ИШЕТЕЛӘ АТЫШ ТАВЫШЫ

Узган гасырның 90нчы елларындагы криминаль сугыш, ату-шартлаулар кайтавазы әле дә яңгырый кебек. Судларда ул чордагы хәвефле хәлләр яңартыла тора һәм, соң булса да уң булсын дигәндәй, унбишәр ел элек кылган явызлыклар өчен суд бүген хөкем карарлары чыгара. 1 февральдә Югары суды җинаятьчел даирәләрдә Ташкент бригадасы буларак мәгълүм банданың алты әгъзасына тиешле җәза билгеләде.

Урам сугышыннан – криминаль кан коешка

Чынлыкта киллерлар өере булган “бригада”ның килеп чыгышы һәм тәрҗемәи хәле башкалардан әллә ни аерылмый. Казанның Мәскәү районындагы ул вакытта кино-фотопленкалар җитештерүче “Тасма” берләшмәсе янындагы йортларда яшәүче яшьләр төркеме 1983 елда ук милициядә исәпкә алына. Мәгълүм ки, яшүсмерләрнең урам сугышлары аркасында “ феномены” дип башкалабызның бөтен Советлар Союзына яманаты чыккан чорлар бу. “Кинопленка” дигән исем алган әле агрессив оешма да усаллыклары белән “дан” казана. Ә инде үзгәртеп кору вакытларында башланып, җәмгыятьнең криминальләшүенә китергән елларда көчле оешкан җинаятьчел төркем булып формалаша.

Аның башында Ташкент кушаматлы Ирек Минһаҗев, Әлфәт Сөнгатуллин (Ильфатей) һәм Игорь Афанасьев (Афоня) тора. 80нче еллар башында әлеге лидерлар арасында каршылыклар килеп чыгып, “Кинопленка” капма-каршы ике лагерьга “ярыла”. Ильфатей һәм төркемнең өлкәнрәк әгъзалары легаль бизнес белән шөгыльләнүне дә кулай күрә. Ә Ташкент яклы яшьләр алып-сату һәм башка төр эшмәкәрлекне хурлыклы шөгыль дип исәпли. Башлангыч чорда сугышу-бәргәләшү кебек “аңлашулар” гына булса, күп тә үтми, әле яңа гына бергә булган егетләр кан дошманнарга әверелә. Ташкент һәм Ильфатей бригадалары менә шулай барлыкка килә.

Алар ул вакытта Казандагы башка төркемнәр арасында “лаеклы” урын тота. Ләкин берничек тә хәлиткеч роль уйныйлар дип булмый. Чөнки күпсанлырак, көчлерәк берләшмәләр, иң беренче чиратта, элек-электән куәтле “Борисково” һәм чагыштырмача яшьрәк булса да коточкыч тизлек белән үсүче, көннән-көн явызлана барып, йогынты даирәсен киңәйтә, димәк ки, башкаларны кысрыкларга омтылучы “Жилка” җинаятьчел группировкалары бар. Шәһәрнең төрле почмакларында урнашкан Борисково һәм Жилплощадка бистәләрендә барлыкка килгән шушы ике өер маңгайга-маңгай бәрелешмичә калмый. Бер казанга ике баш сыймый дигәндәй, Казанда да шәһәркүләм хакимлеккә омтылучы ике башлык тынышмый. Нәтиҗә буларак, 1993 елда башкалада криминаль сугыш кабынып китә.

Сугыш исә союзникларсыз гына булмый. “Жилка” йогынтысына “Суконка”, “Воровский” һәм башка төркемнәр белән бергә Ташкент бригадасы да эләгә. Ә борисковоныкылар “Низы”, “Грязь”, “Чайники”, “Соцгород”, “Адмиралтейская слобода” группировкаларын һәм Ильфатейны үз ягына аудара. Шулай итеп, “Кинопленка” егетләре баррикаданың капма-каршы якларында кала.

Очкыннан ялкын кабына

90 еллар башында Казанның җинаятьчел дөньясы дары мичкәсен хәтерләтә. Аны шартлату өчен, шырпы сызасы гына кала.

Эш шунда ки, “Жилка”ның Хайдер кушаматлы мәгълүм атаманы Хәйдәр Закиров гомумшәһәр криминаль казнасы төзергә уйлый. Әлбәттә, аны үз контроленә алуны максат итеп куя. Чынлыкта, бу җинаятьчел даирәләрдә аның хакимлеге урнашуны белдерергә тиеш була. Чөнки “общак”ка, ягъни акчага ия кеше барысына да хуҗа бит ул.

Әлбәттә, мондый перспектива борисковолыларны канәгатьләндерми. 300ләп криминаль авторитет катнашуында узган җыеннарның (сход) берсендә күзәтүче закондагы караклар Буська, Томаз Тбилисский, Паша Цируль да аларны яклап чыга. Төгәлрәге, “общак”ны “Борисково” лидеры – җинаятьчел баскычта иң югары саналучы “Вор в законе” дәрәҗәсенә ия Ренатя Игламовка тапшырырга, ә Хайдерне аның ярдәмчесе итеп билгеләргә тәкъдим итәләр.

Монда Игламның абруе хәлиткеч роль уйный. Чөнки ул Мәскәүнең атаклы “законнигы” Глобус кушаматлы Валерий Длугач “тәхеткә утырткан” (коронация) кеше. Ә Хайдер ошбу “мактаулы” исемгә һәм мәртәбәгә ия була алмый. Чөнки явызлыкта аңа тиңнәр булмаса да, кайбер таләпләргә җавап бирми. Мәсәлән, яшь чагында армиядә хезмәт иткән, кайчандыр солдат булган кеше “карак” исемен йөртергә лаек түгел.

Дары мичкәсе тагын да кыза төшә. Чөнки икенче планда калу башкисәр Хайдер өчен зур хурлык. Ул шәһәрнең үз контролендәге өлешендә “общак”ны үзе җыячагын әйтеп, чынлыкта, Игламны санга сукмаячагын белдерә, Игламовны шәһәр “общагы”ннан баш тарттырырга да тырышып карыйлар. Ахыр чиктә, 1993 ел маенда Р.Игламов атып үтерелә. “Борисково” төркеменең ике лидеры өч ел элек тә үтерелгән була, ләкин белгечләр ялкын кабынуга китергән очкын дип Игламны юк итүне саный. Чөнки кырылыш шуннан соң башлана.

1995 елда Борисково төркеменең лидеры Ленар Речапов серле рәвештә үлеп киткәч, Радик Йосыпов җитәкчелек итә. Төркем аның кушаматы буенча “Дракон” һәм штаблары урнашкан Мәскәүнең “Севастополь” кунакханәсенә туры китереп, “Севастопольские” дип атала башлый.

Алгарак китеп булса да әйтик, бу җинаятьчел төркем әле дә хөкем ителмәгән. Дракон 2008 елның язында кулга алынды. Аның артыннан “Рубин” футбол клубының спорт директоры булып эшләүче Рөстәм Сайманов изоляторга ябылды. Әле яңа гына “Севастопольские”нең актив әгъзасы Рөстәм Үтәгәновны (Үтүк кушаматлы) Черногория полициясе тоткарлады. Ул башта Литва гражданины исеменә язылган паспорт күрсәтә. Бусы фаш ителгәч, рус кешесе исем-фамилиясе күрсәтелгән документ күрсәтә. Полиция аның фотосурәтен һәм бармак эзләрен Татарстанга җибәрә. Тикшереп карагач, аның Үтүк булуы раслана. Халыкара эзләүдәге тагын берничә кеше тотылмаган әле. Күрәсең, суд та тиз генә булмаячак. Үтәгәновны Русиягә кайтару мәсьләсе дә хәл ителмәгән хәтта.

Ә “Жилка”ныкыларны 2001 елда ук җыя башлыйлар. Тикшерү, оператив чаралар һәм суд алты елга якын бара. 2007 елда банданың исән калган әгъзалары хөкем ителә. Шунысы игътибарны җәлеп итә: алар эше буенча җавапка тартылучылар арасында “Жилка” составында киллерлар ролен үтәгән Ташкент башкисәрләреннән берәү дә булмый. И.Минһаҗев ярдәмчесе игътибар үзәгенә эләгә, ләкин анысы да кулга алулар башлангач качып котыла һәм бары тик 2006 елда гына тотыла.

Башлыкның башы ике түгел

1993 елда башланган криминаль сугыш чорында “Жилка”ның төп бандиты Хайдер үзе дә башын сала. Аны 1996 елда Санкт-Петербургта аталар. Ташкент бригадасы әгъзаларының күбесе, шул исәптән, Ирек Минһаҗев та юк ителә. Атаман 1998 елны каршыларга сөяркәсе белән Кубага бара. 6 гыйнварда алар даими тору урыннары – Петербургка кайталар. Тән сакчысы Пулково аэропортында каршы алып өйләре янына кайтарып куя. Ишек алдында көтеп торган киллерлар Ташкентны да, аның сөйгәнен дә пуля тишкәләп бетергәнче ата.

2007 елга чаклы Ташкентны Ильфатей башкисәрләре үтергән дигән фикер өстенлек итә. Әмма бу аның үз “көрәштәшләре” эше икәне ачыклана. Чөнки ул “общак”ны туздырып һәм бигрәк тә какоин белән дуслашып китүе аркасында абруен югалта бара. Изге урын буш булмый дигәндәй, Учитель кушаматлы Сергей Агофонов, киресенчә, күтәрелә бара. Нәкъ менә ул Ташкенттан котылырга була да инде. Һөҗүм оештыруда хәтта теге тән сакчысы Кабан да катнаша. 2007-2008 елларда ул һәм аның бер кәсептәше кулга алына. Бары тик Учитель генә качып китә.

Пуля һәм төрмәдән котылып калган ташкентлылардан 6 кеше тоткарлана. Бер-бер артлы моңа кадәр “эленеп” торган җинаятьләр ачыла, бандитларның корал арсеналы җыела. Кыскасы, тикшерү эшләре тулы куәтенә эшли. Инде күптән криминаль кәсепләрен ташлаган ир уртасы кешеләргә берничә маддә, шул исәптән, , үтерү кебек гамәлләрдә гаепләү белдерелә. Бүген халыкара эзләүгә бирелгән Учитель генә иректә йөри.

Бу тулы банданың 7 кешесе генә исән калган дигән сүз. Ә бит Ташкент бригадасындагы сугышчылар саны утыздан арткан чаклар да булган. Димәк, калганнары мәгънәсез сугыш корбаннары булган. Әлбәттә, үзләре дә бик күпләр җанын кыеп өлгергән.

Аяусыз сугыш

Банда беркемне дә аямаган. Мисалларны күпләп китереп була. 1996 елның гыйнварында Ташкент бригадасыннан өчәү көпә-көндез “Мозика” кафесына килеп керә һәм “Борисково” яклы “Низы” төркеменең 5 кешесен атып ега. Аларның берсе генә больницага эләгеп исән кала.

Шул ук елның март аенда алар Кремль астындагы “Раки” кафесына кереп, бар халыкны идәнгә йөзтүбән каплыйлар һәм шул ук “Низы” төркеменең өч кешесен теге дөньяга озаталар.

Сугыш булгач, әлбәттә, каршы як та җавапсыз калмыйча, киллерларны да, “Жилка” бандитларын да “чүпли” тора. Бу җәһәттән, әлеге төркемнең иң абруйлы лидерларының берсе Раоша кушаматлы Р.Хөснетдиновны юк итү очрагын искә төшерик. Гомере буе диярлек төрмәдә утырган бу адәм, Хайдердан аермалы буларак, закондагы карак дәрәҗәсе алуга ирешә. 1996 елда Мәскәүдәге “Феллини” рестораныннан чыгып килүче Жилкалыларга өч киллер өермәдәй ут ача. Нәтиҗәдә, Ракоша һәм тагын ике кеше үтерелә.

Җан кыюлар Казанда гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербургта да булганга, җинаять эшләре дә төрле калаларда ачыла. Күп очракларда оперативниклар үтерүчеләр эзенә төшә башлагач, аларны каршы як юк итеп өлгерә. Әлбәттә, кешеләр “пачкалап” үтерелгән 90нчы елларда һәм тикшерү органнарының аларны ачып бетерергә көче дә, вакыты да җитми. Бандаларны хөкем итүнең шушы көнгә кадәр баруының төп сәбәбе дә шулдыр, мөгаен.

1998 елда башлыклары үтерелгәч, Ташкент бригадасы берникадәр вакыт үтерүләр белән шөгыльләнгәннән соң тоткарлана. Исән калган бандитлар дошманнары һәм хокук саклау органнарыннан кайсы кая яшеренеп яши башлый. Тиздән оешкан җинаятьчелеккә каршы киң масштаблы көрәш ачыла. 2007-2008 елларда чират Ташкент бандасына да җитә…

Дүшәмбе кичендә Ташкент бригадасы эшенә нокта куелды. Татарстан Югары суды хөкемдары Айдар Галиәкбаров 6 кешегә барлыгы 99 ел каты режимлы колония билгеләде. Ике җинаятьче егермешәр, калганнары 12-19 елга ирекләреннән мәхрүм ителде.

Судның күрше залында да ату, шартлау очракларын тикшерү дәвам итә иде. Анда ташкентлыларга каршы сугышкан “Низы” төркеменең явызлыкларын барлыйлар. Димәк, алары да тиздән тиешле җәзаларын алачак.

Күргәнебезчә, криминаль сугышта җиңү дә, җиңүче дә юк. Бары тик югалтулар һәм корбаннар гына бар…

Наил ВАХИТОВ

Криминаль хроника

Аяныч “бәйрәм”

Менделеевскида үтеп барышлый гына булган 23 яшьлек егет 40 яшьлек ир белән танышып китә һәм утырып сала. Рюмка артыннан күтәрелгән рюмка рәтле адәмне дә кеше кыяфәтеннән чыгарырга сәләтле… Кинәт айнып киткән егет кулында канга баткан пычак, ә яңа танышын идәндә аңсыз халәттә күреп өнсез калгандыр. Пычакны атып, чыгып йөгерә, әмма соң була шул инде. Сак бүлеге экипажы аны Бурмистров урамында тоткарлап, милиция бүлегенә озатты. Кеше суючыга карата җинаять эше кузгатылды. Ә бавыры, бөере, эчәкләре җәрәхәтләнгән ирнең гомере өчен шәһәр хастаханәсе табиблары әле дә көрәшә.

Канлы җинаять

Башкаланың Правда урамында пычак куллану булган, дигән хәбәрне сакчыллык хезмәтенең 529нчы патруль экипажы ала. Күрсәтелгән адрес буенча килеп җиткән милиционерлар күкрәге җәрәхәтләнгән 26 яшьлек Евгенийны табып алды. Аңа зыян салган 18 яшьлек егет кайнар эздән кулга алынды.

ТР Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат хезмәткәре Фирая ГАЙФИЕВА.

Комментарии