- 04.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
1950 елларга кадәр әйләнә-тирәбезнең бер урыны да имгәтелмәгән. Аллаһы Тәгалә ничек яраткан – шулай калган. Җиребезнең туфрагы йомшак, уңдырышлы ашламалар кертеп катырылмаган чор. Җир асты майлары да суыртылмаган булган.
Заманында үзебезнең Тат-Тулба авылы болынлыгы 20 гектардан артык мәйданны били иде. Болыннарында печән калын һәм күп булып үсте. Бернинди чыгым тотмыйча үскән печән ферма малларына кыш буена җитте. 1955нче елдан башлап терлекләр саны арта барды. Ә авылыбызның басулары таулы, ташлы җирләрдә урнашканга күрә, машиналар, комбайннар ул урыннарга керә дә алмады. Батырчылык итеп кергәннәре дә авып эштән чыккан очраклар булды. Шуңа җитештерүдә кулланыла торган егәрле техника череп кенә ятты.
Көтүлекләрдән зур уңыш алу максаты белән, 70нче елларда су сиптерү агрегатлары урнаштыру башланды. Бу эш ифрат зур чыгымнар таләп иткәне хәтердә калган. Безнең хуҗалык буа бумыйча гына, суны «бушка» агып торган Иделдән алырга теләп, торба гына салды. Иделгә понтон куеп, насос урнаштырдылар. Суның артып-кимеп торуы нәтиҗәсендә ул көтүлеккә әйбәтләп су сибә алмадылар да инде, ләкин хуҗалык, әкренләп, көтүне уратып алган чыбыкларны, баганаларны сүтеп алып бетерде. Чиратта Иделгә кадәр салынган торба магистрале калды. Аларны да өстәгеләр «кирәк – ярак»ка файдаландылар. Инешебезгә бик кулай булды бу эш. Ул казып алынган берничә йөз метр эздән юл алды. Еллар үтә торган саен, су юлы киңәйде, тирәнәйде.
Аргы якта берничә километрга сузылган комлык була торып, «акыллы башлар» Идел янына йөзмә кран куеп, ничә еллар буе су төбеннән ком чыгара. Су төбен актара торалар – яр ишелә тора. Хәзер инде болыныбыз бетеп килә. Сөрү җиренә дә күп ара калмады. «Тәкый гәҗәт» китабында: ахыр заманда әҗүри – мәҗүҗләр үз юлларында барлык җир-суларны юк итәрләр, диелгән. Әллә шул капкорсаклар килеп чыгып, әйләнә-тирәбезне җимерәләр микән? Көннең нинди булуына карамастан, авыр йөк машиналары өстән таптап, астан казып җиребезне юк итәләр бит. Кайбер шоферлар ком төягән машиналары белән авыл урамыннан узганда өйләр селкенеп, тәрәзәләр зеңгелдәп куя.
Узган гасырның 60нчы елларында тирә-ягыбызны нефть разведкасы тикшереп чыкты. Алар безнең авылны күл өстендә утыра дигәннәр. Дөбер-шатыр йөрсәләр, җир астына китүебез бар. Бу турыда экологлар нәрсә уйлый? Мондый эшләрне рөхсәт итми торган законнар бардыр бит?
Мансур ХӘСӘНОВ.
Кукмара районы, Тат-Тулба авылы.
Редакциядән: андый кануннар бар, әмма сез әйткәнне раслар өчен экологик экспертиза үтәргә тиеш. Моның өчен авыл җирлеге белән берлектә гариза язарга кирәк. Сезнең очракта катлаулы геодезик тикшеренүләр үтәргә тиеш. Ә бу бик катлаулы һәм кыйммәтле эш.

Комментарии