Рәхмәт әйтеп агуланабыз

Илтифатлы сәүдәгәрләр сатып алучыга рәхмәт әйтә хәзер. Әйтми ни! Аннан башка яши алмый бит ул. Ә менә итәк астыннан шикле хәмер сатучыларның үзләренә рәхмәт укыйлар икән. Ничек укымасыннар ди! Кибеттә 100 сум торган шешәне 50 тәңкәдән бирә бит ул.

Әлеге экономиянең “файдасы” бар инде. Әйтик, быел Татарстанда начар алкоголь белән агуланган кешеләр саны 1 меңгә якынлашып, үлеп китүчеләр йөздән арткан икән. Ул бичаралар да аракыны рәхмәт укый-укый алды микән?

Гомумән алганда, республиканың эчке эшләр органнары “төнлә туган” хәмер сәүдәгәрләрен фаш итү буенча шактый актив эшли. Хәтта чит өлкәләрдә арзанлы, ләкин казалы эчемлек ташучылар безнең чикне үтеп чыгарга шүрлиләр. Шуңа күрә алып-сатарларга хәвефле товар тапшыру һәм исәп-хисап ясау урыны итеп күрше төбәкләрне сайлыйлар икән. Ләкин бу Самара, Ульяновск, Киров якларыннан килүче ялган аракы ташкынын киметсә дә, туктата алмый. Чөнки бездә әлеге “продукция”гә сорау зур. Шуңа күрә я үзебезнең “эшмәкәрләр” барып ала, кай-ара дә үтеп керә.

Аерым очракларда чит өлкәдән техник спирт яисә шуннан бутап ясалган сыеклык төялгән олауны икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары “тартып” китерә. Чөнки чишмәнең кайда ургуын белгәч тә, аны корыту өчен хуҗаларны җинаять өстендә эләктерергә кирәк бит әле. Моның өчен “контроль сатып” алу яисә “оператив эксперимент” дип аталучы чараны башкарып чыгарга кирәк. Ике төрле аталса да, аның асылы сәүдәгәргә тамгалы акча “төртеп” продукция “сатып” алуга кайтып кала.

Монда эшнең уңышын, башлыча, юньсез алкогольле эчемлек сәүдәсе белән шөгыльләнүче эшкуар ролен башкаручы “опер”ның осталыгы хәл итә. Төрле хәлләр була икән. Балык Бистәсе эчке эшләр бүлеге оперативнигы Ульяновск ягы кешеләре ышанычын яулап алып, хәтта Каманың уң ярындагы Саескан Тавы авылына кадәр алып килеп җиткергән. Үз районы җирлегенә кергәч, тегеләр белән алыш-бирешне ясаган ясавын. Ләкин әлеге чараны документлаштыруда катнаша алмаган. Чөнки тегеләр арасында “үз кеше”гә әйләнәм дип тырыша торгач, бөтенләй исереп беткән. Әлбәттә, Ульян эшмәкәрләре үз продукцияләре белән сыйланмый икән.

Лениногорск оперативниклары Самара өлкәсеннән бер алып-сатарны үз районнарындагы Иваново авылына “тартып” чыгаралар. Ләкин 900 “ярты” төялгән “Газель”ны өч участковый озата килгән булып чыга. Аларның берсе аракы хуҗасының әтисе икән әле. Шуңа күрә Самара участковыйлары белән безнең оперативниклар арасында бик хәтәр ызгыш чыга. Ярый әле, форма киеменнән булмыйлар. Юкса, милиционерлар тарткалашканны күреп җирле халык хәйран калыр иде. Анысы бер хәл, күрше өлкә милиционерларын тоткарлап, Лениногорск эчке эшләр бүлегенә алып кайтырга да туры килә.

Алкогольнең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча Чаллыдагы бүлеге хезмәткәрләре Самара өлкәсендә Кошкин авылында яшәүче Игорь К.ның безнең республикага шикле хәмер озатып ятуын ачыклый. Ләкин оперативникка аның ышанычын яулап алу өчен шактый тырышырга туры килә. Чөнки теге белмәгән кешеләр белән эш итәргә теләми. Шуңа күрә алдан тегенең белгән кешеләре белән танышып, дуслашып китү җаен табалар. Игорь К. бары тик дуслары белән киңәшкәч кенә товар җибәрергә була.

Ләкин “эшмәкәр” дә җүләр түгел. Тикшермичә-нитмичә зур күләмдә продукция алырга теләми. Алдан бер әрҗә, ягъни 20 шешә генә алып тора. Сыйфатын тикшерергә кирәк бит. Ә сыйфатны исә Идел-Кама суд-медицина экспертизасы үткәрә һәм сыеклыктагы агулы матдәләр нормадан берничә тапкыр артык икәнен күрсәтә. Моның өстенә шешәсенә 40 градус дип язылган хәмер 32 градуслы гына булып чыга.

