Канкардәшләр кан коя

Канкардәшләр кан коя

Хәвефле хәлләр хроникасында туган-тумача арасында килеп чыккан фаҗигаләр хисапсыз күп. Туган-туганны аямый хәзер.

АГАЙ-ЭНЕЛӘР НИЗАГЫНЫҢ АЗАГЫ

Казанның Р.Зорге урамында яшәүче ирле-хатынлы Фоминнарга иртәнге якта пенсия, димәк ки, көтеп алынган муллык китерәләр. Ә кичкә таба өлкән яшьтәге кешеләргә ачы кайгы-хәсрәт тә килә: аларның 1971-72нче елларда туган улларының берсен – полициягә, икенчесен моргка алып китәләр.

1946нчы елгы гаилә башлыгы Геннадий икенче дәрәҗә инвалид, авырлык белән хәрәкәтләнгәнгә күрә, күбрәк урын өстендә ята. 68 яшьлек Евдокия акрынлап йөреп тора әле. Акча кулга кергәч тә, хуҗабикә торак-коммуналь хезмәтләр хакын түләргә дип почта бүлекчәсенә китә, ләкин анда чират озын булганга кире борылып кайта. Тиздән әлеге вазыйфаны улларының өлкәнрәге Андрей үтәргә була. Ул ата-ана фатирында «Пятерочка» кибетендә эшләүче кызы һәм кечкенә оныгы белән яши. Алардан кала биредә энекәше Олег Фомин да көн күрә. Бер фатирда җәмгысе алты кеше гомер итә.

46-47 яшьләрендәге буйдак туганнарның картлар янында көн күрүе үк аларның тормышта үз урыннарын таба алмаган затлар икәненә ишарәли. Моның сәбәбе эчкечелек икәне дә аңлашыла. Ул яктан карт белән карчык та кимен куймый. Андрей почтадан кайтышлый ук ала кайткан бер яртыны да өчәүләп сындыра алар. Өлкән Фоминнар соңрак биргән күрсәтмәләрендә дә салмыш булуларын яшермиләр. Ул чакта әби кеше карамагында яшь ярымлык кызчык та була бит әле. Чөнки аның әнисе эштән кичке сәгать 8дән соң гына кайта.

Хәмер булган җирдән хәвеф-хәтәр ерак йөрми. Эшләмичә ятучы ике хөрәсән беркайчан да тынышмый. Һич булмаса, бер-берсен эшләмәүдә гаепләп тавыш куптара. Юрий Фоминның әйтүенә караганда, хәвефле көнне дә низаг шул сәбәпле килеп чыга һәм абыйсының иңбашына сапсыз пычак белән чәнчи ул. Экспертиза Андрейның умрау сөяге тирәсендәге юан кан тамыры киселү һәм уң як үпкәгә үтәли яра ясалу нәтиҗәсендә җан бирүен һәм мәрхүмнең канындагы этил спирты микъдары буенча аның көчле дәрәҗәдә исерек булуын күрсәтә.

Соңгысы Андрейның өч борынга бер ярты белән генә канәгатьләнмәвен белдерә. Юрий беренче сорау алуда, иртәдән дүртәүләп аракы эчтек, дисә, икенче көнне исә дусларым белән салып йөреп өйгә кайттым, барысы да исерек иде, дип төзәтмә кертә. Гомумән, күрсәтмәләрен еш буташтыра, әмма кухняда булган вакыйганы үзенә кулай итеп ирештерә, кыскача гына әйткәндә, Андрей аңа урындык белән сугарга керешкән, ул пычак белән өстәлгә кадап аны куркытып тынычландырырга уйлаган һәм ялгышлык белән кулбашына эләктергән булып чыга. Тикшерү эксперименты вакытында моның ничек килеп чыгуын күрсәтеп тә азаплана ул, ләкин ялганы оешып бетми һәм эксперт аның күрсәтмәсе хаклыкка туры килми дип, рәсми белешмә язып бирә. Ахыр читтә тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе А.М. Әсхәдуллин Юрий Фоминга аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян салып саксызлык белән кешегә үлем китерү дигән гаепләү белдерә.

