Ришвәткә каршы закон кирәк

“БГ”да (17 декабрь, 2008 ел, №50) “Сатылган зачет” исемле мәкалә басылган иде. Бу язманы укып чыккач, мин әллә ни гаҗәпләнмәдем. Ник дисәгез, бу безнең ил өчен яңалык түгел. Мондый күренеш Татарстаныбызны чолгап алган инде.

Бу белән кемнәр генә тотылмады. 30 миллион сум белән дә эләктерделәр үзләрен. Тотылып торалар, тикшерү бара, эшеннән алган булалар, ә нәтиҗә юк. Бу ришвәтчеләрне тотып, мал-мөлкәтен тартып алсаң, 8-10 ел төрмә бирсәң, икенчесе үзеннән-үзе бераз куркыр, ә ришвәтчелек аз булса да кимүгә таба барыр иде. Хөкүмәтебез моны үзе үрчетә бит. Минемчә, моңа каршы бик көчле закон кирәк, андыйларны тотып, газетага басып кына киметеп булмый. Әле кайберләрен эшеннән алган булалар да, тагын да яхшырак, дәрәҗәлерәк урынга куялар.

Элек бит болай түгел, закон каты иде. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ир-ат яу кырында, ә әни кешеләрне, 200әр г ипи өчен 7-8әр баласын калдыртып, 10ар елга төрмәгә утырталар иде. Ул балаларны кем карар, дип уйлаучы да булмады. Закон чыгаручы абыйлар, үзебезгә дә юл бетәр дип, курка, ахры. Байлар, түрәләр бай яши, хәерчеләр исә һаман да күбәя бара. Газга, суга бәяләрне гел арттыралар бит. Нигә ришвәткә закон чыгармыйлар?!

Мөҗәһидан МОРТАЗИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Җиңел, әмма юньсез кәсеп

90НЧЫ ЕЛЛАР КАЙТАВАЗЫ

Узган гасыр азагында корбаннарын кызган үтүк кебек электр приборы белән җәзалап талау шактый киң таралган җинаять иде. Тора-бара мондый кыргыйлык очрамый башлады. Шушы көннәрдә Әлмәт каласында дистә еллар элек булган хәлләрне искә төшерердәй вакыйга булды.

Сәяси һәм икътисадый тотрыксызлык хас булган болгавыр елларда ошбу явызлык, башлыча, оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары һәм, күбрәк, эшмәкәр халкына карата кулланыла иде. Бу юлы исә сүз берәүнең исерек баштан очраклы кешене талавы турында бара. Шуңа күрә моны финанс кризисы нәтиҗәсендә яңадан 90нчы елларга кайта башлавыбызны күрсәтүче дәлил итеп карарга ярамастыр. Гәрчә андый куркыныч булса да.

Тракторчы булып эшләүче Р.Исәнбаев кичке якта элегрәк үзе дә яшәгән гаиләләр тулай торагына килә. Иске танышлары белән кәефләнеп алганнан соң, кайтырга чыга. Ләкин эчелгән хәмер “батырлыклар”га өндәү сәбәпле, “142” дигән саннар сугылган ишек янында туктап кала. Фатир хуҗасы, алдын-артын уйлап тормастан, ача моңа ишекне. Ләкин соңрак аңа үкенергә туры килә.

Исәнбаев өлкән яшьтәге ялгызак ир-атның үзенә караганда күпкә хәлсезрәк икәнен белә. Шуңа күрә дә теге еллардагы “братва” кыланмышларын бөтен хасиятен китереп башкара. Хуҗаны сугып та ега, аның муенына балта куеп яный һәм, ахыр чиктә, эшләп торган электр плитәсенә тидереп, сул кулын пешерә. Бары тик шуннан соң гына корбанының каршылыгын сындырып, теләгенә ирешә. Аның бар булган акчасын һәм кесә телефонын алып чыгып китә.

Милиция хезмәткәрләренә әлеге адәмне эзләп табу әллә ни кыенлык тудырмый. Чөнки Пушкин урамындагы әлеге тулай торакта Исәнбаевны белүчеләр күп. Ул үзенең бик ныклап килеп кабуын тиз төшенә. Йорт хуҗасы 50 мең сум акча талап алынды дип, гариза яза. Моңа ике меңлек “Nokia”ны өстәргә кирәк. Талауның көч белән, тән җәрәхәтләре ясап, корал кулланып, торакка бәреп кереп эшләнүен дә исәпкә алып, җинаять эше Кодексның “Һөҗүм итеп талау” (разбой) дигән бик кырыс маддәсе буенча кузгатыла.

ПОШИ КАРГЫШЫ ТӨШҮ

Әлмәт районында егерь булып эшләүче Виталий Островский кемнең кулында, шуның авызында дигән әйтемне бик яхшы үзләштергәнгә охшаган. Кулында мылтыгы була торып, үз карамагындагы иксез-чиксез урман-кырлардагы җәнлекләр итен авыз итмичә утыра алмый бит инде ул. Үзе хуҗа булгач, аннан тиешле рөхсәт, юллама кебек кәгазьләрне сорап торучы да юк.

