ТОРМОЗСЫЗ АЗАРТ

Газета алырга дип, тукталыш янындагы кибеткә кердем. Татар газетасын кулга алуымны күреп, янымдагы бер ир: “Моны бергә укырбыз инде”, – дип елмаеп үтте. Көз уртасы булуга карамастан, аягына тапочка гына кигән. Авызында тешләре дә санаулы. Берничә минуттан урамга чыксам, теге абзый кабат каршыма килеп басты.

– Исәнмесез, сезне көтәм, бигрәк чибәр үзегез, ай-яй. Менә сезгә өйләнсәм, “эх” та итмичә тәртипкә утырыр идем, – дип башлады ул сүзен. – Исемем Сирин була. Әй, яратмадым да шул исемне, әнине гомер буе: “Ник шулай куштың?” – дип битәрләдем. “Май аенда, сирень чәчәк атканда туганга шулай дидем”, – ди әни. Хәзер Сирин бабай булырга калды инде, 40ка җиткәндә исем алыштырып йөрисе килми. Шул исемнән дә күрәм үземнең бәхетсезлекне. Азартлы кеше мин, автоматта уйнап әрәм булдым. Элек карта җене кагылган иде, шуны акчага уйнап мәш килдек. Чүп булган икән ул уеннар! Ә чын мәхшәр Казанда беренче уен автоматлары ачылгач башланды. Иптәш егетнең уйнаганын карап торырга дип кергән җирдән калдым шунда… Беренче көнне 3 мең сум белән кереп, 90 мең оттым! Шатлыкны күз алдыңа китерәсеңме? Оператор белән кизүдә торучыга берәр мең өләшеп, өйгә капчык-капчык тәмлүшкәләр төяп кайттым. Хатынга: “Чумара эшләдем”, – дип ялганларга туры килде. Өй каршындагы автоматта уйнавымны әйтеп булмый ич. Ул 90 мең унлата чыкты хәзер. Машинаны саттым, эшләгән акчаны ай саен уен автоматларына салам. Берара эштән – казинога, казинодан эшкә йөри башладым. Шунда төне буе утырып, иртән эшкә китә идем. Хатын икенче баланы да шул азартымнан шикләнеп тапмады. Аннары бөтенләй онытылды, хатын белән аралар бозылды. Ике бүлмәле фатирымны хатын белән улыма калдырып чыгып киттем. Мөлкәт бүлешеп, кеше көлдереп йөрмәдем, Аллага шөкер. Ул чорда гаиләгә төкереп карау – тормыштагы иң зур хатам! Аерылган көннән дөньям җимерелде, чын бәхетнең гаиләдә икәнен аңладым. Бүген мин беркемгә кирәк түгел, хәлемне белгән кеше дә юк. Фатирга җиде мең һәм шулкадәр үк алимент түләп, берүзем яшим. Атна саен Волжскига уйнарга йөрим. Анда 10-15 мең сумсыз чыгып киткән юк, ә кайтканда юллык кына акча кала. Инде 50 тапкыр тирәсе Мәскәү казиноларында булып кайттым. Нәрсәсе белән аерыламы? Ул автоматлар күбрәк бирә, җиңү мөмкинлеге зуррак. Ә Казандагылары җиңелүгә генә корылган, халыкны талап тик яталар. Беләсеңме нинди нәтиҗә ясадым: автоматта ешрак авыл халкы уйный. Гадәттә алар яхшы алучы, шактый акчалы кешеләр. Үзем якларыннан, тимер юлда эшлим. Сине ничек коткарып була дисеңме? Белмим, бәлки, дәүләт берәр закон уйлап табарга тиештер. “Тыелды” дигән булсалар да, Казанда адым саен интернет-кафелар эшли бит. Ә алар нәкъ шул автомат, бер аермасы да юк. Кабахәт икән бу димә. Үкенәм, туктыйсым килә, якыннарымны жәллим. Хатын да: “Уйнамасаң, кайт”, – ди. Ләкин туктый алмыйм, азартымның тормозы юк, аңлыйсыңмы… Абый улының да уйнаганын ишеткәч: “Якын да барма, ишетсен колагың. Анда откан акча бәрәкәтсез була, беркайчан да рәхәтен күрмәячәксең. Тыңламасаң, бөтен тормышыңның асты өскә киләчәк”, – дип ныклап әйттем. Тынды бугай. Шул автоматлар булмаса, бүген үзем дә “Джип”та йөрер идем. Бөтенесен санасаң, миллионлап акча киткәндер… Бер дустым 700 мең сум җиңелеп, бөтенләй кайгыга батты. Соңгы милке – фатир, сатса гаиләсе урамда кала иде. Нишләгән дип уйлыйсың? Кайтып, бәдрәфтә асылынган! Хатынын тол, балаларын ятим калдырды, күз алдыңа китерәсеңме? “Тфү” дим мин андыйларга! Акча өчен шулай эшлиләр димени?! Әйдә хәзер кесәдәге бар акчамны автоматта уйнап чыгабыз. Әй, исең китмәсен, акча килә дә китә ул. Ник жәл булсын ди инде, кызык өчен генә уйныйм бит. Туктарга өлгерермен, бөтен тормышым алда әле, менә күрерсең…

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Бандит буласым килә!

Төрмә сленгы, стиле, хәтта яшәү рәвеше яшьләр тормышының аерылгысыз “дустына” әйләнде. Урамда йөрисеңме, җәмәгать транспортында эшкә барасыңмы – бар җирдә телефоннардан, радиодан “Шансон” дип аңлатыла торган криминаль дөньяны мактаучы музыка яңгырый. Аларга ул үзенә күрә бер экзотика кебек күренә. Мондый җырларда киләчәк буын күңеленә кирәкле “көч” барлыгын тоя. Аңа бөтен җаны-тәне белән тартылалар. Ләкин асылында җәмгыятебезнең иң пычрак яклары чагыла. Әгәр төптәнрәк уйласаң, үтерүче, көчләүче, талаучылар яшьләрнең хәзерге “кумир”ларына яки тормышларында үрнәк булырлык йолдызга әверелә. Төрмәдә озаграк утырган саен, аңа карата “ихтирам” бермә-бер арта. Шушы бөтен кешелек сыйфатларын югалткан хайвани затлар аларга яшәү рәвешен өйрәтә. Бу җинаятьчеләр иң җансыз, мескен, бернинди тормышсыз тереклек ияләре.

Шансон җырлары яшьләр мәхәббәтен яулады. Милиция хезмәткәрен үтереп, гомер буе рәшәткә артында “яшәгән” авторитет яки “вор в законе” турындагы одалар бөек сәнгатькә әйләнде. Бу стильдәге җырлардан кеше киләчәк язмышына “юллама” ала. Ягъни бөтен сыртына диярлек татуировка ясату, җинаятьчел телдә сөйләшүне яшь җилкенчәк “это – круто!” дип аңлый, бандит булып яшәүне матур, кызыклы тормышка саный! Кечкенә вакытыннан ук бала шул мохиттә “тәрбия” ала. Чөнки телевидение, кино сәнгате аны әкренләп бу гаҗәеп дөньяга алып керүдә зур роль башкара. Мисал итеп, бик күп шау-шу тудырган атаклы шедевр – “Бригада”ны атарга була. Саша Белый (Сергей Безруков) яшьләр йөзендә чын милли геройга әйләнде. Ә югыйсә ул гап-гади җинаятьче.

Матбугат өлкәсеннән исә бөтен Русиягә танылган мәкаләләре, “Шекспир хисләре” белән баетылган “Мир криминала” газетасын әйтергә була. Монысы исә үтерүчеләргә, көчләүчеләргә күз алдындагы бер “устав”, тормышка ашырасы гына кала. Шулай ук күптән түгел генә НТВ каналындагы “Зона” киносын китерергә була. Болар яшь егетләр өчен менә дигән тормыш кулланмасы, алардан чыккан җинаяти кодекслар текә малайларның акылына, канына сеңә, бу маҗаралы тормышка төбе-тамыры белән алып кереп китә. Ә инде Михаил Круг үзенең “Кольчик” – җинаятьчеләрне фәрештә белән тиңли торган лирик җыры аркылы Русиянең легендасы булуга иреште.

Яшьләр әлеге җәмгыятьтә тәрбияләнмәсен өчен хакимият тырышлыгы да кирәк. Алар гына бу төрмә аңлатмаларын алга сөрүне туктата ала. Хәер, бу проблема берсен дә борчымый, ахры. Шулай ук яшь егет-кызлар бераз уйлансын иде. Кирәкме сезгә бандит булу? Бәлки, гади кеше булып, матур тормышта яшәү күпкә кадерлерәктер? Бәлки, Шансон җырлары татуировкалар, пычраклык, мәсхәрә, кансызлык дөньясы билгеседер?!

Рәсим ХАҖИЕВ

“Төртү” палатасы

Социалистик милеккә дәүләт хуҗа булган Совет чорында кая карасаң да, чират иде. Ә менә сәүдә оешмалары шәхси кулларга күчкәч, алар юкка чыкты. Әйтергә кирәк, ошбу галәмәт кибетче халкының элек булган абруеның төшүенә китерде. Чөнки дефицит һәм сәүдә нокталарында этеш-төртеш булмагач, моны табып бир, тегене алырга булыш, дип гозер белән йөрүчеләр бетте.

