Көлкеле детектив

Һәрдаим явызлык, бозыклык, сансызлык күреп, бандитларга кызыгып һәм сокланып үскән малайлар тора-бара экранда күргәннәрне тормышта да кабатлый. Менделеевск каласында балалыктан чыгып җитмәгән дүрт яшүсмер дә җинаятьчел гамәлләрен нәкъ детектив фильмнардагыча итеп оештыра. Ярый әле, ахыры кинодагыча ук күңелсез тәмамланмый. Шуңа күрә алар башындагы детектив “әсәр”дә комедия чалымнары күп.

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Тамаша 2008 елның 1 ноябрендә төнге сәгать икеләр тирәсендә Менделеевск шәһәрендә бара. Бурмистров урамындагы интернет-салон. Залда – дүрт, администратор бүлмәсендә тагын бер компьютер куелган. Вакыт соң булганга, комарлы уеннар уйнаучы клиентлар юк. “Сәхнә”дә өч көн элек 18 яшен тутырган оператор булып эшләүче Антон Блинов һәм аның сөйгән яры Юля. Тыныч, ләкин күңелсез.

Блинов ябык ишеккә карап көрсенеп ала да: “Хет берәр җан иясе керсен иде”, – дип куя. Фәрештәләрнең “амин” дигән вакытына туры килә, ахры: ишектә коточкыч кыяфәтле бәндә күренә. Ул гына да түгел, башлыгы күтәрелгән куртка кигән, йөзенә шарфтан ясалган битлек тарттырган бу адәмнең сул кулында дәү генә пычак. Керә-керешкә үк: “Это – ограбление!” – дип акырып сала да салондагы салмак кына барган тормыш рәвешен җанландыру кәсебенә керешә ул.

Шул максаттан күрелгән чараның беренчесе пычаксыз уң кулы белән оператор Антонның колагына бер тапкыр тондырып, аны аяктан егу була. Кинәт ябырылган ошбу бәладән котылу нияте белән, егет ишеккә таба шуыша башлый. Ләкин бандит аны пычрак ботинкалы аягы белән аркасына басып туктата һәм “Акча, акча кайда? – дип ысылдый. – Җәлт бул, малакасус, мать твою!…”

Идәндә җан-тәслим куркынычы янаган аягына басып, угрыны ияртеп, администратор бүлмәсенә керә һәм өстәлдәге 11 мең сум акча салынган тартмага ымлый. Теге шул ук уң кулы белән сәмәнне йомарлап кесәсенә сала, өстәлгә тезеп куелган ике кесә телефонын (берсе – операторныкы, икенчесе – салонныкы), милициягә ашыгыч хәбәр салу төймәсе куелган брелокны да җыеп ала.

Әлбәттә, куркудан чырае ак җәймә төсенә кергән кызый да игътибарсыз калмый. Анысы пычакны бер уйнатып алу белән, 5 мең тәңкәлек “Нокиа-3500” “мобильнигын” тегеңә тоттыра. Тиздән салонда тагын да ямансу тынлык урнаша. Чөнки бандит зарар күрүчеләргә урыннарыннан кузгалмаска дип акыра да юк була.

Чаллыдагы политехника институтының әле беренче курсында гына укучы егет бик авыр хәлдә кала. Кызы алдында хур булуы – бер хәл, хуҗага, милициягә шалтыратырга телефон да юк бит. Бераз хәл алгач, бәлки, берәр игелекле зат килеп керер дигән өмет белән тагын ишеккә төбәлә. Ни хикмәт, оператор Антонны сискәндереп, ул тагын ачылып китә. Ләкин бу юлы интернет-салонда юньле кешеләр – кыз белән егет пәйда була.

Комедиянең бу кадәресе алар телефоныннан интернет-салон хуҗасы И.П.Зәйдуллин һәм милициягә шомлы хәбәр озату белән тәмамлана. Әлбәттә ки, укучы нинди комедия булсын, драма ич бу дип, автор белән кискен рәвештә килешмәс. Детективта кызыклысы алдан ук ачып бирелми ул. Сабыр итик.

2НЧЕ КҮРЕНЕШ

Вакыйга бандит салоннан атылып чыкканнан башлап, шул ук химиклар каласының төрле урыннарында бара.

Саф һавага чыгу белән, жулик чыраендагы битлеген сала-сала төнге шәһәрнең иң караңгы урынына – мунча артына чаба. Аңа “объект”ны тыштан күзәтеп, ягъни “шухер”да торган тагын берәү иярә. Аулак ишегаллары буйлап шактый гына җилдергәннән соң, теге хәвефсез урынга барып җитәләр дә туктый болар. Эзәрлекләүчеләр булмауга тәмам ышангач кына, бандитлар, нәкъ кинодагы кебек, киемнәрен алмаштырырга керешә. Бусы әллә ни мәшәкатьле эш түгел. Чөнки иске-москыны алар үз киемнәре өстеннән кигән була. Салып атасы гына бар. Ләкин “вещдок”ларны теләсә кая ташларга ярамый. “Мент”лар эзләп табуы бар. Шуңа күрә һөҗүм итүдә кулланылган чалбар, шарф, курткаларны бер юан торба эченә тутыралар.

Ул арада телефоннан тагын бер кәсептәш шалтырата. Һәм “әсәр”дә өстәмә персонаж барлыкка килә. Аның белән очрашканнан соң, урланган өч телефонны пакетка салып, бер гараж өстенә ыргыталар, пычакны да шул тирәдәге төзелеш плитәләре арасына кыстырып яшерәләр. Табышны бүләсе генә кала.

Ләкин, аңарчы, әлеге детектив комедиядә катнашучы өчлек белән танышып үтмичә булмастыр. Алдан ук әйтеп үтәргә кирәк, алар берсе дә хөкемгә тартылып, белән бәйләнешеп йөргән егетләр түгел. Салонга кереп талау өстенә, Блиновның колагына сугарга җөрьәт иткән Александр Рябов үзенең Мунайка авылында ярыйсы гына егет санала. “Шухер”да торучы ролен җиренә җиткереп башкарган Николай Садовников туган авылы Брюшлидә яхшы исәптә йөри. Өченче кәсептәш Эдуард Батрашин Алабугада һөнәри лицейда укый, өметле вә сәләтле студентларның берсе, ди. Аның нинди сәләтләргә ия булуы алга таба күренер әле. Ә менә банданың дүртенче әгъзасы турында хәзергә әйтми торабыз. Чөнки көлкеле детективның кызыгы бетәчәк. Бары тик аның ошбу һөҗүмне оештыруда актив катнашуын, ләкин шуңа карамастан теге 11 меңне бүлгәндә, аңа нибарысы мең тәңкә “тамуын” искәртеп үтү белән чикләник. Хәер, әйтүләренә караганда, Рябов Садовников белән Батрашинга әллә ни күп “тамызмаган”. Шулай да таякның юан башы аңа түгел, Батрашинга төшкән.

Соңгысы бераз алгарак китеп әйтелде бугай. Серне ычкындырып ташлаганчы, вакыйга урынын алыштырырга кирәк…

3НЧЕ КҮРЕНЕШ

Бичара студент шалтыратканнан соң күз ачып йомганчы вакыйга урынына оператив төркем килеп җитә. Бу инде детектив “әсәр”дә яңа персонажлар барлыкка килде дигән сүз. Күп тә үтми, участок инспекторы Р.Фәйзуллин һәм сулуы капкан хуҗа И.Зәйдуллин пәйда була. Төп зарар күрүче матди зыянны теге 11 меңгә телефон бәясен дә өстәп 13 мең дип белдерә. Беркетмәдә Антон Юля “мобильник”лары да күрсәтелә, әлбәттә.

Милициянең ведомстводан тыш сак бүлеге экипажы шул тирәдәге урамнарны айкап йөрсә дә, шикле бәндәләрне таба алмый. Оператив төркем салонны җентекләп тикшерә, кул-аяк эзләренең күчермәләре алына, әлбәттә, зарар күрүчеләр генә түгел, шаһитлар да булган. Кыз белән егетне сораулар белән тинтерәтәләр. Алар исә бандитның киемнәрен сурәтләп бирсә дә, битлекле кешенең төс-битен әйтә алмый.

Ләкин оператив хезмәткәрләр мондый детектив хәлләрне дә, фильмнарны да күргән кешеләр бит. Инде бернинди мәгълүмат алып булмый дигәч тә төпченәләр. Тавышы таныш түгелме? Күзләре нинди? Соңгы сорауга кызый күзләре усал иде дип “тулы” җавап биргәч, ул кичтә салонда булган кешеләрне барлый башлыйлар. Бу инде безнең “әсәр”нең төп геройлары кара исемлеккә эләкте дигән сүз була. Чөнки Юля Рябов, Садовников, Батрашин һәм соңгысының сөйгән кызы Валя белән таныш була һәм аларның һөҗүм буласы кичтә салонга кереп-чыгып йөрүләрен әйтә. Ләкин ул кичтә компьютер залында дистәләгән клиент булган һәм һөҗүмне алар оештырган дигән ышаныч та юк. Ә участковый Фәйзуллин, никтер, шул фаразны алга сөрә. Ул арада Юля “усал күзле” бәндәнең тавышы таныш булуын әйтеп куя. Ничек кенә булмасын, оператив төркем клиентларны барлап чыгарга дигән фикергә килә. Оператив төркем, иң беренче чиратта, оператор белән “эшли”. Аны милиция бүлегенә алып барып, электрон картотекадагы шикле бәндәләрнең сурәтләрен күрсәтеп шактый озак утыралар. Үзләре аны бертуктаусыз сөйләштерәләр дә сораштыралар. Акчаның анда икәнен кайдан белдең? Ник хәвеф төймәсенә басмадың? Килгән кешеләр арасында артык кызыксынучылар булмадымы? Кыскасы, аптыраталар гына егетне. Чөнки нәрсәдер белгәнен сизенәләр. Аннан соң талаучы кергәндә акчалы тартма, ике телефон һәм брелокның бер җиргә тезелеп куелуы шик уята башлый. Ахыр чиктә егетнең чыдамлыгы бетеп, сер чишелә…

СОҢГЫ КҮРЕНЕШ

Безнең “әсәр”дә катнашучылар саны ишәя бара. Чөнки вакыйгалар Менделеевск район судына күчә. Судья Л.И.Коровин, прокурор, адвокат безгә таныш вә таныш булмаган шаһитлар, зарар күрүчеләр белән берлектә хөкем ителүчеләрнең кайсы, нинди роль уйнавын ачыклый.

Бактың исә, таланган салонның таланган хезмәткәре булырга Антон Блинов үзе ризалашкан икән. Ышандырыр өчен аңа яңак төбенә тамызырга кирәк булачагын да кисәткәннәр. Һөҗүм итүче Рябов исә, азрак арттырып җибәреп, тегенең колагына бик шәпләп кундырган. Садовников “шухер”да торудан тыш, Рябов өчен киемнәр табуны да үз өстенә алган. Батрашин ни эшләгән дигән сорау туа. Җавап кыска: берни эшләмәгән. Син болай, син тегеләй итәсең дип, рольләрне бүлеп биргән, өйрәткән, ягъни әлеге детектив әсәрне “сәхнә”гә куючы режиссер ролен башкарган. Режиссер кеше үзе сәхнәдә күренеп тормый бит ул. Батрашин да өч угры талаучы һәм таланучы булып “уйнаган” чакта, шәһәрнең бөтенләй икенче почмагында йөргән…

Җинаять кодексы мондый режиссерлыкка җинаятьне оештыручы дигән бәя бирә. Андыйларга мөнәсәбәт кырысрак була. Батрашин тикшерү барышында да изоляторда ябып тотыла. Гади “артист”лар исә кул куйдырып иреккә җибәрелә. Уеннан уймак чыга. Җинаять кодексының “Һөҗүм итеп талау” (“Разбой”) дигән бик җитди маддәсе буенча эш кузгатыла.

Ләкин суд җәзаны йомшарта торган биниһая күп шартларның барысын да исәпкә ала. Монда хөкем ителүчеләрнең малай чактагы Мактау грамоталарыннан башлап яшь булуларын да, гаепләрен танулары, үкенүләре, китерелгән зыянны каплау нәтиҗәсендә зарар күрүченең матди дәгъвасы булмавы, моңа кадәр хөкем ителмәүләре дә игътибарсыз калдырылмый. Шулай итеп, тарта-суза торгач, аларның барысын да дүртәр елга ирекләреннән шартлы рәвештә мәхрүм итү мөмкинлеге табыла. Моңа өстәп, аларга бишәр мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Әлбәттә, дүрт ел буена арканга куелган мал кебек яшәргә, ягъни төнлә белән өйдә булырга, тиешле органнарга килеп теркәлергә, яшәү урынын рөхсәтсез үзгәртмәскә, кыскасы, ныклы контроль астында гомер итәргә туры киләчәк.

Ә инде тагын бандит-бандит уйнау фактлары ачылса, шартлы хөкем “шартлаячак”. Һәм көлкеле детектив кызганычка әвереләчәк.

Наил ВАХИТОВ.

Менделеевск районы.

Комментарии