- 01.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Редакциягә яхшы киенгән, үз-үзенә ышанган, көр тавышлы олы яшьтәге бер абзый килеп керде. “Хаксызлыкка нокта куясым килә. 21 яшьлек егетне бер гаепсезгә хөкем итмәкче булалар!” – диде ул, паспорты белән ышаныч язуын чыгарып күрсәтеп. Сабада тикшерелүче Илфат Гатауллин эше буенча, аны яклап йөрүе икән. Элеккеге ЮХИДИ хезмәткәре “бишле” машинасында җәяүле Алмаз Ишморатовны таптаган. Юрист Фәрит Насыйбуллин машина йөртүченең генә хаклы булуын, Фәлән Фәләновичларның сатылуын, суд системасының хилафлыкларын папка-папка документка төртеп күрсәтеп аңлатырга тотынды…
“САНТА – БАРБАРА”НЫҢ БАШЫ
Тиздән үзем дә бер кочак кәгазь – медицина экспертизалары, суд беркетмәләре, гариза һәм карарлар арасына чумып, әлеге ДТПны өйрәнергә керештем. Бәхетсез очракмы, җинаятьме – әйдәгез, бергәләп анализлыйк. Менә ике шаһитнең аңлатмасы:
“Мин, Галимов Айдар, Ишморатов Алмазның дусты.
Без 2008 елның 7 августында Алмаз белән парк каршында очраштык һәм паркта 2-3 стакан сыра эчтек… Аннары, Алмазның телефонында акчасы беткән булган, “Әйдә, иптәшкә минем белән “Золотой колос” кибетенә менеп төшик инде, телефонга акча саласы бар”, – диде… Юл кырыеннан бара идек, кинәт каты итеп бәрелгәнне һәм машинаның тормоз тавышын ишеттем. Як-якка карасам, минем кырыйда Алмаз юк… Алга карагач, 30-50 метр ераклыктагы машинаның арткы утлары янып торганын күрдем. Мин килеп җиткәндә, Алмаз машинадан 2-3 метр алда ята иде, үзе канга баткан. Исәнме икәнен тикшереп, муенындагы кан тамырын тотып карадым, ул исән иде…”
Икенчесе Айнур Ситдыйковтан:
“…Ул көнне кичке 9 белән 10 арасында Сабаның “Золотой колос” кибете янында тукталдым. Аның каршында Илфат Гатауллинны очраттым. Кулында 0,5 литрлы “Сибирская корона лайм” сырасы иде, эчемлек якынча ике сантиметрга кимегән булгандыр… “Рульдә эчмиләр бит”, – дип шаяруыма И.Гатауллин берни әйтмәде, баш кына селкеде. 10нар тирәсендә үз машинамда Лесхоз авылына киттем… Авария хакында икенче көнне генә ишеттем”.
Бүтән шаһит күрсәтмәләрен укып тормыйча да ситуация тулысы белән күз алдына килеп баскан кебек. “Салмыш йөртүче исерек җәяүлене бәргән, бу сенсация түгел”, – диярсез. Юк шул, әлеге ноктадан “Санта-Барбара” башланып кына китә.
24 яшьлек Алмаз Ишморатовны тиз арада больницага алып китәләр. Аның аяк-кул сөякләре сынып, чәрдәкләнеп бетә, баш мие селкенә, эчке органнарына кан сава… Баштан хәтта Саба табиблары да яшь егетнең исән калачагына ышанмый, бу хакта әти-әнисенә дә җиткерәләр. Икенче көнне авыруны Казанга алып китәләр, 11 көн реанимациядә ята, катлаулы өч операция кичерә, тугыз ай буе иллизарова аппараты белән йөри һәм… бүген Ишморатов исән!
“САТЫП АЛГАННАР!”
– Әтисе 50 көн буе больницаның салкын идәнендә кунып, улын саклап ятты. Шулкадәр вакыт күтәреп юындыру, җыештыру, махсус диета белән ашату бер дә җиңел түгел. Көн саен иртәнге 6да китеп, 2-3тә генә кайта идем. Даруларга киткән акчаны, Казан-Саба арасында туздырган юл хакын әйтәсе дә юк. Ирем дә, мин дә пенсиядә. Әле ярый туганнар, күршеләр, дуслар, классташлары бар! Йөз меңләп акча җыеп бирделәр, әле һаман ярдәм итәләр, аларга мең рәхмәт, – ди Алмазның әнисе Әлфия Ишморатова.