Әлбәттә, шуннан да әйбәткә өметләнү дә дөрес булмас иде. “Эшмәкәр” бер яртыны нибарысы 22 тәңкәдән җибәрә. 50дән сатканда да, 28 сум янга кала. Шуңа күрә барлыгы 53 мең сум торучы 2400 шешә аракы “алырга” булалар. Газельны үзебезнең Нурлат якларына алып чыгасы гына кала. Оперативниклар ни өчен аларны чикнең бу ягына “өстерәп” азаплануы аңлашыла булыр. Әгәр тегеләрне үз төбәкләрендә тоткарласаң, материалны тикшерү өчен шундагы милициядә калдырырга туры киләчәк. Чөнки хокук бозу очрагы шул территориядә кылынган бит. Бу инде эш ахырына кадәр эшләнеп бетмәде дигән сүз.

Бу юлы ул җиренә җиткереп башкарыла. Игорь К. “Усадская хлебная”, “Хлебосольная чаша”, “Пшеничная” һәм башка шундый төрледән-төрле кәгазьләр ябыштырылган шешәләрен төяп Нурлатка кадәр килеп җитә. Аңа алдан ук номерлары язып алынган 53 меңне бирәләр. Алыш-биреш ясалгач, ошбу гамәлнең контроль сатып алу икәне игълан ителә.

Бюджет керемнәренең шактый өлеше алкогольдән килүе сер түгел. Димәк, эчүчеләр казнаны тулыландыруга ярдәм итә булып чыга. Ә инде алар техник спирт белән су катнашмасын алып эчә икән, аерым кешеләрне баета дигән сүз. Сәламәтлекләренә зарар китерү генә түгел, тормышын куркыныч астына да куя, өстәвенә рәхмәт тә әйтә әле.

Наил ВАХИТОВ,

Баулы-Әлмәт–Нурлат.

Жуликларның була төрлесе

Фатир басучы, кесәгә керүче, ат карагы, куучы, казна талаучы… Урысча домушник, карманник, конокрад, угонщик, казнокрад дигән төгәл һәм кыска атамалары булган ошбу мөртәтләр угрылар кавеменең кайбер вәкилләре генә әле. Ошбу хилаф кәсеп ияләренең “белгечлекләре” биниһая ишле булганга, барысын да барлап чыгып булмастыр. Шул сәбәпле, аларның кайберләренең эш итү ысулының асылына тукталып үтү белән чикләник.

Эш шунда ки, һәр угрының яисә төркемнең үз алымы була, ягъни мәсәлән, алар бер үк әйберне үзенчә чәлдерә. Мисал өчен, соңгы елларда чынлап торып бәлагә әверелгән нефть һәм бензин, солярка ише нефть продуктларын урлауны алыйк. Берәүләр аны җир астындагы торбалы үткәргечне эзләп табып, казып төшеп, кан тамырына кадалган талпан кебек тишеп кереп агыза. Бусы соңгы елларда килеп чыккан “алдынгы”, ләкин хезмәтле вә хәвефле ысул. Чөнки коточкыч зур басым белән нефть кудыручы торбага “кадалу” хәтәр булу өстенә, милициягә эләгү куркынычы зур.

Шуңа күрә жуликларның икенче төре күзгә күренеп торганны чәлдерүне кулай күрә. Болары да тапкырлыкта калышмыйча, заманча алымнар куллана. “Үрнәк” итеп “Татнефть АЗС-центр” җәмгыятенең Әлмәт филиалында шөгыльләнгән шайка тәҗрибәсен китерик һәм аңлаешлы булсын өчен быел 15 июльдә булган мисалга тукталыйк.

…Капкадан “Графит-ТК” фирмасының МАЗ автоцистернасы килеп керә. 1,5 тонна Н-80 маркалы бензин алырга дигән кәгазьләр мастер М.Шәкүровка тапшырыла, ул алыш-бирешкә кагылышлы документларны тутырып, директорның сату буенча урынбасары Д.Сагатовка кул куйдыра, оператор Т.Сөләйманова бензинны машинага агыза. Капкада торучы каравылчылар автоцистерна капкачын ачып карый, накладнойдагы саннар һәм имзаларны тикшерә дә, шофер А.Кузнецовка хәерле юл теләп кала.

Шулай итеп, Н-80 бензинының чираттагы партиясе 16 сум 35 тиеннән кулланучыга озатыла. Аның артыннан башка бензовозлар да шул ук тәртиптә тутырылып, үз юллары белән китеп бара. Барысы да инструкция буенча эшләнә. Әмма саннарда җитмәүчелек булуы ачыклана. Ул каян килгән, ягъни ягулык кая киткән дигән сорау туа. Ошбу сорау директор урынбасары Сагатов, мастер Шәкүров белән оператор Сөләймановага да тынгы бирми, каравылда торган хатын-кызларны әйткән дә юк.

Ярый әле мондый чакта гозер ирештерү өчен милициядә икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге бар. Ошбу хәбәр аның җитәкчесе Сергей Сураевта кызыксыну уятмый калмый. Ашыкмый-кабаланмый һәм астыртын гына оператив чаралар үткәрелә башлый. Өч көн дигәндә оперлар бернинди икеләнүсез биш кеше җитәкләп кайтып керә. Алар арасында фамилияләре өстә телгә алынган дүрт шәхестән тыш, “Графит-ТК” фирмасы директоры В.Дмитриев та була.

Бактың исә, оператив хезмәткәрләр аларны җылы килеш, ягъни мәсәлән, җинаять өстендә каптырганнар икән. Урлау ысулының асылы бик гади булып чыга. “Графит-ТК”дан килгән МАЗга документларда күрсәтелгән 1,5 тонна урынына 5,5 тонна ягулык салына. Икенче төрле итеп фикер йөрткәндә, 4 тонна бензин акча түләмичә алына, димәк ки, урланыла. Төпченә торгач, кара алтынны кәгазь акчага әйләндерү алымы да ачыклана. “Графит-ТК” ширкәте чәлдерелгән бензинны шәһәр предприятиеләренә сата, акчаның 70 процентын замдиректор Сагатовка бирә. Анысы, җитәкче кеше булгач, кул астындагы хезмәткәрләр турында да кайгыртып, Шәкүров белән Сөләймановага да өлеш чыгара.

Оперлар әлеге угрылар төркемен 57355 сумлык бензин төягәч эләктерә. Ләкин урманга кергән саен утын күбәя дигәндәй, тикшерә торгач, тагын биш шундый “сул” рейс ачыклана. Әле бу шуның белән шул дигәнне аңлатмый. Оператив чаралар дәвам иттерелә. Теге бишлектәге бары тик бер гүзәл зат кына кул куйдырып иреккә чыгарыла. Ир-атлар дүртесе тиң изоляторга ябыла. Чәлдерелгән бензин төялгән машина да “кулга алынып”, штрафлы стоянкага куела, хәтта.

Җир казып мәшәкатьләнмичә генә гадәти ысул белән чәлдерүнең тагын бер мисалына тукталыйк. “Баулынефть” идарәсенең технологик транспорт идарәсе (УТТ) шоферлары И.Гыйниятуллин белән Н.Мостафин нефтьне скважинадан түгел, кире скважинага ташу белән мәшгуль. Беренче карашка сәер бу. Алдан нефтьне чыгаралар, аннары илтеп, шул торбага бушаталар.

Ләкин нефтьчеләр әрәм-шәрәм итүгә охшаш әлеге технологик чараны кулланырга мәҗбүр икән. Шулай иткәндә, аста басым күтәрелеп, нефтьне өскә куа да, аны чыгару бермә-бер арта ди.

Әлеге эшнең уңай яклары тагын бар. Әйтик, җир астына кире кайткан нефтьне үлчәп торучы юк. Әлеге йөкләнгән шоферларны да күзәтеп бетереп булмый. Моның өстенә, янәшәдәге Оренбур өлкәсе бурлары ошбу янучан сыеклыкны сорап кына тора. Мондый кулай шартлардан файдаланмыйча, шул кадәр байлыкны җир тишегенә агызып булмый бит инде.

Ошбу фикергә килгән Мостафин белән Гыйниятуллин “Баулынефть” идарәсеннән КамАЗ бензовозларын мөлдерәмә тутырып чыгалар да Оренбур чигендәге “4685-р” номерлы скважинага таба юл алалар. Барып җиткәч, шлангларны алып, 6 куб метр күләмендәге нефтьне скважинага агызгандай кыланалар. Әлбәттә ки, бусы күз буу өчен эшләнә. Чынлыкта, җир куенына бер тамчы да таммый. Чөнки аларны урманда Оренбур якларыннан килгән тагылма арбалы КамАЗ көтеп тора.

Шушы гади ысул белән күрше өлкәдән килгән кунакларга 18 тонна чи нефть сатыла. Төнлә белән авыр йөк төялгән КамАЗ агачлыктан Баулы-Фоминовка юлына чыгып, Оренбур ягына юнәлә. Ләкин Удмурт Ташлысы авылына җиткәч, аны нефть объектларын саклау милициясе туктата. Шофер М.Бариев һәм аның ике пассажиры йөкнең каян килгәнен аңлатып та, документлар белән раслап та бирә алмыйлар. Иелгән башны кылыч кисми дип, гаепне танырга гына кала.

Ләкин бөтенләй үк җәзасыз калмас инде ул. Төркем белән урлау очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. Ярый әле чи нефтьнең бәясе бензинныкы кебек кыйммәт түгел, шулай да китерелгән матди зыян 160 мең сум дип табыла. Гади ысул белән урлаучы жуликларның ошбу төркеменең хәле катлауланып китә. Ни дәрәҗәдә икәне суд карарыннан соң мәгълүм булыр.

Комментарии