми, әлбәттә. Күчемсез милекнең чит кешегә күчүе белән хокук саклау органнары кызыксына чөнки. Йолдыз Гыйниятуллин имза куеп, мөһер суккан теге ялган документ бик тиз калкып чыга. Чынлыкта урланган әйберне хуҗасына кайтару күңелсезлекләрдән коткармый башлыкны. Карап торышка беркемгә дә зыян китермәгән хилафлык өчен хәтта ике маддә буенча җинаять эше кузгатыла. Кишәрлекнең бәясе 92797 сум дип табыла, димәк, Й.Гыйниятуллинның җинаятьчел гамәле аркасында дәүләт шул кадәрле зыян күргән булып чыга бит.

Тикшерү барышында нәкъ шушындый законсыз алым белән өлкән яшьтәге Л.Шәмсетдиновага да 75 мең сумлык 11 сутый җир бирелүе билгеле булып, тагын бер эш ачыла. Ләкин тора-бара, әлеге кишәрлек Җир кодексы гамәлгә кергәнче үк шушы ханым файдалануында булган дип, эшне ябу мөмкинлеге туа. Шулай итеп, Й.Гыйниятуллин Лариса Лаптевага бирелгән «бүләк» өчен генә җавап тота. РФ тикшерү комитеты тикшерүчесе Рөстәм Гарипов гаепләүне чагыштырмача җиңел җәза каралган маддә буенча белдерә. Чөнки авыл башлыгының үз кесәсен кайгыртуы, ягъни җинаятьне акча бәрабәренә ясавы ачыкланмый. Питрәч район суды 1958нче елгы Й.Гыйниятуллинга 100 мең сумлык штраф салынуы, әмма амнистия нигезендә аның әлеге җәзадан азат ителүе, төгәлрәге, җәзасыз калдырылуы турында белдерә.

Халыкка иң якын торган түрәләр арасында башка төрлерәк гамәлләр кылып оятлы булучылар да җитәрлек. Ютазы районының Иске Каразирек авыл төбәге башлыгы Рамил Вәлиев, мәсәлән, үз вазыйфаларын үтәүгә салкын карауда (халатность) гаепләнде, гомер бакый бер авылда яшәгән чордашына ышанып хур булды дияргә дә мөмкин.

Берничә ел элек 1937нче елгы Галия әби Ситдыйкова Иске Каразиректә йорт һәм җир кишәрлеге сатып ала. Өй иске булганга сүтелә, аның урынына яңасы бастырыла. Ситдыйковларның күрсәтмәләренә караганда, әлеге эштә хуҗабикәнең 1959нчы елгы улы Фәнис башлап йөри, аңа башка туганнар ярдәм итә. Ләкин 2016нчы елда Г.Ситдыйкова әлеге байлыкны 1963нче елгы кызы Суфиягә яздырырга була. Әмма Теркәү палатасында аларга Галия карчыкның күчемсез милегенең Фәнис агай исемендә икәнен белдерәләр.

Бу инде әбинең мөлкәте мәкерле алым белән тартып алынган дигән сүз була. Ф.Ситдыйков гамәлләре зур күләмле мошенниклык дип табылып, җинаять эше кузгатыла. Чөнки йорт-җир 1 миллион 640 мең сум тора. Әлеге байлык Г.Каракозов дигән 70 яшьлек риэлторга бирелгән ялган ышаныч язуы нигезендә хосусыйлаштырылган булып чыга. Галия әби әлеге кәгазьдәге имзасын «подделка» дип белдереп, улын фаш итә. Ф.Ситдыйков исә әнисе имзасын үзе сырлавын да, башка гаебен дә таный.

Хәзерге заманда туган-тумачаның матди мирас өчен бозылышуы гадәти хәл дияргә була. Бу очракта Ф.Ситдыйков үзен әлеге байлыкка бердәнбер лаек кеше дип саный. Суфия ханым исә, безгә бер нәрсә кирәкми дип, абыйсының бар мөлкәтен яшь хатыны исеменә яздырып, үз улын бер тиенсез калдыруы белән килешмәүләрен әйтә. Ләкин безне мәсьәләнең хокукый ягы күбрәк кызыксындыра.

Ютазы район суды Ф.Ситдыйковны алдаулы угрылыкта гаепле дип табып, 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә. Ләкин монда аңа әлеге мәкергә барырга мөмкинлек биргән шартларны ачыкларга да кирәк бит әле. Хәер, моны ачыклыйсы юк, чөнки ялган ышаныч язуында авыл төбәге башлыгы Р.Вәлиев имзасы тора. Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлеге өлкән тикшерүчесе Рөстәм Яруллин аның бу гамәле вазыйфаи ваемсызлык хакындагы 293нче маддә кысаларына эләгә дип саный. Закон күзлегеннән караганда, башлык әлеге язуны раслап документ рәвешенә керткәнче Галия әбине күрергә, аның акылында булуына һәм кулны үзе куюына ышанырга тиеш була. Ләкин карчыкның улы Фәнис, әни авырый, дип торгач, өлкән кешене борчырга теләми. Аның бу битарафлыгыннан зарар күрүче дип табылган Галия әби улын гаепләп күрсәтмә бирә. Р.Вәлиев эше каралган судта аның вәкиле булып кызы Суфия чыгыш ясый, чөнки Г.Ситдыйкова тикшерү эшләре төгәлләнгәнче бакыйлыкка китеп бара.

Хөкемдар явыз нияте булмаган Рамил Вәлиевка 30 мең сум штраф салу белән чикләнә.

Наил ВАХИТОВ,

Менделеев-Питрәч-Ютазы

Комментарии