- 03.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №8 (3 март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Анда да тормыш кайный, ирекләреннән мәхрүм ителгәннәрнең дә ихтыяҗлары, теләкләре бар, димәк ки, төрмә, колония кебек ябык оешмаларда эшләүчеләргә төрледән-төрле гозерләре төшми тормый. “Свидание”, “передача” кебек рус сүзләренең мәгънәсе аңлашыла булыр. Шулай ук “УДО” дип йөртелүче срогыннан алда шартлы рәвештә азат ителүне белмәгән кеше юктыр. Бу һәм башка хыяллар бары тик җәзаны үтәү учреждениеләрендә хезмәт итүчеләр аркылы гына тормышка аша бит.
Мисалга, “зона”дагылар өчен тыелган әйберләр, әйтик, кесә телефонына ия булу теләген генә алыйк. Туган-тумача, дус-ишләр белән сөйләшү үзе бер гомер булса, иректә йөрүче кәсептәшләр белән киләчәккә планнар кору тагын да мөһим бит. Ярый әле, погонлы хезмәткәрләр арасында моны аңлап, ярдәмгә килергә әзер кешеләр табыла. Юкса җинаятьче халык телефонсыз нишләр иде…
Яхшылык кылган кешенең күңелен күрү бездә гадәти хәл инде ул. Төртү тәртибе төрмәгә дә үтеп керми калмый, әлбәттә. 18 гыйнварда Әлмәттәге 8нче төзәтү колониясендә кече инспектор булып эшләүче 1981 елгы ир-ат шунда “утыручы” тоткынга телефон һәм аны электр белән кору җайланмасы алып кереп бирергә вәгъдә итә. Ошбу гамәл закон бозу, хезмәт мәнфәгатьләренә хыянәт итү һәм, ахыр чиктә, дәүләт хезмәтендәге кешенең ришвәт алуы, ягъни мәсәлән, авыр җинаять кылуы дип аталса да, “хезмәте” өчен әллә ни кыйммәт сорамый тагын үзе.
Шулай итеп, телефонлы булу теләге белән янучы теге тоткынның иректәге дусты белән Әлмәттә “Радиоприбор” заводы янындагы автостоянкада очраша болар. Анысы ахириенә тапшыру өчен “мобильник” белән “зарядка”дан кала тагын 2 мең сум акча төртә. Менә шул нибарысы 2 мең сум кече инспекторга олы күңелсезлекләр китерә дә инде. Чөнки аны икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең шул каладагы бүлеге оперативниклары эләктереп ала.
Ә менә Казандагы күбрәк “Двойка” буларак мәгълүм икенче төзәтү колониясендәге сак бүлегенең өлкән инспекторы нәкъ шундый ук “яхшылык” өчен 5 мең сум алып хур була. Инспекторларның икесенә дә РФ Җинаять кодексының “Ришвәт алу” дигән бик хәтәр маддәсе буенча эш кузгатыла. Хөкем әле соңрак булачак. Ә менә аларның эшсез калуы озак көттерми.
Наил ВАХИТОВ.
Комментарии