БАЛТАЧНЫҢ ҮЗ «КОНСТИТУЦИЯСЕ»

БАЛТАЧНЫҢ ҮЗ «КОНСТИТУЦИЯСЕ»

яки инспекторлары эшчәнлеге турында

« халкы үз җирендә генә кайнап ятучан», дип бер тапкыр язган идем инде. Әле шулай дип язганда, ни дәрәҗәдә хаклы булуымны үзем дә күзалдына китерә алмаганмын икән. турында язма басылып бер атна да үтмәде, шул яклардан тагын бер хәбәр килеп иреште. Баксаң, бу районда ЮХИДИ хезмәткәрләре теләсә-кайчан юлда тоткарлап, исерек келәймәсе сугып, судка повестка өләшә, табиблар медицина тикшерүе уздырудан, кан алудан баш тарта, судья хатын кайчандыр үзенең улыннан балага узган икенче бер хатынга хөкем карары чыгара… Кыскасы, мәш килеп яталар. Әйтерсең, Балтачта гына үз законнары бар, әйтерсең, анда гына кем ни тели – шуны эшли ала. Әйдәгез шундагы бер вакыйгага нигезләнеп, тулы бер фильм карап китик әле.

БАЛТАЧ-ПРОДАКШН ТӘКЪДИМ ИТӘ

25 гыйнварда, кичке 10нчы яртыларда, иптәш кызы белән бергә Казаннан кайтып барган Гөлназ Мифтахетдинованы, Балтачка җиткәндәрәк, ЮХИДИ инспекторы машинасы куып җитеп(!) туктата. Танышып-нитеп тормый, документларын алып китә дә, үз машинасына барып утыра. Чыпья авылының участковые Эльдар Сәгытдинов була бу. Аптыраган Гөлназ аңа иярә.

Изображение удалено.

Инде машина эчендә участковый түгел, ә ЮХИДИ инспекторы сүз башлый: «Син боҗраны әйләнми генә туп-туры Балтачка кереп киттең», – дип бәйләнә. Аннары: «Син исерек», – ди һәм үтеп баручы ике шаһитне дә туктатып трубкага өрергә тәкъдим итә. Гөлназ үз гомерендә беренче тапкыр трубкага өрә һәм: «Фәнил абый, бу пычрак бит синең», – дип авызында калган чүпләрне төкерә. Әйе, Гөлназ бу инспектор белән моңарчы ук таныш булган. «Юк, чиста ул», – ди инспектор һәм машинаның тәрәзәсеннән чыгарып, теге трубканы селкештерә, чистарта, көйләгәндәй итә. «Яңадан өр», – ди. Кыз тагын өрә.

– Ничә промилль күрсәткәнен белмим дә, чөнки миңа бернинди кәгазь бирмәделәр, күрсәтмәделәр, – ди Гөлназ. – Фәнил протокол тутырды тутыруын, мин анда медицина тикшерүе узарга риза дип имза да куйдым, ләкин аның күчермәсен ул миңа бирмәде.

Изображение удалено.

Шуннан вакыйгалар икенче юнәлеш ала. Кыз бу күрсәткечләр белән риза булмавын һәм больницага барып кан бирергә теләвен әйтә. Машинасына таба атлый. ЮХИДИ инспекторы аны артыннан куып тота да, кулларын каерып, машина ачкычын умырып ала, үзе рульгә утыра. «Ограниченный страховка» инспекторларга кагылмыйдыр, аның да «Ниссан Джук»ны йөртеп карыйсы килгәндер, күрәсең. Боларның барысын да инспектор белән бергә булган участковый видеога төшереп тора. Тик алар бу видеоны картлыкта карап, кызлардан ничек көлүен искә алыр өчен генә төшергән һәм бик тирән яшергән, ахры, чөнки ул алга таба булачак судларда беркайда да тәкъдим ителми. Хәер, судьяга ул видео да, табиблар язып биргән белешмә дә кирәк түгел, ул болай да үз эшен яхшы белә бит…

ШУХЫР-МУХЫР БОЛЬНИЦА

– Шуннан без больницага бардык. Кан басымымны үлчәделәр, кан алуларын сорадым. Шулай дия башлагач, ЮХИДИ инспекторы бүлмәдән чыгып, шәфкать туташы Э.Хәйретдинова белән сөйләшеп керде. Шуннан ул миннән кан алудан баш тартты. «Кан юл фаҗигасе булганда гына алына», диде. Мин кат-кат сорый башлагач: «ГАИ абыең кушмый ич», – диде. Ә Фәнил Минһаҗевтан: «Нишләп кан алдырмыйсыз?» дигәч, «Әнә Арчага бар, Сабага бар, монда кан алынмый», – дип җавап бирде. Алай да, язып биргән белешмәдә: «Аягында басып тора ала, урында һәм вакыт аралыгында ориентлаша, дөрес сөйләшә, яктылыкка реакциясе гадәти…» дип язылган үзе. Исереклек турында бер сүз дә юк, – дип сөйли Гөлназ.

Шушы вакыт дәвамында машинада утырган «иптәш кыз» – Лилия Шамилова хакында онытырга өлгермәдегезме әле?

Аның белән аерым күрешеп сөйләштек һәм ул да вакыйгаларны нәкъ Гөлназ сөйләгәнчә бәян итте. Ул да үзләрен сәгать 10нчы яртыларда ЮХИДИ хезмәткәре тоткарлауны раслый.

– Мин бит Балтачтагы полиция хезмәткәрләрен белмим, шуңа күрә әле бу Казаннан килгән инспектор микән дип тә шикләнеп калган идем. Гөлназның бармакларын, кулын каерып ачкычларны талап алып елаткач һәм руль артына кереп утыргач ул инспекторга: «Фәнил абый, сиңа рульгә утырырга ярамый, минем бит» страховка ограниченная», – диде. Шуннан гына мин ул кешенең инде таныш булуын аңладым.

Больница кырыенда бик озак көтеп утырдым. Машинада туңып беттем. 12ләр тирәсендә генә алар мине өем янында төшереп калдырдылар, рульдә гел Фәнил Минһаҗев булды, – дип сөйли Лилия булган вакыйгаларны «кошмарный сон» дип бәяләп.

Менә «Ниссан Джук» полиция бүлекчәсе каршына килеп туктый. Фәнил Минһаҗев каядыр чыгып китә дә, ике сәгатькә югала. Суык машинада утыра торгач Гөлназ да туңып бетә. Әле шуннан соң байтак вакыт суык тиеп авырый да әле ул.

Төнге 2ләр тирәсендә эвакуатор чакырталар. «Моңарчы йөрдегез бит әле, үзегез генә алып менегез машинаны штраф-стоянкага», – дип ялвара Гөлназ. Ә анда баргач, Фәнил протокол тутыра. Вакыт инде төнге 2 тулып китүгә карамастан, протоколдагы сәгатьне 00:48 дип күрсәтеп, Балтачка кергәнче үк туктатса да, Ленин урамы 58дә туктатып тоткарладым, дип сырлый.

СЕРЛЕ СУД

Икенче көнне Гөлназ, күрше егете Инсаф белән, машинаны алырга дип Балтачтагы ЮХИДИгә килә. Инспекция начальнигы Фәргать Шәфигуллин: «Машинаны бирмибез, синең эшең прокуратурада, тикшерү бара», – дип шаккатыра.

– Нинди нигездә машинаны бирмисез? Хакыгыз юк. Хәзер үзем прокуратурага төшеп гариза язам, – дип зарлана башладым. Шуннан соң төшкә кадәр утырдым, миңа игътибар итүче дә булмады. Фәргать абый: «Сәгать 2гә кил, мин сиңа машинаны бирү турындагы документларны тутырып куярмын», – диде. Шул вакытка килдем, Фәргать абый юк. Аның урынбасары белән Фәнил утыралар. Машинаны алу өчен документ әзер иде. Урынбасар кеше Габдулла Ганиев миңа шунда ук судка повестка да тоттырды. Судның кайсы көнне буласы язылмаган, ә сәгате белән елы гына куелган. Телдән генә дүшәмбе була дип әйттеләр, кайсы дүшәмбе икәне әйтелмәде. Имза куеп повестканы алдым. «Вакытлыча таныклык» алу өчен менә монда имза куй дип, ниндидер протокол суздылар һәм шуның өске өлешен куллары белән каплап, имза куйдырмакчы булдылар. Мин моның «подстава» икәнен аңладым инде, куймадым. Шунда талашып, этешеп беттек. Миңа барыбер протоколны укытмадылар, бар әйберне яңадан сейфка тутырып куйдылар. Протоколның күчермәсен сорадым, аны да бирмәделәр. Бу сөйләгәннәрем барысы да видеога төшерелде һәм алар миндә бар. Анда әле шаһит Инсаф та бар иде бит. Алар миңа машинада йөрү өчен вакытлыча таныклык бирергә тиеш иде, бирмәделәр. Шуннан соң бер көн узгач, дүшәмбе көнне суд булган. Сишәмбе көнне генә, йөри торгач, машина йөртү өчен «вакытлыча таныклык» язып бирделәр. Икенче суд 6 февральдә узган, мин аны бөтенләй белмәдем, чөнки повестка тапшыручы булмады. Казанда эштә идем, җитмәсә. Әнә шул көнне мине машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар кабул ителгән дә инде, – дип сөйли Гөлназ.

ТӨРЛЕ ҖИРДӘ ТӨРЛЕЧӘ

Судка бирелгән кәгазьләр, карарлар арасында күмелеп утырам. Мондагы хата, мондагы кадәр каршылык беркайда да юктыр.

Менә, мәсәлән, Балтач районы Мировой судьясы Зөһрә Мөхәммәтҗанова имза куйган карарда болай дип язылган:

«Г.Г.Мифтахетдинова 25 гыйнварда 23:25 минутта Балтач бистәсенең Ленин урамы 1 йорт адресы буенча полициянең медицина тикшерүе узу таләбен үтәмәгән… машина йөртүченең исерек булуын түбәндәге күрсәткечләр дәлилли: авызыннан алкоголь исе килә, сөйләме дөрес түгел, гәүдәсен тотып тора алмый.»

Бу дәлилләрнең протоколдан алынганы күренеп тора. Нигәдер судья ханым медицина тикшерүе актындагы күрсәткечләрне язмаган, шул тикшерү астында ук «кан бирергә риза» дип имзаланган урынны да күрмәгән, ә нәкъ менә протоколда ЮХИДИ инспекторы язганнарга таянган.

Әле шунысы да кызык, медицина тикшерүе актында (23:25 сәгатьтә) һәм протоколда (00:13 сәгатьтә тутырылган) язылган күрсәткечләр бик нык аерыла. Әйтерсең, Гөлназ больницадан чыккан да утырып эчкән. Мәсәлән, табиб аның Ромберг халәтендә бик тотрыклы торуын, сөйләме төгәл булуын, куллары калтырамавын, йөзендәге тиресенең төсе үзгәрешсез булуын язса, протоколда шуның нәкъ киресе сурәтләнә: куллары да калтырый, гәүдәсе тотрыксыз, сөйләме дә бәйсез… Сораулар күп: инспектор Минһаҗев медицина тикшерүе узганнан соң төзегән протоколында ни өчен шундый каршылыклы фикерләр яза? Әллә ул белешмәне укый белмиме, хәреф танымыймы? Гомумән, нәрсәгә таянып төзи ул бу протоколны? Әллә аның Гөлназга карата ниндидер үз үче бармы? Әллә ул кемнеңдер заказын үтиме?

Бу сорауларны Фәнилнең үзенә бирермен дигән идем, ни кызганыч, күпме генә шалтыратсам да аның телефоны гел «недоступен» булды.

ҮТКӘННӘР КАЙТАВАЗЫ

Фильм эчендә аклы-каралы төс белән күрсәтеп, үткәннәрне сурәтләү очраклары да булгалый. Хәзер безнең фильмны шундый аклы-каралы төстә бара дип күзалдына китерегез.

Моннан берничә ел элек Гөлназ Мифтахетдинова Фәнис исемле егет белән очрашып йөри. Балага уза. Инде ноябрьдә кәләш сорарга киләбез, декабрьдә туй булачак дип йөргән Фәниснең ниятенә аның әнисе каршы чыга.

– Минем малайны ташламасаң башыңны төрмәдә черетәм, – дип килеп кычкырды ул миңа, – ди Гөлназ.

– Минем улымны син эчертеп ятасың, – дип миңа да акырды ди Гөлназның әнисе Люция ханым.

Фәнис белән Гөлназның аралары бозыла. Озак та тормый егет барыбер өйләнә. Гөлназга түгел, ә элек йөргән кызына. Гөлназ бала таба, ата кешедән берни дә таләп итми, үстерә. Алимент та сорамый.

Менә хәзер исә шул Фәниснең әнисе – Зөһрә исемле судья хатын Гөлназны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән. Юкса, судья кеше бит шәхси мәнфәгатьләр белән бәйле кешегә карата карар кабул итәргә ярамавын бик яхшы белә. Бигрәк тә оныгының әнисе булу мөмкинлеге булган хатынга карата.

– Хәзер мин судка баланың атасыннан алимент сорату турында гариза яздым, чөнки машинада йөри алмагач, Казанга эшкә бара алмыйм, төнгә кадәр эшлим ич, – дип сөйли Гөлназ. – ДНК анализы да ясатырбыз кирәк булса, мин үз баламның атасы кем икәнен бик яхшы беләм, – ди ул.

Район үзәгендә бик күпләр Гөлназның Фәнис белән очрашып йөрүен дә дәлилли. «Фәнис Гөлназ белән очраша башлагач бик үзгәрде, элек эчеп йөргән булса, аннары тәртипләнде, без әле үзара да аның бу уңай якка үзгәрүе турында сөйләшә идек», – ди, исемен газетага бирмәвен үтенгән бер егет.

ГАДЕЛЛЕК АРТЫННАН

Гөлназ үз районында гаделлек таба алмаячагын белеп, инде ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнехановка да барып кайткан. Ф.Минһаҗевның эшчәнлеге законлымы, юкмы икәнен тикшерүне сорап ОСБга да, прокуратурага да гаризалар язган. Тикшерүләр булган булуын. Кул-кулны, ике кул битне юа, ич инде ул. Бигрәк тә Русиядә. Оператив-эзләү бүлегеннән Андрей Квитко исемле тикшерүче килеп, ЮХИДИ инспекторы эшчәнлегендә бернинди хилафлык та тапмый кайтып киткән.

Юкса, 25 гыйнварда шаһит буларак туктатылган кешеләрнең берсе – Марат Ганиев вакыйгаларның нәкъ менә кичке 9-10 арасында булуын дәлилли. (Протоколдагы вакыт һәм урын аермасы.) Шулай ук Гөлназдан спирт исе килмәвен, трубканың пычраклыгыннан зарлануын да әйтә. Суд карарында Маратның исем-фамилиясе больницадагы пүнәтәйләр арасында булган дип тә күрсәтелгән. Имеш, ул Гөлназның больницага баргач кына кан бирүдән баш тартуын дәлилли ала. Тик Марат үзе бөтенләй больницага бармавын әйтә. Суд карарына ничек килеп керүен дә аңламый. Күрсәтмәләр бирерлек шаһитләр – Лилия, Инсаф, пүнәтәйләр дә тулып ята ич монда. Ә менә Андрей Квиткога шаһитләр җитмәгән!

Больницада кан алуга килгәндә… Балтач район больницасының баш табибы Газинур Дәүләт улы Дәүлиев әйтүенчә, әгәр ЮХИДИ инспекторы белән машина йөртүче арасында ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккан, берсе икенче якны гаепли, ә икенчесе үзен исерек дип санамый икән, биредә алкотестер нигезендә тикшерү дә җитә.

– Инструкция буенча, без ул машина йөртүчене алкотестер ярдәмендә, 20 минут аралык белән, ике тапкыр тикшерәбез. Ниндидер нәтиҗәләр ясау өчен шул да җитә. Ләкин әгәр дә ЮХИДИ инспекторы ул машина йөртүчегә юллама бирә яки үзе дә килә икән һәм машина йөртүче кан алырга теләвен белдерсә, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында кан алынып тикшерелә, чөнки безнең дежур табиб һәрчак бар. Әле менә беркөнне генә бер колхоздан килеп, шулай үз теләге белән тикшеренде бер ир, – диде ул.

Газинур Дәүләтович, нишләптер сезнең кул астында эшләүче шәфкать туташлары башкача уйлый шул.

Беләсезме, мин Гөлназның бераз салмыш булуына да, кан бирүдән баш тартуына да ышаныр идем, бәлки… Әгәр, протокол белән медицина тикшерүе арасында күзгә күренеп яткан каршылыклар булмаса! Әгәр судья бу кызның үзенә онык булырга мөмкин булган бала үстерүен белә торып, бу эшне караудан баш тартса. (Ул бит инде моннан берничә ел элек, шушы гаиләнең пенсия фондына бәйле бер эшеннән баш тарткан булган, ә хәзер нигә машина йөртү таныклыгын алу яки калдыру мәсьәләсенә тотынган?) Әгәр ул закон буенча эшләсә, ягъни протоколга гына түгел, ә табиб биргән документка да игътибар итсә! Әгәр, кәгазьләрдәге вакытлар бер-берсе белән чагышса! Әгәр шаһитләр ЮХИДИ инспекторы файдасына хет бер сүз әйтсә! Әгәр кәгазьләрдә больницада пүнәтәй итеп күрсәтелгән егет чыннан да анда булган булса…

Сүз уңаеннан, Балтач район газетасы «Хезмәт»тә (№15, 27 февраль) менә мондый мәгълүмат басылган.

«2012 елның соңгы 3 аенда РФ административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе буенча 16 кеше исерек хәлдә идарә иткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Ә быел гыйнвар аенда гына 17 кеше шундый җәзага тартылды. 13 машина йөртүченең туган еллары – 1989-1993. Бу яшьтә үзең эшләп машина алуы мөмкин микән?» дип яза югарыда телгә алынган Зөһрә Мөхәммәтҗанова. Яңа елдан соң Балтачның ЮХИДИ инспекторлары 3 тапкыр «тырышыбрак» эшли башлаган күрәсең.

Бу хәлләргә дә, Балтачтагы галәмәтләргә дә нокта куймыйбыз әле. Гөлназның машина йөртү таныклыгы мәсьәләсе Югары Судта да каралачак. Менә ул судта, бәлки, каршылыкларны күрерләр. Ә бәлки, аңа кадәр үк Фәнил Минһаҗев үзе безнең белән элемтәгә чыгар, чөнки сораулар бик күп калды бит әле.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан – Балтач – Казан.

БАЛТАЧНЫҢ ҮЗ «КОНСТИТУЦИЯСЕ» , 3.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии