Эчкечегә диңгез тубыктан

Эчкечегә диңгез тубыктан

Хәмер белән исәнләшкәнче акылың белән саубуллаш, дигән әйтемдәгечә, исеректән барысын да көтәргә була. Ә инде сәрхуш акыл ягыннан да кимчелекле икән, икеләтә хәтәр. Эчкече җүләрләр явызлыклары күп хәзер.

Киртәледә хәвефле кич

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә Киртәледән шомлы хәбәр төнгә каршы килә. Үзен Александр Маранцев дип белдергән бер ир-ат шул авылда яшәүче икенче берәүне пычак белән чәнчүен әйтә, суламый, үлде, ди. Исерек икәне сизелеп торган зат әйтүенә карап чыгып йөгерергә ашыкмый Тәтеш табиблары. Әлеге хәбәрне тикшерүне җирле фельдшер-акушер пункты мөдиренә йөкли. Утыз ел буе шушы авыл халкына хезмәт күрсәткән Илсөяр ханым шунда ук күрсәтелгән йортка юнәлә.

1992нче елгы исерек А.Маранцев аның «Нәрсә булды?» дигән соравына: «Монда түгел, әнә тегендә», – дип каршыдагы өйгә төртеп күрсәтә. Анда кергәч, диванда уң ягына бөгәрләнеп яткан хуҗа Виктор Врясов күренә. Күпне күргән фельдшер канга баткан ир-атны җансыз дип уйлый, чөнки очлы әйбер белән ясалган җәрәхәтләрнең муенда икәне күренә, йөрәк тибеше дә сизелми. Ләкин сул кулына кагылган мәлдә «мәеткә» кинәт җан керә, ягъни «мин үләм» дип пышылдап куя ул, әмма шунда ук тагын мәрткә китә. Илсөяр ханым аның муенына сөлге салып, кан агуны туктатучы, кан басымын күтәрүче уколлар ясау белән мәшгуль чакта, ашыгырга яратмый торган ашыгыч ярдәмгә Маранцев кабат шалтырата, яралының исән икәнен әйтә. Илсөяр ханым ошбу явызлыкны кылучының янында сөйләнеп торучы Маранцев икәнен тәгаен белә, моны аның куллары гына түгел, киемендәге кан таплары да раслый. Теге хөрәсән, телевизор янындагы канлы пычакка ишарәләп, 47 яшьлек Викторның муенына дүрт тапкыр чәнчүен үзе дә әйтеп тора.

Тиздән ялгызак ир-атның өе халык белән тула. Илсөяр хәбәр иткәч, зарар күрүченең бертуган сеңлесе һәм, ниһаять, ашыгыч ярдәм килеп җитә. Полициядән оператив төркем, тикшерү комитетының Тәтештәге тикшерүчесе Рушания Алтынбаева килеп керә. А.Маранцев – район эчке эшләр бүлегенә, В.Врясов үзәк сырхауханәгә озатыла.

Авыруның хәле чыннан да мөшкел була. Медицина кәгазьләреннән күренгәнчә, аның кан басымы 40ка 20 мм, йөрәк тибеше минутына 54 була, бугаз тирәсендәге җәрәхәтләрнең берсеннән һава, кан чыгып тора. Төн уртасында өеннән чакыртылган хирург Вил Җәгъваров шунда ук операция ясарга керешә, тегәсен тегә, ялгыйсын ялгый һәм коткара ир-атны. Әлбәттә, пычакның йокы артериясен һәм башка юан кан тамырларын, сулыш юлын кисеп чыгармавы да бирә мондый мөмкинлекне. Врясов икенче көнне аңына килә, ә ун көннән Рушания Алтынбаевага күрсәтмә бирә, яшь шешәдәшен җинаять җаваплылыгына тартырга теләвен белдерә. Экспертиза В.Врясовның каш тирәсе һәм кулындагы ике җәрәхәтнең саулыгына зарары китермәвен, ә муендагы биш яраның авыр зыян булуын белдерә.

