- 05.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №47 (1 декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
“Балалар, эч серегезне кешегә сөйләмәгез, утыз теш арасына кергән утыз адәмгә җәелер” – дия иде безгә әни. “Кешенең эчендә иярләгән атлар ята”, – дип тә өстәп куя иде. Моның шулай икәнлегенә Владимир белән очрашып сөйләшкәннән соң, тагын бер кат инандым…
25 яшьлек бу егет белән без Казанның Горький исемендәге ял паркында таныштык. Илереп өзгәләнүче тавыш килгән якка таба аякларым үзеннән-үзе атлады. Паркның ерактагы бер почмагында җиргә ятып, дөньясын онытып бәргәләнүче бу егет тирәсеннән ваемсыз гына узу мөмкин түгел иде. Башта янына барып, сүзне нәрсәдән башларга белми шактый гына аптырап тордым. Ә ул якын-тирәдәге манзарага бөтенләй игътибарсыз, аңа, күрәсең, бар да барыбер иде. Азрак тынычлана төшкәч, янында чит кеше барлыгын шәйләгән егет аптырап, югалып калды. Бераз шыңшуыннан тыелып торган арада, үзе яныннан китүемне үтенде. Каккан казыктай урынымнан кузгалмавымны күргәч, якындагы урындыкка сыенды. Мин дә аның янына барып чүгәләдем. Икебез дә шактый гына сүзсез утырганнан соң, егет үзе сүз башлады:
– Сезгә нәрсә кирәк? Китегез, зинһар, моннан… Яшисем килми бу дөньяда! Минем өчен тормыш тәмам…
– Чишеп була алмаслык проблемалар юк бу тормышта, энем. Мин сезгә әни тиешле кеше, бәлки, ярдәмем дә тияр. Кайчак якыныңа әйтә алмаганны читләргә сөйләп бушанасың. Монда ишеткәннәрне мәңгелек сер итеп сакларга сүз бирәм. Кыенсынмыйча бушат миңа йөрәгеңдәге авыр йөкне. Икенчедән, мин каләм иясе, әгәр ярдәм кирәк икән, кулымнан килгәнчә сиңа булышырга әзер.
– Журналист булгач, бөтенләй аралашмыйм сезнең белән! Берәр җиргә язып, болай да бәхетсез тормышымны тагын да караңгырак итәсем килми…
Егет белән ярты сәгатьләр тирәсе аралаштык. Дөресрәге, монолог булды ул. Үгет-нәсыйхәт, ялвару, аңлату, тынычландыру өчен, шактый тырышырга туры килде. Ахыр чиктә бераз дәшми торганнан соң, Владимир телгә килде:
– Язсагыз язарсыз шунда. Тик якыннарым, дусларым гына танырлык булмасын. Бәлки, тормышта мин кылган ялгышлар, тайпылулар, гөнаһларым кемнәрнедер үз юлында кыек адым ясаудан тыеп, тоткарлап калыр. Вакытында күреп, аңлап, ярдәм кулы сузардай кеше булса, бүгенге хәлем алай аянычка да калмас иде…
Владимирны тыңларга әзерләнеп, егеткә якынрак утырдым. Башымда ул сөйләячәк вакыйгаларның ниндиләрен генә әйләндермәдем: якыннарының берсе вакытсыз вафат булган, сөйгән яры ташлап киткән, зур суммада акча югалткан, торыр урыны юк. Чынлыкта исә эшләр мин фаразлаганнан да катлаулырак булып чыкты…
– Балачагым авылда, дәү әти һәм дәү әни янында иркенлектә узды. Әнием мәктәптә чит телләр укытты, әтием күмәк хуҗалык рәисе булып эшләде. Авыл мәктәбен гел “5”леләргә генә тәмамлап, Казан югары уку йортының берсендә студент булу бәхетенә ирештем. Икенче курста укыганда, дус егет белән Яр Чаллы шәһәренә кунакка кайттым. Кичен дискотекага барып рәхәтләнеп биедек, кызлар белән таныштык. Чибәркәйләргә ияреп, алар яшәгән тулай торакта шайтан “туен” дәвам иттердек. Биредә мин беренче тапкыр наркотиклар татып карадым. Ниндидер үлән иде ул. Шушы үләнне тартканнан соң, гел көләсе, шаркылдап торасы килә башлады. Күңел күтәрелде, тән, ничектер, җиңеләеп калды. Бераздан кызлар-егетләр парлашып бетеп, бүлмәләр буйлап таралышты. Мине дә бер Наташа эләктереп алды…
Казанга кайткач та, дустым Вадим гел теге үләнне табу хәстәрен күрде. Соңрак без көчлерәк наркотикларга күчтек. Вадим – бай гаилә баласы. Шуңа күрә ул акчага беркайчан да кытлык кичермәде. Акча булгач, янда кызлар өзелеп тормады. Шәраб, аракы, сыра елгалап акты. Өченче курс ахырында Вадимны утыртып куйдылар. Машинасында зур күләмдә героин тапканнар…
