Малай-шалай урлый-талый

Малай-шалай урлый-талый

Мондый җинаятьләрнең яңа төрләре, интернет, башка элемтә чаралары кулланып башкарыла торганнары көннән-көн арта бара. Ошбу заманча ысулларны яшьләр дә еш куллана.

Болгар шәһәрендә яшәүче Вера Кувыкина (кайбер исемнәр үзгәртелә) ятим калган ике оныгын тәрбияли. Балда-майда йөзмәсәләр дә мохтаҗлык күрми алар. Әби кешегә пенсия һәм опекунлык өчен аена 22 мең сум килеп тора, тәэмин итүчесен югалткан кыз балаларга да ай саен унберәр мең сум «тама». Ханым балалар акчасын сирәк ала һәм һәрвакыт опека бүлегенә бу хакта хәбәр итеп, алар хаҗәтенә тотылуын күрсәтеп бара. Шул рәвешле банкта кызлар өчен ачылган счетларда шактый акча туплана.

В. Кувыкина март-апрель айларында ошбу байлыкка бөтенләй кагылмый. 7нче майда һәрберсеннән бишәр мең сум алырга дип «Ак Барс Банк»ка баргач, ятимәләрнең счетлары буш икәнен әйтеп хәйран калдыралар аны һәм акчаның кайчан һәм кай тарафка китүен күрсәткән кәгазь бирәләр. Бактың исә, 4нче марттан 2нче майга чаклы әлеге хәзинәләргә 33 тапкыр кергәннәр һәм барлыгы 645150 сумны чәлдергәннәр булып чыга. Иң хикмәтлесе шунда: ошбу байлык әби кешенең үз исемендәге «Ак Барс Банк» картасына күчерелгән, ләкин аннан башка юнәлештә, ягъни билгесез кешеләр картасына китеп юкка чыкканлыгы ачыклана.

Вера ханым полициягә мөрәҗәгать итә. Әлбәттә, моның хакерлар, һөнәри мошенниклар эше түгеллеге аңлашыла. Алар ваклап-күпләп, ягъни берсендә 100 тәңкә, икенчесендә 50 меңне урлап мәшәкатьләнмәс, ә бәлки барысын да бергә «шудырырлар» иде. Аннан соң онлайн ысул белән мондый операцияләр башкару өчен ким дигәндә әби кеше картасының пин-кодын һәм башка реквизитларын белергә кирәк. Кыскасы, угры В. Кувыкина тирәсендәге зат дигән фаразга өстенлек бирелә һәм озак эзләнергә туры килми. Карчык йортында тагын бер онык, 17 яшьлек Александр да яши, ул әбисенең картасы белән аптека, кибетләргә йөргәли икән.

Александр Вера ханымның икенче кызының улы, ягъни ятим кызларның туганнан туган абыйсы. 2003нче елгы малай әтисен белми, әнисе күптән икенче ир һәм аннан тапкан ике баласы белән шул ук төбәктә яши. Гомуми мәктәп белемнәрен үзләштерә алмагач, акыл ягыннан кимчелекле дип психиатрга исәпкә куелган малай Болгардагы коррекция интернат-мәктәбендә укый, анда 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң укымыйча-эшләмичә йөри, әбисе йортында аерым бүлмәдә яши, тәртипсезлекләре өчен полициядә исәптә тора.

Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Ленара Гыйбадуллинага барысын да сөйләп бирә ул. Онлайн караклыкның ни рәвешле башкарылуын аңлатырга ярамас, бары тик әби картасы нигезендә үз телефонында «Ак Барс онлайн» кушымтасы булдыруын һәм өч счетка керү мөмкинлеге алуын гына әйтеп үтик. Шул рәвешле кызлар акчасы башта әбисе, ә аннан таныш-белешләр картасына китә дә банкомат аша аның кесәсенә керә. Бу хакта әбисе һәм үзенең телефонына килгән СМС хәбәрләрне дә юк итеп бара ул. Бары тик 2нче майда чәлдерелгән актык 23150 сумны үзләштерергә өлгерми, чөнки В. Кувыкина банкка китә.

Шулай итеп 2003нче елгы яшүсмер банктагы 622 мең сум акчаны урлауда гаепләнә. 2009, 2011нче елларда туган ятим сеңелләре исәбенә шактый акча җыелуын белдем, матди яктан мохтаҗ булганга күрә урларга булдым, ул акчага кием-салым, азык-төлек алдым, 500 мең тәңкәне зуррак чыгымнарым өчен сакладым дип аңлата ул. Ярты миллионны кайтара да, җилгә очырган 122 меңне әнисеннән, таныш-белешләрдән бурычка алып һәм эшләп түләргә вәгъдә итә.

Бурның кем икәнен белгәнче аңа кырыс җәза бирүне сорап гариза язган зарар күрүче В. Кувыкина соңрак, матди зыянны каплады, аңа дәгъвам юк, дип белдерә, оныгын һәрьяктан мактап сөйләргә керешә. Әлбәттә, бу Спас район судында исәпкә алыначак һәм җинаять кылганда балигъ булмаган, ә хәзер 18не тутырган егет колониягә озатылмас дип көтелә.

Александрның кәсептәшләре, ярдәм иткән булып, бәлештән өлеш чыгаручылар да булган дигән шик туа. Акча шудыру өчен файдаланылган банк карталары хуҗаларының күбесен әйтми ул. Бары тик әниләре картасын алып торган ике малай ачыклана. Алар «бай» егетнең кыйммәтле сәгать, кроссовкалар, киемнәр алуларын, еш кына такси яллап Казанга барып йөрүләрен әйтеп торалар. Шулай да бер-ике ай эчендә 122 меңне туздыра алмаган, табыш белән уртаклашкан кебек.

***

Тукай районында яшәүче 1998нче елгы хатын-кыз 16 яше дә тулмаган Казан малае кармагына эләгә. Ике кечкенә баласы булган гаилә кирәге калмаган коляска сатылу турына «Youla. RU» сайтына игълан урнаштыра. Өч көннән декрет ялындагы Алия «Виктория Анатольевна» дип аталган «пользователь» белән языша башлый. Шактый гына хәбәрләшкәннән соң «сатып алучы» хуҗабикә исемендәге «Сбербанк-онлайн» картасына коляска бәясен, ягъни 5250 сумны күчерергә була. Шуннан соң алыш-бирешнең рәсмиләштерүе турында һәм башка, шул исәптән шикле язулар килә башлый. Әйтик, Алиянең банк счетыннан 5300 сум акча күчерергә омтылыш ясалуы турында СМС хәбәр алына. Ахыр чиктә, икеләнә калган ханым алыш-бирешне очрашкач ясарга тәкъдим итә, «Виктория» Чаллыга килгәч кагылып чыгарга вәгъдә бирә. Икенче көнне Алия әлеге «пользователь»нең ябылуын ачыклый, ә тагын өч көннән балалар пособиеләре, декрет акчасы килә торган Саклык банкы картасына кереп карагач, 6490 сум акчаның кимүен күрә, үзлегеннән аның кая китүен ачыклый алмагач, полициягә хәбәр итә. Әлбәттә, оперативниклар өчен дә башваткыч була бу. Эшне безнең тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итми торган чит ил сайтлары да катлауландыра. Ниһаять, алты-җиде ай узганнан соң чуалган йомгакның очына чыга башлыйлар. Домен, телефон номерлары буенча Казан кешесен ачыклыйлар, аның яшүсмер малае туганнан туган агайнесе Матвей Максимовка төртеп күрсәтә. Берничә сәгатьтән ошбу егет фатирында тентү үткәрелеп, телефон, компьютер һәм башка җиһазлар алына. Уйлап чыгарылган Виктория исеменнән эш итүченең ул икәне шунда ук ачыклана.

Гимназиянең 9нчы сыйныфын яхшы билгеләргә тәмамлап техник көллияттә укый башлаган 16 яшьлек малай әлеге мәкерне башкарып чыгу өчен бик күп төрле чаралар күргән. Шулай да төп рольне яшь ананың саксызлыгы уйнаган, чөнки язышу барышында мошенникка аның Саклык банкы картасының реквизитлары мәгълүм булган. Замана баласына акча сыгу өчен шул җитә кала да инде. Аңа карата да «алдынгы» ысул белән банктагы акчаны урлау очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. Гаебен таный студент, пенсионер әти-әнисе матди зыянны кайтарып бирә, җинаять эшенә гаепләнүчене уңай яктан бәяли торган берничә Мактау грамотасы да теркәлә. Тукай районы суды Казан малаена 30 000 сум штраф сала.

***

Чистай егете Никита Шипулин «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Никита Волков» исеме астында теркәлә һәм чикләрне белмәүче Интернет аша бер көндә Саранск шәһәрендә яшәүче өч кешегә карата өч җитди җинаять кылып куя.

2020нче елның 9нчы июнендә «ВКонтакте»дагы «Саранск/Доска позора» дигән яңалыклар ресурсына «Никита Волков»тан порнографик эчтәлекле, ягъни 12 яшьлек шәрә кызның барлык «гүзәллекләре» күренгән фотолары килә һәм «Извращенка девочка 12 лет. Куда родители смотрят» дип язып урнаштырырга тәкъдим ителә. Әмма администратор бу хакта Мордовиядәге тикшерү комитеты органнарына хәбәр итә, чөнки мондый сурәтләрне тарату закон тарафыннан тыела бит.

Әлбәттә, тиешле чаралар уздырыла, аңлатма-күрсәтмәләр алына, теге сурәтләр күчереп дәлил итеп теркәлә, җенси рәвештәге көчләү гамәлләре һәм 14 яше тулмаган затның порнографик сурәтләрен җыю, саклау һәм тарату турындагы ике эпизодлы җинаять эше кузгатыла. Ләкин тиздән әлеге четерекле эш Татарстанга кайтарылып, тикшерү комитетының Чистай районара бүлегеннән Л.Р. Гыйбадуллинага тапшырыла, чөнки оятсыз күренешләрнең шул шәһәрдән җибәрелүе, ягъни «Никита Волков»ның Н. Шипулин икәне ачыклана, димәк, җинаять тә шунда кылынган дип санала.

Гаепләнүче – бездә, зарар күрүчеләр еракта булган эшне тикшерү бер елга якын дәвам итә. Ике як өчен дә, бигрәк тә, Н. Шипулинга сабаклы, ә интернетка төртелеп утырудан туймаучылар өчен гаять гыйбрәтле вакыйга бу. Чөнки интернет белән чамасыз мавыгуның йогынтысы бәхәссез монда. Аннан соң әлеге җинаять эше белән танышкач, хәзерге яшьләр, хәтта 12-13 яшьлек балалар да оят, тотнак, әхлак кебек төшенчәләрне белми дигән күңелсез уйлар да туа.

2020нче елның җәендә 12 яшендә булган төп зарар күрүче саналган Оксана Голубкова (исеме үзгәртелә) сөйләгәннәр ошбу бала һәм аның тирәсендәгеләрнең интернетта җенси бозыклыклар карау, шул хакта язышу, төрле оятсыз фото һәм видеоязмалар белән алмашудан башка бер генә эше дә, файдалы шөгыле дә булмавын күрсәтә. Оксананың узган елның июнь аенда авылга әбисе янына кайткач вакытны ничек уздыруына кыскача тукталып үтик.

Иң әүвәл, бераз өлкәнрәк күрше кызы әйтүе буенча социаль челтәрдә «Александр Васильев» дип аталган зат белән хәбәрләшә. Күп тә үтми тегесе аңа ялангач күкрәкләрен фотога төшереп җибәрергә куша, әлеге «заказ» үтәлгәч, оятлырак урыннар да күренгән сурәтләр озатыла. Ә инде егет ягыннан нинди эчтәлекле сурәтләр килүе әйтмичә дә аңлашылыр. Аның артыннан «Костя Костя» дигән ир заты белән нәкъ шундый ук танышу вә «тирән эчтәлекле» фикерләр, күренешләр белән алмашу булып ала.

Кызганычка димичә булмый, өченчегә безгә мәгълүм «Никита Волков» эләгә аңа. Кызый аңа шәрә күкрәкләрен күрсәтергә, хәтта һәр нәрсәне исемнәре белән атап, интим дә тәкъдим итә, үзенә 12 яшь икәнен дә әйтә. Ул чакта 17 яшендә булган Н. Шипулин да аннан шәрә фотоларын сорый, кызый элгәрерәк егетләргә җибәргән һәм яңа төшкән сурәтләрен озата аңа.

Бу кадәресе әлеге кешеләр өчен гадәти хәл икәне аерым ачык монда. Ошбу аралашуга шушы урында нокта куелса, гадәти вакыйгалар онытылыр да иде. Ләкин Чистай малае тукталмый, кызга ялангач төшкән видеоязмалар җибәрергә куша. Анысы баш тарткач, теге фотоларны таратып рисвай итү белән янаган була. Әмма кызның әллә ни исе китми моңа. Шуннан соң Шипулин эшкә керешә, социаль челтәрдән әнисен, бер генә яшькә өлкәнрәк абыйсы Денисны табып, теге күренешләр белән уртаклаша. Әни кеше, әлбәттә, фотоларны таратмавын, юкка чыгаруын үтенә. Менә шуннан соң эшләмичә-укымыйча өйдә компьютерда уйнап утыручы хөрәсән тагын бер чикне үтеп чыга – моның өчен акча сорый. Ләкин әни кеше 1 мең тәңкә күчерүдән баш тарта, Денис 500 тәңкә озаттым дип сөйләнә, ләкин, чынлыкта, бер тиен дә файда алалмый ул. Максатына ирешергә теләп, «ВКонтакте»дагы «Марк Мирзоев», «Дима Митин» һәм тагын берничә «кулланучыга» һәм, әйтелгәнчә, «Саранск/Доска позора»га җибәрә. Нәтиҗә буларак, «инсафлы» кыз баланы хурлау гына түгел, аның әнисен һәм абыйсын таларга теләгән өчен «Вымогательство» дигән тагын ике җитди җинаятьтә дә гаепләнә.

Наил ВАХИТОВ,

Спас, Чистай, Тукай районнары

Комментарии