Куркыныч фельдшер?

Куркыныч фельдшер?

Редакциягә Югары Ослан районының авылында яшәүче бер ханым килеп, төрле елларда, төрле инстанцияләргә язылган зар хатларын, шикаятьләрне калдырып чыгып китте.
– Үзегез шуннан укып барысын да аңларсыз. Шикаять язулар берничә ел элек башланды. Әле күптән түгел генә тагын бер шикаять язып, янына берничә ел элек язылганын да беркеткән идек: «Монда имза куйган кешеләрнең кайберләре инде вафат, шикаятегез ялган», – диделәр. Юкса, элекке елларда язылган фактларның хәзергәчә яшәвен күрсәтеп, аларның тикшерү белән килмәвенә ишарә итеп язылган шикаять иде ул, – диде бу ханым.
Чыннан да, әлеге шикаятьләрне укысаң, чәчең үрә тора: ак халатлы фельдшерга авыл халкы мөрәҗәгать итәргә дә куркып, ул кермәсен дип капка бикләп яши икән.
БАРЛЫ-ЮКЛЫ ТАБИБӘ
«2008 елдан бирле, авылыбыз фельдшеры Әлфия Гыймадиевадан зарланып без кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек. Югары Ослан баш табибы, Сәламәтлек саклау министрлыгына да яздык, тик нәтиҗәсе булмады. Ә.Гыймадиева чакырсаң, килми, эш урынында булмый, үз хезмәтләре өчен түләү таләп итә һ.б. Инде дүрт мәртәбә авыл кешеләре җыен ясап аның эшенә карата үз зарын белдерде. Аның тарафыннан медицина ярдәме бары тик ничектер рәхмәтләгән кешеләргә генә яисә ниндидер астыртын максатлардан чыгып башкарыла. Авыл кешеләре бер-берсенә беренче медицина ярдәме күрсәтергә яки Шеланга авылындагы табибка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.
Җыеннардан соң Әлфия Гыймадиева аңа шикаять язган кешеләрнең өйләре буйлап йөргән, янаган, табиб булып эшләгән кешегә кемнәндер үч алуның бик җиңел булуын «аңлаткан». Кайбер аңлатулар янауда гына тукталып калмыйча, физик көч куллануга кадәр барып җиткән. Мәсәлән, 70 яшьлек Мәкмүнә апа Вәлиуллина йортына килеп, ул аны муеныннан эләктереп алган һәм буа башлаган. Куркудан Мәкмүнә апаның хәтта аяклары йөрмәс хәлгә килгән. Аңа ярдәмгә Шеланга табибын чакырырга мәҗбүр булганнар.
Медицина ярдәме тиешенчә күрсәтелмәү аркасында, кешеләрнең тилмереп үлү очраклары да бар. Ләкин ничек эшләгән булса, шулай эшләвен дәвам итә.
Ул хәтта үз абыйсына да шәхси үпкә, үч, ачу аркасында медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарткан. Гыймадиевага күршеләре ялвара башлагач кына, ул барып аңа укол ясаган һәм ир шуннан соң вафат булган».
Болар – шикаятьтә язылганның бер кечкенә өлеше генә. Беренчедән, мондый фельдшер булуына күңел ышанмаса, икенчедән, андый «профессионалның» ни рәвешле әлегәчә шул вазифада утыруына аңлатма бөтенләй табып булмый. Бәлки, бу аңа яла ягудыр? Бәлки, эшләр алай ук начар түгелдер? Шундый якты уйлар белән Кызыл Байрак авылына чыгып киттек.
«ИЛЬЯСЛАР ТАБИБЫ»
Ни кызганыч, шикаятьтә язылганнар артыгы белән расланды. Тик моның өчен бикле капкаларны озак шакырга, исемегезне язмыйм, дөресен генә сөйләгез, дип авыл кешеләренә шактый ялынырга туры килде.
Тыл ветераны, II группа инвалид булган Саймә апа Галиуллина 2000 елда янбаш сөяген сындырган икән. Кан басымы да бик югары. Фельдшер гына чакыруларга игътибар итми, килеп тә карамый. Бу әбидә пневмония булган чакта да Шеланга авылыннан табиб Марат Исламовичны чакырганнар, ул аңа уколлар билгеләгән. Тик фельдшер килеп укол ясамаган. Гомумән, авылда укол ясаучы китапханәче хатын хакында бик мактап сөйләделәр. «Ярый әле безнең Рафиләбез бар да, Марат Исламович исән булсын», – ди алар.
2010 елның август аенда Әлфия Шәрәфиевада гипертония өянәге башлангач та фельдшердан ярдәм булмый.
Кыш көне кар күп булу аркасында фельдшерның бөтенләй эшкә йөрмәвен (ераграк яши икән, ә юл начар), җәй көне ике ай буе ялда булуын хәбәр иттеләр.
«Ул бит аяк тибеп куркыта. Сезнең башыгызга җитәргә бер таблетка җитә дип әйтә, мин аны өемә дә кертмим бүтән», – диючене дә очратырга туры килде монда.
Авылда бу фельдшерны «Ильяслар табибы» дип йөртәләр. Кайчандыр ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары булып эшләгән Нияз Ильяс улы Галиуллин чыгышы белән шушы авылдан икән. Ә фельдшер көн саен диярлек аларның йортына барып, Ильяс әфәндегә кирәкле уколлар ясый, һәрдаим аны күзәтү астында тота. Күрәсең, шуның аркасында авыл кешесенә вакыты да калмыйдыр. Нәкъ менә шул кешене өстенлекле рәвештә тәрбияләгән өчен әлеге фельдшер күпме шикаятьләрдән соң да үз урынында кала бирә һәм авыл кешеләрен санга сукмавы, мин әле монда үлгәнче эшлим дип йөрүе, беркемнән курыкмавы да нәкъ менә шул гаиләгә якын торуында дип исәпли авыл халкы. Әгәр аерым бер кешеләрне генә карый икән, ни өчен ул бюджет хисабыннан хезмәт хакы алып ята? Ни өчен аңа шул кешеләр акча түләми?
Онкологик авыру булган Мәкмүнә апаның ире Рүдәл абыйга морфий кадамавы аркасында, аның диварга менәрдәй булып тилмерүен, авыртуга чыдый алмый азаплануын, ярсып кычкыруын, газапланып үлүен авыл кешеләре сөйләгәндә, үземнең дә йөрәк өзелеп төшкәндәй булды. Тик аның хатыны Мәкмүнә апа гына мине капкасыннан уздырмау өчен җан тартышты. Медпункт каршында гына яшәүче бу апа фельдшердан бик куркуын, аның теләсә кайсы минутта кереп үтереп чыгарга мөмкин булуын әйтеп, нәрсә дә булса сөйләүдән баш тартты. «Шикаятьләр яза торгач, менә март аеннан эшкә килгәли бугай инде, тәрәзәмнән күренә», – дип, хәтта табибны яклагандай итте әле ул соңыннан. Шулай да, халыкның курку тулы күзләрен күреп, мәҗбүри булса да кешеләрне сөйләштереп, җитәрлек мәгълүмат тупладым һәм фельдшерның бу вазифаны биләргә хокукы юклыгына тәмам инандым.
БЕР «ЖАЛОБАМ» ДА ЮК?!
– 16 майда гына Сәламәтлек саклау министрлыгыннан килеп тикшерделәр бит әле. Алар шикаятьнең хаксыз язылуын раслады, авыл халкы да анда язылган сүзләрнең дөрес түгеллеген әйтте. Вакытында киләм, эшләргә тиешле эшемне эшлим, бөтен әйберем тәртиптә. 110 кеше бар монда пропискада, барысын да беләм, чакырган кешегә барам, ярдәм итәм, – диде Әлфия ханым газетадан килүемне белгәч.
– Дачниклар да бик күп монда. Биредә 31 ел эшләдем, июльдән 32нче елга китте менә. Бер генә шикаять тә юк. Менә минем «Книга предложений и жалоб», карагыз әле.
Бит саннары куелмаган, таралган, чәчелгән кәгазьләрдән торучы бу «дәфтәргә» исем китте. 32 еллык хезмәт дәвамында рәхмәтләр белән шыплап тутырылган берничә бит язу, миңа калса, бер дә күп түгел. Фельдшер ханым үзе әйткәнчә, көненә 15ләп кешегә кереп хәлләрен белеп чыкса да, ул рәхмәтләр моның кадәр генә булмас иде – иманым камил.
66 яшьлек хатын үзенең күз буенча түгел, ә нәкъ менә гомуми авырулар белән инвалид булуын да җиткерде. Кызык, ә миндә Әлфия Гыймадиеваның нәкъ менә күз буенча икенче төркем инвалид булуын раслаучы документ күчермәсе бар. Кояш күзлегеннән башка күзлек кимәгән хатынга бу документ каян килгәндер, анысы миңа караңгы.
– Әйтерсең мин ниндидер бер җинаятьче, – диде ул. Мине бик җитди, компетентный комиссия тикшерде. Өйләргә йөрде. Төрле мактаулы исемнәрем, рәхмәт хатларым да күп. Мин бүген үк эштән китәр идем дә, урыныма куярга кеше юк. Монда барыбер кышын 60лап кеше каладыр инде, калганнары яз-көзгә генә кайта.
Әлфия Гыймадиева мине үзенә ияртеп төрле кешеләргә алып китте. Фикер сорашабыз, имеш. Кайберләренә алдан шалтыратып кисәтергә дә онытмады. Матрос-кассир Татьяна Курамшина Әлфия апаның ике ел элек бер егетне елан тешләгәннән соң үлемнән коткарып калуын да, әле күптән түгел генә Ксюша исемле кызда үпкә кабаруын ачыклап дәвалавын да сөйләде. Рәшит Хәсәнов әнисе авырганда аның даими рәвештә укол салырга керүен әйтте.
