- 06.02.2015
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2015, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Егылып тезен канаткач, берәү, белгән булсам, егыласы җиремә мендәр түшәгән булыр идем, дигән ди. Бу язманың геройлары – 20 яшьлек Ландыш Пазюкова һәм 38 яшьлек Ландыш Закирова да «белгән булсам»мы! дип кабатлый. Алар икесе дә танышкан, дуслашкан көннәренә ләгънәт укый кебек. Кайчандыр бер табактан ашаган, бер түбә астында йоклаган, бер-берсенә серләрен сөйләгән ике дусның хәзер юллары аерылган, сөйләшер темалары да берәү генә – «алтыннарны кем урлаган?»
МАТУР ДУСЛЫК ЯМЬСЕЗ ТӘМАМЛАНГАН
Ландыш Пазюкова – тумышы белән Чувашия Республикасыннан. Өч ел элек Казанга югары белем алырга килгән. Түләүле бүлеккә укырга кергәч тә, кыз алдында торак мәсьәләсе баш калкыта, чөнки бюджетта укымаучыларга тулай торак бирелми. «Берничә фатир алыштырдым, соңгысында мин яшәгән фатирны сатуга куйдылар, шуңа күрә аннан китәргә мәҗбүр булдым», – дип сөйли ул. Берникадәр вакыт танышларында тора да, даими яшәү урыны эзли башлый. Әмма Казанда яллап яшәү өчен дә фатир табу кыен – бәяләр кыйммәт. Шулвакыт кызга күптәнге танышы – үзеннән 18 яшькә олырак адашы – Ландыш Закирова ярдәмгә килә. Ул аны үз фатирына яшәргә чакыра.
Ике Ландышның моңа кадәр дә бергә яшәгәне була, алар өч елга якын аралашып, кунакка йөрешәләр. Бу мөнәсәбәтләр турында студент кыз менә нәрсәләр сөйли:
– Туганнан туган апамның дусты иде ул. Апам сөйләгәннәрдән генә белгәнгә күрә, якыннанрак танышасым килеп, аны интернеттан эзләп таптым. Языша башладык, танышкан көнне үк очрашып, мунчалар кердек. Яшь аермасы 18 ел булса да, минем аның белән сөйләшер сүзләрем күп иде. Ул әйбәт, акыллы хатын. Иреннән аерылган, бер баласы да бар иде. Бер-беребезгә тиз ияләштек. Берничә мәртәбә аңарда кунып калганым да булды. Бервакыт юктан гына эләгешеп киттек тә бик озак аралашмадык. Узган ел ноябрь башында түзмәдем, гаебем булмаса да, үзем башлап гафу үтенергә булдым. Моңа бик озак әзерләндем. Чәчәкләр сатып алдым да, бер дус егетем аркылы, Ландыш апага тапшырдым. Букет эчендә хат та бар иде . «Гафу ит мине, әгәр дуслашасың килсә, беренче катка төш. Мин синең йорт янында», – дип язган идем. Ул төште һәм мин аны кочаклап еладым. Шундый кадерле иде шул ул миңа! Эх, мине карак итеп калдырачагын белсәмме…
Студент кыз фатир хуҗасы белән бергә яшәгән вакытларын яманлап сөйләми. Бергә әзерләп ашаганнар, кичләрен сөйләшеп утырганнар, талашып-бозылышып тормаганнар. Әмма бу бәхет озакка бармый.
– Яңа елдан соң мин эштә идем, Ландыш апа шалтырата. Минем алтыннарым – ике балдагым, бер пар алкам югалган, ди. Мин аның алтыннары кайда ничек сакланганны да белмим, бик аптырадым. Мин синең алтыннарыңа тотынмадым, дидем. Ул полиция чакыртам дип куркытты. Имеш, минем бармак эзләрен тикшерәчәкләр. Алтыннар сакланган шкафта минем бармак эзләре булачак, әлбәттә! Ничек булмасын, беренчедән, мин анда айдан артык яшәдем, икенчедән, мин ул шкафны берничә мәртәбә җыештырдым… Үземнең гаепсез булуымны ничек тә дәлилләргә белмим. Алмадым мин ул алтыннарны! – ди Ландыш Пазюкова
Шушы хәлдән соң, 6нчы гыйнвар көнне, фатир хуҗасы, студент кызның эшенә килә һәм аңа расписка язарга куша. Әлеге расписка нигезендә студент кыз аңа 40 мең сум акча түләргә тиеш була. 10 мең сумы – фатирның коммуналь чыгымнары өчен, 30 меңе – югалган алтыннар бәясе.
