- 05.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №9 (2 март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Хәзер кем ничек булдыра, шулай яшәргә тырыша. Әйләндерәбез дә «Хәзер дөньясы шул» дигәнгә кайтып калабыз. Кемдер миллионнар урлый, кемдер кеше башын әйләндереп, акча эшли…
Таксига кереп утырып, барасы адресымны әйткәч тә, таксист егет: «Анда өшкерүче әби яшиме? Бервакыт баласы белән бер хатынны илтергә туры килде шул якка, шуңа күрә соравым», – ди. Нәкъ менә шул адрес буенча баруым иде минем дә. Аллаһы Тәгалә кичерсен мине, бәлки бераз сабыр итми вакытны ашыктыра торганмындыр, ә бәлки чыннан да көткән өметләрем бу юлы тагын акланмагандыр… Мин, шәхсән үзем, теге яки бу кеше куллары белән дәвалый, аның энергиясе бар, дигәнгә ышанмый идем. Тик башка чыгу юлын таба алмагач, инде табибларның: «Операциясез булмый», – дип кистереп әйтүләреннән соң, ярты еллар элек үк ишеткән догалар укып өшкерүче әбинең өй бусагасын атлап кердем.
БЕРЕНЧЕ КӨН
Әбинең кабул итү бүлмәсе 15-17 кеше сыярлык. Беренче көнне 12 кеше идек. Стенада – шәмаилләр, шунда ук зур гына көзге, көзге тирәсендә – савытлар белән су, чәшкәләр. Бүлмәгә керү белән, һәркем үзе белән алып килгән суларын, ризыкларын (анда ни генә юк: он да, шикәр комы да, ярмалар, чәйләр, ипи, җиләк-җимеш һ.б.) өстәлгә тезде, шуннан соң барысы да урындыкларга, эскәмияләргә утырды. Бүлмәдә тынлык урнашты. Бераз вакыт үткәч, икенче бүлмәдән әби чыгып, өстәлдәге ризыкларга укыган итенде. Суларны алга, ә ризыкларны арткы рәткә тезеп куйды. Аннары бер чәшкә алып, үзенең тутырып куелган савытларыннан бер йотым су алып эчеп чыкты. Шуннан соң, су суынган икән, дип, газ өстенә тустыган белән җылытырга куйды. Шунда ук, җылындымы икән, дип, бармагын шул суга тыгып карады да, зур савыттагыга кушып, һәр кешегә эчәргә су тарата башлады. Эчеп бетергәннән соң чәшкәләрне кеше йә үзе илтеп куя, йә әби алып китеп шунда бер кечкенә генә савыт суда әйләндереп ала да кире каплап куя. Укшый-укшый көчкә шул бер чәшкә суны эчеп бетердем. Бу күренештән генә дә башыма никадәр (бәлки бик күпләр шулай уйлагандыр) начар уйлар килде, булмаган авырулар ияртеп кайтырсың бит. Әле нинди грипп вакыты. Сулар белән эшне бетергәч, әби һәркем янына килеп өшкерергә тотынды. Шунысына игътибар итми һич мөмкин түгел: бер бәйләнгән кешесенә бәйләнепме-бәйләнә: «Исемең ничек?», «Кайда эшлисең?», «Монда килергә кирәклекне кем әйтте?», «Ул кеше кем булып эшли, кайда яши?» Башкаларның да үзләре турында, авырудан җәфалануларын әйтәсе килгәндер, тик калганнарга әбинең укып өф-өф итеп китүеннән башка бернинди игътибар күренмәде дисәм дә, ялгышам икән, әби шул арада бер егетнең бил каешын салырга кушты.
– Бүләк түгелдер бит ременең?
– Әйе.
– Кем бирде?
– Брат.
– Сал, анда сихер тулган, сине юкка чыгарыр өчен ясалган сихер ул.
