Умартачыларны ни борчый?

Умартачыларны ни борчый?

Җир йөзендә иң файдалы җан иясе ул – бал кортыдыр, мөгаен. Аның хикмәтләрен кешелек инде ничәмә гасырлар өйрәнә, ләкин һаман ахыргача җитә алганы юк бугай әле. Изге коръәндә дә бал кортының файдасы турында берничә тапкыр искә алына бит. Ә менә алар күпләп үлә башласа, бу – ахырзаман якынлашу билгесе, дигән имеш-мимешләр дә бар.

Кызганыч, соңгы елларда әлеге ахырзаман билгесе еш күзәтелә башлады. Мисал өчен, 2019нчы елда Татарстанда гына да 20 меңләп ояда бал кортлары үлгән. Узган һәм агымдагы елда да булды андый хәлләр. Дөрес, быел үлгән корт оялары сан ягыннан ул чаклы күп түгел. Әмма, кортларның күпләп үлеме башланган очраклар саны арткан.

Бу хәл ахырзаман якынлашуны дәлиллиме, юкмы, анысын төгәл әйтә алмыйбыз. Ә менә бал кортларының шулай күпләп үлеме сәбәбе мәгълүм. Ул авыл хуҗалыгы оешмаларының басу-кырлардагы үсемлекләрне химик препаратлар белән эшкәрткәндә тиешле таләпләрне үтәмәвеннән. Кыскача әйткәндә, бал кортлары агуланып үләләр. Андый хәл булмасын өчен аграрчылар Русиядә гамәлдә булган бал кортларын агулауга каршы профилактика чаралары Инструкциясен һәм СанПиН таләпләрен, шулай ук быел көченә кергән 490нчы номерлы Федераль законны үтәргә тиешләр. Әмма чынлыкта алай түгел шул. Әле быел, июль башында гына Балык Бистәсе районындагы бер-берсенә янәшә урнашкан 6 авылда 15ләп умартачының кортлары берьюлы үлә башлавы турында язган идек. «Логос» җәмгыяте рапс кырын агулау нәтиҗәсендә, 700ләп ояда үлем күзәтелә, диделәр умартачылар. Сүз дә юк, үлгән кортлар да, агуланган табигать тә, матди зыян күргән умартачылар да бик кызганыч. Әмма, әлеге фаҗигага дәүләт органнары бөтенләй диярлек игътибар итмәделәр. Фәкать журналистлар кушылып, шул исәптән «Безнең гәҗит» тә, проблеманы югарырак яссылыкта күтәргәч кенә, комиссия барып лаборатор тикшерүләр өчен үрнәкләрне алды.

Әлеге хәлдән шундый нәтиҗә ясадык: бүген умартачылар яклауга мохтаҗ, тик аларны ишетергә теләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Ә бит аларның әйтер сүзләре күңел кәсәләреннән ташып бара. Җыелган проблемалары бихисап. Аеруча мөһим булган кайбер мәсьәләләр турында «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешма җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин белән сөйләштек:

– Шәүкәт әфәнде, килешәсезме? Умартачылар яклауга мохтаҗмы һәм алар турында бүген кемдер кайгыртамы?

– Әйе, нәкъ шулай! Умартачылар яклаучысыз калганлыктан, 2015нче елда республикада «Татарстан умартачылары» исемле иҗтимагый оешма барлыкка килде. Бүген анда 300ләп умартачы әгъза булып тора. Бер яктан караганда, бу аз кебек. Республикада ун меңләп умартачы бар бит. Ә без аларның күпчелеге җәмгыятькә керүен максат итеп куймыйбыз да. Иң мөһиме, әлеге җәмгыять умартачыларның үзара фикерләшеп, туган проблемаларны хәл итүдә ярдәмләшеп яшәве өчен кирәк. Чөнки умартачылыкка кагылышлы күп законнар үтәлми, аларны яклау буенча дәүләт органнары тиешенчә эшләми. Әлбәттә, үзебезне яклау һәм саклау юнәлешендә эшне активрак алып бару өчен, без яшь, энергияле умартачыларның җәмгыять әгъзасы булуларын теләр идек. Ә өлкән яшьтәге умартачыларга – әби-бабайларга, гомумән, бөтен кортчыларга да инде ул, безнең әгъза булмасалар да, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзербез.

– Хәзерге вакытта умартачыларны борчыган иң зур проблема, дип нәрсәне әйтер идегез?

– Иң зур проблема – агулау! Һәм ул умартачылар өчен генә куркыныч, зыянлы түгел. Ул бөтен тереклек өчен фаҗига. Кырларны агулау очраклары булганда, әлбәттә, иң беренче булып умартачылар чаң суга башлый. Чөнки аларның кортлары үлә бит. Умартачы агулау очракларын иң беренчеләрдән сизә, күрә. Тик умартачының кортлары үлүе турында сөрән салуына киң җәмәгатьчелек тиешенчә игътибар бирми кала. Монысы бик кызганыч. Ә бит тирәнрәк уйлап караганда, кырларны агулау нәтиҗәсендә бал кортлары үлү – проблеманың өслеге генә. Ул агу кортларны үтерә икән, димәк, шул кырларда булган башка тереклеккә дә зыян сала дигән сүз бит. Агуланган кырлар янәшәсендә умартачылар тарафыннан үлгән керпеләр, кошлар табуның ничәмә очраклары булды инде! Андый җирдә үле тынлык урнаша, җәен кошлар да сайрамый башлый, хәтта чебен-черки дә очмый. Әнә, интернет челтәрендә АКШның статистикасы бар. Алар язганча, шундый агулаулар нәтиҗәсендә Америкада ел саен 75 миллион кош үлә икән.

Ул агулар яңгыр сулары белән туфракка сеңә, соңыннан без эчә торган сулыкларга кушыла. Шул кырдан җыеп алган ашлык аша, безнең ризыкларга күчә. Нәтиҗәдә, без барыбыз да акрынлап агулана барабыз. Төрле катлаулы авыруларның килеп чыгу сәбәбен дә, иң элек шуннан эзләргә кирәк.

– Әйе, кырларны агулау нәтиҗәсендә бал кортлары үлә башлаган очраклар күп. Тик андый вакытта ни эшләргә, ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеген бик аз умартачылар гына белә икән шул. Әйдәгез, тагын бер кат искә төшерик әле.

– Әгәр янәшәдәге басуны аграр оешма химик препаратлар белән эшкәрткәннән соң, бал кортлары кинәт күпләп үлә башласа, иң беренче телефоннан «112» номерын җыеп, шалтыратырга кирәк. Килгән полиция хезмәткәрләренә кортларның үлемен, милкеңә зыян салынганлыгын теркәтү мөһим. Икенче адым, һәр районда эшләп килүче авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә барып, гариза язу. Ул гаризада хәлне аңлатып, тикшерү өчен махсус комиссия төзүне һәм фаҗига булган җирлеккә җибәрелүен сорарга кирәк. Ә инде комиссия килгәч, анализ ясау өчен умарталыктагы үлгән кортларның, шул оядагы балның, кортлар очкан агулы басудагы үсемлекләрнең үрнәкләрен алу мөһим. Бу процессларны, урында комиссия эшчәнлеген видеога яздырып бару да һич комачау итмәс. Соңыннан комиссия алган әлеге үрнәкләрне махсус лабораториягә җибәреп, тикшертергә кала. Агулану очрагы расланса, китерелгән зыянны каплауны таләп итеп, кырны химик препарат белән эшкәрткән оешмага мөрәҗәгать итәргә. Хәлгә үзара килешеп кенә нокта куелмаса, эшне судка бирергә.

Дөрес, бу юл шактый катлаулы. Ләкин, тиешле тәртипләрне бозып, әйләнә-тирә мохитны вәхшиләрчә агулаучы затка карата чара күрүнең бердәнбер юлы ул. Шуңа куркып калмаска кирәк. Гадәттә андый агулау вакытларында зыян күрүче умартачылар берничә була. Берләшергә һәм барлык тиешле эшне ахырына чаклы алып барып җиткерергә кирәк. Шул очракта гына сезнең белән агулаучылар да исәпләшә башлый.

– Тагын нинди проблемалар борчый бүген умартачыларны?

– Балны сату проблемасын да бик җитди дип әйтер идем. Базарны ялган бал басып алды. Ярлыкларына карасаң, нинди төр чәчәктән, нинди генә үсемлектән ясалган бал юк хәзер сатуда. Кедр балы, кычыткан балы, хәтта чынлыкта бик аз күләмдә була торган ана корт сөте кушылган балларны да тонналап саталар. Сыйфатсыз балларны бик яхшы, дип күрсәтәләр. Бөтенләй корт янында булмаган баллар да бар бит. Ялган балларны аеруча Кытай күп сата иде. Алар Европага да, безнең илгә дә кертәләр ул продуктларын. Ә үзләре бездән иң күп күләмдә бал сатып алучы ил.

Менә шул ялган, начар сыйфатлы бал сату очракларын фаш итү юнәлешендә бик нык эшләргә кирәк. «Росельхознадзор», «Роспотребнадзор», авыл хуҗалыгы министрлыгы, ветеринария хезмәте, «Аквакультуралар һәм умартачылык идарәсе» дәүләт бюджет оешмасы һәм безнең җәмгыять вәкилләре катнашында махсус комиссияләр төзеп, контроль сатып-алулар үткәрергә мөмкин. Аны лабораторияләрдә тикшереп, бал ялган булган очракта, сатучыга катгый җәзасын бирергә.

– Быел һава шартлары шактый үзенчәлекле булды. Умартачылыкта да ул үз йогынтысын ясамый калмагандыр. Уңыш ягыннан ничек фаразлыйсыз, бал мул булырмы?

– Әйе, корылык шактый районнарда үзен нык сиздерде шул. Барысы да табигать белән тыгыз бәйләнештә. Умартачылыкта бигрәк тә. Яңгыр яумаган төбәкләрдә быел бал уңышы да аз. Чөнки чәчәкләр тиз бөреште, корыды, дым булмаганлыктан нектарны аз бүлеп чыгардылар. Ә дым җитәрлек булган, яңгыр яуган урыннарда бал да мул җыелды. Тулаем алганда, республикада быел бал уңышы узган елгыдан кимрәк күләмдә булыр дип уйлыйм. Сыйфатлы, чәчәк балын күздә тотам. Хәзер менә яңгырлар еш ява башлады, көнбагышның да чәчәк аткан вакыты җитте. Нигездә кортлар шул культурадан җыялар хәзер балны. Чәчәк вакыты үтте инде. Шул көнбагыш хисабына, бәлки, гомуми бал күләме берникадәр артыр да. Тик ул югары сыйфатлы чәчәк балы түгел инде.

– Ә балга бәяләр ничек формалаша, аларны кем билгели. Сыйфаты, тәме буенча кыйммәтлерәк яисә арзанлырак дип бүленәме?

– Балга бәя кую мәсьәләсендә бернинди контроль дә, өлге дә юк. Тулысынча аңлашылмаучанлык, дияргә мөмкин. Кем ничек тели, шулай сата. Берәүләр узган елгы балны эретеп, йә булмаса ялган балны арзанрак хактан җибәрәләр икән, ул хәл инде шул җирлектәге умартачының чын сыйфатлы бал бәясен дә төшертергә мәҗбүр итәргә мөмкин. Чөнки, фәлән бу хактан гына бирде, син кыйммәт сорыйсың, дип, авылдашлары тинтерәтә ала. Ә карап торышка барысы да балмы, бал инде. Балның тәмен аерган, сыйфатын аңлаган кеше генә гадел бәяли ала аны. Ә минем фикеремчә, сыйфатлы балның 3 литрлы банкасын 1800-2000 сумга сату гадел быел. Инде кемнең балы күп һәм сатып бетерә алмыйм дип борчыла икән, барыбер яхшы балның банкасын 1500 сумнан да ким бирмәскә кирәктер.

Кызганыч, бүгенге көндә бал бәяләрен тәртиптә тоту юнәлешендә эшләүче бернинди оешма юк. Шунлыктан кайбер районнарның умартачылары социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә бал хакын билгели алмыйча ызгыша башлыйлар, хәтта. Ничектер, дөнья базарына күзәтү ясап һәм эчке ихтыяҗны өйрәнеп, бал бәяләрен тикшерү һәм сату сезоны алдыннан, киңәш формасында булса да, ниндидер хаклар тәкъдим итү буенча эш алып бару кирәк билгеле.

– Бу функцияне сез башкара алыр идегезме?

– Күпмедер дәрәҗәдә ул юнәлештә эшләү кирәк тә, дип саныйм. Дөрес алай эшләү өчен умартачыларның да шушы иҗтимагый оешма тирәсендә ныграк берләшүләре, ниндидер проблема булгач кына мөрәҗәгать итеп түгел, ә безнең белән даими аралашып яшәүләре мөһим.

Аннан, бал бәяләрен билгеләү генә түгел бит әле, аны сатканда да берләшергә мөмкин. Гомумән, умартачылык өчен көндәлек тормышта кирәкле булган барлык мәсьәләләрне дә шулай бергәләшеп хәл итү җайлырак булыр иде. Мисал өчен, кортларның токым чисталыгын саклауны тәэмин итү максатыннан, кайдан яңа кортлар сатып алу ышанычлырак? Бал кортларын төрле чирләрдән дәвалау өчен кирәкле препаратларны алганда ничек алданмаска? Һәм башка сорауларга җавапны табу бергә булганда күпкә җиңелрәк бит.

Без телибезме, теләмибезме, дәүләт тарафыннан куелган таләпләрне, законнарны үтәргә тиешбез. Күзәтчелек органнары ул юнәлештә һаман саен сүзләрен катгыйрак әйтәләр. Умарталыкларда һәр ояның паспортын да булдырырга тиешбез. Бал һәм умартачылык продукциясенең сатудагы әйләнешен ачык күрсәтә торган «Меркурий» системасына да кушылачакбыз. Болары – замана таләбе. Аннан безгә зыян булмый, дип уйлыйм. Бергә булсак, барысын да җиңел кичерербез.

– Җәмгыять оешуга 5 елдан артык вакыт узган. Ә хәзер дәүләт органнары сезнең гозер-үтенечләргә колак салалармы?

– Күпсанлы әңгәмәләр, бәхәсләр аша бара аралашу. Без әйткәч тә алар чыгып йөгерде түгел. Ниндидер кимчелекләр, кортларны агулау яисә умартачыларга зыян салу очраклары була икән, без рәсми төстә гаризалар язабыз. Ә дәүләт органнары ул гаризаларны закон буенча билгеләнгән вакытларда карарга, тикшерергә һәм җавап бирергә тиешләр. Нигездә эш менә шул рәвешле алып барыла. Тулаем әйткәндә, дәүләт органнары умартачыларга ярдәм итик дип, атлыгып тормыйлар. Без өсләрендә торгач кына, нидер эшләргә мәҗбүрләр. Ә без ул – чын мәгънәсендә халык, дигән сүз. Чөнки «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы халык теләге буенча, гади умартачыларның берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм эшләүче җәмгыять.

Әңгәмәдәш - Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии