Хәмер әмер бирәдер

Чамасын белеп эчмәгәннәрне хәмер аек чакта башларына да килмәслек акылсызлыкларга әйди. Удмуртиянең Грахов районындагы Югары Игра авылында яшәүче биш ир-егет тә күрше Менделеевск районы эчке эшләр бүлегендә айнышкач, исерек баштан артыгын кыланып ташлауларын аңлап үкенәләр үзе. Ләкин башны ташка ору файдасыз.

…Кичен хәлләре шәп, күңелләре күтәренке була аларның. Туган авылларында әйбәт кенә салып утырганда аракылары бетеп китү һәм кибет ябык булу сәбәпле, “ВАЗ-2107” машинасын “иярләп” Татарстандагы Мунайка авылына чабалар. Төнге сәүдә ноктасыннан аракысын-сырасын алгач, кайтасы да китәсе генә бит. Юк шул, эчелгән хәмер батырлыкларга өнди һәм егетләр бандит-бандит уйнарга керешә. “Уен”ның да Җинаять кодексында разбой дип аталучы хәтәр төрен сайлыйлар.

Узган гасыр азагында юлларда һөҗүм итеп талау дигән җинаять бик киң таралган иде. Соңгы вакытта бөтенләй диярлек бетте алар. Удмурт егетләре шушы “традиция”не кайтарырга ниятли. Андый чакта җае да чыгып тора бит аның. Гөнаһ шомлыгына, Алабуга-Ижевск юлында туктап торган “ГАЗель” машинасы очрый.

Иң элек, чын бандитлар кебек, разведка ясыйлар, ягъни арзан бәягә бензин сатабыз дигән сылтау белән Ульяновск өлкәсеннән килгән шоферның үзе генә икәнен ачыклыйлар. В.Сапожников һәм С.Барбарисов төп рольләрне башкара, ә калган өчесе читтән күзәтә. Шофер А.Сюньков, әлбәттә, биш кешегә каршылык күрсәтүнең акылсызлык икәнен аңламый түгел. Шуңа күрә малны түгел, җанны сакларга була.

Теге ике бәндә исә бик кыю һәм оста эш итә. Ниятләренең җитди икәнен аңлату өчен, машинаны яндыру белән өркетәләр. Шул максаттан берсе кабинадагы шарфка ут та элдереп куя. Икенчесеннән: “Пистолетның глушителен тоташтырдыңмы?” – дип белешеп ала. Кыскасы, чын разбойниклар кебек кыланалар. Чөнки Сапожников алар белән аралашкан кеше, ягъни заманында “көчләү” һәм “җенси характердагы көчләү гамәлләре” дигән маддәләр буенча гаепләнеп һәм утырып кайткан бәндә.

Тиздән юлбасарлар шүрли калган шоферны урталарына утыртып, машинаны “Менделеевсказот” заводы тирәсендәге аулак урынга алып китәләр. А.Сюньков бер карышусыз 1,5 мең сум акчасын бирә. Тегеләр кабинадагы 200 сумлык кара күзлектән башлап, акустик колонкаларга кадәр ала. Аннан соң ит төялгән әрҗәне ачып, “Жигули” багажнигын шыплап тутыралар. Шоферга милициягә хәбәр итүнең бик начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген әйбәтләп тукыганнан соң китеп тә баралар.

Ләкин гел юл йөреп каешланып беткән шофер ике дә уйлап тормыйча, “02” телефонын җыя. Бераздан үзе дә Менделеевск милициясе янына килеп туктый. Ни хикмәт, күп тә үтми, шул ук ишегалдына теге “семерка”ны кертеп куялар, берәм-берәм бандитларны да җитәкләп алып кереп китәләр. Кызыл “Жигули” турындагы хәбәрне ишеткәч, ГАИ инспекторлары, бар эшләрен ташлап, шуны эзләргә керешкән. Биш кеше утыру өстенә 1 центнер ит төялгән әллә ни ерак китеп өлгермәгән.

Яңа гына кыю һәм тәвәккәл кыланган егетләр ике инспекторның икесе тиң пистолет төбәгәч, үтә күндәм вә юаш адәмнәргә әйләнә. Берәм-берәм машинадан чыгып, җиргә йөзтүбән яталар. Һәр әмерне бик төгәл үтиләр. Ярдәмгә килеп җиткән “автозак”ка төяп алып кайтып, угрыларны аерым камераларга ябып куялар.

Ульяновск шоферы талап алынган әйберләрен кире кайтарып биргәч, үз юлы белән китә. Удмуртия егетләре исә исерек килеш кылган гамәлләрен бәйнә-бәйнә сөйли башлый. Тикшерүче читтән карап тору белән чикләнгән өчесен өенә кайтарып җибәрә. Алар шаһит буларак чыгыш ясый. Ә менә Сапожников белән Барбарисовка Себер китәргә туры килмәгәе, чөнки җинаять эше төркем белән, алдан килешеп ясалган һөҗүмле талау өчен 162нче маддә буенча кузгатыла.

Эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Игорь Колобанов: “Артык эчелгән 100 грамм өчен 10 елга чаклы ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкиннәр”, – ди. Бактың исә, яшь кенә гаепләнүчеләр икесе дә гаиләле, колхозда эшлиләр, берсенең – өч, икенчесенең бер баласы бар. Шуңа күрә суд тикшерү барган чорда аларны сак астында тотарга дигән үтенечне канәгатьләндермичә иректә калдыра. Хөкем карары нинди булыр, монысын киләчәк күрсәтер.

…Ә менә 11 февральдә шулай ук хәмер кушуы буенча йөрүче 37 яшьлек Рөстәм Сафин язмышын Менделеевск район суды хәл итеп куйды инде. Ул үз гомерендә бишенче хөкемен тыңлады. Бу юлы 9 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, каты режимлы колониягә җибәрелгән.

Беренче тапкыр суд каршына 2002 елда баса ул. Аннан соң тагын өч тапкыр хөкем ителә. Урлашу, наркотиклар саклау, машина куып алып китү, рәсми документлар юк итү кебек җинаятьләрдә гаепләнә. Аларның берсе дә аек баштан эшләнмәгән. Җәмгысе 7 ел “утыра”. Узган ел февраль аенда иреккә чыгарыла.

Яз-җәй айларында хокук саклау органнары күзенә чалынмый. Ләкин көзгә кергәч, тагын “эшкә” керешә. 19 октябрьгә каршы төндә лаякыл исерек хәлдә, тәрәзә пыяласын ватып ачып, бер машинаны алып китә. 9 ноябрьдә Химиклар урамындагы фатирны басып, алтын-көмеш әйберләр җыеп чыга. 2 декабрьдә тагын да куркынычрак җинаять кыла.

Кич белән “Аккош” кибетеннән чыккан инвалид бабайны күреп артыннан китә. Аулак урында аны сугып егып типкәләп ташлый, кесәсендәге бер “яртысы”н тартып ала, ул гына да түгел, 200 сум акча таләп итә. Ләкин аның белән генә канәгатьләнмичә, картның 16 мең сум акча салынган янчыгын талап ала. Нәтиҗәдә, абзыйга матди зыян гына салынмый, бот сөяге сына, башка тән җәрәхәтләре ясала.

Менделеевск – зур кала түгел. Милиция явыз сәрхушне тиз эзләп таба, тагын өч маддә буенча эш ачыла. Иреккә чыкканына бер ел узганчы ук 1972 елгы Р.Сафин кайткан юлыннан тагын китә. Хәмер әмере белән…

Наил ВАХИТОВ.

Менделеевск районы.

Әфьюнчы әфисәрләр

Колонияләргә “передача” дип йөртелүче азык-төлек, кирәк-ярак тапшыруны күргәне булган кешеләр белә: һәрнәрсәне энә күзеннән үткәрәләр анда. Әйтик, сок, кетчуп, катык кебек күчтәнәчләрне сөзеп диярлек үтә күренмәле пакетларга бушаталар, башка әйберләрне дә актаралар, илиләр… Аңлашыла ки, әлеге мәшәкатьле эшнең максаты – “зона”га наркотиклар үтеп керүне кисәтү. Тоткыннар арасында наркоманнар күп, чөнки аларның зур өлеше “доза”га акчаны урлап, талап таба.

Ләкин ирекле хәяттән таш дивар, тимер рәшәткә, чәнечкеле чыбык белән аерылган, сак өстендә сак торган урыннарга да әфьюн дигән афәт эләкми калмый. Ничек итеп дигән сорауга бер җөмлә белән җавап биреп булмый. “Утыручылар” әллә нинди хәйлә-мәкер уйлап чыгарырга сәләтле. Күрәсең, наркотик “саркып” керү юллары, ысуллары да күптөрледер. Ләкин аларның берсе тәгаен мәгълүм: колония хезмәткәрләре арасында сатлык җаннар бар. Аларны шулай дип атарга мөмкиндер, шәт. Чөнки сүз хыянәт, кайбер офицерларның хезмәт мәнфәгатьләрен сатуы һәм акчага сатылуы турында бара.

Менделеевск каласы читендәге 10нчы төзәтү колониясендә (ИК-10) тәрбия эшләре буенча отряд начальнигы булып эшләгән А.В.Тронинны шушы исемлеккә кертмичә булмый. Өлкән лейтенант кич үзенең эш кабинетында хөкем ителгән ир-атларның берсе белән “тәрбия чарасы” үткәрә. Әңгәмә дуслык шартларында узганга охшый. “Гражданин начальник” 1 мең акча бәрабәренә тоткынга наркотик алып керергә вәгъдә бирә.

Икенче көнне ул шәһәрдәге “Кокшан” дигән кибет янында тикшерү һәм суд материалларында “билгеле булмаган зат” дип аталучы кеше белән очрашып, аннан килешенгән мең тәңкәне һәм порошоклы төргәкчекне ала. Тагын бер көннән хезмәт урынына кереп барганда аны көтмәгәндә колониянең оператив бүлек хезмәткәрләре туктатып тикшерә. Менә аларын сатлык дип булмый инде. Күлмәк кесәсендәге теге полиэтилен пакетны табып, хезмәттәшләрен фаш итәләр. Анда 3,54 грамм героин булып чыга.

Җинаять эше алган һәм наркотик матдә алуда булышлык күрсәткән (пособничество) өчен кузгатыла. Бәхетенә, соңгысы тәмамланмаган җинаять булып санала. Юкса хөкем карары тагын да кырысрак булыр иде. Наркотиклар белән бәйле җинаятьләр өчен закон аяусыз икәнен беләбез. Шулай да район суды әфьюнчы әфисәрне 4 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрергә дигән хөкем чыгара.

Берсен утыртып куйгач, башкалар гыйбрәт алырга тиеш тә бит. Юк шул, узган ел 30 ноябрьдә тагын шундый ук хәл кабатлана.

Әле кече сержант дәрәҗәсендә генә булган япь-яшь егет колониягә эшкә урнашканда ук хәвефсезлек бүлеге инспекторы акчасына гына “селкенеп” йөрергә уйламаган. Ул да нәкъ Тронин ысулы белән эш итә. Бары тик аңа ришвәтне 500 сум гына бирәләр. Колония территориясенә кереп барганда аны оператив бүлек бүлмәсенә чакырып алып тикшерәләр. Куртка кесәсеннән аяк киеме эченә куела торган киез җәелмәләр алына. Алар ике катлы булып чыга. Шулар арасына яшерелгән ике пакетта 6,14 грамм героин һәм 0,61 грамм амфетамин дигән наркотик матдә була.

Сержантка карата да шул ук маддәләр буенча эш кузгатыла. Тикшерү төгәлләнеп, район прокуратурасы гаепләү нәтиҗәсен раслады һәм суд карамагына җибәрде инде. Шушы көннәрдә аның язмышы хәл ителәчәк. Намуссыз хезмәткәрләрне колониянең үз оперативниклары тоту, әлбәттә, уңай күренеш. Димәк, ирекләреннән мәхрүм ителүчеләр белән аларны саклаучылар арасындагы әшнәлеккә каршы көрәш бара дигән сүз.

Комментарии