– Бу сумма минем өчен чамадан тыш арттырылып язылгандай тоелды. Мин ул балдакларны, алканы бер мәртәбә күргән идем. Элеккеге заман алтыннары – 375нче пробалы. Алар шуңа да аның кадәр кыйммәт тора алмый.
Шулай да кыз расписканы күчереп яза һәм, ризалыгын белдереп, имза да куя. «40 меңне түли алачаксыңмы соң?» дигән соравыма: «Юк», – ди Ландыш Пазюкова. Ә үзенең ни өчен расписка язуын аңлата алмый азапланды. «Минем бүтән чыгу юлым юк иде. Мин аннан куркам, аның әллә нинди элемтәләре бар. Ул мине берәр нәрсә эшләтергә дә мөмкин», – дип кенә җавап бирде ул.
«АЛТЫННАРНЫ УЛ АЛДЫ!»
Әлеге вакыйганың икенче төрлерәк версиясе дә бар. Монысын – фатирның хуҗасы 38 яшьлек Ландыш сөйли. Аның фикеренчә, студент кызның сөйләгән күпчелек сүзе – ялган. Алтыннарның кайда ятуын ул яхшы белгән һәм бу байлыкның югалуында да турыдан-туры аның катнашы гына бар, имеш.
– Тәртибен начар дип әйтә алмыйм, тәртипле кыз иде үзе, әмма алдаша торган гадәте бар. Мин иртәгә эшкә барам, уят дип әйтә. Уятасың, төрле сәбәпләр табып, өйдә кала. Үзен Арбитраж судында эшлим дип сөйләде. Минемчә, мондый җирдә эшләгән кеше сәбәпсез эшкә бармый икән, аны шундук куып чыгарырлар иде. Сәгать төнге 10нарда да: «Эштән кайттым!» – дип әйткәне булды. Мондый вакытларда, Арбитраж суды төнлә дә эшли микәнни ул, дип уйлый идем. Укырга йөрмәде, көннәр буе өйдә генә ятты, апасына берничә мәртәбә шалтыратып, сеңлегезне карагыз, әзрәк киңәш биреп китегез, югалтасыз бит сез бу баланы, дип тә әйткәнем булды.
Бервакыт Ландыш каршында шкафтан алтыннарымны чыгардым. Алар арасында әтинең әнигә бүләк иткән калын балдагы, әбидән калган алтын алка һәм үземнең бер балдагым да бар иде. Аларны тикшереп-карап чыккач, кабат шкафка тыгып куйдым. Туган ягыма кайтып киттем, Ландыш үзе генә өйдә калды. Килеп, берничә көн узгач, алтыннарымны карасам – алар урынында юк. Юка гына алтын муенса, кечкенә алтын алкалар бар, ә калыннары һәм истәлек булып калганнары югалган. Безнең өйдә Ландыштан башка кеше яшәми. Моны ул алгандыр дип уйлыйм.
Фатир хуҗасы студент кызга полиция чакырып, эшне тикшертә башларга тәкъдим итә, әмма ул каршы килә, шкафта үзенең бармак эзләре булырга мөмкинлекне таный.
– Әле мине шунысы гаҗәпләндерә, – ди фатир хуҗасы Ландыш Закирова, – мин аңа ломбардларны тикшерттереп, бу алтыннарны кем урлаганын ачыкларга мөмкин дип әйткәч, ул миңа берничә көннән соң килде дә: «Мин кешеләрдән сораштырдым – бер кг алтын югалса гына ломбардларны тикшерәләр икән, син миңа алдашма», – дип әйтте. Ник син алай белешеп йөрисең, тимәдем, дип әйтәсең бит. Ник бу мәсьәләдә эчең поша, дидем. Ул нигәдер бу темага сөйләшергә бик курка. Мөгаен, гаебе бардыр. Эшкә чыгып киткәндә ике мәртәбә ишекне бикләргә оныткан идем, бәлки, берәрсе кереп, ул алтыннарны алып чыккандыр, ди. Минәйтәм, карак керсә, алай сайланып кына алмый – бөтен байлыгыңны төяп чыгып китә. Өйдә бит, алтыннардан тыш, кыйммәтле техника да бар!
– Сез распискада Ландыш Пазюковадан 40 мең сум акча сорагансыз. Кайдан чыгып мондый сумма билгеләдегез?
– Ул миңа фатирга кергәндә: «Ай саен 7 мең биреп барырмын, Ландыш апа», – диде. Ул миндә ай ярым торды. Шуңа күрә фатир өчен 10 мең сорадым, югалган алтыннар өчен – 30 мең. Минем өчен бу балдакларның һәм алканың кыйммәте акча белән генә билгеләнми! Аның бәясе юк! Ул – истәлек. Хәзер туганнарым күптән гүр иясе, әни дә, әбием дә мәрхүмәләр. Аларның миңа ясаган бүләкләрен дә югалттым. Бик авыр миңа. Мин 40 меңне берьюлы бир дип әйтмәдем – ул аны 4 ай эчендә түләргә тиеш иде. Әмма әлегә кадәр бер генә тиен дә биргәне юк. Кайчан акча бирәсең дигәч, Алладан вакыты җиткәч, дип кенә җавап бирә. Хәзер бу эшне тикшертү өчен хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәргә телим, – ди Ландыш Закирова.
ЮРИСТ КИҢӘШЕ
Бу мәсьәләдә ачык калган сораулар шактый. Әгәр Ландыш Пазюкова гаепсез икән, ник ул полиция хезмәткәрләренең тикшерү башлавыннан курка? Ә фатир хуҗасы, җинаятьченең кем булуын тәгаен беләм, ди икән, ни өчен 40 мең сумлык расписка төзү белән генә чикләнгән? Әллә ул, акча алу максатыннан, алдашу юлына басканмы? Монысы инде миңа билгеле түгел. Ике якның да үз дөресе – дөрес. Шулай да, дөнья булгач, мондый ямьсез хәлдә теләсә кайсыбыз калырга мөмкин. Әгәр сине караклыкта гаеплиләр яки киресенчә, әйбереңне урлаганнар икән, бу очракта нишләргә? Укучыларыбызга һәм бу язманың геройларына юридик ярдәм бирү өчен, юрист Наил НӘБИУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
– Ландыш Пазюкова, расписка язып, зур хата ясаган. Ул, расписканы язарга мәҗбүр иттеләр, ди. Бу очракта полициягә, расписка язарга мәҗбүр итәләр, яныйлар, дип мөрәҗәгать итәргә кирәк булган, чөнки беркем дә сезне расписка яздырырга мәҗбүр итә алмый. Ә мәҗбүр иткән очракта, хокук саклау органнарына булсынмы, мәхкәмәдә булсынмы, мәҗбүр итү фактын дәлилләргә тырышыгыз. Мондый хәлләр кешенең үз хокукларын белмәүдән килеп чыга. Әгәр дә сез студент кыз хәленә очрасагыз, башта тынычланыгыз, үзегезнең һәр сүзегезне, гамәлләрегезне уйлап эшләгез. Нәрсәнедер белмәсәгез, туганнарыгыздан, танышларыгыздан киңәш сорарга оялмагыз. Кемнеңдер басымы аркасында, кирәкмәгән кәгазьләр, распискалар язмагыз, имзагызны куймагыз. Мәҗбүр иткән очракта да имзагызны паспорттагыча куймыйча, бәладән котыла аласыз, чөнки имзаны паспорттагыча куймау документны юридик яктан көчсез ясый.
Русия Конституциясендә гаепсезлек презумпциясе исемле төшенчә бар. Аның 49нчы маддәсендә болай язылган: «Һәр гаепләнүче, Федераль канун тәртибе буенча дәлилләнмичә һәм мәхкәмә тарафыннан гаепләү карары чыгарылганчы, гаепсез дип санала». Русиянең Җинаять-процессуаль кодексының 20нче маддәсендә: «Гаепләнүче үзенең гаепсезлеген дәлилләргә тиеш түгел» дип әйтелә.
Димәк, Ландыш Пазюковага алдан гаеп тагу урынсыз. Аның гаебен дәлилләү өчен, Ландыш Закирова полициягә «әйберләремне урлады» дип мөрәҗәгать итәргә тиеш иде.
Кызганыч, әмма дуслыкка шушы рәвешчә нокта куелган. Бу язмада беркемне дә гаеплисебез килми, укучыларыбыз үзе нәтиҗә ясар. Ә Хөкемдар бары Аллаһы Тәгалә. Һәркем җавап бирәчәк: кылган җинаяте өченме, нахак сүз өченме, аерма юк… Ике Ландыш хәзер бер-берсе турында ишетергә дә теләми. Бу уңайдан миңа күптәннән бирелгән бер акыллы киңәшне телгә аласым килә. «Әгәр дә яхшы дустыңны югалтасың килмәсә, аның белән бергә яшәмә. Барыбер нәрсә дә булса килеп чыгачак һәм сез мәңгегә дошманнар булып калачаксыз».
Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии