БАШЛЫКНЫҢ БАШЫНА ҖИТТЕЛӘР

БАШЛЫКНЫҢ БАШЫНА ҖИТТЕЛӘР

Бу арада массакүләм мәгълүмат чаралары районы хакимият башлыгы А.П.Тимофеевның алганда тотылуы турында сөйләп гөр килде. Сөйләмәслек тә түгел. Чөнки бездә коррупциягә каршы көрәш дигәнең, башлыча, юк кына «бүләк» алган, вазыйфаи вәкаләтләрен арттыру, мошеннниклык гамәлләре кылу кебек хилафлыклар эшләгән «вак-төяк» түрәләрне фаш итеп шау-шу куптаруга кайтып кала. Шуңа күрә, чынлыкта, кагылырга ярамый торганнар рәтендәге район җитәкчесенең «януы» көнүзәк яңалыкка әйләнеп, Александр Петрович бер көн эчендә «дан вә шөһрәт» казанып өлгерде.

Әлеге гадәттән тыш вакыйга аптырашта калдырып, кайбер фикерләргә дә этәрде. Күпләр, Югары Ослан башлыгы югарыдагыларга ошамый башлаган, юкса, «җәберләргә» ирек бирмәсләр иде, дигән нәтиҗә ясады. Бер таныш журналистым «мескен» дип тә ычкындырды хәтта. Бу угрыны кызгану, аңа теләктәшлек белдерү түгел, ә бәлки район «хуҗа»лары барысы да ала, тик аны гына тотканнар, дип гаҗәпләнү булган икән. Әйтүенә караганда, аның туган районы хакимен «80%лы абый» дип йөртәләр, ди. Чөнки подряд оешмаларына түлисе, һәм башка чыгымнарга тотыласы акчаның 80%ын үзенә «кысып» алып кала икән. Кайбер районнарда откат 50%ка кадәр җитә, дигән сүзләр йөри.

А. Лаешта башлык чакта, шул төбәктә яшәүче төрле һөнәр ияләре белән еш аралашырга туры килде. Авыл җирендә хәл-әхвәл, тормыш-көнкүреш турында гәпләшү власть мәсьәләсенә кагылмый гына узмый. Ә власть дигәнең хакимият башлыгы инде ул. Дөресен әйтим, аның турында юньле сүз ишетергә туры килмәде. Абруйсыз властьны тәнкыйтьләү гадәти хәл үзе. Әмма башлыкның чамасыз кәкре бармаклары турында да әйтәләр иде. Утсыз төтен чыкмый, гайбәт кенә булмаган, димәк. Лаешта да урлаган, Югары Осланга күчерелгәч тә шуны ук дәвам иткән булып чыга: юкса, эләкмәс иде. Бер тапкыр чәлдергән дә, беренчесендә үк тотылган дип уйлау беркатлылык булыр. Урлый-урлый азынып беткән кеше нәфесен, комсызлыгын йөгәнли алмыйча, уяулыгын югалта, саксыз кылана башлый. Ул да көпә-көндез уртасында 2 млн сум «сәмән» алган бит. Тикшерүчеләр капкынын да сизмәгән. Хәер, як-ягына каранып торуны кирәк тә санамагандыр – шулкадәр зур, законнан өстен кешене кем сагалап торсын, ди. Бөтен районны тетрәндереп торган хуҗага, шикләнмичә, кем килеп бәйләнсен?..

Изображение удалено.

Казан тирәсендәге районнарның берсендәге икенче бер башлык: «Урлар өчен йөрәк кирәк», – дип үзен батыр, тәвәккәл кешеләр рәтенә куеп мактанган, дип сөйлиләр. Әгәр җәзасыз калачагын белмәсә, бик кәпрәеп–кукраеп йөри алмас иде, әлбәттә. Тимофееевны каптыру, бәлки башкаларын да берәм-берәм чүпли башларлар дигән кечкенә генә өмет чаткылары уята үзе. Заманында илне чолгап алган оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш ачып, банда һ.б. явыз өерләрне бөтенләй диярлек туздырып ташладылар бит. Ләкин коррупциягә каршы тору күпкә катлаулырак. Чөнки ришвәтчелек, угрылык сазлыгына баткан дәүләт органнары үзләре белән үзләре көрәшергә, ягъни, властьтагылар, ач күселәр кебек, бер-берсен ашарга тиеш булалар. Ләкин урлап, казна талап баерга мөмкинлек бирүче хәзерге тәртипләрдән канәгать тук түрәләрнең бер-берсен «батырырга» керешүенә өмет юк дәрәҗәсендә. Аларга түбәндәгеләрне, ара-тирә Тимофеев кебек урта кул түрәләрне каптырып лаф оруы кулай.

Безнең дәүләттәге галәмәтне бөтен дөнья белә, Русия җитәкчеләре дә таный, чит ил инвесторлары караклардан куркып безнең белән эш итәргә теләми… Күселәр җәмгыятьне эчтән дә, тыштан да кимерә, нәтиҗә буларак, халык хәерчелек, мохтаҗлыктан чыга алмый. Күз буяу белән шөгыльләнгәнче, чынлап торып көрәшә башларга иде дә бит. Әмма Д. Медведев, В.Путин үсеш-күчеш, тернәкләнү чорында барлык дәүләтләргә дә хас күренеш, дип тынычландыралар. Моны аклану дип аңларга кирәк, чөнки кабул ителгән законнар, һәм башка чаралар нәтиҗә бирми. Инде 20-25 ел буе тернәкләшеп азапланабыз, алга китеш күренми.

Коррупциягә әшнәлек, ягъни төрле дәрәҗәдәге түрәләрне бер-берсен яклап, урларга, таларга мөмкинлек бирүе йогынты ясый. Икенче яктан, дәүләт оешмалары эшчәнлегендә тиешле тәртип, законлылык булмау этәргеч бирә. Чөнки теге яки бу эшне кемгә дә булса «төртмичә» генә башкарып чыгуы кыен, кай-ара бөтенләй мөмкин түгел. Моны А.Тимофеев мисалы ачык күрсәтә.

Район җирлегендә кишәрлек алырга теләүчеләрдән ул 10 млн сум ришвәт таләп иткән (кайбер чыганакларда 25 млн). Чөнки власть аңа дәүләт җире, чынлыкта, гомумхалык байлыгы белән алыш-биреш ясау хокукы биргән, ә закон мөрәҗәгать итүче үтенечен тиешле тәртиптә түгел, үзе теләгәнчә хәл итү мөмкинлеге калдырган. Әлеге эшмәкәр дә аңа алдан 3 млн сум акча бирергә мәҗбүр булдым, дип бара. Шуннан соң гына икътисади җинаятьләргә каршы көрәш органнарына мөрәҗәгать иткән.

Калганы оперативниклар күзәтүе астында бара. Мөрәҗәгать итүчегә номерлары язып алынган, ксерокс күчермәсе ясалган меңлекләрдән торган 2 млн сум акча бирелә. Анысы башлык белән очрашу турында сүз куеша. Казанның Вахитов урамында башлык машинасында алыш-биреш ясалганнан соң, оперативниклар ришвәтчене эләктерәләр. Тикшерү вакытында аннан 5 млн сум акча алына. Өендә һәм эш кабинетында тентүләр үткәрелә. Ике көн изоляторда утыртканнан соң, район башлыгына РФ Җинаять кодексының «Ришвәт алу» дигән 290нчы маддәсенең иң кырыс 6нчы кисәге буенча гаепләү белдерелә. Гаебен тануын һәм, күрәсең, мөхтәрәм кеше булуын исәпкә алып, суд аны сак астында тотмыйча, кул куйдырып, иректә калдырырга карар бирә.

Өч көннән соң республиканың хокук саклау органнары сайтларында «Татарстан республикасының 2009-2011 елларга коррупциягә каршы максатчан эш» алып барылуы турында хәбәрләр пәйда булды. Димәк, район башлыгы дәрәҗәсендәге кешене фаш итүдә зур җиңү итеп кабул ителгән анда. Кызып китеп булса кирәк, «мондый җинаятьләр кылган очракта, бер генә түрә дә, нинди урын биләвенә карамастан, җаваплылыктан котыла алмаячак», – дигән яңгыравыклы, янаулы белдерү дә урнаштырганнар хәтта. Ярый әле ошбу өркетү гомер-бакый тормышка ашарлык түгел, юкса, дәүләт белән, Ленин бабай әйткәнчә, пешекчеләргә идарә итәргә туры килер иде… Азмы-күпме хакимлеккә ия түрәләр арасында урламаучылар юктыр, мөгаен. Бары тик тотылмаганнары яисә тотылып та, судан коры чыкканнары гына бар.

Кемнең кулында, шуның авызында, дигән әйтем юкка гына чыкмагандыр. Бу, иң элек, бездәге вазыйфаи затларга кагыла булса кирәк. Алар кулларындагы властьтан файдаланып, урлап ашарга хирыс. Өреп капмыйча авызларын пешерүчеләр дә сирәк-мирәк очрап тора. Болары миллионлап чәлдерүчеләр түгел, ә аз-маз чумара эшләүчеләр. Һәм икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш һәм тикшерү органнарының эш күрсәткечләрен тәэмин итүчеләр. Югарырак үрелергә мөмкинлек бирмәгәч, эшчәнлекне түбәндә җәелдерергә туры килә.

Әйтик, Әлки районы Югары Колчурино авылы төбәгенең башкарма комитеты җитәкчесе Александр Черновка карата, тикшерү комитетының Чистай районнары бүлеге Җинаять кодексының берьюлы дүрт маддәсе буенча эш кузгата. Бактың исә, 48 яшьлек депутат муниципаль берәмлек өчен дүрт ел элек иске «Жигули» алган булган. Чокыр-чакырлы юлларда йөри торгач, «ВАЗ-2114» күзгә күренеп тарала, көннең көнендә ремонт, димәк ки, акча сорый башлагач, А.Чернов аннан котылырга уйлый һәм олы башы белән искитмәле җүләрлек эшләп куя: машинаны ЮХИДИда исәптән төшереп, энесе исеменә яздыра, ягъни мәсәлән, бер тиенсезгә бүләк итә. Әлбәттә ки, авылда машинаны алмашу шунда ук күзгә ташлана, хәбәр полициягә барып ирешә.

Оперативниклар ошбу хилафлыкны фаш иткәннән соң, кәгазьләрдә дә актарыналар һәм тагын бер угрылыкны ачалар. Башлык 2009 елның гыйнварында шул ук бертуганын үзенең урынбасары итеп эшкә алу турында ялган хезмәт килешүе төзегән. Тагын 10 айдан аны төрле вазыйфалар башкаручы эшче итеп тә «урнаштырган». Әлбәттә, энекәш эшкә йөрмәгән, аңа тиешле хезмәт хакын абый кеше үзләштереп барган. Күрәсең, айлык түләү күләме юк дәрәҗәсендә булган, юкса җирле бюджетка китерелгән зыян 27 мең сум гына булмас иде.

А. Чернов гаебен таный, судны аерым тәртиптә уздыруны сорый һәм 3 еллык шартлы срок белән котыла.

Чистайдагы «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр йорты мөдире Наталья Князевага тикшерү органнары хәтта җинаять кодексының биш маддәсе буенча гаепләү белдерә. Ләкин әлеге шәһәр суды 33 яшьлек ошбу ханымны ул кадәр үк коррупционер дип тапмый һәм аны 1,5 елга мондый вазыйфаларны башкару хокукыннан мәхрүм итү белән чикләнә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, Н.Князева 2009 елның мартыннан 2010 елның азагына чаклы үзенә туган тиешле хатын-кызны шәфкать туташы итеп «эшләткән» һәм аңа тиешле акчаны үзләштереп барган. Шул рәвешле, казнадан 81 мең сум акча чәлдергән. Тикшерүчеләр шулай ук аның өч ел буена үзенә үзе премия түләп ятуын законсыз дип таба. Бу юлы бюджетка 6600сум зарар китерелә. Тикшерүчеләр аның Мәскәү Кремлендәге чыршы бәйрәменә, приютта тәрбияләнүчеләр урынына үзенең кызын һәм туганының баласын җибәрүен дә «казып» чыгара. Менә шушы гамәлләр «Мошенниклык», «Үзләштерү» һәм тагын өч коррупцион маддә кысаларына эләгә дә инде.

Бу көннәрдә кичке сменалы мәктәп мөдирен дә «үле җаннар» тотып, акчаларын үз кесәсенә салып барган өчен хөкем итәләр. 1968 елгы ир кеше 2010 елның гыйнварында социаль педагог булып эшләүче ханымга вазыйфаларын үтәүдән туктарга куша, ләкин хезмәт килешүен өзми, димәк ки, аңа дигән хезмәт хакы килә бирә һәм мөдир кесәсенә керә тора. Сигез айда 53 меңлек «чумара» җыела. 2010-2011 уку елына исә социаль педагог урынына ярты ставкага математика укытучысын куя. Эшләр өчен түгел, әлбәттә. Нәтиҗәдә, тагын 47,5 мең сум акча урлана. Шулай ук педагог-психолог булып «эшләгән» кыз исеменә язылып барган 19,7 мең сум да директор абый кесәсенә керә.

Аклау йөзеннән булмаса да, әйтеп үтмичә булмый. Гаепләнүче чынлап торып авыру кеше һәм аңа кыйммәтле дарулар алу, дәвалау курсы узу өчен 15 меңлек хезмәт хакы гына җитмәгән. Тикшерү барышында, ул бездәге бушлай медицина хезмәте күрсәткән өчен түләнгән акча квитанцияләрен җинаять эшенә терки. Кыскасы, аны череп баеган Тимофевлар белән бер рәткә куясы да килми.

Ләкин бездәге коррупциягә каршы алып барылган «максатчан» көрәшнең нигезен 10-15 мең, хәтта аннан да аз урлаган кешеләр тәшкил итә. Әлбәттә, андыйларны да тотарга кирәк. Әмма алар белән генә чикләнмичә, башлыкларның да башына сугасы иде.

.

Казан–Чистай–Буа–Казан.

Комментарии