- 04.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №4 (2 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Беркөнне редакциягә шалтыратып: “Җитәкчебезгә яла ягып, милиция сукмагын таптаталар. Аны коткарырга кирәк, зинһар, ярдәм итегез”, – диде Гадәттән тыш хәлләрнең Минзәлә бүлеге хезмәткәрләре. Баштан икеләнеп тордым. Ничек инде, мин әйтәм, җитәкче мескен булсын, аны хезмәткәрләре яклап йөрсен, ди. Сәер бит!
Безнең илдә, киресенчә, начальниктан зарлану норма санала югыйсә. Бу эшнең төбендә берәр хәйлә ятмый микән? Гаеп аттамы, тәртәдәме? Шушы сораулар белән икенче көнне үк юлга кузгалдым.
ЙОМГАК БАШЫ – ПРЕМИЯ
Баксаң, Гадәттән тыш хәлләрнең Минзәлә бүлеге өчен мондый хәл бик тә гадәти булып чыкты. Берничә ел элек биредәге хезмәткәрләр җитәкче өстеннән шикаятьләр язып, аны эшеннән алдырганнар инде. Анысының чынлыкта гөнаһлары булгандырмы-юкмы, төпченеп тормадым. Тик хәзер язмыш кабатлана. Шикаятьчеләр үз көчләренә тәгаен ышанып, икенче җитәкче турында да тозлап-борычлап хат язып, прокуратурага илтеп тапшырганнар.
Анысының гаебе менә нидә икән. Яңа ел алдыннан һәр янгын сүндерүчегә саллы гына премия өләшкәннәр. Тик начальник Әхсән Гыйлфанов, өстән кушылганча, акчаны төрлесенә төрлечә бүлгән: берәүгә – 15, икенчесенә – 21, өченчесенә 37 мең сум туры килгән… Бу гамәл, әлбәттә, ризасызлык тудырган. “Ник миңа фәләнчә генә, теге миннән артык эшләдеме әллә?” – ишерәк сүзләр дә булып алган. Ләкин моның белән генә нокта куярга ашыкмаганнар.
– Җитәкче шушы премияләрне кире таләп итте. Бирмәсәк, эштән куу белән янады. Үз кесәсенә салырга түгел, янгын сүндерү бүлеген ремонтлау өчен дип сорады. Башка чара калмагач, тапшырдык инде, – дип, 6 хезмәткәр прокуратурага гариза яза.
Шуннан тотынган сорау алулар, тикшерүләр, җинаять эше ачылган… Мин килгән көнне Әхсән Әнгам улын вакытлыча эшеннән азат иттеләр. Ул хезмәткәрләреннән барлыгы 99 мең сум җыеп алуда гаепләнә. Киләчәктә гаебе расланса, аңа Җинаять кодексының 286нчы маддәсенең 1нче өлеше нигезендә 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Ләкин биредәге эшчеләрнең күпчелеге җитәкче яклы. Фикерләрен белдереп кенә калмыйча, шикаятьчеләргә дәррәү кубып каршы чыкканнар. Җитәкчене яклап хат язып, аның астына 30га якын кеше имза куйган. Биредә барлыгы 42 янгын сүндерүче эшләвен дә әйтсәк, күпчелек канәгать дигән сүз бит… Шулай да, өсләренә андый-мондый басым ясап тормыйлармы икән дип, һәрберсе белән берәм-берәм утырып сөйләшә башладым. Алай эшләгәндә сер капчыгы чишелми калмый ул. Арадан берәү булса да күз карашы, ым-хәрәкәте белән җитәкчесен сата.
ҖИТӘКЧЕ НИНДИ?
Әхсән Гыйлфанов турында менә ниләр сөйләделәр:
– Җитәкчебез – бик әйбәт кеше. Бер янгынны, бер аварияне калдырганы юк – гел безнең белән бара. “Мин җитәкче”, – дип тормый, утка беренче булып үзе керә. Бу тавышның артында безнең белән эшләүче өч бертуган Шәкүровлар тора. Алар бар кешене җитәкчегә каршы котырта, шәхсән үземә килеп: “Әйдә, алып атыйк Гыйлфановны, безгә кушыл”, – дип үгетләп маташтылар. Мескенрәк берничә кешене үз якларына аударганнар әнә! Ләкин прокуратурага язган хатка Шәкүровлар кул куймаган, анда чиста килеш калу ягын караганнар. Элекке җитәкчене дә эшеннән куу өчен алар тырышты. Монда бөтен кешене үз кубызларына биетү, үз кешеләрен генә эшкә урнаштыру өчен шулай кыланалар. Әллә ни эш күрсәткәннәре булмаса да, кайчан карама хокукларын даулыйлар, – диде Александр Пакшин.
