- 04.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №26 (3 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Җинаять эшләре буенча эзләү тикшерү чаралары туктатылып тору еш була. Ләкин бу явызлыклар онытыла, качып йөрүчеләр җәзасыз калып иректә яши дигән сүз түгел. Бик күп еллар үткәч тә тотыла алар.
УНӨЧ ЕЛГА СОҢАРЫП
«Урыс мафиясе» дигән төшенчә чит илләрдә дә шөбһә уята. 1998 елың мартында Чех республикасының Кладно шәһәрендә яшәүче ир-егет Русиядән, төгәлрәге Казаннан килгән Валерий Кириенко һәм аның дуслары белән танышып китә, егетләргә үзенең моң-зарын ирештерә. Автомобильләр, запас частьләр сату белән шөгыльләнүче җирле Autotepas компаниясе директоры Ладислав Хубенный аны эштән чыгарырга йөри икән. Чех кешесе, урыслар кисәткәч, мәсьәлә үзе өчен уңай хәл ителер дип исәп тота. Ләкин болгавыр еллар дип аталучы заманда безнең бандитларның кәсеп итү алымнарын белеп бетерми, ахры.
В.Кириенко директор янына ике Дагыстан кешесен дә ияртеп бара. Анысы да башсыз башкисәрләр белән сөйләшүен чамаламый булса кирәк. Тегеләргә юл куярга җыенмый, нәтиҗәдә, күкрәге һәм башына ике пуля ала һәм кабинетында ук җан бирә. Җинаятьчеләр кача. Кладно прокуратурасы эш кузгата. Үтерүченең Русия гражданины икәне мәгълүм булгач, Кириенко халыкара эзләүгә бирелә.
Шунысы кызык: 2004 елда аны Мәскәүдә тотып, Казанга кайтаралар, ләкин тиздән чыгарып җибәрергә туры килә. Чөнки Чехиядән тикшерү эшләре өчен кирәкле документларны җибәрмиләр. Документлар 2006 елда гына килә һәм тикшерү эшләре яңартылып, ул яңадан эзләнелә башлый. Ниһаять, Татарстан оперативниклары аның Мәскәүдәге Варшава шоссесы урамындагы бер офиста пәйда булачагын ачыклыйлар. Хәзер 53 яшендә булган В.Кириенко 3 февральдә кулга алына. Казанда аңа кеше үтерүдә гаепләү белдерелде.
ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР КАЙТАВАЗЫ
10-15 еллар элек булган җинаятьләрнең күпчелеге, әлбәттә, ул чакларда оешкан төркемнәр «эшчәнлеге» белән бәйле, чөнки ул йогынты даирәләре өчен барган аяусыз бәрелешләр чоры.
1997 елның февралендә «10нчы микрорайон» төркеме әгъзалары Салмачы бистәсендәге автосервиска Беренче Таулык бистәсендә яшәүче өч егет килүен белеп алалар һәм берничә машинага төялеп шунда юнәләләр. Тимер таяклар белән коралланган ерткычлар кул астына машинада утыручы шофер эләгә. Аның көндәш торак районда торучы кеше икәнен ачыклаганнан соң, изеп ташлыйлар. Автомастерскойдан чыккан ике егет 18 яшьлек дусларын сырхауханәгә озата, ләкин табиблар аны коткарып кала алмый.
Әлеге кыргыйлыкта катнашкан егетләр күп еллар узгач кына берәм-берәм тотылып, дүртесе 2005-2009 елларда 9-14 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Ә берсе – Роман Кондрашин дигәне 2011 елның җәенә кадәр качып йөрде. Аны Байкал күле артындагы Кызыл Чита дигән авылдан тотып алып кайттылар.
Беренче Горкида оешкан «Перваки» төркеме моның өчен үч алмый калмагандыр, чөнки ул чакларда «тәртип»ләр шундый иде.
