«Велосипедта йөрергә дип кенә чыгып киткән иде…»

«Велосипедта йөрергә дип кенә чыгып киткән иде…»

1нче июнь – балаларны яклау көнен бәйрәм иттек. Ә узган көнне генә Актанышта коточкыч фаҗига булды. Су буенда 6 яшьлек малайның яралы мәете табылды. Бу җинаятьтә 1997нче елгы күршесе шикләнелә, диделәр. Ул урамга чыккач шушы егеткә ияреп киткән дә, башка кайтмаган… Фаҗига уңаеннан гайбәтләр күп булды. Кайсы дөрес – кайсы ялган, монысын үзебез тикшереп белешергә булдык.

ҮГИ АТАМЫ, КҮРШЕМЕ?

Актаныш халкы телендә «дамба» дип йөртелгән «Актаныш басмалары» буасын район кешеләре үз итә. Манзаралы, рәхәт урын. Кем уйлаган бит шушында әле май аенда гына алты яшен тутырган сабыйны үтерерләр дип. Редакциябезгә килеп ирешкән мәгълүматка караганда, 30нчы май көнне якынча 23.30 сәгатьтә бала 1997нче елгы күршесенә ияреп чыгып киткән. Алар яшәгән йорт белән буа арасы бик ерак, шуңа күрә ни рәвешле монда барып эләккәннәрдер – әлегә сер. Монысын тикшерүчеләр ачыклый. Интернетта киткән мәгълүматлар төрле: имеш, баланың әнисе бу ир белән бергә яшәгән булган икән, үги атасы баланы күралмаган шуңа күрә үтергән, дип тә яздылар. Бу әйберләр хакында тулырак белешү өчен мәрхүмнең әнисенә – шулай ук 1997нче елгы Энҗе Батталовага шалтыраттык.

– Әйе, ул егетне әйттеләр инде – имеш мин аның белән бергә яшәгәнмен, имеш сөяркәләр булганмын… Бу гайбәт кенә, мин кияүдә, ирем бар. Без ул Газинур белән бөтенләй аралашмый идек, улым ишек алдына чыккан чакларында гына аның белән бергә туп тибешеп уйный иде. Ә бу вакыйгаларга килгәндә… 30нчы июнь көнне сәгать төнге уникенче яртыда улым велосипедта йөреп керергә сорый башлады. Аның шулай саф һавага чыга торган гадәте бар иде, без бергә чыктык, бергә кердек, баланы урамда ялгызын калдырганым булмады. Мин әтисенең велосипедын алдым, ул үзенекен. Шулай йөргән вакытта йортыбызның өченче катында яшәгән Газинур дигән егет тә чыкты. Газинур янына таба китте бала. Шуннан соң улыма әйттем: «Әллә кая китмә, урамга ук чыкма, еракка китеп югалма», – дим. «Ярар әнием, әзрәк барам да, борылып кайтам мин», – диде. Тик кайтмады. Шушы Газинур аны үзе белән ияртеп алып китте. Бер унбиш минут вакыт узгач, баланы эзли башладым. Беркайда да юк. Газинур кайтмадымы икән, дип, берничә тапкыр ишеген шакыдым – ачмады, кайтмаган иде. Бер мәлне баланың велосипедын тотып кайтып җитте. «Мин моны дамбадан ерак булмаган кибет яныннан таптым», – диде. Шуннан соң күршеләргә шалтыраттым. Күршеләр белән дамба буена төштек тә, күпердә улымның киеме килеп чыкты. Исемен кычкыра-кычкыра улымны эзләүне дәвам иттек, файдасы булмады. Икенче көнне генә полиция баланың мәетен тапты. Башта суга кереп батып үлгәндер, дип уйлаган идек, тик ярдан ун метр ераклыкта, үләннәр белән капланып куелган иде гәүдәсе. Башының арткы чүмече ярылган иде. Баланы тикшереп карадылар да, үпкәсендә су табылды. Димәк, суга батырылганда ул әле исән булган. Газинурның исә, муенында, корсакларында шрамнары бар иде, улым тырнаган эзләр булырга тиеш, батмас өчен көрәшкән булгандыр инде ул. Сабыем исән булса, киләсе елга укырга керәсе иде. Әле беренче май көнне генә 6 яшен уздырган идек. Ул гел салкын судан курыкты, шуңа күрә бассейнга да йөртә алмадым, үскәчрәк йөзәргә өйрәнер әле, дидем. Үлеме дә судан булды шул. Алдан ниндидер кайгы килер дип шомлану да булмады, югыйсә. Җаным да тыныч иде. Нәрсә өчен үтерүен әле дә аңлый алмыйм. Ул егетнең акыл буенча инвалидлыгы бар иде, дип беләм. Коррекцион мәктәптә укыды. Бәлки чире көчәйгән чак булгандыр, – дип сөйли хәсрәтле ана.

Баланың әтисе Айдар Батталов бу вакытта үзенең авылында ялда булган. «Мин өйдә булсам болай булмас иде. Бервакытта да үзен генә җибәрми идек. Күрәчәк шушыдыр инде… Сиздем мин аны», – ди ул.

«УЛ БАЛА ГЕЛ ЕЛАДЫ ИНДЕ»

Бу гаилә турында белгән кешеләр бернинди начар сүз дә сөйләми. Хәмер кулланмаганнар, Энҗене дә тәртипле кыз, диләр. «Иренә хыянәт итеп, ире өстеннән йөргәнен белмибез. Шуңа күрә Газинур белән яшәгән икән дигән сүзләр – гайбәт кенәдер ул. Энҗе үзе балалар бакчасында табак-савыт юучы булып эшләде, гадәти гаилә иде», – диделәр. Ләкин менә «Актаныш таңнары» газетасы язуынча, күршеләре мондыйрак мәгълүмат та биргән:

– Эх, елады инде ул бала, гел елады. Шушы хәл белән тәмамланачагы билгеле иде инде. Безнең йорт иске, кечкенә. Күршенең тамак кырганы да ишетелеп тора. Шул баланың елавына түзә алмыйча төшеп, кисәтепләр йөргән вакытлар да булды. Ярсып, идәннәргә ятып елый иде ул. Никтер тынычландырмыйлар иде. Гел елады, – дип искә алган күршеләре. Тик мәрхүм сабыйның әнисе – Энҗе Батталова бу мәгълүматны кире кага:

– Баланың караусыз йөргәне, яки туктаусыз елаганы бөтенләй булмады. Бу дөрес сүз түгел. Дуслары ишек алдына чыккан вакытта, үзен дә чыгаруымны сорап кына ишек төбенә килеп елый иде ул. Нишләп инде мин үз баламны күрә торып елатыйм ди, – дип шәрехләмә бирде ул әлеге уңайдан.

Актанышның интернеттагы төркемнәрендә шикләнелүче егет – Газинурның фотоларын да урнаштырдылар. Халык бик ярсулы. Ләкин араларында егетне яклап язучылар да бар.

«Булуы мөмкин түгел. Газинур андый түгел, ул бит тыныч, кешегә начарлык эшли торган кеше түгел, мин бу хәлгә ышана алмыйм. Берни ачыкланмый торып кешене гаепләмәгез», – дип яза Регина Әхмәтҗанова исемле кыз. Айсылу Нургалиева да «Фотодагы малайны беләм мин. Газинур мондый юлга баса торган кеше түгел. Тыныч егет ул», – дигән. Әлеге уңайдан Айсылуның үзе белән дә сөйләштек.

– Газинур үз гаиләсендә төпчек бала, өчәү алар. Газинур белән Такталачык авылындагы коррекцион мәктәптә укыдык. Миннән бер сыйныфка гына өлкән иде, анда биш еллап укыды бугай ул. Бик тыныч, ярдәмчел, тыйнак, тырыш кеше. Шаяртып кына сүзләр әйткән вакытында да соңыннан гафу сорап килә иде. Егетләр этлеккә котыртканда да, читтә калды. «Алай ярамый!» – дип, каршы килде. Тәрбияче апаларыбыз әрләгән вакытта да «Мин алай эшләмәдем», – дип, күз яшьләре белән елый иде. Газинур да, шушы үлгән малайның әтисе дә бергә коррекцион мәктәптә укыдылар. Айдар үзе аннан бер яшь кенә өлкән иде. Шулай булгач, таныш кешесенең баласын үтерүенә бөтенләй дә ышана алмыйм. Бәлки сылтыйлар гынадыр, – дип сөйләде ул.

Әлеге эшнең тикшерелүе хәзер прокуратура тарафыннан да күзәтү астына алынган. Әлегә төгәл мәгълүматлар аз.

…31нче майда Актаныш күген кара болыт каплап алган, тик яңгыры яумаган. Узган көнне генә эссе булгач, халык инде берәр табигать казасы чыгармы әллә дип көтсә дә, болыт урап кына киткән. Моны да мәрхүм сабыйның үлеме белән бәйләп карыйлар. Интернетта бер актанышлы: «Үлем булган җирдә яңгыр яумый, Аллаһы Тәгалә шулай итә, дип ишеткәнем бар. Бала үтерделәр бит. Кешене хәзер бөҗәк үтергән кебек тә күрмиләр», – дип язган.

Сабыйның урыны җәннәттә булсын! Якыннарына, туганнарына әлеге хәсрәтне күтәрә алырлык көч һәм сабырлык телибез.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии