Кешеләрнең «кешелексезлек» нәтиҗәсеме, этләрнең «этлек» кылуларымы?

Кешеләрнең «кешелексезлек» нәтиҗәсеме, этләрнең «этлек» кылуларымы?

«Эт – кешенең дусты», дигән канатлы гыйбарәнең мәгънәсе соңгы вакытларда югала, ике арада киресенчә – дошманлык көчәя бара кебек. Авыл яки бистә, хәтта шәһәр урамнарында эт көтүләре арта. Аларның нәфрәтләнеп кешеләргә ташланган очраклары ешая. Сукбай этләрнең һөҗүмнәре турында күңелсез хәбәрләр әледән-әле илебезнең төрле почмакларында ишетелеп тора бит. Нидән шулай соң: кешеләрнең «кешелексезлек» нәтиҗәсеме, әллә этләрнең «этлек» кылуларымы ул?..

КИЧЕКМӘСТӘН ЧАРАЛАР КҮРЕР ВАКЫТ

«Байкал арты краенда 7 яшьлек кыз баланы сукбай этләр көтүе талап үтергән...»

«Әстерхан өлкәсендә урам этләре ташлану нәтиҗәсендә 58 яшьлек ир-ат һәлак булган...»

Бу ике коточкыч хәл агымдагы елның соңгы ун көне эчендә генә булган фаҗигаләр бит. Ә ел дәвамында ничаклы ишетергә туры килә андый куркыныч вакыйгалар турында? Һәм, кызганычка каршы, этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очраклары арта гына бара. Массакүләм мәгълүмат чараларында да шактый сөйләнелә, языла алар хакында. Тик проблемага һаман тиешенчә игътибар гына бирелми. Шулай да, Байкал арты краенда 7 яшьлек кыз бала үлеменнән соң, Русиянең тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин төрле өлкәләрдә сукбай этләрнең кешеләргә ташлану очракларын анализларга, гамәлдәге законнарга төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр булдырырга кирәк, дип әйткән иде. Шуннан соң боз бераз гына кузгала башлады кебек. ДәүДума спикеры Вячеслав Володин да «уянып китеп», әлеге проблема буенча тәртип урнаштырырга вәгъдә бирде. Ни рәвешле урнаштырырга җыеналар тәртипне, ул хакта соңрак. Ә хәзер сукбай этләрдән тәмам туеп, аптыраган халык тарафыннан күрелә башлаган кайбер чараларга тукталып китик.

Кама Аланы бистәсендә билгесез зат этләрне көпә-көндез мылтык белән аулый башлаган булган. Лаеш районының Сокуры бистәсендә исә, кемнәрдер урам этләрен агулый, дигән хәбәр таралды гыйнвар ахырында. Һәм, андый очраклар турында бу хәбәрләр – соңгылары түгелдер, дигән шик бар.

Бер караганда, бөтен халыкны куркуга салып, көтүләре белән йөрүче урам этләренә карата шулай катгый чара күрү очраклары аңлашыла да кебек. Чөнки узган елда Татарстанда гына да аларның кешеләргә ташланган 1447 очрагы теркәлгән. Бу – 2020нче елгы күрсәткечкә караганда 42 процентка күбрәк. «Инцидент-менеджмент» системасына нигезләнеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый саннарга тукталды.

– Каршыңа 5-6 эт килеп чыкса, алар әле ташланмасалар да, олы кеше үзен ничек тотар иде икән? Ә балага яки хатын-кызга ни эшләргә, күз алдына китерегез! – дип, проблеманың кискенлеген ассызыклады Президент Миңнеханов һәм тиешле чараларны күрергә кушты. Ул чараларны кичекмәстән күрерлек шул инде. Агымдагы елның гыйнвар аенда гына да республикада сукбай этләрнең агрессив булган 70кә якын очрагы теркәлгән бит.

«ТИМӘСЕННӘР ЭТКӘ, ТЕШЛӘМӘС...»

Алдан ук искәртеп китик, әлбәттә, чарасын күрәм дип, сукбай этләрне атып үтерергә дә, агуларга да ярамый. Андый гамәл җинаять санала. Ким дигәндә, хайванга карата кансыз мөнәсәбәт ул. Сокурыдагы очракка килгәндә исә, әлегә аның агулау икәнлеген тәгаен генә әйтә алмадылар. Җирлек башлыгы Руслан Газизуллин сүзләренчә, ким дигәндә җиде эт зыян күргән, дүртесе үлгән икән.

– Тәгаен генә әйтә алмыйбыз, агулаганнармы, әллә чирле төлке тешләгәнме? – дип шикләнүен белдерә ул. – Башка сәбәпләр дә булырга мөмкин. Аны хәзер эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшерә. Экспертиза нәтиҗәләре ачыклык кертер инде. Ә сукбай этләр проблемасы бик зур Сокурыда. Өерләре белән йөриләр. Халыктан күп шикаять килә ул турыда. Балалар өчен бик куркыныч бит. Мәктәп дирекциясеннән дә күп мөрәҗәгатьләр бар.

Дөрестән дә, Сокуры урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гөлнур Габдуллинаның үзәгенә үткән проблема булып чыкты ул:

– Мәктәптә 450 бала укый, ике смена эшлибез. Укучылар иртәнге караңгыда киләләр, кичке караңгыда кайтып китәләр, – дип сүзен башлады мәктәп директоры. – Ә урам этләре көтүләре белән ишегалдына чаклы керә. Куып та бетерә торган түгел. Менә бүген тагын унбишләп эт йөри иде, телефонга да төшереп алдым әле. (Фотода) Шундый зурлар бит алар. Әлбәттә балалар бик курка. Ә шунда берәрсенә һөҗүм итсәләр, Аллам сакласын!

Балаларны гына түгел, олы ир-атларны да куркытырлык эт көтүләре йөри шул урамнарда. Ике ел чамасы элек үземә дә Сокурыда яшәп алырга туры килде. Иртә-кичен урамга чыкканда, йә таяк тотып, йә электрошокер белән чыга идем. Хәзер проблема кискенләшкән генә. Көпә-көндез урам сукбай этләр белән тулган.

Сокуры мәктәбе ишегалдында йөрүче сукбай этләр. (Гөлнур Габдуллина фотосы)

Әлегәчә билгесез сәбәпләр нәтиҗәсендә Сокурыда 4 эт үлгән, дигән идек. Сораша торгач шул ачыкланды, аларның икесе хуҗалы булган икән бит. Берсенең хуҗасы – Рафаэль исемле кеше белән телефон элемтәсе аша сөйләшеп тә алдык.

– Агуладылар, – ди ул, инанган тавыш белән. – Без полициягә гариза яздык, алай эшләргә ярамый бит. Этем бик әйбәт иде. Мине яклый гел. Аңа тия башласалар, тешли дә иде. Берничә тапкыр, конечно, балаларны – племянникларымны да куркытты. Аңа тияргә ярамый иде.

– Ул бәйдә тора идеме соң, ничек агуладылар?

– Юк, кыз урамга чыгарган. Безнең янда саламлыкта урам этләре күп. Шулар белән бергә булган. Ул бәй эте түгел иде. Йорт тирәсендә йөри иде шунда. Минем этләрне бәйләп тоткан юк.

– Үзегез әйтәсез, тешләргә дә мөмкин дип?

– Тисәң, мөмкин тешләргә. Тимәсеннәр аңа, нигә тияргә...

– Этегезнең үлемендә үзегезнең дә гаеп бар дип саныйсызмы?

– Юк, нигә мин гаепле булыйм?..

Әлеге сүзләрдән соң, әллә нинди сораулар бирәсез, дип, әңгәмәдәшем телефон элемтәсен өзде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, шактый агрессив этне ул бәйдә яки махсус вольерда асрамаган. Ә ул эт, үзенә тияләр дип белеп, берни аңламаган балага ташланган булса, ул очракта да хуҗа кеше гаепле хис итмәс идеме икән? Аныңча, киресенчә, эткә бала ташланган булып чыгасыдыр инде андый очракта...

«БАЛАЛАР БАКЧАСЫ, МӘКТӘПМЕ, ЭТЛӘР ӨЧЕН ПРИЮТ САЛЫРГАМЫ?»

Гомумән, сукбай этләр мәсьәләсе 2018нче елның 27нче декабрендә кабул ителгән 498нче закон нигезендә көйләнелә, ди Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. Аның үтәлешен Ветеринария идарәсе күзәтчелек итә. Ә үтәү – муниципалитетлар җаваплылыгында. «Хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт» турындагы бу закон буенча сукбай этләрне тотып, приютларга ябарга, диелә. Анда аларга карантин уздырырга тиешләр. Котыру чиренә каршы вакцина ясала, балалый алмасын өчен стерильләштерү яки кастрация үткәрелә. Егерме көнлек махсус курс узганнан соң, үзләрен тыныч тоткан этләрне кире элек яшәгән тирәлеккә кайтаралар. Ә агрессив булганнарын алга таба да приютта асрарга тиешләр. Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, гадәттә, приютларга кергән этләрнең 30 проценты агрессив, дип табыла икән.

Ләкин, элеккеге мохитка җибәрелгән этләр дә барыбер ягымлыракка әйләнми бит. Колакларына бирка тагылган этләрнең дә кешеләргә ташлану очраклары даими теркәлеп тора. Ә андый этләрне кабаттан җыеп алып китү турында законда берни әйтелмәгән. Икенчедән, этнең агрессивмы, түгелме икәнен аеру буенча гомум методика да билгеләнмәгән. Аны ветеринария табибы үзенчә генә ачыкларга тиеш.

– Барлык урам этләрен җыеп урнаштыру өчен приютларыбыз да җитәрлек түгел, – ди Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе. – Бөтен таләпләргә туры килә торганы бер Казанда, Тынычлык бистәсендә генә. Тагын Чаллыдагысы, Әлмәттәгесе азмы-күпме ярый торган. Ә Яшел Үзәндәге, Аксубайдагы сыман кечкенәләре – эт-мәчеләрне вакытлыча тоту пунктлары гына.

