- 02.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №47 (30 ноябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Кыргый җәнлекләр читлектә, бәйдә утыруны яратмаган кебек, адәм баласы да ни теләсәң шуны кылу һәм кылануны тыючы закон кысаларын өнәп бетерми торгандыр. Шул сәбәпле, хокук тәртибе сагында торучы погонлы кешеләрне дә сөймибез. Бусы – һәркемнең үз эше. Ләкин хезмәт вазыйфаларын башкаручы полиция һәм башка хокук саклау органнары хезмәткәрләре таләпләрен үтәү мәҗбүри. Чөнки алар үзләре дә закон тарафыннан яклана.
АТЫШЛЫ БӘРЕЛЕШ
Быел март аенда Питрәч районы үзәгендә килеп чыга ул. Хатын-кызлар бәйрәме хөрмәтенә өч көнлек ял башлангач, 21-22 яшьтәге 5 егет кичтән үк кайсы кайда бәйрәм итә башлый. Төн уртасы җитәрәк, бергә җыйналып сыра эчәргә керешәләр. Бу күңел ачу чарасы өчен урын итеп, гадәттәгечә, бер торак йорт подъезды сайлана. Биш сәрхүшнең үз-үзен ничек тотуын күз алдына китерүе кыен түгел. Исерек төркемнең төн уртасында акырып-бакырып тәмәке тартып, төкереп торуы, әлбәттә, әлеге йортта яшәүчеләрдә теләктәшлек уятмый.
Мондый чакта милиция кая карый, дибез. Монда да «02» телефоныннан шалтыратып хәбәр салучылар булмый калмый. Озак та үтми, подъездда дүрт полиция хезмәткәре пәйда була. Исерекләргә өйләренә таралышырга тәкъдим ителә. Полициянең законлы таләбе үтәлсә, бернинди бәрелеш тә, атыш та килеп чыкмаячак иде дә бит. Ләкин ниндидер «мент»ларга буйсыну тегеләрнең горурлыгына тия. Подъезддан чыккач та, икенче йорт каршына барып басып, йөгәнсезләнә бирәләр һәм бу полиция хезмәткәрләре алдында махсус эшләнә. Ул гына да түгел, алар адресына мәсхәрәле сүзләр дә кычкыралар. Кыскасы, сәрхүшләр үз башларына маҗара эзли.
Яхшылап әйткәнне аңламаган егетләр янына полицейскийлар яңадан килә. Һәм җәмәгать урынында исерек килеш йөргән өчен беркетмә төзергә район эчке эшләр бүлегенә барырга боералар. Әйтергә кирәк, икесе буйсына һәм ике хезмәткәр белән полициягә таба китә. Шулай итеп, зур күңелсезлекләрдән котылып калалар. Ә калган өчесе полиция кушканны үтәүне түбәнлек, дип саный. Бу инде мәсьәлә тыныч юл белән хәл ителмәячәк, дигән сүз була.
Үз вазыйфаларын үтәргә тиешле хезмәткәрләр чигенми, әлбәттә, Угро оперативнигы И.Сафин аеруча каршылык күрсәтүче П. Сафаровны, самбо алымы кулланып, йөзтүбән җиргә каплый һәм кулларына богаулар кидерергә керешә. «Мент»ның ошбу гамәле Петр Богов, Николай Порфеновны чыгырдан чыгара. Алар Сафинга ташлана. Эш шуңа барып җитә – оперативник пистолетын чыгарып, һавага атарга мәҗбүр була. Чөнки реаль куркыныч туа. Ярый әле, эш шуннан ары узмый. Юкса, берәрсен атып егарга да мөмкин иде. Вәзгыятьне ярдәмгә килеп өлгергән ЮХИДИ инспекторы М. Әхәтов «суыта» булса кирәк. Төрле янаулы сүзләр акыручы П. Боговка да, йөзтүбән карга салып, «беләзекләр» кидерәләр. Парфенов һәм Саферов белән бергәләп аны да җирле эчке эшләр бүлегенә алып килеп ябалар.
Богов дигәне әле шунда үзенең бик ныклап килеп эләккәнен аңламый. «Кемгә бәйләнгәнегезне белмисез әле сез? – дип үзенең судта эшли торган ниндидер апасы белән өркетә. – Теге «мент»ка аз эләкте әле, үтерәм мин аны», – дип кычкыра. Ләкин иң әүвәл, аның үзенең үк бәхетсезлегенә каршы, оперативник И. Сафинга аз эләкми, медицина тикшеренүе күгәргән, шешкән, сыдырылган җәрәхәтләр генә түгел, баш мие селкенү, дигән нәтиҗә дә ясый.
Тикшеренү комитетының Питрәчтәге бүлеге П.Болов һәм Н. Парфеновка каршы «вазыйфаи вәкаләтләрен башкарганда власть вәкиленең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч көч куллану» дигән билгеләмә белән җинаять эше кузгата. Калган өчесе административ җаваплылык белән котылып калалар һәм шаһитлар буларак чыгыш ясыйлар. Мондый эшләрне тикшерү, кагыйдә буларак, кайбер кыенлыклар тудыра. Полициягә карата җәмгыятьтә урнашкан тискәре караш үзен сиздерә, ягъни шаһитлар күрсәтмәләр бирергә теләми, үз вәкаләтләрен арттырганнар, дип гаепне зарар күрүчегә өяргә омтылыш ясала. Ләкин тикшерүче А.Закиров гаепләрне дәлилләп эшне судка илтеп җиткерә.
Шунысы игътибарны җәлеп итә, мондый җинаятьләрне кылган кешеләрнең, гадәттә, дус-ишләре арасында дәрәҗәсе күтәрелә. Богов белән Парфенов та башларын югары тоталар. Полицейскины типкәләү һәркемнең дә хәленнән килә торган батырлык түгел бит… Алар кебекләргә гади кешеләр, хәтта подъездларында һәрдаим тәртипсезлек кылучы яшьләрдән зарланучылар арасында да теләктәшлек уятырга мөмкин. Бусы инде дәрәҗәсез полициянең халык арасында абруйсыз власть вәкиле булуы белән аңлатыладыр. Ләкин кеше яхшы яктан сурәтләми инде ул. Богов һәм Парфенов кебекләрне тыеп торучы бердәнбер көч полиция, югыйсә.
Әлеге җинаятьнең иҗтимагый яктан куркыныч икәнен Питрәч район суды исәпкә ала. Яңа 21 яшен тутырган Петр Богов һәм Николай Парфеновны икешәр елга ирекләреннән мәхрүм итәргә, дигән хөкем карары чыгарыла.
КАРЧЫГАДАЙ КАРЧЫК
Чебен дулап тәрәзә ватмый, дигән әйтем бар үзе. Бу инде өлкәнәеп өшәнә, хәлсезләнә төшкән карт-карчыклар да чәбәләнеп әллә ни кыра алмый, дигәнне дә аңлата булыр. Ә менә Биектау районында киләсе февральдә сигезенче дистәне вакларга җыенган әби пристав ир-егетләрнең дә тетмәсен тетеп ташлаган, хәтта алыптай участок инспекторларына да эләктергән. Сүз, тел белән генә булса, бер хәл иде. Карчыктан зарар күргән ир-атларның кайберләренә сырхауханәгә дә, яклау сорап хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать итәргә туры килгән хәтта.
Әзмәвердәй ир-егетләрнең бер әбидән зыян күрүе беренче карашка гына көлке тоела. Суд приставлары хезмәтенең район бүлегенә, йөгәннән ычкынган дуамал ат кебек, дулап килеп кергән өлкән яшьтәге хатын-кызны ничек тынычландырмак кирәк? Өстәлдәге әйберләрне бәреп төшерә, документларны тотып очыра, тагын да яманрагы – үзеңә килеп ябышса, ни эшләргә? Башка хулиганнарга карата кулланылучы самбо алымы белән идәнгә егып салып, богаулап булмый ич инде аны. Кагылып кына кара! Җитмеш яшьлек әбиең болай да: «Көчлиләр, коткарыгыз!» – дип сөрән сала. Син тоткан берәр җире күгәреп чыкса тагын! Кыйнадылар, дип тавыш чыгарачак та, ким дигәндә, эшеңнән алачаклар. Кыскасы, чебен дулап булдыра алмаса да, карчыклар вата икән тәрәзәне…
Әби – карчыга, ә пристав егет бичара куянны хәтерләткән әлеге тамаша көтмәгәндә башлана. 1942 елда туган Римма ханым Хисметдинова (өлкәннәргә ихтирам йөзеннән исем-фамилиясе үзгәртелә) 40 яшьлек улына алимент түләтү турындагы суд карарын үтәтүче приставлар дөрес эшләми, дип исәпләп, «гаделсезлеккә» дучар булган малаен да ияртеп килә. Һәм пыр тузынып начальникның үзен таләп итәргә керешә. Пристав М. Куцаков әлеге мәсьәлә буенча үзе дә аңлатма бирә алуын әйтеп караса да, әби кеше кычкыруын белә. Район приставлар бүлеге җитәкчесе С.Плющийны да тыңларга теләми. Әче телле пенсионер сүзләрне сайлап тормый, хәтта ни әйтергә теләгәнен дә аңламыйлар.
Хәлнең мөшкел икәнен аңлаган Куцаков, канцелярия кирәк-яраклары оча башлагач, чарасызлыктан, телефонын алып, «кино» төшерергә керешә. Соңрак әлеге видеоязманың кирәге чыгып куя, тикшерүче чыгырдан чыккан әби кәмитен, бүлмәне пыр туздыруын да күрә, сүгенүле сүзләрен дә ишетә. Ләкин видеоязма өзелә. Хулиган карчык, телефонны йолкып алып стенага томыра һәм «компромат» теркәп баручы аппаратны сафтан чыгарган икән. Ул гына да түгел, Куцаевка ташланып, погоннарын йолкып алган, беләкләрен тырнап бетергән. Алга таба, әлеге җәрәхәтләр район үзәк сырхауханәсендә теркәлеп, рәсми документ бирелә.
Кызык та, кызганыч та – өч пристав бер карчыкны йөгәнли алмый. Әйтергә кирәк, әлеге җәнҗал сәбәпчесе – Римма ханымның алиментлы улы әлеге ыгы-зыгыда катнашмый диярлек. Ара-тирә, бигрәк тә видеога төшергән чакта, әнисен тәртипкә өндәп тә маташа әле. Ләкин аның әйтүләре дә, приставлар тырышлыгы да котырынган ханымны туктатмый. Ничек кенә хурлыклы булса да, полиция дәшеп китерергә туры килә.
Ике полиция хезмәткәре килеп кергәч, бәйдән ычкынган әби турындагы тамашаның икенче күренеше ачыла. Карчык монда да тамашачы егылып көләрлек галәмәтләр күрсәтә. Ләкин һөҗүмгә дучар булган ирләрдә көлү кайгысы булмый. Участковый А.Рәхмиев әби һөҗүменнән саклану буенча актив чаралар күрә, ул да приставлар бүлмәсендәге мәхшәрне видеога төшерә. Язмада ярсыган апаның тәрәзә төбендәге чәйнектән су эчүе күренә, ә менә суны инспектор Рәхмиевнең өстенә пошкыруы күренми. Чөнки аның телефонын да ике тапкыр идәнгә бәреп төшергән икән. Ул гына да түгел, эчке эшләр бүлегенә озату өчен машинага таба алып барганда, чыгымлый торган ат кебек, аңа типкәләп тә ала әле.
Полициядә, бәладән баш-аяк, дип аналы-уллы Хисметдиновларны сырхауханәгә алып барып тикшертәләр. Алар тәнендә ясалган яңа җәрәхәтләр табылмый. Шул рәвешле, приставлар һәм полицейскийлар гаепсездән-гаепле булу мөмкинлегеннән котыла. Ә менә Римма апага карата, Җинаять кодексындагы власть вәкиленә карата көч куллану очрагы турындагы маддә буенча, эш кузгатыла. Монысын тикшерү комитетының Биектаудагы тикшерүчеләре алып бара. Эчке эшләр бүлеге, үз чиратында, ватылган телефоннар өчен чит кеше мөлкәтенә аңлы рәвештә зыян китерү факты буенча, тагын бер эш ача.
Шулай итеп, хулиган карчык ике тапкыр суд каршына баса һәм икесендә дә гаепле, дип табыла. Әлбәттә, хөкемдарлар аны 70 яшьлек юбилее алдыннан колониягә озатырга базмыйча, штраф салу белән чикләнәләр. Әйтик, пристав М.Куцаков белән булган ызгыш өчен нибары 3 мең сум түләргә туры килә.
Биектауда әбинең ошбу ярсулы кыланышы сәбәбен әле хәзер дә аңлап та, аңлатып та бирә алмыйлар. Бу эшкә катнашы булган һәркем, әби исерек иде, дигән фикерне алга сөрә. Хәмер дигәнең, җитмештәгеләргә дә көч-куәт вә явызлык өсти, күрәсең.
Наил ВАХИТОВ.
Биектау-Питрәч районнары.

Комментарии