Җинаять эше кеше үтерүгә омтылыш ясау очрагы буенча кузгатыла. А.Маранцев полициягә китерелгәч үк гаебен тануын, әмма үкенмәвен белдереп беркетмә төзи. Мондый чакта, гадәттә, үтерү ниятем булмады дип, җиңелрәк җәза алырга тырышалар, ә ул исә ахырга кадәр ачуын чыгарган күршесен, аның сүзләре белән әйткәндә, дөмектерергә, башка беркайчан да эндәшмәслек итәргә тырыштым, ул тынсыз, һушсыз калгач, үлде, максатыма ирештем, дип уйлап чыгып киттем, дип бара.

Аңлашыла ки, фаҗига ике сәрхуш низагы нәтиҗәсе. 1970нче елгы В.Врясов – юньләп эшләмичә, эчеп йөрүчеләрнең берсе. Берникадәр янәшә Льяшево авылында яшәп, бер-ике атна элек кенә туган нигезенә кайткан ул. Аның йортында җирле сәрхушләр еш җыелган. 16нчы октябрьдә күршесе һәм кияү тиешле ике туганы белән сыйланып утыра, ә кичкә кырын каршы йортта яшәгән С.Князьковның үги малае Александр Маранцев пәйда була.

Александр күрше Федоровка авылында, гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әнисе Татьяна ире кыйнау аркасында аның вакытыннан алданрак тууын, 10 яшендә акылга зәгыйфь һәм умыртка баганасы кәкре булу сәбәпле инвалидлык бирелүен әйтә. Өч сыйныфны Федоровкада укыган малай дүртенчегә Киртәле мәктәбенә керә, чөнки әнисе шул авылдагы С.Князьковка кияүгә чыга. Тыңлаусыз малайны үги ата кыерсыта, шуңа күрә 8-9нчы сыйныфларны «Карлыгач» балалар йортында тәмамлый ул. Әлбәттә, «справкалы» малай начар укый, күчми калган чаклары да була, һөнәри училищеда тракторчылыкка укый, бер елдан бу уку йорты ябылып, укучылар Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына күчерелә.

Тәтештә укыганда әнисе янында тора ул. Төрле ирләрдән сигез бала тапкан 1973нче елгы Татьяна дәүләт биргән акчага район үзәгендә йорт сатып алган була. Маранцев алга таба мөстәкыйль тормыш итә башлаган кыз туганнарында һәм әнисе белән аерылышкан С.Князьков йортында яши. «Разбой» дигән авыр җинаять кылып, өч ел утырып кайтырга өлгерә. Һөнәре буенча гына түгел, бөтенләй дә эшләргә теләми, 2нче төркем инвалидлык пенсиясе хисабына көн күрә. Киртәлегә шул акчаны алгач килеп чыга да, эчкече үги ата белән бәйрәм итә.

Әнисе аның кечкенә чагында аралашмаучан, йомыкый бала булуын, үсә төшкәч үзеннән өлкәнрәк дуслары пәйда булуын, алар белән бик иртә эчә башлавын, соңгы вакытта айнымыйча йөрүен әйтә. Татьяна кызып, котырынып китүчән улының кеше үтерергә керешүенә гаҗәпләнмәвен белдерә: «Мине бик ныклап кыйнаганы, кечерәк бертуганнарын дөмбәсләгән чаклары да күп булды», – ди.

Александр соңгы тапкыр Киртәлегә октябрь аенда килә. Бу юлы өйдә С.Князьковның әнисе генә була, чөнки эшлексез сәрхуш Сергей хөкем ителеп, колониягә озатыла. Маранцев үзе монда ир кешесез калган йортны кышка хәзерләргә, бакчадагы кәбестәләрне алырга килдем, дип бара. Аның ике көнлек тормыш рәвешенә күз салгач, боларның буш сүзләр икәне аңлашыла. Эчү, шул исәптән күршесе В.Врясов белән сыйлану була аның төп шөгыле.

16нчы октябрь кичендә икесе дә исерек булып, өстәвенә берсенең акыл ягы болай да аксавын исәпкә алсак, низаг чыгу өчен шартлар җитәрлек була. Азрак рәтләнеп өенә кайткан В. Врясов шешәдәшен чыгырдан чыгарган сәбәпне әйтә алмый, әмма үзенең Александрны кабызып җибәрердәй сүзләр ычкындыру мөмкинлеген кире какмый. Авылдашлары Врясовның исерек чакта бик тә «батыр» кеше икәнен әйтә. Маранцев та шулай сөйли, С.Князьковны син «саттың», шуңа күрә утырттылар, дип бәйләнде, ди. Кычкырыша торгач, Маранцев диванда утырган хуҗаны ике куллап буа башлый, аннан соң кулына пычак ала, ә теге «герой» исә: «Мә, када, «слабак», – дип, котырган кешене өстереп тора. Күрәсең, чәнчергә батырчылык итмәс, дип уйлый, ә акылына килеп, чәбәләнә башлаганда соң була инде.

Психиатрик экспертиза А.Маранцевның алкоголь тәэсире белән акыл өлкәсендәге тайпылышлары тагын да көчәйгән, әлеге явызлыкны кылганда үз гамәлләренең куркыныч икәнен дә тулы күләмдә аңлый алмаган дип белдерә. Әмма соңгысы ни кылганын бөтенләй белештермәгән дигәнне аңлатмый һәм юләр булу сәбәпле җинаять җаваплылыгыннан коткаручы шарт була алмый. Шуңа күрә Тәтеш район суды 1992нче елгы Маранцевны 6 ел ярымга колониягә хөкем итеп, шунда дәваланырга тиеш дип таба.

Ут белән уйнау һәм судан коры чыгу

Балтач районының Чапшар авылында яшәүче Җәүдәт Гаязов та шушыңа охшаш җинаять кылуда гаепләнә, ләкин колониягә утыртылмый, ә сак астындагы психиатрик сырхауханәгә мәҗбүри дәвалануга озатыла. Чөнки 1963нче елгы ир-атның, эчә торгач, көнләшү дигән чире саташу дәрәҗәсенә җиткән, ул үз гамәлләренә хуҗа булырлык хәлдә булмаган, дип табыла.

Биек коймалар артындагы йортта озак тормас ул, сәламәтлеге канәгатьләнерлек булуга район табибы күзәтүенә кайтарылыр шикелле. Чөнки аек чакта юньле һәм җайлы кеше, эчкәч кенә акыл өйрәтеп аптыратырга, хатыны Салиханы үзенә хыянәт итүдә гаепләргә керешә ди. Улы Рузил әйтмешли, мондый чакта күзләре пыялалана икән. Туганнары, соңгы вакытта 250 гр аракы эчеп тә юләрләнерлек итеп исерә башлады, диләр, 2010нчы елда шул ук көнләшү аркасында хәләл җефетен кыйнап, эшләре судка барып җитүен, узган ел декабрь аенда Салиханың сеңлесе йортына китеп яшәвен искә алалар. Декабрь аенда Җәүдәт ике-өч тапкыр Кукмарага барып, эчкечелектән дәвалангандай итеп йөргәч, хатын кире өенә кайта. Әмма абзый тагын эчә, әлеге дә баягы, көнләшә башлый. Бактың исә, хатын-кыздан шикләнерлек «нигез» дә бар икән бит. Хикмәт шунда ки, Салиха ханым соңгы елларда туйлар, туган көн бәйрәмнәре өчен шигырьләр яза. Әлбәттә, мәхәббәт хисләре белән сугарылган әсәрләр Җәүдәт кулына эләкми калмый. Әйтик, СМС хат рәвешендә җибәрелгән сөю турындагы шигъри юлларны көндәшенә озатылган, дигән фикергә килә ул. Хәмер парлары тәэсире белән әлеге шик, көчәя-көчәя, саташып котырынуга китерә дә инде. Тикмәгә генә психиатрлар аның бу халәтен «алкогольный бред ревности» дип атамагандыр.

Чапшарда улы, килене, кечкенә оныгы белән бергә яши алар. 29нчы мартта Җәүдәт күршедә яшәүче энесе Шәүкәт белән Балтачка барып кайта. Аек була, әмма тиздән төшке ашка кайткан Салиха аның салмыш икәнен күрә. Хатын-кыз ризасызлык белдерсә дә, эш ызгышуга барып җитми ул чакта. Ә менә кичкә таба хуҗа кеше яхшы ук исерек була. Киленнәре Лилия дә өйгә керергә куркып, кызы белән кайнатаның абыйсы Фәргатьләрдә утыра. Чөнки ире Рузил ул чакта Мамадыш районында эштә була. Салиха ханым шалтыраткач кына кунаклар өйләренә кайтып китә. Ә кичке сәгать 10нчыда оекчан, күлмәкчән килеш Салиха йөгереп кереп, Җәүдәтнең өйгә ут төртүен әйтә. Ул бу шомлы хәбәрне юл уңаенда Шәүкәт Гаязовка җиткергән була инде. Хәвефле йортка йөгереп кергән Шәүкәт сәрхуш хуҗаның, җәймә каплап, дөрләп янган кәнәфине сүндереп маташуын күрә. Фәргать килеп җиткәндә исә ут сүндерелгән була инде. Зәһәр ис таратучы йорт җиһазын ишегалдына чыгарып, өстенә кар сибәргә туры килә.

Абыйларының ут белән уйный башлавы шүрләтә Гаязовларны. Сәрхушне акылга утырту ниятеннән, полициягә хәбәр салырга карар кылына. Вакыйга урынына килгән оператив-тикшерү төркеме башка дәлилләр белән бергә Салиха ханымның кофтасын һәм чалбарын алып китә. Өс киемнәре тикмәгә генә алынмый. Алга таба алар Салиха ханымны үтерүгә омтылыш ясау очрагы буенча кузгатылган җинаять эшендә төп дәлил була.

Ул кичтә ызгыш шул ук көнләшү аркасында чыга. Җавап йөзеннән хатын ирне эшләмичә ятуда гаепли. Исерек Җ.Гаязов гаражга чыгып, калган аракысын йоткалап утыра, хатынның хыянәте турындагы уйлар тынгы бирми аңа. Ахыр чиктә аны акылга утыртырга була ул. Өенә бушаган буяу савыты төбендә калган бензинны алып кереп, аны кәнәфидә утырган хатынының өстенә сибә һәм тәмәке кабызгычын чыртлата-чыртлата, аңа ут төртергә керешә. Бәхеткә, зажигалка тиз генә кабынып китми, килен кайнатайны читкә этеп җибәрергә өлгерә. Кечкенә оныкны да исәпләсәк, өч хатын-кыз, аякка да кимичә, өйдән чыгып чаба, тәрәзәдән түр бүлмәдәге ялкын ялтырап күренә…

54 яшьлек Җәүдәт Гаязов җинаять эше кузгатылуга, Балтач суды карары белән, сак астына ябыла. Аның авыр җинаять кылуы хокук саклау һәм хөкем итү органнарында шик уятмый. Шуңа күрә психиатрик экспертизаның Гаязовның исерек дуамаллыгын психик авыруга тиңләп, чынлыкта, аны җаваплылыктан азат итә торган нәтиҗәсе көтелмәгән хәл була. Мондый очракларда, кагыйдә буларак, эчкечеләр явызлыгы гади исереклек нәтиҗәсе дип табыла да, гаеплегә тиешле җәза бирелә. Мисал өчен, кечкенәдән психик авыру саналучы А.Маранцевка чыгарылган хөкемне искә алу да җитә. Юкса, кеше үтерүчеләрнең барысын да диярлек сырхауханәгә салырга туры киләчәк. Чөнки аек баштан үтерүчеләр юк дәрәҗәсендә хәзер.

Гади күзлектән караганда, хатынын яндырып юк итә язган абзыйның судан коры чыгуы сәер тоела. Ләкин гамәлдәге законнар бу очракта психиатрия белгечләре фикеренә өстенлек бирә. Шуңа күрә дә район прокуроры урынбасары Фәрит Шәрифуллинга гаепләү нәтиҗәсен түгел, мәҗбүри дәвалануга җибәрү турындагы карар дип аталучы документны расларга туры килә. Әлеге кәгазьдә җинаять сүзе иҗтимагый хәвефле гамәл дип үзгәртелә. Димәк, кешене җинаять җаваплылыгына да тартып булмый.

Наил ВАХИТОВ,

Тәтеш – Балтач районнары

Комментарии