Шундый хәлдә ятуына карамастан, Казанның суд һәм медицина эксперты Д.Р.Мәсгутова “сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян салынган” дип бәя биргән. Ә зарар күрүче “авыр хәлдә” булмаган очракта җинаять эше кузгатылмый. Гаеплегә административ хокук бозган өчен җаваплылык кына яный. Шул рәвешле, 20 яшьлек ЮХИДИ хезмәткәре Илфат Гатауллинның да 1 ел 8 айга правасын алып, 2 мең сум штраф чәпиләр. Бу кадәресен ишеткәч, башыма килгән беренче уй: яхшы котылган. Ләкин Гатауллиннар ягы бу фикеремне хупламады. Алар бу карар белән килешмичә, машина йөртүченең аек булуын, авариядә гаепсезлеген расларга тотына. Дәлилләре – кан анализы әлеге эшне тикшерүче А.Хабибрахманованың өендәге туңдыргычта сакланган, әлеге процесс нормаларга туры килмәгән. Саба Җәмәгать суды, Саба район суды, ТР Югары суды – барысы да әлеге дәлилне кире кага, Гатауллинның канында алкоголь булуны инкарь итми. Әмма тагын да югарырак инстанция – РФ Югары суды И.Гатауллинны аклый.
Юк, әлеге көтелмәгән борылыштан соң да бу эшкә нокта куелмый. Чөнки Ишморатовлар да югалып кала торганнардан түгел. Уллары 8 ай дәвалангач, яңадан Казанда медкомиссия үтүгә ирешәләр. Югары категорияле дүрт табибтан – В.А.Спиридонов, Т.Г.Петросянц, А.И.Жолобов, Л.М.Ломовцевадан торган экспертиза Ишморатовлар файдасына була. Ягъни ДТПдан соң Алмазның сәламәтлеге “авыр хәлдә” булган дигән нәтиҗә чыгаралар. Менә шуннан соң инде “РФ Җинаятьләр кодексы”ның 264нче маддәсе нигезендә эш башланып китә. Илфат Гатауллинның гаебе расланса, аны ни көтә дисезме? Биш елга кадәр шартлы хөкем, күп дигәндә, ике ел колониаль җирлектә көн күрү… Шуңа өстәп, машина йөртү хокукыннан өч елга колак кагарга мөмкин. Һәм иң начары – “был судим” дигән пычрак тамга.
Бүген исә ике як та гадел суд карарына өметләнә. Ләкин һәркайсына үз кайгысы кайгы, икесе дә вакыйгага үз каланчасыннан чыгып бәя бирә. Шәхсән үземә: “Каршы як бөтенесен сатып алган!” – дигән сүзләрне ике яктан да ишетергә туры килде. Кулларыннан тотмагач, имеш-мимешләргә генә таянырга хакым юк.
ҖӘЯҮЛЕ ГЕЛ ХАКЛЫ. ИСӘН ЧАКТА…
Юл һәлакәтенең ничек булуына яхшырак төшенү өчен, Сабага киттем. Авария булган урын – Йосыф Закир урамы. Илфат Гатауллин җәяүлене караңгыда күрмәгән дияр идең, тирә-якта ут баганалары җитәрлек. Документларга күз салсак, 7 август төнендә дә биредә якты булган, яңгыр да яумаган. Хәер, машина йөртүче теләсә нинди һава торышы шартларына яраклашырга, ә караңгыда тизлеген киметергә тиеш. Авариянең төп сәбәбе – күзне-башны тондырып чабу, ягъни зур тизлек була аламы? Әлбәттә. Ләкин гаепленең яклаучысы Фәрит Насыйбуллин әйтүенчә, егет юл-йөрү кагыйдәләрен бозмаган, тизлеге дә 40-50дән артмаган. Эксперт И.Р.Шәйхетдинов та машинаның 50 км/сәг белән барганлыгын, җәяүле өстенә менмичә башка чарасы булмавын дәлилли. Укучылар арасында тәҗрибәле машина йөртүчеләр бардыр. Әйтегез әле, кешене эләктереп алып, 30-50 метр өстерәп баручы, аннары 2-3 метр ераклыкка атучы транспорт якынча ничә км/сәг белән барган? Минем танышларым 100дән дә ким түгел, ди. Авария шаһиты Айдар Галимов та: “80-100 км/сәг.тән дә ким түгел иде”, – дип шартлатып әйтеп тора. И.Гатауллинның эчү-эчмәү мәсьәләсенә килгәндә, РФ Югары судының “аек булган” дигән карарын узып, берни әйтә алмыйм. Киресен сөйләүче күрсәтмәләр укып, яңадан кан бирү турындагы имеш-мимеш ишетсәм дә…
Менә Алмаз Ишморатовның канында 1,2 промил спирт табылган. Ә безнең суд тәҗрибәсендә исерек кеше гел гаепле, эчмәсен иде. Җитмәсә, җәяүле тротуардан түгел, юл кырыеннан барган. Юл кырыеның киңлеге 3 метрга якын, шулай ияләнгән, дип акландылар биредә. Тик юл-йөрү кагыйдәләренә нигезләнсәк, “тротуар булмаган очракта гына” ярый икән шул. Ә Йосыф Закир урамында тротуар бар. Димәк, бусында Ишморатов тәртип бозган. Җәяүле исән чакта гел хаклы, дигән урынлы бер шаярту искә төште. Хаклылар, гаеплеләр турында Илфат Гатауллин нәрсә уйлый икән?
– Авария нәтиҗәсендә Ишморатовның сәламәтлегенә җитди зыян килгән. Аңа матди ярдәм күрсәттегезме, гафу үтендегезме?
– Юк! – диде юрист Фәрит Насыйбуллин, гаепләнүчегә авыз ачарга да ирек бирмичә. – Аның сәламәтлеге “Ашыгыч ярдәм” машинасында түгел, “попутка”да теләсә ничек больницага илтү нәтиҗәсендә какшаган. Монда безнең якның тамчы да гаебе юк. Исерек Ишморатов аркасында елдан артык суд юлын таптыйбыз, яшь егет эшсез калды. Димәк, кем кемнән гафу үтенергә тиеш булып чыга? Алар бездән!
– Үзләре үк гаепле була торып, Ишморатовлар нигә сезнең белән судлашып йөри алайса?
– Илфат Гатауллин – ЮХИДИ хезмәткәре иде. Әтисе, апасы да шул өлкәдә эшли. Халык “гаишникларны” яратмый, үзегез беләсез. Бер бәхетсез очрактан файдаланып, алардан үч алмакчылар, – ди Фәрит Насыйбуллин.
– Әле мин туктап, аңа ярдәм иттем. Качкан булсам, беркем дә эзләп таба алмас иде. Әнинең чәче күзгә күренеп агара, аны жәллим, – дип сүзгә кушылды элекке ЮХИДИ хезмәткәре Илфат Гатауллин.
ИЕЛГӘН БАШНЫ КЫЛЫЧ КИСМИ
Алмаз Ишморатовның әле һаман башы больницадан чыкмый. Аңа икенче төркем инвалидлык биргәннәр, бер аягы бөгелми, хәтере нык начарланган. Армиядән исән-сау әйләнеп кайткан, бүген әти-әнисенең терәге булырга тиешле егет менә шундый хәлдә.
– Теләгебез – кемнедер төрмәгә утырту түгел. Гафу үтенеп, дәвалаганда бераз ярдәм күрсәткән булсалар, җинаять эше кузгату турында авыз да ачмас идек. Иелгән башны кылыч кисми дә бит… Бер-бер даруы 20шәр мең тора! Әле киләчәктә аны терелтүгә күпме акча китәчәге билгесез. Суд аша әхлакый зыянны каплатуга өметләнәбез, – ди Әлфия Ишморатова.
– Гатауллиннар белән авария булганнан соң очрашкач: “Теләсә кая языгыз, безнең малайга барыбер штраф кына була. Закон безнең якта”, – диделәр. ЮХИДИ киеме белән кеше таптаучыны ничек акларга мөмкин, әйтегез әле?! Әни белән әти шушы бер ел эчендә 10-15 елга картайды, – диде Алмазның игезәге Гөлназ.
– Үзем гомер буе шәфкать туташы булып эшләгәч, ачык сыну булганда кешенең “сәламәтлеге авыр хәлдә” дип язылуын беләм. Кем таптаганын да авыруларны кабул итү бүлмәсендәге журналдан гына карап белдек. Аннары, 20 минут аерма белән алынган, бер контейнерда киткән ике кан анализының берсе ничек яраксыз дип табылырга мөмкин? Шулай итеп, Алмаз – исерек, Илфат аек булып чыкты, – дип сөйли Фәния Шәмсетдинова, Ишморатовларның туганы.
Бу эшне өйрәнә башлаганда папка-папка юридик документлар китереп тоттырсалар, соңыннан бер кочак медицина белешмәләре, рецептлар, диагнозлар белән эш итәргә туры килде. Кабат ышандырырга теләгәндәй, Алмаз Ишморатов капчык-капчык даруын да алдыма китереп бушатты. Фәрит Насыйбуллинның: “Сәламәтлегенә килгән зыян – теләсә ничек больницага илтү нәтиҗәсендә”, – диюе генә артык примитив яңгырый. Аяк-кул сөякләре чәрдәкләнеп, баш миенә зарар килсен өчен аны табиблар янына типкәләп алып бармаганнардыр ич?! Аннары, “Качкан булсам, таба да алмаслар иде” дигәннән… Бусы да тәртип саклаучы авызыннан чыгарга тиешле сүз түгел! Ярар, Илфат та кеше өстенә махсус менмәгән, бәхетсез очрак булсын, ди. Тик “кешелеклелек” дигән элементар кагыйдә бар! Моның ише ДТПлар минут саен булып тора. Күбесендә ике як үзара килешеп, зарар күрүчегә ярдәм итеп, эшне судка җибәрмиләр. Машина белән бәреп киткәнсең икән, син барыбер гаепле, гафу үтенгәннән тел өзелми. Урынсыз горурлык бу. Чөнки зарар күрүче урынында иртәгә кем булачагын берәү дә белми, Алла сакласын.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.
Казан – Саба – Казан.
Комментарии