«Чукынып китсен укуың, димәгәнбез – 2»

«Чукынып китсен укуың, димәгәнбез – 2»

Күптән түгел газетабызның электрон почтасына бер мәгълүмат килеп төште: Татарстанда ел башыннан бирле сигез яшүсмер үз-үзенә кул салган. Шомлы хәбәр бу. Елның яртысы гына үтте бит әле, димәк, 3 атна саен – бер бала.

Шундый очракларның берсе – Кукмара районының Балыклы авылында яшәгән 11нче класс укучысы Радик Насртдиновның үлеме турында газетабызда язган идек инде («Чукынып китсен укуың, димәгәнбез»,№16, 20 апрель, 2016). Аннан соң да әлеге вакыйганың ничек дәвам итүен күзәтеп бардык. Тикшерү эше ачылды. Май уртасында «Акцент» хокук яклау төркеме хәбәр иткәнчә, район прокуратурасы педагогларның һәм мәгариф бүлеге җитәкчелегенең эшчәнлегендә тайпылышлар булуын ачыклаган иде. Алар Радикның психологик халәтенә тиешле игътибар бирмәгән дип табылды. Шуннан соң эш нинди борылыш алды икән – шуны белергә теләп, Радикның әнисе Гөлчәчәк Насртдинова белән элемтәгә кердек.

КЕШЕ БАЛАСЫ КЕМГӘ КИРӘК?..

«Эш»не яптылар бит, – дип шаккаттырды безне Гөлчәчәк ханым. – Кукмара тикшерү бүлекчәсеннән килеп, тикшерүне дәвам итү өчен дәлилләр җитәрлек түгел, дип аңлаттылар».

Гөлчәчәк ханым бераз тынычланган инде, эшкә дә чыккан. Шулай да тавышы сагышлы иде. Газиз балаңны югалту бер айдан да, бер елдан соң да онытылмый шул. Радикның үлеме сәбәпләрен ачыклау өчен ахырга кадәр йөрим, дигән иде ул безгә беренче күрешүебез вакытында. Хәзер канатлары салынган. «Нишләргә дә белмим. «Эш»не ябып куйгач, кеше баласы кемгә кирәк, дип йөрибез инде», – ди ул.

Насртдиновлар белән тагын бер мәсьәлә хакында сөйләшәсебез бар иде. Газетабызда «Чукынып китсен укуың, димәгәнбез» дигән мәкалә басылып чыккач, редакциягә Олыяз мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илсур Нәҗмиев шалтыратты. Язмада аның белән әңгәмәнең бер өлешен бастырган идек. Аңлашылып бетмәгән сүзләренә ачыклык кертте ул һәм өстәп куйды: «Бу сүзләрне үзегез өчен генә әйтәм, газетага бастырырга кирәкми. Радикның әти-әнисе миннән гафу үтенде инде». Үсмернең әти-әнисе Гөлчәчәк белән Раниф Насртдиновлар улларының үлемендә мәктәптә «БДИны бирә алмаячаксың» дип басым ясаулары сәбәп булырга мөмкин, дип фаразлаган иде бит. Шул вакытта ук Насртдиновларга шалтыратырга кыймадык, кайгылары яңа, кабат-кабат борчып йөрмик, дидек. Ә менә бу юлы сөйләшкәндә, Гөлчәчәк ханымнан сорарга булдым:

– Илсур Нәҗмиевтән гафу сорагансыз икән?

– Юу-ук. Беребез дә гафу үтенмәде! Нәрсә өчен гафу сорарга тиеш соң без аннан? Аны күргәнебез дә юк безнең, – дип аптырады Гөлчәчәк ханым. «Чукынып китсен укуың, димәгәнбез» язмасында үзләре әйткән сүзләрдән кире кайтмавын, Радикның үлемендә мәктәптәге хәлләр гаепле булырга мөмкин, дигән фаразларында калуын җиткерде ул.

– Алайса ни өчен Илсур Туфанович сезне гафу үтенде дип әйтә соң?

– Белмим. Безнең дөреслекне генә беләсебез килә. Әле беркөнне Радикның классташлары килгән иде. Тикшерүче сорау алганда әниләр дә безнең белән кермәсә, бөтенесен сөйләр идек, диләр. Әниләреннән куркалар. Балигълык яшенә җитмәгәч, күрсәтмә бирергә үзләре генә керә алмыйлар. Менә шундый хәлләр.

«Акцент» хокук яклау төркеме җитәкчесе Булат Мөхәммәтҗанов белән дә элемтәгә кердек. Аларның оешмасы Насртдиновларга ярдәм итәргә алынган иде. «Настрдиновлар белән сөйләшкәндә, җинаять эше ябылуга таба бара, дип әйткәннәр иде. Соңгы вакытта гына хәбәрләшкән юк. Балигъ булмаган бала үз-үзенә кул салса, һичшиксез, җинаять эше ачыла. Тик, ни кызганыч, аның судка кадәр барып җитүе генә икеле. Мондый очракта тәгаен бер кешенең гаепле икәнлеген исбатлау мөмкин түгел диярлек, чөнки – практика шуны күрсәтә. Иң максималь җәза дисциплинар җаваплылыкка тарту гына булырга мөмкин», – дип сөйләде ул. Булат әйтүенчә, «Акцент» төркеме белгечләре якын арада Насртдиновлар белән элемтәгә керәчәк, «Эш»не тагын бер тапкыр карап чыгачак әле.

«МИННӘН ГАФУ СОРАДЫЛАР»

Апрель аенда язма әзерләгәндә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров: «Әлегә тикшерү бара – бернәрсә дә әйтеп булмый. Тикшерү төгәлләнсен, аннан соң сөйләшербез», – дип кыскача гына җаваплаган иде. Тик бу юлы да аның белән сөйләшеп булмады, ике көн шалтыраттык – икесендә дә, җыелышта, диделәр. Шуңа күрә урынбасары Диләрә Ганиева белән аралаштык. «Тикшерү һаман бара әле, чакырталар, нәрсәләрдер сорыйлар», – диде ул. Аннан Олыяз мәктәбенең хәзерге хәле турында сораштым. «Радик белән булган хәлдән соң Казандагы «Росток» үзәгеннән психологлар, министрлыктан белгечләр килеп, сөйләшүләр үткәрде. Ул мәсьәлә гел күз уңында. Олыяз укучылары БДИны бик әйбәт тапшырды, шөкер», – ди Диләрә Хәкимовна. Күп еллар элек шушыңа охшаш бер очракның булганлыгын да исенә төшереп: «Ул вакытта да бер укучы үз-үзенә кул салган иде. Тикшерү ел ярым барды! Без тегеләй дә, болай да уйлап карадык, ә тикшерү нәтиҗәсе бөтенләй көтелмәгәнчә иде. Радикның үлеме сәбәбе дә ачыкланыр дип ышанам», – дип, фикере белән уртаклашты.

Апрельдә Олыяз мәктәбе директоры белән сөйләшә алмадык: Гомәр Хашим улы Хаҗиев «больничный»да иде. Ни кызганыч, бу юлы да аның белән аралашып булмады. Мәгариф идарәсендә гомуми сүзләр әйтсәләр, директор үз мәктәбе турында тулырак итеп җавап бирер дигән идек. Аның каравы тәрбия эшләре буенча урынбасары Илсур Нәҗмиев белән сөйләштек.

– Тикшерү бармый. Бара торгандыр ул, тик әле безнең мәктәпкә кагылышы юк, бер сүз дә әйтүче булмады, – диде ул.

– «Эш»не япканнар ди бит.

– Белмим, кызыксынмадым да, белешәсем дә килми, – Илсур Туфановичның бу темага сөйләшәсе килмәве тавышыннан ук сизелде. Быел укучыларның БДИны ничек тапшыруы, мәктәпнең хәзерге хәле турында да сорашасы идем – кире уйладым. Үземне кызыксындырган бер сорауны гына бирдем:

– Илсур Туфанович, сез, газетада мәкалә чыккач, Радикның әти-әнисе миннән гафу үтенде, дигән идегез. Ә бит алар, гафу сорамадык, дип бара.

– Үзләре әйттеме сезгә шулай дип?

– Әйе.

– (Көлә). Укучысын югалткан укытучы нәрсәдер уйлап, ялганлап әйтә икән, ул аннары укытучы булмый инде. Мин әйткәнмен икән, димәк, алар гафу үтенгән булалар. Ә аннары ул сүзләреннән кире кайтканнармы, әйтмәдек дип ялганлыйлармы, әллә онытканнармы – бер сүз әйтә алмыйм. Радикның әтисе Раниф үзе яныма килеп гафу үтенде, үзем генә булсам бер хәл, янымда кешеләр дә бар иде бит. Без гафу үтенмәдек, дип тутырып әйттеләрме алар сезгә?

– Тутырып әйттеләр. Диктофонда яздырылган, тыңлата алам.

– (Көлә). Әгәр дә иртәгә иртә белән миңа, бүген кар яуды, дип әйтсәләр, мин аңа да ышаначакмын инде хәзер. Әгәр алар гафу үтенмәгән булса, кечкенә уллары яңадан минем җитәкчелектәге көрәш түгәрәгенә йөри башлаган булыр идеме соң? Раниф гафу үтенде. Кечкенә малайны да үзегезнең кул астына алыгыз инде, диде. Минем аннан «отказ» биргәнем юк бит, дидем. Ул малай минем машинага утырып көрәш түгәрәгенә йөрде. Гафу үтенмәсәләр, миңа балаларын утыртып җибәрмәгән булырлар иде бит инде. Хәзер түгәрәк каникулга туктагач, без гафу үтенмәдек, диләрмени?

– Күрешеп сөйләшергә, аңлашырга кирәктер инде сезгә.

– Кирәк түгел… Кирәк түгел…

Тәмам башым буталып, Радикның әтисе Раниф абыйга шалтыраттым. «Илсурга килеп: «Теләсә нәрсә әйткәнбездер инде сиңа», – дидем. Бетте, башкача гафу үтенү булмады. Ә кечкенә улыбыз беренче класстан бирле йөри ул көрәш түгәрәгенә, хәзер 3нчедә укый. Шулай булгач нәрсәгә мин Илсурга аны түгәрәккә алырга кушарга тиешмен икән соң?» – дип белдерде ул.

Ата-ана директор урынбасарыннан гафу үтенгәнме-юкмы, Радикның үлемендә мәктәп хезмәткәрләре гаеплеме-юкмы – анысы хәзер мөһим түгел инде. Радикны барыбер кайтарып булмый. Гаеплеләр җәзасын алса, әйбәт булыр иде дә бит, тик хокук яклаучылар әйткәнчә, мондый очракта гаепне исбатлау мөмкин түгел диярлек. Үлеменең сәбәбен Радик үзе һәм Аллаһы Тәгалә генә белә инде. Кырыгын үткәргәннән соң, әнисенең төшенә кергән егет. «Бер сүз дәшмәде, кысып кочаклады да китеп барды», – ди Гөлчәчәк ханым. Бәлки, Радикның җаны тынычлап ята дигәнне аңлатадыр бу. Ә Гөлчәчәк белән Раниф Насртдиновларның тагын ике баласы бар. Кайгыны җиңәргә көч табып, кечкенә балалары хакына яшәргә кирәк ата белән анага.

P.S. Шушы көннәрдә редакциябезгә бер хат килеп төште. Минем мәкаләгә кайтаваз рәвешендә язылган бу хатта сүз Олыяз мәктәбе директоры Гомәр Хашим улы Хаҗиев һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Илсур Туфан улы Нәҗмиев турында бара. Аны кыскартмыйча укучыларга да тәкъдим итәбез.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Ачу алдан, акыл арттан

«Безнең гәҗит»не элекке елларда ала идем. Кызганычка, үткән язылу кампаниясе вакытында өч айга гына язылып калдым. Фәнзилә Мостафинаның «Чукынып китсен укуың, димәгәнбез» (№16, 20 апрель, 2016) мәкаләсен кешедән алып укырга туры килде. Ә укыгач, берничә фикеремне язасы иттем.

Иң беренче Раниф белән Гөлчәчәкнең, барлык туганнарының ачы хәсрәтен ихлас күңелдән уртаклашам. «Инсаннарга бала хәсрәте күрергә язмасын», – ди халык. Ләкин кайгы дигән нәрсә агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри шул. «Үлем үкенечсез булмый, язмышлардан узмыш юк», – дип, Аллаһы Тәгаләдән сабырлыклар сорарга гына кала. Аллаһы Тәгалә барчабызга да сабырлыклар бирсен.

Әлеге мәкаләдә телгә алынган, минем элеккеге укучыларым турында берничә сүз әйтәсем килә.

Гомәр Хашим улы Хаҗиев – Олыяз авылы урта мәктәбе директоры. Үзенең бөтен тормышын, сәламәтлеген балалар тәрбияләүгә биргән кеше. Биредә аның дәрәҗәле исемнәрен, бүләкләрен санап тормыйм, күп урын алыр иде. Гаҗәп дәрәҗәдә кешелекле, һәр бала шәхес булып үссен өчен мөмкин булганның бөтенесен эшли. Авылда мәктәп төзелеше, мәктәпнең эчке җиһазланышы, һәр квадрат метры аның йөрәге аша уза дип әйтеп була.

Дистәләгән еллар Новгород өлкәсенә казу эшләренә бару (анда Радик та барган), эчтәлеге белән зур шәһәрнекенә торырлык мәктәп музеен булдыру, авылның «Хәтер китабы»н язу балалар катнашында һәм балалар өчен эшләнде. Мәктәптә укыту-тәрбия эшенең тиешенчә куелуы да – аның эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Район хакимияте оештырган бәйгедә «Соңгы тиенен кешеләр белән бүлешүче» номинациясендә ул лаеклы җиңүче. Хезмәт хакын мәктәпкә, балаларга тота иде, укучы авырып киттеме, күчтәнәч – аның кесәсеннән, мәктәп бәдрәфенә кәгазьләр – аннан, мәктәпнең залларына куелган ике шахмат комплекты – 50 000 сум – аның бүләге.

Илсур Туфан улы Нәҗмиевне педагоглар династиясеннән дип әйтсәк тә була. Әнисе Наҗия, күп мактаулы исемнәр алып, 40 ел шушы мәктәптә укытты. Сеңлесе Чулпан, хатыны Гөлназ, апасы Гөлгенә – укытучылар. Ул Олыяз авылының ир балаларын көрәш белән кызыксындырып, аракы, тәмәке, сүгенү кебек афәтләрдән саклап калган, көрәш буенча күп сандагы Татарстан, Русия чемпионнарын әзерләгән атказанган тренер.

Узган елгы Сабан туенда аның элеккеге укучылары – кайсы ВУЗда укый, кайсы укып бетереп эшмәкәр – аны мәйдан уртасына чакырып, күтәреп югары чөйделәр. Бик зур дәрәҗә бит инде укытучыга.

Халык: «Мич башында яткан кешенең генә гаебе булмый», – дип тә әйтә. Әгәр балалар тормышына, укуына битараф булса, бәлки, ачуланмас та, кисәтү дә ясамас, «Әйдә ярар, мәктәптән чыгып кына китсен, аннары теләсә нишләр», – дип әйтер иде.

Безнең вәкаләткә кермәсә дә әйтим: укыту системасы да бик үк дөрес түгел шикелле. ВУЗга, техникумга баручылар бирсен БДИны. Теләмәгәннәр мәктәп «свидетельство»сын алсын да үз тормышын үзе көйләсен. Алар һич югалып калмый, алтын куллы һөнәр ияләре булып, гөрләтеп яшәп яталар. Безнең авылдагы тормыш, яшәеш шуны күрсәтә.

Соңгы сүзем итеп шуны әйтәсем килә: без, бүгенге әти-әниләр дә, (бәлки, һәрчак шулай булгандыр) балаларыбызның эчке кичерешен, рухи дөньясын белеп бетермибез. Хәзерге балалар тагын да катлаулырак шул. Моннан соң да ашыгыч ялгыш нәтиҗәләр булмасын иде.

Рәсимә СӘЛӘХОВА,

Кукмара районы, Олыяз авылы

Комментарии