Хатын-кызлар, сез нишлисез?

Хатын-кызлар, сез нишлисез?

Редакциябезгә Арчадан бер ир шалтыратты. «Исемемне гәҗиттә күрсәтмәгез, кеше гаиләсенә тыкшына икән, диярләр. Тик әйтмичә дә кала алмыйм. Мин 40 яшемдә булсам да, әле дә өйләнмәгән. Өйләнергә куркам да. Чөнки хәзер хатын-кызлар бик азды. Безнең әниләр кияүгә чыкканда ничек булса да гаиләне саклап калырга тырышкан. Ә хәзерге хатыннар ирләрен түгел, акча ягын кайгырта. Баегач, ирләрен куып чыгаралар. Минем танышларым арасында да күп шундый хәлгә тарыганнар. Шулар турында сөйлисем килә», – диде ул. Аның сөйләгәннәрен укучыларыбыз белән дә уртаклашырга булдык.

«КӨН ДӘ ЧӘЧӘКЛӘР БҮЛӘК ИТӘ ИДЕ»

– Күптәнге бер дустым белән күрештек. Борчуы барлыгы йөзенә чыккан. «Ни булды, Айдар?» – дим. Бушанасы килә иде, сөйләп бирде. Айдар үзе бик тырыш егет. Эшсез бер көн утырганы да юк. Тик гаилә бәхете булмады. Беренче мәртәбә 30 яшендә өйләнгән иде. Хатыны үзеннән 10 яшькә кечерәк. Кызларына 8 яшь булганда аерылдылар – хатыны хыянәт итте. Судлар юлын таптап, баласын үзе янында калдырды Айдар. Өч ел кызы белән бергә икесе генә яшәделәр. Тормышлары җитеш, үзе Казанда төзелештә эшли, көн саен машинасы белән барып-кайтып йөри иде. Ник кирәк булгандыр икенче тапкыр өйләнергә?! Тәкъдире шулай булгандыр инде – бер көнне эштән кайтып барганда, олы юлда кул күтәреп торган кызны утырткан. Сөйләшеп киткәннәр. «Ирем хыянәт итте, шуңа аерылыштык. 4 яшьлек улым белән яшим», – дигән. Айдар шундук якын иткән моны: икесе дә хыянәтнең ни икәнен белә, кыз да матур, гашыйк булган. Шулай аралашып киткәннәр. Аралаша торгач, моның яшь ярымлык тагын бер кызы булуы ачыкланган. Тик Айдар моңа да күз йомды, язылышмый гына, никах укып, тора башладылар. Арчага алып кайтты ул аны балалары белән. Яратты, бик яратты. Үзеннән 13 яшькә кече булса да, бу кыз да бик аңлашып яшәде аның белән беренче араларда. Акчага мохтаҗлык кичергәне булмады дустымның, шуңа хатынына эш булсын өчен, кафе ачып бирде. 4 ай гына эшләде дә, туйды, өйдә утырасы килде. Кафены Айдарның әнисенә калдырырга мәҗбүр булдылар. Иркендә яшәсен дип, Арча үзәгеннән 3 бүлмәле фатирны ипотекага алды иптәшем. Аны түләү өчен әле монда, әле тегендә чапты. Рәсми итеп урнашып беркайда эшләмәсә дә, шабашкаларга йөреп, төзелештә эшләп, бөтен әйбергә җитәрлек акча таба иде. Кыйммәтле машиналарда гына йөртте хатынын. Шулкадәр яратты инде бу хатынны, исең китәр. Үзем дә беләм: Алия (хатынының исеме) эшкә урнашкач, көн саен эшенә такси белән чәчәкләр җибәрә иде. Гадәттә хатын-кыз ир-атны ашарга пешереп көтеп тора. Ә монда гел киресенчә: Айдар Алия кайтуга бөтенесен әзерләп, өстәлгә чәчәкләр куеп көтеп тора. Шакката идем инде мин аның хатынын болай тилеләрчә яратуына. «Айдар, әйткәнгә ачуланма, тик артыгын кыланасың бугай. Хатыныңның борыны өскә чөелмәсме, ул сине аягыңны үбеп торырга тиеш, син түгел!» – дидем берсендә. Ник дигәндә, ияртеп килгән ике баласын да үзенекеләре кебек яратты. Бер яшеннән кулларында күтәреп үстерде шул хатынның кызын. Уртак балалары булмады, әнә шул ияреп килгәннәрне уртак кебек күреп яратты. Балалар бакчасына урнаштырып, җәяү дә йөртмәде ул аларны. Иртәнге җидедә үз машинасы белән башта шуларны бакчага илтә, аннан соң Казанга китеп, төзелештә көн буе эшли, ә сәгать 5 тулгач, бөкеләрне ерып, Арчага чаба иде – балаларны бакчадан аласы бар, дип. Теге балалар моның үги әти булуын бөтенләй аңламады да. Үзләре дә яратып тордылар. Менә шушы гаиләнең узган ел чите кителде бугай. Айдар эшкә моңсу килә башлады. Хатыны моңа гел: «Рәсми урнашып эшләгән эш җирең юк, эшкә урнаш», – дип әйтә башлаган. «Рәсми эшләмәсәм дә, Алиянең кулына аена кимендә 30 мең сум биреп барам, әле бу акчалардан тыш өйгә ризык ташыйм, ипотека түлим, бөтенесенә җиткереп барам бит, ник канәгать түгел икән?» – дип аптырый иде. «Айдар, бетерәсең бит үзеңне, син бит болай да бер тапкыр инфаркт кичергән идең инде. Әзрәк тормозга бас әле, артык кума дөньяны. Хатын-кызга ярап булмас ул, саклан», – дип әйтеп тә карадым. Гашыйклыктан күзе-башы тонган, гел ишетмәде минем сүзләрне. Быел февраль аенда бик каты талаш чыккан. Хатыны: «Мин әле яшь, син инде 50гә җитеп киләсең. Карт инде син. Минем әле яшәп каласым килә. Бар, чыгып кит», – дип, шушы ирне ишәк кебек эшләп түләгән ипотекалы фатирларыннан куа башлаган. Иптекалары түләнеп бетәргә әз генә калган чөнки. Бу хатынга бәлки берәр дуслары: «Арчада өч бүлмәле фатирың бар, машинаң бар, ник кирәк бу ир сиңа, табарсың башканы, китсен!» – дип акыл биргәндер. Чөнки көнләшүчеләр дә булды. Кайда бар тагын көн саен хатынына чәчәк ташыган ир-ат… Шушы тавышлардан соң, ашыгыч ярдәм белән, алып киттеләр Айдарны Арча больницасына. Инфаркт булган. Бер ай буе больницада ятып чыкты, хатыны янына килеп тә карамады. «Ике пакетка тутырып киемнәреңне ишек янына чыгарып куйдым, алып китәрсең, башка кайтма», – дип кенә шалтыраткан. Ә ул больницадан чыгуга Алия үзе чирләп киткән – нык кына салкын тидергән. Балаларны караган шикелле, яныннан да китмичә карады Айдар шушы хатынны. Чәен кайнатып, ашарына пешереп, биеп кенә торды. Җүләр инде, нәрсә дисең тагын…

«СИН МОНДА БЕРКЕМ ТҮГЕЛ»

– Теге хатын терелеп аякка гына баскан иде, Айдарны тагын өйдән куа башлаган. «Мине кыйный», – дип, полицияләргә кадәр чакырып бетергән. «Бармак белән дә чиертмәдем, ничек яраткан хатыныма кул күтәрим мин», – дип аңлатма бирергә туры килгән дустыма. Бу хатын моны шулай фатирдан куып чыгару дәрәҗәсенә җиткерергә теләгәндер инде күрәсең. Һәр көн бер сүз сөйли ди: «чыгып кит» тә «чыгып кит». «Минем бу фатирга күпме акчам, күпме көчем керде. Ничек шулай итә аласың син Алия?» – дип, сораган. «Без рәсми рәвештә язылышмадык, бу өч бүлмәле фатир минем исемдә, шулай булгач, бер нәрсә дә эшли алмыйсың, син монда беркем түгел», – дип әйтә ди. Ике баласы белән эт оясы кебек кечкенә бүлмәдән алып килеп утыртты аны Айдар бу фатирга. Кешечә тормышның нәрсә икәнен күрсәтте, рәхмәте шушы булгандыр. «Бер ел вакыт бирәм сиңа, бу вакыт эчендә тормыш сине барыбер акылга өйрәтер. Кире уйласаң, хәбәр бир», – дигән дә, әйберләрен алып, чыгып киткән дустым. Хәзер беренче хатыннан туган кызы белән бергә яши. Анысы да: «Әти, син бит чит кеше балаларын карыйм дип, миңа бөтенләй вакыт тапмый идең. Шул хатынга чүпрәк кебек булдың, шуны сизмәдең. Рәхмәт әйттеме?» – дип әйткән бугай. Менә шулай ярык тагарак артында калды. Монысы – беренче очрак.

Тагын бер иптәш малай бар. Ул да «папа-одиночка», кызын ялгызы үстерә. Хатыны ташлап, еракка китте. Шуннан соң икенче хатын белән тора башлады. Моның төзелеп бетмәгән өе, машинасы бар иде. Машинасын сатып, 2 миллион сумга машина алдылар, хатыны исеменә яздырды. Шуннан соң бер көнне хатыны әйтә ди: «Әйдә, сатыйк бу өйне, фатир алыйк», – дип. Ул фатирны да үз исеменә яздыртасы булган. Бу малай ничә еллар интегеп сала йортын. Шуңа күрә, ярый башы эшләп калган: «Юк, сатмыйм», – дигән. Берничә көн генә үткән, эштән кайтып, аш бүлмәсенә керсә – бер кәгазь кисәге ята ди. Кәгазьдә «Мин синнән киттем», – дип язылган. Өй эчендә дә бер нәрсә калмаган, теге ике миллионлык машина да юк, ди.

Тагын бер ир белән эш урынымда танышып киттек – өйләнгән, хатыны исеменә рәсмиләштереп, миллион ярым сум бурычка кереп, өй сатып алган. Хатыны моны куып чыгарган, башка ир алып кайтып утырткан өйләренә. Әле күптән түгел ишеттем – тагын бер танышыбызны хатыны яхшы йортларыннан куып чыгарган, бу ир бер кат күлмәк белән чыгып киткән, мескен. Чормаларда, иске сарайларда подъездларда йоклап йөргән. Хәзер инде фатир яллап тора. Менә шушы мисалларны башымнан уздырам да, «Хатын-кызлар, сез нишлисез соң?» – дип, кычкырасым килә. Бергә эшләп алган әйбернең кадере дә, бәрәкәте дә бергә беленергә тиештер ул. Нишләп бу кадәр ач күзле булып беттегез сез? Белмим, ир-ат халкы шул кадәр җүләрме, әллә хатыннар артык хәйләкәрме? Уяурак булыгыз, җәмәгать. Тиккә генә елан белән чагыштырмыйлар инде үзләрен – кайчан чагасыларын белми дә яшәрсең…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии