Балтач бурлары

Балтач бурлары

Караклык иң борынгы һәм күпсанлы җинаять санала. Ошбу хилаф кәсеп ияләре авыл җирләрендә дә күп. Балтачта, мәсәлән, мал-туар урлау, кибетләрдән әйбер чәлдерү очраклары булганы бар.

КАРА СЫЕР КАРАГЫ

Бу якларда мал асраучылар күп әле. Элеккеге кебек йөзләгән терлектән торган көтүләр чыкмаса да, җәйләрен арканга куелган хайваннар күренгәли. Район үзәгендә яшәүче 70 яшьлек Шамил Хуҗиев та авыл халкының борынгы кәсебенә тугры калган кеше. Узган җәйдә ике савым сыеры, өч бозавы була аның. Яшь малларны ихатада тотып үстерә, ә сөтбикәләрне янәшәдәге болынлыкка чыгарып арканлый ул.

22нче июльдә төштән соң малкайларның берсенең баудан ычкынып ирекле рәвештә утлап йөрүен күрә ул. Һәм ялгызы ялан кырда сигез яшьлек нәселле сыерны тотып йөгәнли алмаячагын да чамалый. Шуңа күрә кичкә таба малларны икесен бергә куып алып кайтырга була һәм кирәге калмаган арканны машинасына салып өенә юнәлә. Әйтүенә караганда, сыерның ныклап беркетелгән йөгәннән үзлегеннән ычкынмавын да сизә абзый. Ләкин тирә-якта берәү дә күренмәгәч, игътибар бирми моңа.

Кич белән исә сыер күренми Шушма буенда. Ике көн эзләүләр нәтиҗә бирми. Агайның 16 яшьлек оныгы болында җиңел машина һәм әрҗәсе биегәйтеп зурайтылган йөк УАЗы күрүен әйткәч, шик көчәя. Соңгысының маллар ташу өчен файдаланылуы мәгълүм чөнки. Шулай итеп Балтач полициясенә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Оперативниклар хайван югалу сәбәбен тиз ачыклыйлар. Ләкин ул чакта чиләкләп сөт бирүче сыер, иткә әверелдерелеп, Казандагы сәүдә оешмаларына тапшырылган була инде.

Халыктан терлек алып ит сату белән шөгыльләнүче Карадугандагы «Балтач ите» җәмгыяте директоры Рөстәм Исмаилов һәм аның кул астында эшләүче өч ир-егет кара сыерны шул кичтә үк чалуларын яшерми. Әлбәттә ки, алар Ш.Хуҗиев сыерын урлауда катнашуларын кире кагалар, Ленур Габидуллин дигән Балтач егете үземнеке дип сатты, аның чит кешенеке икәнен белмәдек, дип баралар. Л.Габидуллин да алар сөйләгәннәрне җөпли. Юкса, алдан хәзерләнеп төркем белән кылынган җинаять өчен җавап тотарга туры киләчәк бит.

Казанга йөреп эшләүче 24 яшьлек Ленурның әйтүенә караганда, ял көнендә үзенең «Лада Веста» машинасында Шушма буена балык тотарга төшә һәм шул тирәдә үз иркендә йөргән көр хайванны күргәч, матди хәлен яхшыртырга ниятли, чөнки машинасы өчен алынган кредитны берничә ай түли алмый. Шул максаттан, «Балтач ите»ндә эшләүче танышы Ленарга шалтырата һәм ашыгыч рәвештә үзенең сыерын сатуын әйтә, керемле тәкъдим директор Р.Исмаиловка җиткерелә һәм эшмәкәр кешедә кызыксыну уятмый калмый. Кыскасы, тиздән Шушма буендагы «сатучы» янына биек әрҗәле УАЗ килеп туктый.

Аның шоферы Солтан белән Ленурга чит-ят кешеләрдән өркеп йөгерүче сыер артыннан бик озак чабарга туры килә. Хуҗа булган кеше мондый чакта малкайны абзарына ябып йөгәнләү ягын карый, ә болар икәүләп сәгать буе сыер аулый. Шактый газапланганнан соң ярдәмгә тагын бер егет җибәрелә һәм, ниһаять, бичара хайван яр буендагы сазлыкка батып җитезлеген җуя төшә һәм аның мөгезләренә элмәк кидерелә. Район үзәге янәшәсендә көпә-көндез сыер этә-төртә УАЗ әрҗәсенә менгерелә.

