- 05.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №22 (4 июнь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Азнакайның Котовский урамында шәхси секторда яшәүчеләр соңгы елларда тынычлыгын югалтты. Сәбәбе – 17нче йортта яшәүче 1956нчы елда туган, армия хезмәтеннән инвалид булып кайткан Фирдәвес атлы кеше тәртипсез тормыш алып бара. Соңгы елларда ул эчеп-исереп, кышкы суыкта бармакларын өшетә, ә хәзер бармаксыз куллары белән туктаусыз тәмәке кабыза. Нәтиҗәдә еш кына янгын чыга, ул янгын күршеләргә дә тарала. Узган ел 15нче йортта яшәүче тыл ветераны Тәгъзимә Шәнгәрәева шундый зыян күрде, 83 яшендә ул төннәр буе керфек какмый, чираттагы янгын кабат булыр инде дип хафалана.
Быелгы май аеның 12сеннән 13енә каршы төндә тагын янгын. Былтыргысы күбрәк зыян салды, янгын сүндерү машиналары Универсиадага киткән иде, диләр Котовскийда яшәүчеләр. Быелгысына янгын сүндерүчеләр вакытында диярлек килеп җиткәннәр һәм зыян азрак булган. Әмма халык куркуда: теге бәндә үзе янып үлмичә, тынычлык урнашмаячак, чөнки бу йортта инде дүртенче тапкыр янгын чыккан икән. Азнакайда Кошкин фамилияле берәү белән дә шулайрак булган иде, үз әҗәлен үзе чыгарган янгында тапты. Вакытында тиешле социаль учреждениегә озаткан булсалар, ул кат-кат ут чыгарып йөри алмас иде һәм бер интернат йортта булса да гомер итәр иде, диләр аны белүчеләр.
Нигә ут чыгаручы Фирдәвескә карата да хакимият органнары алдан чаралар күрми соң? Бездәге бюрократия моңа комачаулый. Чын дөреслекне ачып бирү еш кына кемнеңдер шәхси мәнфәгатьләренә туры килми. Күпчелек кеше зыян күрүгә карамастан, хакимияттә утыручылар халык фикеренә эш үткәч кенә колак сала.
Халык фикере болайрак. Шәһәрдә буталып йөрүче сәрхуш, бомж, наркоман ише бәндәләр белән нишләргә? Чәчәккә күмелгән шәһәрне ямьсезләргә ярамый бит инде. Теге түбән тәгәрәгән контингент җыеп алына да шәһәрнең караңгы почмагындагы Фирдәвес йортына илтеп бушатыла. Анда кемнәр генә юк: юлдан язган хатын-кызлар да, Туймазы якларыннан килеп чыгучы әтрәк-әләмнәр дә…
Караңгылыкка килгәндә, сүз бара торган микрорайонда Җәлил урамы үзәк урам хисабында йөрсә дә, янгын чыккан май төнендә хәтта бу урамда да бер генә электр лампочкасы да янмый иде. Мин шәһәр Советы депутаты Рөстәм Сәләхов машинасында янгын булган урынга барганда бу турыда аңа да искәрттем, башка җитәкчеләрне күрү насыйп булмады.
Төп мәсьәләгә әйләнеп кайтыйк әле: Фирдәвес йортын хокук саклаучылар ни өчен ясалма рәвештә притон итеп тоталар соң? Хокук сакчыларына бу бик тә уңайлы: монда килеп эләккәннәрдән кемдер акылына килеп, таю ягын карый, кемдер, күрше-тирәдән хәер сорашып яки урлашып, шунда яшәвен дәвам итә, кемдер хокук сакчысының бакчасында, ишегалдында кол хезмәтенә ризалаша. Алар әнә шулай бер «коллектив»ка әйләнеп бетә. Димәк, бу «коллектив» китереп чыгарган бәла-казаларда хокук саклаучыларның да өлеше зур, ә алар аптыраганнан бу адымга барадыр дип уйларга кала. Күрәсең, полиция эшчәнлегендә министрлык дәрәҗәсендә уйланып бетмәгән нәрсәләр дә бардыр.
Мин боларны халык сүзенә колак салмаучы җаваплы чиновниклар адресына юллыйм. Котовский урамында яшәүче Тәгъзимә Шәнгәрәева, Әнисә Авзалова, Фәридә Камалова, Гөлчәчәк Сабитова, Зифир Зиннәтуллин, сугыш ветераны Рәфигулла Лотфуллин һ.б. бик күпләрнең теләге бәлки искә алыныр дип өметләнәм. Алар, тәэсирлерәк булмасмы дип, бу язманы хуплауларын раслап, имзаларын да куйдылар.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,
Русия Журналистлар берлеге әгъзасы,
РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе.

Комментарии