Ә мин, сусыз балык шикелле, елга ярында ялгызым калдым. Бу вакытта инде наркотикларсыз тора алмый башлаган идем. Теге “ломка” дигән зәхмәт вакытында әти-әнине бер мәртәбә кабул итәрлек наркотик бәрабәренә сатып җибәрерлек халәттә калган чаклар еш булды…
ТӘГӘРИ КИТТЕ ЯЗМЫШЛАР…
Бервакыт шулай аптыраганнан интернетта актарынып утырганда, наркотиклар хакында сөйләүчегә күзем төште. Кесәмдә җилләр уйнаса да, мин әлеге белдерү хуҗасыннан аларның бәясе хакында белештем. Сүз иярә сүз чыгып, әкренләп тормыш, көнкүреш, кызлар, клуб, аракы-тәмәке темаларына да күчтек. Ахыр чиктә, без Артем белән очрашырга сүз куештык. Башта кафеда сыра эчеп “кызгач”, Артемның өенә кайттык. Биредә ярты төнгә кадәр кәеф-сафа корганнан соң, йокларга җыендык. Мин чишенеп, ваннага юынырга керүгә, артымнан Артем да иярде. Менә шунда гына аның кемлеген аңладым. Егет “зәңгәр” булып чыкты. Ул бу хакта миңа ачыктан-ачык сөйләде. Әгәр мин аның белән гыйшыклы уйнарга риза булсам, наркотиклар белән даими бушлай тәэмин итәргә ышандырды. Алкоголь парларыннан шактый исергән булсам да, мин “егеткә” ризалыгымны бирмәдем.
Ваннадан чыккач, Артем миңа наркотиклар тәкъдим итте. Әлбәттә, әлеге вәхши колы булганга, мин бик теләп риза булдым… Иртән шәрә килеш Артем кочагында уяндым… Җаным-тәнем бөрешеп калгандай тойдым үземне. Гүя җанымны суырып алганнар…
Тулай торакка кайткач, чирканудан көне-төне косып чыктым. Өстемдәге, җанымдагы, күңелдәге керне юып төшерергә теләп, тәүлек буе ваннадан чыкмадым. Бераз тынычлангач, телефон номерымны үзгәрттем. Шул рәвешле “зәңгәр” хәшәрәттән котылдым дип уйладым… Ә теге коточкыч канэчкеч “ломка” дигән нәрсә үзәккә үткәч, Артемга яңадан шалтыраттым. Шулай итеп, үзем теләп, хәшәрәтләр рәтен тулыландырдым…
32 яшьлек Артем өйләнгән, баласы бар, юридик белемле хезмәткәр. Башкала предприятиеләренең берсендә җаваплы урында эшли. Хатыны белән шәһәр яны бистәләренең берсендә коттеджда яши, ә минем белән Мәскәү районындагы мондый кыңгыр эшләр өчен аерым булдырылган фатирда очраша. Шул рәвешле ярты ел тирәсе Артемның сөяркәсе булып яшәдем. Ә бер көнне ул минем белән соңгы тапкыр очрашуы хакында белдерде. Сәбәбен сорагач, яшереп тормады, башка “зәңгәр” мәхәббәт табуы хакында ирештерде…
Икенче көнне телефоныма чит номердан смс килеп төште:
– Исемем Олег, үземә “зәңгәр” пар эзлим. Миңа сезне Артем тәкъдим итте. Ул сезне бик мактады. Әйдә, очрашыйк әле, бер- беребезгә ошашсак, икәү яшәр идек…
Нинди хисләр кичерүем хакында сөйләп тормыйм, үзегез аңларсыз дип уйлыйм. Шул вакыт җир ярылса, шул тишеккә кереп качардай булдым. Бүтән төрле ысул тапмагач, мин шундук телефон номерын алыштырып куйдым. Башка мондый гөнаһлы, кыңгыр эшләр белән шөгыльләнмәм дип үз-үземә сүз бирдем. Эх, номер үзгәрткән шикелле җиңел генә тормышны да уңай, яхшы якка борып җибәреп булса икән ул…
АВЫЗЫҢ КЫЕК БУЛСА, КӨЗГЕГӘ ҮПКӘЛӘМӘ…
Эч пошкан вакытларда интернетта аралашырга яратам. Кыйналган җаныма үзенә күрә бер дәва ул. Чираттагы “ломка” вакытында ирләр сайтына кереп, үзем игълан бирдем:
– Мин – актив “зәңгәр”. Хезмәтләрем түләүле. Әгәр юл чыгымнарын күтәрсәгез, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сезнең карамакта була алам.
Биш минуттан минем “бит” очрашырга чакырып язылган хатларга күмелде! Кемнәр генә юк монда: 19дан алып, иллене тутырганнарга кадәр бар. Шулар арасында мондый эчтәлеклесен сайлап алдым:
– Миңа кырык бер яшь. Үземнән ике мәртәбә яшьрәк егет белән яшим. Икебез өчен актив егет эзлибез. Күрсәткән хезмәтләрең өчен түләргә әзербез. Юл чыгымнарын да үз өстебезгә алабыз.
Бераз язышканнан соң, мин төн уртасында “зәңгәр” мәхәббәт эзләп чыгып киттем. Башка мондый кыек юлга басмам дип сүз биргән шакшы зат наркотиклар хакына бу юлы акчага сатылды. Тәнемне генә түгел, җан-бәгыремне дә акчага алыштырдым…
“Кунакта” сыра, аракы, шәраб елга булып акты. Ике айгыр миннән төне буе рәхәтләнеп файдаланды. Музыкасы кемнеке – шуның җырын җырлыйсың.
Ә иртән үземнең кабахәт җан булуымны аңлаудан җаным куырылды. Тик аннан ни файда…
ЭХ, БУ ТОРМЫШ…
Быелның маенда мин кинәт кенә сырхауладым. Температурам атнадан артык 40 билгесендә тукталып торды. Әлеге күрсәткечне түбәнәйтергә тырышып эчкән көчле даруларның, антибиотикларның да файдасы тимәде. Табиблар да авыруның төрен билгели алмый интекте. Шул рәвешле температурам бер төшеп, бер югары күтәрелеп, ай буе мине илертте. Соңгы арада тәнемдәге лимфа-төерләрнең бүртүе дә җаныма шом өстәгәнлектән, мин СПИД үзәгенә барып, аноним рәвештә канымны тикшереп карарга булдым. Өч көннән соң шуның нәтиҗәләрен белешергә яңадан үзәккә киттем. Шул вакытта ашаудан калдым, көне-төне ятакта аунадым. Сәгать саен үлеп терелдем. Үлдем, яңадан терелдем, үлдем – терелдем. Үлдем…
…Каннарында үзгәреш юклар регистратурадан авызлары ерылып, бәхеттән шашар дәрәҗәгә җитеп, шатлана-сикеренә урамга атыла. Ә миңа чират җиткәч, бераз көтеп торырга куштылар. Кайдандыр килеп чыккан шәфкать туташы мине бер кабинетка алып кереп утыртты. Тынычландырырга теләп, бераз үгетләп алгач, анкета тутырырга тотынды. Исем-фамилияне дә, башка күрсәткечләр хакында да сөйләргә туры килде. Сораулар шактый иде. Интим мәсьәләләргә күчкәч, башта нәрсә әйтергә белмәдем. Үземнең “зәңгәр”ләр белән йоклап йөрүем хакында сөйләп тормам ич инде. Шуның өчен ялганларга туры килде. Табибка моннан бер ел элек чит илдән килгән кызый белән йоклавым хакында уйдырма сөйләргә туры килде. Ә табиб минем интим багланышлар хакында төпченде дә төпченде. Курка калдым, әгәр мин үзем белән йоклап йөргән “егетләр” хакында сөйләсәм, аларны да тикшерү узарга мәҗбүр итәчәкләр дип уйладым. Авыруны кем иярткәнен дәлилләп кара инде син аннары. Мин аралашкан “егетләр” арасында теләсә нәрсәгә сәләтле наркоманнар да, утырып чыкканнар да булды…
Табиб миңа яңадан кан тапшырырга боерып, бер атнадан килергә кушты. Бүген аның белән очрашуда булдым: дер калтырап көткән диагноз расланды. Мин авыру, санаулы гомерләрне исәпләп яшәүдән ни файда?! Ә бит мин нинди бәхетле идем. Быел укуымны тәмамлап, яхшы эшкә урнашырмын дип хыялландым. Өйләнеп, тормыш корып, балалар үстерермен дип уйладым…
Табиб бүлмәсеннән чыгуга, башта бөтен дөньяга үч итеп, кызлар белән йоклап йөрергә дигән план кордым. Аннары шприцка тутырган канымны төнлә белән узган-барганга кадап йөрермен дигән фикер дә килде башыма. Теге “зәңгәр”ләр дөньясыннан үч алу теләге дә туды…
Бирегә, паркка килгәч, минем белән йоклап йөргән кызларны бер-бер артлы күз алдыннан уздырдым. Ул бичаралар, мескен җаннар үз халәтләре хакында хәбәрдар микән?!
Алда минем өчен бары тик караңгылык, өзелгән өметләр, тәмугка тиң тормыш. Минем өчен яшәү мәгънәсез.
Егетне бүлдерергә дә, сораулар биреп изаларга да базмадым. Сөйләп бетергәч, ул торып парктан чыгу юлына таба кузгалды. Мин бөрешеп, кадаклагандай урындыгыма утырып калдым…
Аңыма килгәч, Вишневский урамындагы СПИД үзәген эзләп киттем. Анда күргәннәрем турында газетабызның киләсе санында сөйләрмен.
Мәдинә НУРУЛЛА
Комментарии