Зөлхәбирә апа фельдшерны көнаралаш чакыруын, укол ясатуын җиткерде. Кирәкле даруларны гына табиб булып эшләүче кызы кайтара икән. «Хәтта мәетләрне дә юып күмә ул хатын, үлеп китсәк тә, бөтен өмет анда», – диде ул. Тимерхан Мөхәммәтгалиев ике инфаркт кичереп исән калуын, ике очракта да аннан ярдәм күрүен сөйләп сөендерсә, Тәскирә апа хөкүмәтне сүгеп елый башлады. Дарулар кыйммәтләнүгә, пенсия акчасы җитмәүгә басым ясады.
– Марат Исламовичны сез дә чакырасызмы соң?
– Әй ул бигрәк киң холыклы, җайлы кеше инде. Тәмле теле, җылы сүзе белән дә дәвалый ул. Чакырабыз кайчак… Үз фельдшерыбыз ялда булса…
Тагын берничә кеше фельдшерны мактап телгә алды. Һәркайсының телендә бер сүз булды: «Нәрсә, тагын Әлфияне тикшерәсезмени? Кайчан бетәр бу, ә?» Күрәсең, Әлфия апа инде уңай фикер артыннан бер мине генә бу йортларның капка төбенә алып килми…
Әлфия апа шушы авылда яшәүче бер хатынның еш кына шикаятьләр язуын әйтеп, аның психик авыру булуы турында хәбәр итте. Тик аның үз сүзен дәлилләрлек документлары гына юк иде.
– Нәселдән килүче әйбер ул, аның ике апасы шундый авыру, әтиләре дә шундый иде, – дип кенә акланды.
Бу сүзләрне белемле, адекват табиб әйтә аладыр дип уйламыйм. Әгәр ул кешенең исемен дә биредә язсам, фельдшер ханымны судка бирергә, үз сүзләре өчен җавап бирергә мәҗбүр итәргә дә булыр иде. Сүзегезне үлчәп сөйләгез, хөрмәтлеләрем.
ЯҢА ЕЛГА КАДӘР ТҮЗЕГЕЗ
Югары Ослан районы больницасы баш табибы урынбасары Резеда Миргалим кызы Климовна үзе үк мине телефон аша «эзләп тапты». Фельдшер ярдәме белән, әлбәттә. Күрәсең, аларны «подружкалар» дип атаганда авыл халкы ялгышмаган. Шунда ук хәбәрләштеләр, шул арада урынбасар хатын минем белән аралашып алырга теләк белдерде. Хәер, район үзәгенә болай да кереп чыгармын, баш табибны күреп сөйләшермен дигән идем… Азапланып йөрүнең кирәге дә калмады. Баш табиб урынбасары бар сорауларга да җавап тапты шикелле. Шул минутта фельдшер да кырыемда сагалап, үз аңлатмаларын кыстырырга онытмады.
– Әйдәгез кешенең яшенә бәйләнмик, бездә пенсионерлар эшләмәскә тиеш дигән закон юк, – диде Резеда ханым беренче сүз итеп. – Ул авылда фельдшердан канәгать булмаган ике-өч кеше яши, шулар шикаять язып ята. Аларның фельдшерга шәхси үчләре бар. Җир бүлешә алмаганнармы шунда… Аның буенча судлашып та йөрделәр әле.
– Миңа килеп зарланган кешеләр судлашмаган, бөтенләй башка кешеләр һәм мин бу тарихны беләм инде.
– Сезгә зарланучыларның дус-туганнары булырга мөмкин. Без авыл җыеннарында катнаштык, зарланучыларга караганда, фельдшерның эшеннән канәгать булучылар күбрәк.
– Шикаятьләр язылган саен гел бер тикшерүче, ягъни сез киләсез икән диделәр шул…
– Менә әле күптән түгел генә баш табиб та анда булып китте. Дөресен генә әйткәндә, Әлфия Гыймадиева эштән китү турында гариза язган иде. Декабрь ахыры-гыйнвар башына кадәр генә эшләп торуын үзебез сорадык. Анда куярдай башка кеше юк. Декреттан Света исемле хатын чыгарга тиеш, без аның белән сөйләштек.
– Фельдшерның телефон номерын да белмиләр монда, авыл буйлап йөреп, ничәмә кешедә булып, номерын көчкә эзләп таптым.
– Барысында да бар. Килгәч, үзем тикшергән идем. Булмаса, өенә шалтыратсыннар.
– Авыл халкы барыбер һәрдаим Марат Исламовичка шалтырата икән. Нишләп аны гына бирегә билгеләмисез?
– Ул гомуми практика табибы һәм без аңа берничә авылны билгеләдек. Бу авылда да атнага бер булса да булгалый ул. Авыр хәлле авырулар янына килә.
Кыскасы, җәмәгать, яңа елга кадәр генә чыдыйсыгыз калды. Бу ярты елның ике аен ул әле барыбер ял итеп уздырачак һәм сез тагын яраткан табибыгыз Марат Исламович кулына калачаксыз. Ә калган айларда чирләргә язмасын дип теләгез һәм Марат Исламовичны догадан калдырмагыз.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Югары Ослан-Кызыл Байрак-Казан.Куркыныч фельдшер? , 2.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии