Маньякка – 24 ел колония

Маньякка – 24 ел колония

Әгерҗедә ел башында булган вәхшилек бөтен Татарстанны тетрәндерде. 6 гыйнвар көнне икенче сыйныфта укучы кызчык мәктәптән өенә кайтып китә һәм юк була. Бер тәүлек дигәндә аның үле гәүдәсе табыла, 20 көннән соң милиция 24 яшьлек Рамил Солтановны тоткарлый, ул гаебен танып, күрсәтмәләр бирә башлый. Ниһаять, 30 июньдә Татарстан Югары суды әлеге шаукымлы җинаять эшенә нокта куйды.

…Баланың югалуы турында хәбәр Әгерҗе эчке эшләр бүлегенә төн уртасында гына килә. Чөнки берүзе өч бала үстерүче әни кеше алдан кызы әбисе янына киткән, дип уйлый, анда юк икәнлеген белгәч, үзлегеннән эзләргә керешә. Ана күңеле яхшыга өметләнә. Милиция баланы кичекмәстән эзли башлый, ләкин төнге чаралар нәтиҗә бирми. Өметләр икенче көнне сәгать көндезге 3тә өзелә.

Милиция хезмәткәрләренә чын мәгънәсендә узган кышның тирән карын актарырга туры килә. Бигрәк тә мәктәп белән тимер юл станциясе тирәсендәге күп балалы гаилә яшәгән йорт арасы җентекләп тикшерелә. Чылбыр рәвешендә тезелгән милиционерлар Ижау тимер юлының Әгерҗедәге базасына да керәләр һәм катыргы тартма, агач әрҗә кебек чүп-чар тутырылган ташландык сарайда тетрәндергеч табылдыкка юлыгалар.

Баланың көчләнгәнлеге һәм шушы явызлыкны яшерү максатында харап ителүе шик уятмый. Шуңа күрә, җинаять эше экспертиза тикшеренүенә кадәр үк «үтерү» һәм «көчләү» маддәләре буенча кузгатыла. Явыз бәндәне эзләүдә җирле милиция генә түгел, Казан оперативниклары, тимер юл транспорты эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм Әгерҗе белән чиктәш Удмуртия районнарының хокук саклау органнары җәлеп ителә.

Изображение удалено.

Кар-буранлы гыйнвар аенда бик күпләргә оперативниклар белән аралашырга туры килә. Иң беренче чиратта, җенси характердагы җинаятьләргә хирыс дип милиция күз уңаена эләккән затлар тикшерелә. Бигрәк тә тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы бер төркем яшүсмерләр шик астына алына. Ләкин ДНК-анализ ошбу хулиганнарның әлеге көчләүгә катнашы булмавын күрсәтә. Гомумән, бик күп кенә гаепсез кешене борчырга туры килә. Психик яктан авырулар, утырып чыккан ир-егетләр иләк аша уздырыла. Шикләнердәй бер генә кеше дә читтә калмый кебек, югыйсә. Инде явыз – читтән килгән бәндә дигән фикер ныгый бара.

Әмма ул шушы төбәк кешесе була, янәшәдә генә йөри, ара-тирә милиция күзенә дә чалынып ала. Карап торырга юаш кыяфәтле, моңарчы хөкемгә тартылмаган татар малае, ничектер, шик уятмый. Шул чорларда ул аерылышкан хатыны белән низаг чыгара. Гүзәл җенес эшне зурга җибәрәсе килмәгәч, милиция кисәтү ясау белән чикләнә. Күп тә үтми, вокзалдагы халыкны хәйран итеп, банкомат ватарга керешә. Бу юлы да урлау максатын күз алдында тотмаган, дип административ җаваплылык белән котыла. Оперативниклар олы вәхшилек кылган кеше вак-төяк хулиганлык эшләп, игътибарны җәлеп итеп йөрмәс, киресенчә, ераккарак яшеренер, дип фаразлый, күрәсең.

Соңрак, аның шушындый «җиңел» җинаятьчел гамәлләр өчен колониягә эләгеп, теге коточкыч ерткычлыгын җәзасыз калдырырга исәп тотуы мәгълүм булыр. Ләкин бу максатына ирешергә шул ук җенси тәкатьсезлеге комачаулык итә. Кичке караңгыда Әгерҗенең Сәетов урамында егерме яшьләрендәге бер кызны арттан килеп кысып ала: «Молчать и не вертеться!» – дип ысылдый. Ләкин кызый бик актив каршылык күрсәтә, өстәвенә, урамда шул якка килүче машина утлары күренә. Кыскасы, кыз ычкынып йөгерә, ләкин котылганына шатланып, өенә таба чабу түгел, ә милициягә килә. Ул гына да түгел, теге бәндәнең төс-кыяфәтен дә бик шәпләп хәтердә калдыра. Ә инде электрон картотека каршына утырткач, дистәләгән ир-егет фотосурәте арасыннан, бер икеләнүсез, банкомат ватучыга төртеп күрсәтә. Шул ук көнне, төгәлрәге, 27 гыйнварга каршы төндә Рамил Солтанов изоляторга ябыла.

Әлбәттә, педофил-үтерүче нәкъ шушы кеше дигән сүз булмый әле. Сорау алуны Әгерҗе милициясе начальнигы Азат Мусин һәм эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе (УУР) җитәкчесе Владимир Иванов үткәрә. Ике полковник Солтанов теленә ачкыч таба. Мәктәптән кайтып баручы кызчыкны ташландык сарайга алып кереп көчләвен һәм үтерүен сөйләп бирә ул. Башка чарасы булмый чөнки. Әгәр ДНК тикшеренүе үткәрсәләр, барыбер фаш ителәчәк бит. Мондый чакта гаебеңне тану хәерле икәнен чамалый, күрәсең.

Тикшерү эшләре һәм оператив чаралар барышында аның тагын бер җинаяте ачыклана. Узган ел апрель аенда Әгерҗегә терәлеп торучы Удмуртиянең Кече Пурга районы читендәге урманлыкта балигъ булмаган тагын бер кызны көчләгән булган. Ул чакта җаваплылыктан котылып калган. Бу очракта, кызганычка каршы, дияргә кирәк. Әгәр тиешле җәзасын алып, «көчләү» маддәсе белән эләгүчеләрне сөйми торган кешеләр арасына озатылган булса, әлбәттә, сигез яшьлек бала исән калыр иде…

Бу мәсьәләгә тикмәгә генә тукталмадык. Әгәр 2010 елның апрелендә көчләүче мәгълүм булмаса, бу хакта хәзер лаф орып торуның кирәге дә калмас иде. Ачылмыйча калган җинаятьләр очрап тора чөнки. Ләкин бу очракта көчләнгән кыз энесе белән булган, малай качып китеп, милициягә хәбәр иткән. Җинаятьче тотылган, хәтта шаһит та булган әле. Шулай да, тикшерү органнары аңа карата җинаять эзәрлекләвен туктатырга дигән карар чыгарган. Җәзасыз калу исерек маньякны яңа «батырлык»ларга рухландырмый калмагандыр.

Язын эшләнгән явызлык ни өчен кыш көне, Солтанов теге баланы юк итеп, олы тавыш күтәрелгәч кенә «калкып» чыккан, дигән сорауга тәгаен генә җавап юк. Тотып биргән җинаятьчегә каршы эш кузгатылмауны полиция оперативниклары да хупламагандыр. Алардан: «Тикшерү комитеты җиренә җиткереп бетермәде», – дигәнне ишетергә туры килде. Монысын дәлилли алмады дип аңларга кирәктер. Ә берничә айлар узгач, бик шәп дәлилләгәннәр бит. ителүче судта әлеге көчләү фактында да гаепле дип табылды.

Дөрес, мондый эшләр башка сәбәпләр аркасында, мәсәлән, зарар күрүче теләге буенча туктатылырга да мөмкин. Берәүләр яманатлы булу, гайбәт, усал телләрдән шикләнә, икенчеләрен куркыталар һәм башкалар.

Ничек кенә булмасын, судан коры чыккач та, Солтанов тәүбә итәргә уйламаган. Бу исә, бөкрене кабер генә төзәтә, дигән әйтемне искә төшерә. Судта Солтанов көчләү, җенси характердагы бозыклыклар кылуда, үтерүдә гаебен таный. Бары тик, үтерү уе, теләге (умысел) булуны кире кага, янәсе, бала аңлы рәвештә үтерелмәгән. Ләкин бу игътибарга да алынмагандыр. Чөнки, шаһитлар әйтүенә караганда, кыйнап-типкәләп ташланган кызчыкның бер исән җире дә калмаган була. Сүз бары тик аңлау сәләтен җуйганчы эчкән бәндә акылсызлыгы турында гына барырга мөмкин.

Үткән пәнҗешәмбе игълан ителгән хөкем Рамил Солтановның кылган гамәлләренә тиң булды. Ул аерата кырыс режимлы колониядә тотылып, 24 елга иреген чикләргә һәм үтерелгән, көчләнгән бичара балакай өчен 1 миллион сум компенсация түләтергә карар бирелде.

Наил ВАХИТОВ.

Әгерҗе-Казан.

Комментарии