Гәрчә тояклы җанварларга ау сезоны ябык булса да, ул, дустын ияртеп, биләмәләренә юл ала. Әлеге басу-кырларда кыргый хайваннарны аулауны “Туган табигать” (“Родная природа”) фонды контрольдә тота. Ә оешманың директоры булып тагын бер Островский, ягъни егерь Виталийның әтисе эшли. Димәк ки, яшь аучыларга шикләнердәй бер генә сәбәп тә юк.

Озак эзләнергә туры килми аларга. Баграж тирәсендәге урманлыкта ачтан үлмәс өчен коры-сары утлап йөрүче урман гүзәле очрый. Юлдан язып кар ерып йөрүче УАЗ бичара хайванда кызыксыну уята булса кирәк. Бер ген ә мизгелгә күзәтеп тора ул аны. Хәвеф барын сизенеп, качыйм дисә, инде соң була. Һәрдаим корал белән эш итеп остарган егерь мылтыгыннан очып чыккан ядрәләр куып тота аны.

Түшкәне эшкәртеп, төяп, күтәренке күңел белән кайтып барганда, аучылар кәефен юл-патруль хезмәте инспекторлары боза. Алары да үзенчәлекле аучылар бит – юлларда хилафлык кылган кешеләрне эзәрлеклиләр. Әлеге УАЗ да, шофер да шикле тоела аларга. Шул рәвешле машинадагы поши ите һәм мылтык алар игътибарын җәлеп итә.

Яхшы гына башланган эш төгәлләнде дигәндә, гаять катлауланып китә. Егетләрне милициягә алып кайтып ябалар. Ләкин Виталий аңа кадәр әтисенә, ягъни зарар күргән “Туган табигать” фонды директорына шалтыратып өлгерә. Анысы исә улын күңелсезлекләрдән арындыру чарасын күрә башлый. Дөресрәге, улы белән ауга чыккан егетне бар гаепне үз өстенә алырга күндерә. Штраф түләү һәм башка шундый уңайсызлыкларны үзләре хәл итәргә вәгъдә биргәч, теге егет ризалашып та куя.

Ләкин эш ул уйлаганга караганда күп тапкырлар катлаулырак булып чыга. Пошины мин аттым дип гаепне үз өстенә өяргә керешкәч, аның ялган күрсәтмәләр бирүен сизенгән тикшерүче җайлап кына эшнең нәрсәдә икәнен төшендерә. Аңа Җинаять кодексының “Законсыз ау” гына түгел, утлы корал белән бәйле маддәсе буенча да җавап тотарга туры киләчәк. Һәм монда штраф белән генә котылу мөмкинлеге бик аз икән.

Дөреслекне ярып салудан башка чара калмый. Берәүне коткарам дип, төрмәгә кереп утырып булмый бит инде. “Туган табигать” фондына китерелгән матди зыян 140 мең сум тирәсе, дип исәпләп чыгарып, бичара поши гомерен дә хәйран гына бәяләп куялар. Кыскасы, урман сылуының каргышы төшә – РФ Җинаять кодексының 258нче (законсыз ау) маддәсе буенча эш кузгатыла. Ләкин тикшерү эшләре башлангач, кул куйдырып иреккә чыгарылган В.Островскийның юкка чыкканлыгы мәгълүм була.

Оперативниклар аучыны озак ауларга туры килмәс, дип исәпли. Чыннан да, ул бит поши кебек карурманда яши алмый. Хәер, анда да эзгә төшәләр. Мескен хайванны үзе эзләп тапкан бит әле. Икесенең дә бәхетсезлегенә каршы…

САКЧЫЛЛЫК

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренең (ДЮСШ) спортчылар хәзерләү өлкәсендә хәлиткеч роль уйнавын берничек тә инкарь итеп булмастыр. Әлбәттә, алар азмы-күпме акча чыгымнары таләп итми калмый. Ә менә уйлап санап һәм саклап кына тотканда, чыгымны бермә-бер киметергә була икән. Бу яктан Тукай районындагы шундый мәктәп, төгәлрәге, аның урынбасарының эш тәҗрибәсе аерым игътибарга лаек, ди.

Иң алдан спорт җиһазлары һәм киемнәренә хуҗаларча мөнәсәбәткә тукталыйк. Чөнки әрәм-шәрәм итүләрнең иң зур өлеше шушы өлкәгә туры килә. Әйтик, кәшәкә һәм чаңгылар агач яисә пластик материаллардан ясалуга карамастан, ышкылып ашалырга яки бөтенләй сынып чыгарга сәләтле, ә тимераяклар корыч булса да кыршыла, спорт киемнәре дә тора-бара туза. Бертуктаусыз типкәләп йөртелүче футбол тубы турында әйткән дә юк.

Әлеге кыйммәтле мөлкәтне юеш танаулы малай-шалай вә мыек чыкмаган яшүсмерләр илә кыз-кыркын туздыра. Үзләреннән алга таба чемпионнар чыкса ярый әле. Кагыйдә буларак, спорт мастерлары әллә нигә бер генә тәрбияләнә, ә чаңгы ише әйберләр исә көн саен сына. Шулай булгач, акчаны суга салган кебек килеп чыга. ДЮСШ директоры үзенә ышаныч баглап тапшырылган муниципаль белем бирү оешмасы милеген пыран-заран китерүгә киртә куючы ысулны уйлап таба, ягъни мәсәлән, футбол, хоккей, баскетбол һәм спортның башка төрләре өчен кирәкле һәрнәрсәне өендә бикләп тота башлый.

Педагог ханымның дәүләт мөлкәтенә сакчыл мөнәсәбәте кайберәүләргә ошап бетмәү сәбәпле, бу хакта милициягә мәгълүм була. Анда да чаңгы шуарга, туп тәгәрәргә тиеш дип саныйлар икән. Шуңа күрә директорның Тукай районы Яңа бистәсендәге йорты келәтендә спорт җиһазы һәм форма киемнәрен күреп хәйран калалар. Үсеп килүче спортчыларга Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгыннан атап җибәрелгән кыйммәтле мал тикмәгә генә шәхси йортка килеп эләкмәгән дигән фикер туып, тикшерә дә башлыйлар.

Директорның ошбу гамәлен шик астына алырга сәбәп тә булган икән. Чөнки икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре заманча фикер йөртүче педагогның мәктәп хезмәткәрләренә тиешле хезмәт хакын сарыф итү буенча да игътибарга лаек алымы булуын сизгәннәр. Даһи фикерләр гади була дигәндәй, монысы да катлаулы түгел. Әйтик, 2003 елда директор ике шәфкать туташын эшкә алу турында боерыкка кул куя. Башкача булмый да. Чөнки бала-чага спорт белән шөгыльләнгәндә имгәнеп куйса, ярдәм итәргә кеше кирәк бит.

Ул гына да түгел. Мәктәп булгач, анда хуҗалык эшләрен башкаручы эшчеләр дә булырга тиеш бит әле. Шуңа күрә җитәкче ханым, әлеге мәшәкатьләрне башкару өчен, тагын ике ир-атны кабул итеп куя. Ләкин уйлый-исәпли торгач, мәктәпнең әлеге кешеләрдән башка да әйбәт кенә яши алуын ачыклый. Шул сәбәпле, әлеге дүрт хезмәткәргә буталып йөрмәскә кушыла. Бу инде, әлеге дә баягы, бюджет акчасын экономияләү мөмкинлеге бирә. Эшләмәгән кешегә түләп булмый бит инде…

Монда әлеге “үле җаннар”га дигән хезмәт хакы кая киткән соң дигән бер хикмәтле сорау туа тууын. Оперативниклар һәм прокуратура каршындагы тикшерү комитетының бүлеге тикшерүчесе Е.И.Викентьев янга калдырылган акча директор кесәсенә кергән, ягъни ул биш ел буена 282 мең сум акчаны үзләштергән дип саныйлар. Әлбәттә, бу соңгы нәтиҗә түгел әле. Бәлки, балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү өчен ду китереп эшләп йөрүче директор аны мәктәп хаҗәтләренә тоткандыр?!

P.S. Соңгы сәгатьтә редакциягә Чаллыдан Тукай районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Гөлүсә Нәҗмиевага карата РФ Җинаять кодексының “Вазифаи вәкаләтләрне явыз максатта куллану” дигән 285нче маддәсе буенча эш кузгатылды дигән хәбәр килде.

Наил ВАХИТОВ.

Әлмәт, Тукай районнары.

БАТКАК ЮЛ

Җир йөзенә килгән җан иясен

Җир күтәрә, бирә ризыгын.

Тигез күреп барын яшәтә ул,

Араламый дөнья бозыгын.

Әфьюн сөремендә иза чигеп,

Тормыш итә кайбер кешеләр.

Бу дөньяга ике килгән кебек,

Агу йота алар ишеләр.

Кәеф-сафа кора ул үзенчә,

Чын тормышка юллар бикләнгән.

Биш-алты ел аңа якты дөнья,

Наркоманлык гомере чикләнгән.

Тишкәләнеп кара көйгәннәр,

Калтыранган нечкә беләкләр.

Булды микән кызлар сөйгәне,

Яратам, дип кочып-үпкәне.

Котыртканмы шайтан, иптәшләрме

Баткак юлга кереп батарга,

Агуларга яп-яшь башкаен,

Бар мөлкәтен җыеп сатарга?

Үсеп килгән яшь буынны саклап

Ак үлемгә юллар бетәрме?

Куелырмы чик, чик буенда

Агу сатып баю җитәрме?

Наркотиклар кергән юлларда

Ябылсалар тимер капкалар,

Газизләре өчен кайгырмыйча,

Тыныч йоклар иде аналар.

Мәхмүт ШАҺИӘХМӘТОВ.

районы, бистәсе.

Комментарии