– Шәкүровлар: “Җитәкчегә каршы күтәрелик”, – дип, өйдән-өйгә йөреп үгетләде. Инде хәзер тәмам туйгач, алар белән исәнләшүдән дә туктадым. Янгын сүндерүчеләр коллективы бердәм булырга тиеш, ә монда нәрсә? Авыр моментта ташлап та китәргә мөмкин болар – ышаныч юк. Әхсән Гыйлфанов барыбызга да гел ярдәм итеп тора, начарлыгы тигәне юк. Берсен милициядән тартып чыгарды, икенчесенең баласын балалар бакчасына урнаштырды, өченчесенең салмыш килеш эшкә килүенә күз йомды… Шул ук кешеләр аның өстеннән гариза язган! Яхшылыкка шулай җавап бирәләрмени, исебез китте, – дип сөйләде Алексей Дәүләтов.
– Начальник безнең белән бергә пычракка батып эшли, чирканып тормый. Ярдәм сорап керсәң, беркайчан борып чыгармый. Ә Шәкүровлар монда үз җырларын җырлатмакчы була! Эшләмичә, команда биреп йөрергә күнектеләр. Берсе улын эшкә урнаштырмакчы булып йөргән иде – алмаганнар. Шуннан ачулары тагын да ныграк кабарган, күрәсең. Туган-тумачалары белән бергә санасак, монда 7-8 кеше инде алар. “Җитәкчене алырга ярдәм ит, яхшырак яши башлаячакбыз”, – диделәр ачыктан-ачык үземә дә. Хәзер шулар начальникка пычрак эшләр тага, аяк чала. Әхсән Әзгамовичка ничек тә булса ярдәм итәсе иде, – ди Александр Лаишев.
Гадәттән тыш хәлләр бүлегендә 30га якын ир-ат белән кара-каршы утырып сөйләштем. Бөтенесе җитәкчеләрен эш урынында калдырырга теләүләрен әйтте, әлеге дә баягы Шәкүровларга йодрык болгадылар. Премияләрне җыеп алу турында да ләм-мим. Кыскасы, болардан шикләнерлек нигез күрмәдем.
КУРКАК БАТЫРЛАР
Инде зарланучылар ягына күчик. Шикаятьче Николай Лебедев белән Рамил Галиев сүзләренчә, алар 21әр мең сум премияләрен Гөлүс Әбүбәкировка биргән. Ә ул үзенекен дә кушып, шул акчаны начальникка кертеп тапшырган. Г.Әбүбәкировтан шул хакта сораштырдым.
– Билләһи дип әйтәм, булмадым мин арадашчы! Әхсән Әнгәмовичның гомергә дә безнең премияләрне җыеп алганы булмады, – диде ул. – Николай белән Рамил баштан: “Бу хәл 29ы булды”, – диделәр. 29ы эшләмәвемне, өйдә булуымны әйткәч, күрсәтмәләрен үзгәртеп, “31е тапшырдык”, – диләр хәзер. Шуннан да ялганнарын тотарга мөмкин, үзләре үк буталып беттеләр. Милициягә чакыртып, миннән көне буе сорау алдылар. “Гаебеңне танымыйча җибәрмибез”, – диде тикшерүче. Адвокат шалтыратып сөйләшкәч кенә, кичке 8дә кайтып киттем. Шулай миңа яла якканнары өчен, Лебедев белән Галиевның үзләрен судка бирәчәкмен! – дип катгый фикергә килүен дә әйтте ул.
Шуннан соң Н.Лебедев һәм Р.Галиев белән дә күреп сөйләштем.
– Җитәкчегез премиягезне сорадымы? – дим.
– Әйе.
– Күпме һәм ничек бирдегез?
– 21әр мең. Әбүбәкиров аша.
– Моңарчы мондый хәлнең булганы бар идеме?
– Юк.
– Ни өчен алдан ук милициягә хәбәр итмәдегез?
– Эштән куар дип курыктык, әле күптән түгел генә урнаштым, – диде Р.Галиев.
Бу ике абзыйның моңарчы журналист күргәннәре булмагандырмы, әзмәвердәй ирләрне куркытырлык усал күренгәнмендерме, тик мине күргәч, йөзләре ап-ак булды. Бик нык каушадылар бичаракайлар, сулышлары ешайды хәтта. Авызларыннан көч-хәл белән берничә сүз тартып чыгардым. Шушында ялганлыкка тикшерү җайланмасы да булса, аңнарын җуеп егылу куркынычы да торгандыр, шәт. Гариза язарга ничек батырлыклары җиткәндер боларның, шайтан белсен…
Калган 4 шикаятьче белән очрашу бәхете тәтемәде, кызганыч. Кыю дигәннәре дә шушылар икән, дигән фикер калды. “12 меңемнән колак кактым”, – дип кул куйган Осипов әфәнде шушы шау-шу башлангач, эшкә йөрүдән туктаган. Иптәш Садретдиновны хастаханәдә диделәр, җитәкче кулына 15әр мең тапшыручы Гурьянов белән Овчиников журналист белән очрашуны кирәксенмәде.
ЯЛГАН КҮРСӘТМӘ – ҖИНАЯТЬ
Вакыйгадан читтә калсалар да, янгын сүндерүчеләр теленнән төшмәүче “Шәкүровлар мафиясе” белән дә танышасым килде. Икесе нәкъ шушы моментта отпускка киткән, өченчесе хатынын хастаханәгә алып барыр өчен, яллар алган булып чыкты.
Телефон номерларын табып, шалтыратырга булдым. Азат Шәкүровка кем булуымны әйткәч, “Мин сезнең белән сөйләшмим”, – дип трубкасын куйды. Аннары кабат шалтыратты:
– Минем хатын – I төркем инвалид. Шуны хастаханәгә алып бару өчен, бер көн “отгул” бирмичә йөдәтте ул. Биш кат гариза яздырды! Менә шуларны языгыз! Былтыр 15 мең премияне алып калды, быел кире аңа бирмәячәгемне аңлап, язып та тормады. Бөтен малайлардан сорый ул премияләрен. Яңа эшкә керүчеләргә 22шәр мең премия язган, ә Шойгудан медаль алган Садретдинов белән Шәкүровка әзрәк. Урынбасарының да гөнаһлары бар, анысын да дөньяга танытачакбыз әле. Бер сүз сөйлиләр чөнки. Гыйлфановның җәй буе бензин, су сатып ятуларын да беләбез. Шойгуга кадәр барып җитәчәкмен, интернетта да таратам аның кырын эшләрен, – дип кызып китте ул.
Рафис Шәкүровның да күңелен бушатуын сораган идем, анысы: “Бөтен мәгълүмат интернетта бар, хушыгыз”, – дип сүзне кыска тотты.
Соңыннан майор Әхсән Гыйлфановтан да бу ситуациягә карашын сорадым. 16 ел шушында эшләп, мондый дәгъва белән беренче тапкыр очрашуы икән. Әле җәен генә яхшы хезмәте өчен медаль дә алган булган.
– Бу хәлгә кадәр дус булып йөргән кешеләр арттан килеп пычак кадады. Үзләренә ярдәм итеп тә йөрдем югыйсә. Премияләрен беркайчан да алганым булмады, миңа тагылган гаепне танымыйм. Җыештыручыга 5 мең сум премия язган өчен, анысының ире шалтыратып сүкте. Акчаны янгын сүндерүчеләр белән бертигез аласы килгәндерме… Без хезмәткәрләрне устав буенча эшләтәбез, төнлә йокларга ирек бирмибез, соңгы арада таләпләр артты. Шуңа чыдый алмаганнардыр, бәлки, – дип хәлне аңлатты 34 яшьлек җитәкче.
– Азат Шәкүровка “отгул” бирмәскә тырышкансыз, гаризасын 5 тапкыр күчерткәнсез икән?
– Азат Шәкүров гаризасын ике тапкыр күчерде, чөнки беренчесен дөрес язмаган дип, Яр Чаллыдан кире бордылар. Биш көн “отгул” алды, тик хатынын Казанга алып барганы күренми әле – бүген дә монда йөри иде…
Мин кайтып киткәч тә, юлда барганда әле бер янгын сүндерүче, әле икенчесе шалтыратып, Шәкүровларның тагын телефон аша “атака” ясавын хәбәр итте. “Начальник барыбер эшләмәячәк. Әйдә, өстеннән син дә гариза яз”, – дип, берәм-берәм хезмәттәшләренең номерларын җыйганнар. Үз тикшерүемнән чыгып, бер генә нәрсәне әйтә алам: халык Шәкүровлардан туйган, кыланмышларына чыдар хәлләре калмаган. Аннары, начар җитәкчене берәү дә бу кадәр якламас, батып барганда кул сузмас иде. Бәлки, бу очракта кайберәүләргә ялган күрсәтмә биргән өчен җаваплылык булуын әйтергә генә онытканнардыр? Хәер, кешегә гаеп ташлау уен-муен эш түгеллеген аңларга әле дә соң түгел.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.
Комментарии