- 02.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №47 (30 ноябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Шушы көннәрдә ТР ЭЭМ (эчке эшләр министрлыгы) хезмәткәрләренең соңгы 10 ай эчендәге эшчәнлегенә нәтиҗә чыгарылды. Былтыргы белән чагыштырганда, үтерү, талау, урлау һәм шушы өлкәдәге башка җинаятьләр быел азрак булган. «Аларның саны нибары 9 процентка гына кимесә дә, эшләгән эшебезне халыкка күрсәтергә оялмыйбыз. Чөнки күп хезмәткәрләребез кыскаруга эләкте. Ә эш күләме, киресенчә, бермә-бер артып китте. Аңа да карамастан, Русия белән чагыштырганда, «ачылган эшләр саны Татарстанда күбрәк. Аларда 55% булса, бездә исә 64%», – дип сөйли ТР буенча оператив эзләү эшчәнлеген оештыру идарәсе (УООРД) башлыгы Владимир Иванов.
Ләкин халыкны борчыган сораулар бихисап әле. Лаеш районының Дятлово бистәсендәге 33 яшьлек Елена Кириллованы һәм «МЕДЭКС» ширкәтенең 48 яшьлек мөдирен үтерүче табылмаган. Август ае азагында Даша Максимованың үлүе турында кузгатылган эш шулай ук билгесез. Владимир Иванов сүзләренчә, соңгысы буенча җинаятьчеләрнең ни дәрәҗәдә ачыклануы турында һәр атна, һәр көн саен министрга белгертеп торалар. «Бүгенге көндә үтерүче сурәтенә туры килә торган конкрет кеше бар. Без аны эзлибез. Шунысы кызык: халык үтерүчеләрне «кавказ йөзлеләр» дип йөртсә дә, качып йөри торганы Татарстанныкы. Мәрхүм кызның әйберләре әле табылмады», – дип кенә әйтте ул, серләр пәрдәсен бераз ачып.
Калган җинаятьләр былтыргы сан белән бер дәрәҗәдә. Алар арасыннан фатир басуны гына аерып була. Бу төр җинаять саны һаман да иң күбе. Быел гына да 1068 фатир «чистартылган». Караклар да хәзер «акыллыланды». Әгәр берничә ел элек фатирдан телевизор, магнитофон, гомумән, күз алдында яткан бөтен әйберне алып чыксалар, бүген исә бары тик акча һәм алтынга кызыгалар. Йорт җиһазларыннан фотоаппарат һәм видеокамера кебек кечкенә техниканы сайлыйлар. Ни өчендер телефоннар гына болар рәтенә керми.
КФУ студенты.
Комментарии