Приютлар өчен СанПин таләпләре бик югары, шунлыктан аларны төзү бик кыйммәткә чыга. Бүген 250 эт урынына исәпләнгән бер приют якынча 70 миллион сумга төшә икән.

– Ә бюджет чикле. Балалар бакчасы, мәктәп төзергәме, әллә этләр өчен приют салыргамы? – ди Алмаз Хисаметдинов. Шулай да, сукбай этләр проблемасы кискенләшә баруны искә алып, хәзер Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә өч яңа приют төзү планлаштырылган. Ә мәсьәләне уңай хәл итү өчен республикага Казандагы сыман яхшы унлап приют кирәк әле.

ҖАВАПЛЫЛЫК ҖИТМИ...

Инде Русия ДәүДумасы спикеры Вячеслав Володинның сукбай этләр проблемасы буенча тәртип урнаштырырга җыену максатына килгәндә, аңа беренче чиратта урындагы чиновникларның җаваплылыгын арттыру юлы белән ирешергә ниятлиләр икән. Шулай ук, Володин белдергәнчә, хайваннарга ярдәм күрсәтү, приютлар булдыру буенча өстәмә ярдәм чаралары да каралачак. Хәзер ДәүДуманың эш төркеме бу турыда киңәш-тәкъдимнәрне өйрәнү белән мәшгуль.

– Урыннардагы җитәкчеләрне, муниципалитетларны алдан ук ул проблемада төп җаваплылар итеп калдырдылар. Ә куелган бурычларны үтәү, яңа приютлар ачу өчен акча гына бирелмәде, – дип көрсенә Казан шәһәре Башкарма комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. Аның сүзләренә караганда, агрессив булмаган этләрне кире элек яшәгән тирәлеккә җибәрү тәртибе күпмедер дәрәҗәдә уңай йогынты ясаган. Чөнки алай эшләгәндә, приюттагы тикшерү һәм зарарсызландыру курсы аша күбрәк эт уза. Әмма ләкин, тагын яңа приютлар ачкан очракта да, сукбай этләр проблемасын тулысынча хәл итеп булмас иде, дип саный экспертлар. Искәндәр Гыйниятуллин фикеренчә, алдан барлык этләрнең төгәл исәбен белергә һәм аларны теркәргә кирәк.

– Әлеге хезмәт халык өчен мәҗбүри һәм бушлай күрсәтелергә тиеш, – дип саный ул. Бу фикер белән Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та килешүен белдерә:

– Барлык хайваннарны да мәҗбүри идентификацияләү тәртибе турында хөкүмәт ДәүДүмага үз тәкъдимен кертте. Андый закон кабул ителсә, бөтен йорт хайванының тиреләре астына махсус чиплар урнаштырылып яки колакларына биркалар тагылып, теркәлү узачаклар. Димәк, аларның төгәл исәпләрен билгеләү мөмкинлеге туачак. Шул вакытта гына иясез эт-мәчеләр проблемасында тәртип урнаштырып була, дип саныйм. Чөнки һәрбер эт контрольгә алыначак. Әгәр урамда чипсыз эт йөрсә, аны приютка урнаштырырга мөмкин. Инде урамда чабып йөрүче этнең чибы яки биркасы була икән, аның хуҗасын ачыклап, зур күләмдә штраф салырга кирәк. Алдынгы чит илләрдә шундый тәртип эшләп килә дә.

Икенче төрле әйткәндә, эт-мәче хуҗалары тарафыннан да хайваннарны тиешенчә асрау шартларын үтәүне таләп итәргә кирәк. Хуҗалар дүрт аяклы дусларына яшәү өчен уңай шартлар тудырудан тыш, аларның контрольсез үрчүләренә, урамда, җәмәгать урыннарында караучысыз йөрүләренә дә чик куярга тиешләр. Бу таләпләр үтәлмәсә, хуҗаны саллы штрафлар көтә, дигән сүз...

Миңа калса, гадел таләпләр алар, хуҗаларны этләренә карата кайгыртучанрак, җаваплырак булырга чакыра торган. Нәкъ менә алар тарафыннан җаваплылык җитмәгәнгә дә, бүген урамда сукбай этләр арта бит. Шул җаваплылык булса, Сокурыда яшәүче Рафаэльнең дә эте исән калыр, үзе, минем этем акыллы, үзенә тисәләр генә ташлана иде, дип акланмас иде. Әйтерсең аның муенына язып куелган: «Бу эткә бәйләнмәгез...»

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

 

P.S: Казан шәһәре һәм күрше-тирә бистәләр урамнарында сукбай этләргә тап булсагыз, аеруча алар үзләрен агрессив тотса, 8 (843) 222-04-44 телефонына хәбәр итә аласыз. Казан шәһәре Башкарма Комитетының кайнар элемтә хезмәте мөрәҗәгатьләр буенча тиз арада тиешле чараларны күрәчәк, дип ышандыралар.

Комментарии