КАН КОЮЛАР, ҖАН КЫЮЛАР
2009 елның июнендә Мәскәү район суды «Низы» берләшмәсенең яшьләр төркемен хөкем итте. Кораллы банданың 11 әгъзасы озак срокларга, ә төп оештыручы бандит Т.Фәхриев гомерлеккә колониягә озатылды. Ә менә аның уң кулы саналган Д.Ларионов яшертен генә иректә яши бирде. Ләкин оператив хезмәтләр аны кара исемлектән сызып ташларга җыенмый. Дуслары җәзаны үтәтү оешмаларына озатылып 3 ай үтү белән ул, тынычланып китеп, Казанда пәйда була һәм оперативниклар тозагына эләгә. Тикшерү барышында аның 13 кешене үтерүдә катнашуы дәлилләнә. Д.Ларионов банда оештыру, кешеләр үтерүдән тыш, утлы корал йөртү, фахишәлек оештыру, сәүдә урыннарын ут төртеп яндыру кебек җинаятьләрдә гаепле дип табылды һәм узган ел Татарстан Югары суды тарафыннан 16 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Кеше үтерүләр генә түгел, омтылыш ясау, ягъни барып чыкмаган һөҗүмнәр дә онытылмый. Бу көннәрдә Татарстанның югары мәхкәмәсендә 13 ел элек булган вакыйгаларның берсе тикшерелә. Ул 2008 елда хөкем ителгән «56нчы квартал» оешкан җинаятьчел берләшмәсе белән бәйле. 2008 елда бик күп явызлыкларда гаепләнгән 11 кеше, шул исәптән ике хатын-кыз 9-24 елга хөкем ителә. Әмма шушы банда җитәкчеләре Чирков һәм Гринин заказы буенча башкарылган, ләкин уңышсыз килеп чыккан һөҗүмдә катнашкан Андрей Андреев 2009 елда гына Мәскәү өлкәсендәге Дмитриевск каласында тотыла. Ул анда мошенниклык гамәлләре кылган өчен җавапка тартыла һәм Татарстан хокук саклау органнарына тапшырыла. 1998 елда аңа һәм «Севастопольские» бандасыннан А.Бариновка (2011 елда 10 елга хөкем ителде) дошман «Савинка» төркеме башлыгы И.Хәмидуллинны юк итү бурычы йөкләнә. Шул максат белән төнлә атаманның «Мицубиси-Паджеро» машинасы астына шартлаткыч җайланма ябыштыралар. Иртән Хәмидуллин ике сакчысы белән машинага утыргач, ерактан идарә итү пультына басалар, ләкин «объект» шартламыйча үз юлы белән китеп бара.
Шуннан соң «Савинка» лидерын атып үтерү планы корыла. Аны өркетмәс өчен ышанычны акламаган шартлаткычны алалар. Ләкин киллер булачак корбанының йорты янында хәзерлек чаралары үткәреп йөргәндә, уяу сакчылар тарафыннан күреп алына һәм качып китәргә мәҗбүр була. Хәмидуллин һөҗүм әзерләнүен сизенеп яшәү урынын үзгәртә.
БЕЗ КАПЧЫКНЫ ТИШӘДЕР
Февральдә 1999-2005 елларда Казанда хәрәкәт иткән банда атаманы Роман Топарков 11 еллык кырыс режимлы колониягә озатылды. Хөкем тагын да катырак булырга тиеш иде. Бандит, хөкем саклау органнары кулына эләккәч, гаебен танып, тикшерү органнары белән судка кадәрле хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Суд аның кәсептәшләреннән аерым узды. Бу аңа чагыштырмача җиңел котылу мөмкинлеге бирде.
6 ел эчендә әлеге кораллы җинаятьчеләр өеренең 16 тапкыр һөҗүмле талау һәм 2 талау оештыруы мәгълүм булды. Алар, кагыйдә буларак, полиция хезмәткәре киеме киеп кәсеп итәләр, башлыча, бай фатирларга бәреп кереп талау белән шөгыльләнәләр. Шул максатта хуҗаларның тәненә кызган үтүк куеп пешерү кебек кыргый ысуллар да кулланыла. Казанның Айдаров урамында яшәүче М.Улитин шулай җәзаланганнан соң, 7 мең долларның өендә кайда яшерелгәнен әйтеп бирергә мәҗбүр була. Бандитлар алтын-көмеш, мех әйберләр, аппаратураны да алып чыгалар. Бер тапкыр инкассация машинасына да һөҗүм оештыралар хәтта. «Максаф-2» предприятиесе сакчысы пистолетлы разбойникларга «Сайга» карабиныннан җавап уты ачкач, качып китәргә мәҗбүр булалар.
2005 елда Максим Балута оештырган банда да нәкъ шундый алымнар белән эш итә. Ләкин болары озак шөгыльләнә алмый – 2006 ел азагында 8 бандитны оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш органнары кулга ала, ләкин алар да 7 тапкыр һөҗүмле талау башкарып өлгерәләр.
Әйтик, 2005 елның февралендә Яшел Үзән районындагы Краснинский бистәсендә ЮХИДИ хезмәткәре формасын киеп, укучы кызын мәктәптән алып кайтып баручы ханым машинасын туктаталар. Икесен дә бәйләп салып өйләренә кайтаралар. 250 мең сум акчаны алып, көнкүреш техникасын хуҗабикәнең «Ауди» машинасына төяп юк булалар. Китерелгән зыян 1,3 млн. сум дип исәпләнә. Казан читендәге Константиновка бистәсендәге базаны талаганда, каравылчыны үтергәнче кыйныйлар.
Банда әгъзалары 3 ел элек 6-12 елга хөкем ителделәр. Ә менә Балута үзе психиатрик экспертиза нәтиҗәсендә акылга зәгыйфь дип табылып, ябык типтагы сырхауханәгә җибәрелде. Ләкин бу аның кырыс җәзадан котылып калуы булмаган икән әле. 2 елдан артык дәваланганнан соң, Максим Балута сәламәт дип табыла. Шул рәвешле, Татарстан Югары суды мәҗбүри дәвалау чараларын туктатып, яңадан тикшерү эшләрен башларга дигән карар чыгара. Сырхауханәдә ятуның төрмәдә утыруга әверелү куркынычы тудыруын Балута аңламый түгел. Ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарта, ләкин тикшерү органнары аның эшен судка кадәр җиткерәләр. Хөкем ителүче присяжныйлар судын сайлый. Күрәсең, алар «психик яктан сырхау» кешегә мәрхәмәт күрсәтерләр дип өметләнә. М.Балута кебек тикшерү органнарына күрсәтмәләр бирүдән баш тарту очраклары җинаятьчеләр арасында еш очрый. Ошбу хокук РФ Конституциясенең 51нче маддәсендә күрсәтелгән. 7 ел элек эшләгән явызлыклары өчен тоткарлангач, 27-28 яшьләрдәге Александр Скворцов һәм Игорь Сидоров та «тел яшерергә» карар кылалар. Ләкин мондый алым, кагыйдә буларак, ярдәм итми. Татарстан Югары суды аларны да кеше үтерүдә һәм ялган документтан файдалануда гаепле дип тапты һәм һәрберсен 15 ел да 3 айлык кырыс режимлы колониягә хөкем итте. 2005 елның 25 декабрь иртәсендә 26 яшьлек егет җанын кыйган өчен тагын ике кеше лаеклы җәза алды.
Канлы һөҗүмдә катнашкан «текә» егетләрнең ул чакта 17-18 яшьләрендә булган Артур Таҗетдинов, Дмитрий Григоренко дигән икесен хокук саклау органнары 10 көннән үк тота, суд аларны 2006 елда ук 9 һәм 12 елга ирекләреннән мәхрүм итә. Ялган паспортлар эшләтеп, чит исем белән яшәгән Сидоров һәм Скворцовны узган җәйдә генә тоткарладылар. Бишенчесе әле хәзер дә тикшерү документларында «кем икәнлеге ачыкланмаган зат» дип атала. Ләкин аның да явызлыгы онытылмаган.
Ул төндә төркем дискотекада күңел ача. Мондый кичәләр, гадәттә, хәмерсез генә узмый. Иртә белән өйләренә кайтып барышлый дуслар сусауларын сыра белән басарга теләп, Казанның Чистай урамындагы киоск янында туктыйлар, ләкин «тәнәфес» дигән игъланга тап булалар. Сатучы кызның хезмәт күрсәтергә теләмәве йөгәнсезләрне чыгырдан чыгара. Аларның кыланышларын күз алдына китерүе кыен түгел. Көч ягыннан өстен чакта ерткычлар өере батыр була бит ул. Аларга каршы чыккан егет – кызның танышы да берүзе була. Кул астына эләккән кайчы белән генә ул үз гомерен саклап кала алмый. Машинадан тимер таяклар алалар да, егетне һәрьяктан чолганышта калдырып, үтергәнче кыйныйлар һәм качалар. Ләкин без капчыкны тишеп чыга.
10 ЕЛДАН СОҢ УҢ БУЛМЫЙ
2001 елның 22 августында 3 исерек ир-егет Теләче районының Тактамыш авылы тирәсендә 16 яшьлек кызны очраталар һәм, агачлыкка алып кереп, чиратлап көчлиләр. Әлеге хәбәр милициягә барып җитеп, эзли башлаганчы тегеләр ерак китеп өлгерә. Бичара бала тегеләрнең төс-кыяфәтен дә юньләп хәтердә калдыра алмый. Шулай да, берничә айдан икесе – ул чакта 16 яшьлек Илнур Ризов һәм 25 яшендәге Тәлгат Хәмидуллинны эләктерәләр, 2002 елда 4,5 һәм 5,5 елга ирекләреннән мәхрүм итәләр. Алар инде күптән срокларын тутырып кайттылар, ә менә өченчесе…
Аның 1974 елгы Айрат Исмәгыйлев икәнлеге милициядә мәгълүм була. Ул Чаллы, Түбән Кама, Чистай калаларында хокук саклау органнары күзенә чалынмыйча яшеренеп яши. Соңрак Казанга күчеп килә һәм, ниһаять, 2012 елның 26 гыйнварында Азино бистәсендә тотылып, Теләчегә кайтарыла. Инде хәзер 37не тутырган ир-атны, гаебен тулысы белән тануына карамастан, район суды сак астына ала. Качышлы уйнарга яратучы кешене бер эләккәч иреккә чыгарып булмый бит инде.
Күп вакытлар узса да, аның гаебен дәлилләү кыен булмас, чөнки зарар күрүченең генә түгел, куаклыктагы явызлыкта катнашкан ике кешенең күрсәтмәләре дә бар. Димәк, соңарган хөкемгә дә ерак түгел, әмма ничек кенә сәер күренмәсен, судка чаклы изоляторда утыру А.Исмәгыйлев өчен бердәнбер җәза булып калу мөмкинлеге зур. Эш шунда ки, аңа балигъ булмаган затны төркем белән көчләгән өчен РФ Җинаять кодексының 131нче маддәсенең икенче кисәге буенча гаепләү белдерелә һәм, ни хикмәт, мондый кыргыйлык өчен җинаять җаваплылыгының срогы 10 елдан чыга. Закондагы колониядән котылу мөмкинлеге бирүче бу маддә турында ул үзе дә белгәнгә охшаган, шуңа күрә соңгы вакытта әллә ни кача-поса йөрүне кирәк тапмаган. Димәк, Исмәгыйлев суд залында азат ителеп, җәзасыз калырга да мөмкин.
Наил ВАХИТОВ.
Комментарии