- 05.12.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №48 (5 декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Җинаятьчелек котырынган 90нчы елларда машиналарны тартып алу, йөкләрне талау, юлаучылардан акча кысу кебек юлбасарлык очраклары да гаять киң таралды. Эш шоферлардан ачыктан-ачык ясак җыеп йөрү, акча түләүчеләргә, имеш, тоткарлыксыз үтеп китәргә мөмкинлек бирүче «белешмә» язып бирүгә кадәр барып җитте. Шөкер, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш нәтиҗәсендә, юлларда бу мәхшәр бетте.
Ләкин юк-юк та, болгавыр еллар кайтавазы кебек, андый очраклар булгалап тора. Быел октябрь аенда полициягә чит өлкәләрдән килгән шоферлардан мөрәҗәгатьләр керә. Алар барысы да бертөрле сөйли. Рэкетирлар чит өлкә номерлары эленгән «Фура»ны сигнал биреп, юл читенә «кысып» туктата. Бу халык «Южная трасса» дип йөртә торган юлда, чынлыкта, Казан эчендә булганга, шоферлар аны-моны уйламыйча туктыйлар.
Калганы болгавыр еллардагы вак жуликлар ысулы буенча башкарыла: йөкне юк итү, машинага, үзенә зыян ясау белән өркетә-куркыта шофердан акча таләп итәләр, янәсе, тоткарлыксыз үтеп китәргә гарантия бирәләр. Әйтергә кирәк, артыгын сорамыйча, 1-1,2 мең сумга да риза булалар.
Әлбәттә, теге еллар «исе» килүче әлеге очракларга полициядә бик җитди карыйлар. Шоферлар күрсәтмәләре буенча фотороботлар ясала, җинаять эшләре анализлана. Аларның 14нче модель «Жигули»да йөрүче бер үк кешеләр явызлыгы икәне ачыклангач, җинаять эшләре берләштерелә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының 6нчы оператив-эзләү часте (элеккеге УБОП) оперативниклары мәшәкатеннән шикләнеп, юлбасарлар белән бәйләнешеп торырга теләмичә китеп барган «дальнобойщиклар» булуын да чамалыйлар, әлбәттә. Шуңа күрә «Южная трасса» яшерен контрольгә алына.
Мондый чакта кулланыла торган иске алымны да искә төшерергә туры килә, ягъни юлда рульдә опер утырган «дальняк»лар йөри. Әлбәттә, аларны спецназ егетләре күздән ычкындырмый. Ниһаять, төнге берләр тирәсендә Җиңү проспектындагы «Мега» сәүдә үзәге янында башка регион номерлары тагылган «КамАЗ»ны туктата тегеләр. 25-26 яшьләрендәге ике агайне һәм 32 яшьлек тагын бер җиңел кәсеп иясе килеп капканнарын сизми дә кала.
Җинаять эше өч маддә буенча кузгатыла. Чөнки алардан пистолет һәм наркотик матдә дә алына. Оперативниклар рэкетирларның кәсептәшләре дә бар дип фаразлый. Аларны ачыклау буенча һәм башка оператив тикшерү чаралары уздырыла. Ә юлларда шушындый ысул белән оештырылган һөҗүмгә дучар булган шоферларга Эчке эшләр министрлыгы каршындагы тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Наил ВАХИТОВ.
Болгавыр еллар кайтавазы ,
Комментарии