Әби каешны тустыганга куйды, аның өстенә бидоннан су салып нидер сөйләнә башлады. Авызын зур итеп ачып, озак кына иснәнеп торды. Ниһаять, авызын ябарга вакыт җитте бугай, аягы белән каты итеп идәнгә бер тапкыр тибеп куйды.
– Сихерне безнең иң якын кешеләребез ясый. Кем икән дип читтән дә эзләмәскә кирәк, баш та катырасы түгел. Бары иң якын күршеләр, иң якын дуслар, киленнәр, килендәшләр эшли бу шакшыны. Хәзер сихерчеләр, ваһабистлар күбәйде, көнчелек артты. – Әби теге егетнең каешын өстәлгә шап иттереп китереп салды. – Каешта бозык булганда, кеше йә ябыга, йә авариядә үлә.
Бөтенебез дә аһ итте. Без ярар инде, ә менә теге егет бу вакытта нинди хисләр кичергәндер дә, туганнары турында нәрсә уйлагандыр, белмим…
Күпмедер вакыттан соң, әби укый-укый, алып килгән су савытларының капкачларын борып, ризыкларның пакет авызларын төенләп: «Әйберләрегезне алыгыз», – диде. Шуннан соң һәркем үзенең әйберләрен җыеп сумкасына урнаштырды, берәм-берәм килеп, әбигә сәдакасын тапшырды. Алдан сөйләшми-нитми җыелган безнең 12 кешелек төркемебез чыккан вакытта өйалдына тагын шуның кадәр кеше җыелган иде. Әбиебез каеш өшкергән сулы чиләген капка төбенә кеше йөргән сукмакка чыгарып түгеп, башкалар белән киредән өенә кереп барганда, мин кызым белән таксига утырып китеп бардым.
ИКЕНЧЕ КӨН
Икенче көнне кечкенә балалы бер гаилә килгән иде.
– Кызыгызга ничә яшь? – дим.
– Ике дә дүрт ай.
– Яхшы сөйләшәме? Алайса безгә логопед ике яшьтә бала өч сүздән торган җөмләләр төзи белергә тиеш, дип әйткән иде.
– Юк шул, – дип көрсенеп куйды яшь ана. – Бөтенләй сөйләшми, шуңа күрә килдек тә инде. Икенче көн килүебез. Беренче көнне бу әби сөйләде, сөйләшми торган бала белән килгәннәр иде, өшкергәннән соң, беренче сүзе «Әти» булды, ди. Без дә бик өметләнәбез, укыганның зыяны булмас. Табиблар да, йә өч, йә биш, йә җиде яшьтә сөйләшә башлаячак, дип ышандыралар. Аллага тапшырдык.
Шул урында сөйләшүебез өзелде, чөнки безгә кадәр килгән төркем чыгып, без өйгә үттек. Кичәге процесс башыннан ахырына кадәр бернинди үзгәртүләрсез кабатланды: алып килгән су, ризыкларыбызны өстәлгә тездек, суларны эчтек, әби исә чәшкәләрне чайкап куйды. Өйалдында кермичә дүрт ир-ат басып калган иде. Әби ишекне ачып, аларны: «Керегез!» – дип чакырган иде. Тегеләр: «Без дүртәү аерым керәбез», – дигәч, әби нервыланып ук куйды:
– Әйдә керегез, нишләп аерым йөрисез. Алланың кашка тәкәләре түгелсездер.
Бүген нишләптер аның кәефе юк иде.
Ирләр керделәр, әйберләрен өстәлгә тезеп куйдылар.