Л.Габидуллин «Балтач ите»нә барып та тормый. «Хуҗаның», үлчәргә дә килмичә, Ш.Хуҗиев әйтүенчә, 830 кг авырлыктагы малны юк бәягә, ягъни 35 мең сумга бирергә ризалашуы да эшмәкәрләрне шикләндермәгән булып чыга. Тикшерү барышында әлеге оешмага кабул ителеп сәүдәгәрләргә озатылган байлыкның бер кайда да теркәлмәве ачыклана. Директор иптәш, исәп-хисап дәфтәре пычракка төшеп яраксыз хәлгә килү сәбәпле чүплеккә ташланды, дип бик тә нигезле аңлатма бирә. Аннан соң икенче көнне кулланучыларга барып ирешкән иткә ветеринар күзәтчелеге рөхсәте алынмау да аңлашылып бетми.

Балтач районы эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Нургаяз Габсаләмов җинаять эшен 1995нче елгы Ленур Габидуллинга каршы гына кузгата. Башкаларның гаебен расларлык дәлилләр табылмый чөнки. Ләкин 15 яшендә инде бер тапкыр шартлы хөкем алганы булган егет бу юлы бөтенләй җәзасыз калдырылды. Чөнки судта 80 мең сумлык матди зыян күргән Ш.Хуҗиев, аңа дәгъвам юк, дип, җинаять эзәрлекләвен туктатуны үтенде. Бу инде Л.Габидуллинның китерелгән зарарны каплавын белдерә. Шул рәвешле, 2019нчы ел азагында Балтач район суды хөкемдары якларның килешүе сәбәпле дигән билгеләмә белән җинаять эшен ябарга карар кылды.

Хилаф кәсеп яшьләрне генә түгел, дөнья күргән өлкәннәрне дә җәлеп итә. Борнакта яшәүче Хәлил агай белән Розалия апаны шундый шома вә кыю картлар рәтенә куймыйча булмый. Моңа кадәр бурлык-мутлыклары белән күзгә чалынганнары булмаса да, бер мәлне туган көннәре чыгымнарын киметергә, ягъни бәйрәм өстәлендәге сый-хөрмәтне чәлдерелгән нигъмәтләр белән тулыландырырга ниятли алар.

Ир белән хатынның гомер бәйрәмнәре арасы бер генә атна. Хуҗабикәгә 59 тулган көн, абзыйның 60 яшьлек юбилее якынлашкан чорда алар теге максатны тормышка ашыру планын коралар. Даһи фикер гади булган кебек, бай тормыш тәҗрибәсенә ия картлар уйлап чыгарган урлау ысулының асылы да катлаулы түгел. Ә бәлки сатучыларның уяулыгы кимегән мизгелдән файдаланып сәүдә залыннан азык-төлек эләктереп чыгудан гыйбарәт була. Әлбәттә, берникадәр тырышлык һәм осталык таләп итә бу. Әйтик, тышкы кыяфәт кибет хезмәткәрләрендә шик уятмасын өчен пөхтә киенергә, як-якка ялт-йолт каранмыйча үзеңне тыныч һәм ышанычлы тотарга, сәүдәгәрләрнең игътибарын читкә юнәлтә белергә, һәм, әлбәттә, начар саклана торган яисә бөтенләй каравылчысыз сәүдә ноктасын сайларга кирәк була. Болар барысы да исәпкә алына, кемнең нәрсә эшләргә тиешлеге килешенә, законча әйткәндә, алдан хәзерләнеп төркем белән кылынырга тиешле җинаять бик җентекләп планлаштырыла.

Шулай итеп ирле-хатынлы угрылар такси яллап Борнактан Карилегә киләләр дә, андагы зур булмаган «Светофор» дигән үзләренә яхшы таныш кибеткә керәләр. Арба тартып сәүдә залына узгач та, Розалия ханым үзенә охшаган әйберләрне кесәсенә шудыра һәм шактый ишле сатып алучыларга хезмәт күрсәтү белән мәшгуль кассир яныннан җәлт кенә үтеп китеп конфет кебек әйберләрне ике мәртәбә саклау тартмасына куеп керә. Аннан соң үзе белән алып килгән пакетка тутыра товарны, азык-төлек кенә түгел, һәрберсе 22шәр метр озынлыктагы сузыла торган бакча шланглары салынган ике тартманы да шунда куя.

Боларны түләмичә генә алып чыгып булмаячагын чамалый бурлар. Шуңа күрә Хәлил абзый арбага алты пакет он, дүрт банка ананас куеп, берни булмагандай касса янына килә һәм бар булган сүз байлыгын эшкә җигеп кассадагы хатын-кызны сөйләштерә-сөйләштерә, телгә алынган он һәм ананас өчен намуслы рәвештә акчасын түли. Ә намуссыз авыл апасы шул арада теге пакетны тотып касса яныннан шыпырт кына үтеп китеп бер гөнаһсыз кеше кебек саклык камералары янына барып баса, аның янына он һәм ананас куелган арба белән абзый да килеп туктый.

Чынлыкта, мәкерле эш тормышка ашты дигәнне белдерә бу. Чөнки кибетчеләр үз эшләре белән мәшгуль, сакчы юк бит. Чыгып сызарга гына кирәк була. Карт караклар алдан расланган план буенча эш итә. Урланган әйберләрнең бер өлеше салынган пакетны тоткан Розалия Хәбибуллина урамга чыга, калганнарын арба белән Хәлил Фәйзуллин алып чыгарга хәзерләнә. Ул ишеккә таба юнәлгәч тә көтелмәгән хәлләр башлана.

Бактың исә, шул ук бинадагы икенче бер кечкенә кибетнең 1961нче елгы тәҗрибәле сатучысына Борнак кешеләренең гамәлләре сәер тоелган да, ул шикле бәндәне туктатырга булган икән. Билгеле ки, бу хакта «Светофор»ның уяулыкларын югалткан хезмәткәрләренә җиткерелә. Агай каушап калмый, түләү мәсьәләсен хатынымнан белешәм дигән булып, саф һавага чыга һәм кәсептәш хәләл җефетенә шомлы хәбәрне ирештерә. Картлар, кибеткә кире кермичә, табан ялтырата.

Полиция хезмәткәрле тиз эш итә. Чөнки видеокүзәтү җайланмалары һәркайда бар хәзер. Каракларны алып килгән һәм өйләренә кайтарып куйган такси йөртүчеләрне ачыклау да озын-озакка сузылмый. Кыскасы, 3-4 сәгать дигәндә Хәлил белән Розалия йортына полиция хезмәткәрләре килеп керә. Һәм хуҗабикә чәлдереп өлгергән әйберләрне ала, ә аларның калганнары, шул исәптән, акчасы түләнгән он һәм ананас кибеттәге тимер арбада була бит.

Тикшерү барышында аларның җәмгысы 2610 тәңкәлек товар урлавы ачыклана. Алар арасында берәр кило «Мильфей» һәм «Шоколадные мини плитки» конфетлары, дүрт төргәк «Форель» балыгы, 1136 гр. чистартылган әстерхан (грек) чикләвеге, өч кап атланмай һәм алданрак телгә алынган шланглар була. Шулай килеп чыга ки, Розалия ханымның туган көнендә парлы каракларга карата «Урлау» дигән маддә буенча җинаять эше кузгатыла.

Шул рәвешле бәйрәм итү теләге калмый аларда. Икесе дә гаепләрен танып күрсәтмә биреп, полиция юлын таптый. Чынлыкта, урланган әйберләр шул ук көнне кире кайтарылса да урлауны кире кагып булмый. Балтач эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе И.Галимуллин ирле-хатынлы угрылар эшен судка җибәрә. Хөкемдар картаймыш көннәрендә хур булган каракларга мәрхәмәтле хөкем чыгара, ягъни 8 мең сумлык штраф билгели.

Наил ВАХИТОВ,

Балтач районы

Комментарии