Сатучы халкының дәрәҗәсе түбән тәгәрәү кебек “тискәре” күренешне идарә органнарында утыручылар күрмичә һәм нәтиҗә ясамыйча калмагандыр, күрәсең. Эшләр шулай дәвам итеп, чиратлар бөтенләй бетеп куйса, дәүләт органнарындагы түрәләр дәрәҗәсе зыян күрми калмаячак бит. Шәхси оешмаларда юкка чыккан озын-озын чиратларның дәүләт органнарында сакланып калуын шуның белән аңлатырга кирәктер.

Әлбәттә ки, бу – окладта утыручыларның җәмгыятьтәге урынын һәм матди хәлен тиешле югарылыкта тотарга ярдәм итә. Чөнки күпчелек халыкның озын-озак басып торырга, көтәргә, кат-кат килеп йөрергә вакыты, мөмкинлеге, бигрәк тә теләге юк. Аның каравы, кайберләренең акчасы һәм “төртергә” дә котылырга дигән нияте бар.

Без бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең барысы да килгән-киткән кесәсенә керә дигән фикердән ерак. Шөкер, анда намуслылар да, ошбу мөмкинлектән мәхрүм кешеләр дә зур күпчелекне тәшкил итә. Шуңа күрә барлык хезмәткәрләрне каралтып күрсәтмичә, аерым мисалга тукталыйк.

Халык телендә “регпалата”, ягъни теркәү палатасы дип йөртелүче Федераль теркәү хезмәтенә эше төшмәгән бәхетле кешеләр сирәктер. Чөнки фатир хосусыйлаштыру, җир кишәрлеген үз исемеңә теркәү кебек гамәлләрне башкарганда, ошбу оешмага мөрәҗәгать итмичә булмый. Яшел Үзән районында яшәүче И.Галиев та пай җирен үз исеменә яздыру теләге белән әлеге хезмәтнең җирле бүлегенә вәкаләтле, ягъни ышаныч язуы бирелгән вәкил җибәрә.

Килә вәкил регпалатага, бер кочак кәгазь тотып. Шактый гына чират торып, тишекле тәрәзә янына барып җитү бәхетенә дә ирешә. Ләкин пыяланың эчке ягындагы кеше белән аралашканнан соң, вәкаләтле вәкилнең башына исәп төшә. Чөнки атналар, айлар буе йөреп тә, әлеге мәшәкатьле эшне җиңеп чыгу мөмкинлеге икеле икәнлеге аңлашыла.

Ләкин гомер кичкән кеше, әлбәттә, мондый каршылыкларны гына күргән инде. Шуңа күрә аларны җиңү ысулын эзли башлый. Дөресрәге, мондый җирләрдә нәтиҗәле эшли торган “төртү” дигән ысулны куллану җаен караштыра. Ә аны эзлисе дә юк икән. Шул ук бинада урнашкан бер ООО директоры В.Чулков ярдәм итәргә була. Чиратсыз башкарылачак эш өчен биш нульдән торган санны атый.

Нишләмәк кирәк, чират торасың килмәсә, түлисең. Сөйләшенгән вакытта теркәү палатасы янында очраша болар. Чулковның машинасында вәкил 100 меңне “төртә”. Тегесе шунда ук регпалата җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гадел Әсәдуллинга шалтыратып, алыш-бирешнең ясалуын хәбәр итә. Вәкил түземсезлек белән начальник иптәшнең килеп җитүен көтә башлый.

Аның эш урынына кайтуын ул гына түгел, тагын берничә кеше сагалый. Алары чират торучы халык арасында да йөри, кайсылары машинада утыра. Ләкин Чулковны күз уңаеннан ычкындырмыйча, Әсәдуллин кабинетына керү белән эләктереп алалар. Аннан соң начальник кешене дә утлы табага бастыралар. Кабинетта алдан ук тамга салынып куелган 50 мең сум акча алына. Калганы Чулковта булып чыга. Кыскасы, теркәү палатасындагы “төртү” очрагы рәсмиләштерелә, ошбу чара видеотасмага яздырып барыла. Шул ук көнне РФ Җинаять кодексының “ришвәт алу” дигән 209нчы маддәсе буенча эш кузгатыла. Әсәдуллинны тикшерү барышына комачаулык итмәсен өчен ябып тотарга да уйлыйлар. Ләкин ярты миллион сум залог түләтеп, иреккә чыгаралар. Ярый әле “төртү” палатасында чират зур. Юкса ул кадәр акчаны кайдан алган булырлар иде.

Наил ВАХИТОВ.

Яшел Үзән.

Комментарии