Сеанс башланды. Әби бу юлы ир-атлардан «сихерне» пычак белән «алып ташлады». Шунда берсенең каешын салып бирергә кушты. Нәкъ кичәге хәл: аны кулына тотты, сихер тигән дип бер тапкыр иснәнеп куйды, аягы белән бер тапкыр идәнгә типте, «сихердән» арындырыр өчен «юып» бирде. Йа Аллам, тагын туганнар эше, янәсе. Менә шунда инде ышану хисем бераз сүрелә башлады. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, икенче бүлмәдән бер ир чыкты. Белмим, әбинең улымы, киявеме ул шунда, сеанс вакытында шул ир кичә дә кешеләр алдыннан кереп-чыгып йөрде. Тик бүген кулында чүп пакеты бар иде. Безнең алдан үтеп киткәндә яхшылабрак карасам, үтә күренмәле сары пакет төбендә аракыдан бушаган шешә ята. Менә шунда бу әбигә карата бар теләгем сүнде, бар нәрсәгә нокта куелды. Беренче көнне минем яндарак утырган бер кыз иренең эчүеннән зарланып килгән иде. Әбинең: «Иреңне дә алып кил, аңа аракы белән ясаганнар, укымыйча ташламаячак», – дигән сүзләре исемә килеп төште. Соң шулай эчүчеләргә ярдәм итәрлек көче, догасының файдасы булгач, нишләп аның өендә аракы шешәсе бар?
Кәефем төште, тизрәк моннан чыгып качасыларым килде, шулай да түздем. Ә соңыннан янына барып, ни өчен килгәнемне сөйләргә тотындым. Алда әйткәнемчә, бүген әби бик киеренке хәлдә иде:
– Өстәлдән алыгыз инде әйберләрегезне, нәрсә көтәсез? Кичәдән бирле сорашасыз, һаман сорауларыгыз бетми, – дип урыныннан торып ук китте.
…Бик яхшы хәтерлим, миңа бер 8-9 яшьләр булгандыр ул вакытта. Әни авырый, сәбәпсез-нисез утырып елый яисә көне-төне башын да күтәрә алмый урын өстендә ята. Бер кичне әни белән авылның икенче урамында кызы белән яшәүче карт кына бер әбигә сәдака илтергә бардык. Аның кызы да үзе белән яши иде. Менә шул авылдаш әбиебез бернинди ишарәләр ясамый-нитми, үзенең сулышларын да өрми, бары тик тыныч кына итеп догаларын укуында булды. Бер-ике минут үттеме-юкмы, бертуктаусыз авызым ачыла, иснәнә башладым. Күп тә үтмәде, әни дә иснәнергә тотынды. Икенче бүлмәгә чыгып киткән теге апа (әбинең кызы) да авызын ача-ача кереп, безнең янга килеп утырдык. Дога кыла башладык. Бертуктаусыз барыбыз да иснәнә бит. Әби укып бетергәч, теге апа:
– Абау күз тигән бит үзеңә, – ди әнигә. – Авызны ябып торып булмый, җен-шайтаннар бәйләнә.
Күз тигән булса, дога укый башлагач иснәтә дигән сүз шуннан исемдә калды да бугай инде минем. Монда да әби берәр кешегә чәшкә белән су алып килгәндә, яисә каеш «юганда», имеш, сихер «чыга», шунда аякларын тибенә-тибенә иснәнгән итенә. Тик ни өчендер ике көн рәттән кабатланган скетчка гына ышанасы килми…
ӨЧЕНЧЕ КӨН
Иртән торгач, юк, бүген бармыйм, бер үк төрле сценарий карый-карый туйдым, дип үз-үземә киреләнсәм дә, кызыксыну теләге җиңде. Бәлки бүген берәр яңалык ачармын үземә, дип, өченче көнне дә баламны җитәкләп киттем. Бераз төрләнеш булсын әле дип, каешлы күлмәк киеп бардым. Алга китеп әйтәм, минем каешыма игътибар итүен итте әбием, салып бирергә генә кушмады.
Дүшәмбе көн булгангамы, без килгәндә, бүлмәдә бер ир белән хатын гына утыра иде. Менә икенче бүлмәдән әби чыкты, «Минем кызым печенье ашарга килгән бит», – дип, кызыма печенье сузды. Кызым рәхмәт әйткәч, и, ичмасам, рәхмәт әйтә белә, дип әйтеп куйган булды. Кызым киреләнергә тотынгач, синең кебек концерт куючы артистлар күп килә монда, дип шактый кырыс кына итеп әйтеп куярга да онытмады.
Догасын укып бетерер алдыннан ике бала белән яшь кыз һәм аның әти-әнисе килде. Әби укый, үзе күзләре белән аларны күзәтә. Ә тегеләре кычкырып сөйләшә. Мин түзмәдем, «Кызлар, тынычрак сөйләшегез инде, әби укый бит», – дип әйтсәм дә, янәсе, ишетмәделәр, сөйләшүләре сөйләшү булды. Әби дә укуын озакка сузып тормады, су тулы шешәләргә бераз өргәләде дә, «Алыгыз әйберләрегезне», – дип безгә эндәште, биргән сәдакаларга дога да кылмады.
Такси көтеп басып торганда, бер дустымның сөйләгәннәре искә төште.
– Бер әби бар иде, үзенең сеанслары өчен күпме дә акча алмады. Балаларым, миңа көнне көнгә ялгарга бераз азык булса, шул җитә, дип әйтә торган булган. Йорты да иске гади авыл өе иде. Улымдагы бүсерне бер генә өшкерде. Кайткач берни эшләтмәдек, шул киемнәре белән ятып йоклады, бүсере үзеннән-үзе кереп китте, – дип сөйләгән иде ул.
Тик ул әбине озак яшәтмәгәннәр икән шул… Эчүчелектән, наркоманиядән чынлап та терелткәч, бәлки «дәвалаучылар» арасында конкурент булгандыр, Алла сакласын, гөнаһысына кермим.
ЫШАНЫЧЫМ АКЛАНМАДЫ
Моңа кадәр ике ел элек шундый бер өшкерүче хатынга барган идек. Әле ул вакытта такси белән 700 сум түләп барабыз, 700 сум түләп кайтабыз. Әле өшкергәне өчен хәлеңнән килгәнчә акча бирәсең. Соң бала дигәндә бер әйбер дә кызганыч түгел. Өч көн буена килергә кушты шулай. Бетмәсә, әле дүртенче тапкыр да килергә дигән иде. «Өшкерүнең файдасы тиячәк. Бетәчәк балагызның бүсере», – дип миңдә өмет уятты ул апа. Бетмәде баламның бүсере. «Операциясез булмаячак!» – табибларның кистереп әйткән сүзләре әнә шул.
Дәвалыйм, булышам дип әйтүчеләр белән дөнья тулган. Зинһар өчен, кеше башын бутамагыз, әби-апалар. Юктыр димим, бардыр андыйлар, тик һәр авыл, адым саен могҗиза тудыручы әүлиялар булмыйдыр инде. Зинһар өчен, алдагы көннәрдә мин болай, йә тегеләй дәвалыйм дип, баш очыңда кулларын селкетеп, яисә куллары белән авыруны алып ташлаган ишарәләр ясап «терелтергә» ашкынып торучылар исемлеге артмасын иде. Ни дисәң дә кеше алар янына могҗиза өмет итеп килә. Кемдер, даруга дип алып куйган акчасына, кемдер гаиләсенә 5 кг ит тә ала алмыйча, ай буе эшләгән хезмәт хакына киләдер. Шулай ук монда, бер табиб болай, ди, икенчесе башкача сөйли, бар өметем шушында дип килүчеләр дә бар. Ә имчеләрнең сүзе берүк: «Бозым тигән. Аны чыгарырга кирәк». Кеше өметләнеп кайтып китә. Табиблар төгәлен әйтмәделәр, башка аларга йөрмим дип уйлый һәм кыйммәтле вакыт уза: инде табиблар да ярдәм итә алмаслык – соң булырга мөмкин.
Рәмзия,
Адресым редакция өчен генә

Комментарии