- 02.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Түбән Камада яшәүче 23 һәм 50 яшьләрендәге ир-атлар кылган гамәлләрне башкача атап булмастыр. Тикмәгә генә тикшерү һәм полиция органнары бу хакта бернинди аңлатма бирергә теләми. Ләкин ике атна эчендә бер үк ханымның ике баласын көчләү очракларының һәрберсе турында хәбәрләр шәһәрдә сәгате, минуты белән таралып өлгерә. Аракы сөреме аңын томалаган адәми затның теләсә нинди түбәнлек һәм явызлыкларга барырга сәләтле булуын раслаучы аяныч мисаллар бу.
…Хәмерле мәҗлес атна уртасында була. 20 яшьлек Аида анда ире, дүрт айлык улы һәм алты яшьлек энесе белән килә. Кунакта сыйланып туйганнан соң, алар кичке кафеда утырып өйләренә кайталар. Ләкин эчкән саен җитми. Яшь ир белән хатын күкрәк балаларын үзләре белән алып төнге күңел ачу йортына китәләр, малай исә өйдә компьютерда уйнап кала. Иртәнге сәгать 3кә кадәр эчеп утырып кире кайтып килгәндә исерүе җиткән гаилә әгъзалары арасында низаг чыга. Ир кеше ачуланып өйгә кереп китә, хатын исә дус кызын очратып, әйтүенә караганда, 30-40 минут чамасы ишегалдында сөйләшеп тора.
Фатирына күтәрелгәч, иренең: «Бер кешегә дә әйтәсе түгел», – дигән янаулы кычкыруын ишетеп, сагая кала, ә ишекне ачып карагач, айнып киткәндәй була. Ире һәм алты яшьлек энесе ялангач, сулкылдап елаучы малайдан кан тама… Хатын аны тиз генә юындырып чыгара, берничә тапкыр иренең яңагына «менеп төшә», өйдә бик яман гауга күтәрелә. Хуҗабикә әллә белеп, әллә белештермичә пычакка ябыша. Бәхеткә каршы, аны куллана алмый, телефонын эләктереп, пычак тоткан килеш, фатирдан атылып чыгып, ишекне бикли. Ачкычны йозактан алмый. Шул рәвешле, ишек эчтән ачылмый торган булып кала.
Эчке эшләр идарәсендә аның: «Ирем бер баланы көчләде», – дигән шомлы хәбәре килү белән оператив төркем юлга чыга. Хатын өйгә полицейскийларга ияреп керә. Тәмам акылын җуйган ир заты, көзгене ватып, киселеп беткән була. Оперативникларны күргәч, беренче каттагы тәрәзәдән качып китәргә омтылып карый. Ләкин өлгерә алмый.
Хәзер ул Чистайда тикшерү изоляторында утыра. Гаебен танымый, имеш, исерек булган да, берни дә хәтерләми. Хатын исә, аны гафу иткәнгә охшаган, күрешеп сөйләшергә рөхсәт сорап йөдәтә, ди. Хәтта егетнең туганнары үгетләвенә бирелеп, үзе язган гаризаны алырга исәбе дә бар икән. Әлбәттә, бу гаепләнүченең язмышын җиңеләйтмәячәк.
Көчләнгән малайның 43 яшьлек әнисеннән педофил кияүгә карата фикерен сорашырга базмадык. Август аенда бу бәхетсез анага тагын шундый ук кайгы килә. Аның әлеге улы һәм кияүдәге кызыннан кала, 16 яшьлек авыру кызы да бар әле. Церебраль паралич белән чирле бу бичара сөйләшә, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә, ашый-эчә алмый. Урын өстендә ятучы шушы Алла бәндәсенә нәфесе төшкән хайвани зат та табыла бит! Ничек кенә сәер булмасын, анысы да кияү кеше – апасының ире…
Җәй көннәрендә улы һәм авыру кызы белән кала читендәге төзүчеләр бистәсендәге авылча йортта яши алар. Август кичендә әни кешенең мәктәптә бергә укыган сыйныфташлары очрашу оештыра. Малаен кунарга күршеләргә кертеп, инвалид кызын өйдә берүзен бикләп, хатын балачак дуслары янына чыгып китә. Әйтүенә караганда, ул аны сеңдергеч (подгузник) кидереп, ялгызын еш калдыра торган була. Сүз күңел ачып йөрүләр турында түгел, бала карап гел өйдә утырып кына да булмый, ялгызак хатынга дөнья, нужа куасы да бар бит әле. Болай да язмыш җәберләгән балакайга газаплар әнисе яр буенда рәхәт чиккәндә килүне очраклы хәл дип карыйк. Бөтенләй үк аклап булмаса да, 16 ел буена авыру бала белән иза чигүче кешегә теләктәшлек йөзеннән шулай кирәктер. Бәла һәрчак көтмәгәндә килә бит.
Ул кичтә дә алтмыш ягына чыгып акылга тиенмәгән бәндәне берәү дә чакырып китерми. Кем әйткән ди, лыкынганчы эчеп шәһәргә кайтыр хәле калмагач, балдызы йортында төн кунмак була ул. Бикле ишеккә юлыккач, тәрәзәдән керергә уйлый һәм керә. Таң белән өенә кайткан хатын ватылган тәрәзә, ертылган черки челтәре һәм гөл чүлмәгенең идәндә ятканын күрә. Әлбәттә, бусы бер хәл, диванда хатын-кыз рейтузы кигән кияү тиешле адәмнең йоклап ятуы иң куркынычы әле. Әни кеше өчен иң тетрәндергәне караваттагы шәрә кызы, идәндә аунап ятучы подгузник, кан таплары була. Мескен бала, теле булмагач, кичергәннәрен әйтеп бирә алмый. Хәер, монысы сүзсез дә аңлашыла. Җенес органнары җәрәхәтләнгән кызга соңрак операция ясарга туры килә.
Ошбу сәрхуш тә барысын да аракыга сылтый. Ни эшләгәнен белмәгән, ни кылганын аңламаган, янәсе. Гаебен танып, «аһ» оручының ихлас булуы шик уятмый. Ләкин көчләү һәм җенси бозыклыклар өчен Кодексның ике маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк, билгеле.
Ике гөнаһсыз баланың тән һәм җан яралары өчен гадел хөкем органнары нинди җәза бирер? Бусын киләчәк күрсәтер.

Комментарии