Аның тагын бер авыр җинаять кылуда гаепләнү мөмкинлеге дә була әле. Урамнан кайтып кергәч тә ул урын өстендәге әтисеннән акча сорый, бирмәгәч, аны тотып селки, хәтта бугазыннан алып буарга да керешә, арага кергән әнисен этеп ега. Ул элек тә атасын җәберләгән, ботына пычак та кадаганы булган. Бу хәл тикшерүче игътибарыннан читтә калмый, ләкин соңрак картлар, бигрәк тә әти кеше, көч куллану очрагын кире кагып, уңмаган улларын тагын бер җәзадан коткарып калалар.

Ю.Фомин кыйнаган, үтерү белән янаган, алимент түләмәгән өчен моңа кадәр дә ике тапкыр хөкемгә тартылса да иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җиңелчә җәза белән котылган. Бу юлы судта гаепләнүче Юрийдан тыш ике генә кеше: зарар күрүче итеп билгеләнгән әнисе һәм бердәнбер шаһит буларак әтисе, димәк ки, канкардәшләр генә катнаша. Хөкем ителүченең гаебе ярылып ятканга утырышлар озын-озакка сузылмый.

Казанның Идел буе район суды 1972нче елда туган Юрий Фоминны 9 ел ярымга кырыс режимлы колониягә озатырга дигән хөкем чыгарды.

БЕРСЕ – ҮЛЕМНӘН, ИКЕНЧЕСЕ ТӨРМӘДӘН КОТЫЛГАН

Балык Бистәсендә 1988нче елгы Роман Курочкин явызлыгының ахыры чагыштырмача кулай тәмамлана. Аның авыр яраланган әтисен табиблар коткара, ул үзе, колония урынына, махсус сырхауханәгә озатыла.

1963нче елгы хуҗабикә Светлана күрше бүлмәдәге ире белән улының тагын тавышлана башлавын ишетә, әмма арага кереп торуны кирәк тапмый, чөнки моның файдасыз гамәл икәнен белә. Ләкин тиздән нәрсәдер гөрселдәп ауган тавыш һәм 52 яшьлек ире Валерийның кычкырып җибәрүен һәм ыңгыраша-сыкрана башлавын ишетеп, кухняга керә һәм куркыныч күренешкә тап була: күкрәгенең уң ягын кулы белән тоткан гаилә башлыгы идәндә кырын ята, ә ике кулына ике пычак тоткан 28 яшьлек улы атасына атап сөйләнеп тора. «Мин синнән тәмам туйдым, бөтенебезнең кәефен бозасың», – ди ул. Аннары канлы пычакларның зуррагын күрсәтеп: «Менә бу сиңа бик тирән кадалды, син исән калмаячаксың»,– дип, гүя тантана итә.

Әтисен чәнчүен полиция хезмәткәрләренә дә сөйли ул. Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Р.А.Хәсбетдиновка «акыл өйрәтүләре белән гарык иткән» олы кешене юк итәргә теләвен, ике-өч тапкыр кадагач аның барыбер үләчәген белеп туктавын да белдерә. Бу инде Романның аңлы рәвештә кеше үтерергә керешүен, ниятенә бары тик үзенә бәйле булмаган сәбәпләр, мәсәлән, зарар күрүчегә вакытында ярдәм күрсәтелү аркасында гына ирешә алмавын күрсәтә. Күкрәк тирәсенә ике тапкыр кадау нәтиҗәсендә ике эчәгесе киселгән, сул үпкәсе тишелеп эчкә кан һәм һава тулган ир-атның исән калуын могҗизага тиңләргә мөмкин.

Балык Бистәсе район суды гаебе икеләнү тудырмаган Р.Курочкинны икенче көнне үк сак астына ябарга фәрман бирә. Шулай да узган елның 7нче октябрендә кылынган авыр җинаятьне тикшерү бик озакка сузылып, быел июнь ае ахырында гына төгәлләнде. Иң беренче чиратта, Казандагы 2нче тикшерү изоляторында утыручы гаепләнүчегә үткәрелгән психиатрик экспертизаның озын-озак барып, аның нәтиҗәләре май аенда гына игълан ителүе белән бәйле бу. Белгечләр, Р.Курочкинны шизофрения дигән чирдән интегүче итеп табып, әлеге җинаятьне кылганда үз-үзен белештермәгән, дип белдерә. Бу инде атасы сәламәтлегенә авыр зыян китергән ир-ат җинаять җаваплылыгына түгел, ә бәлки, ябык психиатрик сырхауханәдә мәҗбүри дәвалануга тартылырга тиеш дигән сүз. Әмма ул ун ай буе изоляторда яшәп өлгерә үзе.

Тикшерү органнары өчен экспертизаның ошбу нәтиҗәсе көтелмәгән хәл була. Чөнки Р.Курочкин вакыйганы эзлекле бәян итеп, төпле күрсәтмәләр бирә, барысын да яхшы хәтерли, кыскасы, психик яктан кимчелекле кешегә охшамаган ул. Роман Казанның Дәрвишләр бистәсендәге гомуми белем мәктәбендә укый. Җыр түгәрәгенә йөри, хәтта «Йолдызлык» фестивалендә катнаша. 9нчы сыйныфны тәмамлагач төзелеш көллиятенә керә, әмма кайбер фәннәрдән өлгермәү сәбәпле соңгы курстан ташлап чыга. Армиядә хезмәт итми, әмма анда башка авырулары аркасында алынмый. Әнисе Светлана андагы күңел төшенкелеге, үз-үзенә бикләнү, башкаларга, хәтта әти-әнисенә карата битараф булу кебек сәер сыйфатларны техникумнан чыгарылу белән бәйли.

Курочкиннар Балык Бистәсендә ата-анадан калган иске өйне сүтеп, шул урында ике катлы кирпеч йорт, мунча, гараж сала. Казанда эшләп яшәүче өлкәннәр анда ял вакытында гына кайта, ә Роман соңгы ике-өч елда шунда тора. Авыл җирендә даими эш урыны таба алмый, ара-тирә «шабашка»га йөреп акча эшли, әнисе әйтүенчә, эчми, тартмый, утызга якынлашып килүче карт егетнең йөргән кызы да, якын дуслары да булмый, күршеләрдән бары тик бер ир-ат белән аралаша, ягъни авыру кешегә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә.

Күрше-күлән зыянсыз йомыкый егет турында уңай фикердә булса да, аның әтисе белән мөнәсәбәтләре начар икәнен, әти кешенең киңәшләренә җикеренүен әйтәләр, котырынып китеп, атасының аркасына тимер торба белән сугуын да искә алалар. Гомумән алганда, үз-үзен тотышында сәерлекләр була аның. Әйтик, начар ис килә, дип, әтисенең балачактагы фотосурәтен яндыра, зиратта әби-бабасы кабере янында булып кайткач, аларның тавышларын ишеттем, дип сөйләнә, соңгы вакытта ихатага чүплектән кирәкмәгән әйберләр ташый. Әлбәттә, бу әти кешегә ошамый, нәтиҗәдә, тагын үзара тавыш чыга. Шулай да күргән-белгәннәр һәм ата-ананың тикшерү барышында Романның сәер якларын күпертебрәк күрсәтергә тырышуы сизелми түгел. Аңлашыла ки, монысы яшь кешене төрмәдән йолып калырга тырышу галәмәте.

Кан коюлы вакыйга тормышта үз урынын таба алмаган кеше акылындагы кимчелекләр кинәт көчәеп китү сәбәпле тиктомалдан килеп чыккан көтелмәгән хәлгә охшамаган. Валерий Курочкинны типсә тимер өзәрдәй малаеның эшсез йөрүе, йорт төзү эшләрендә ярдәм итмәве борчый. Һәм ул эндәшми кала да алмый, ә бу исә уңмаган егетнең авырткан җиренә сугуга тиң була. Шуңа күрә 7нче октябрь фаҗигасен күптәннән җыелып килгән яман шешнең тулып шартлавы итеп кабул итәргә кирәк.

Бу юлы Валерий Балык Бистәсенә үз машинасы белән җомга кичендә кайта. Икенче көнне Светлана да пәйда була. «Хуҗа», кунакларга бер игътибар да бирмичә, бүлмәсендә утыра, хәтта каршы алырга да чыкмый. Романның әйтүенә караганда, низаг телевизор аркасында чыга, бактың исә, анда «Хищник» дигән фантастик фильм барганда аның ТНТ каналындагы экстрасенслар турындагы тапшыруны карыйсы килгән икән. Тавыш купкач, алар бер-берсенә кайнар сулы чәйнекне дә атышканнар, аннары эш пычакка барып җиткән. Роман башта – зуррагы, аннан соң кечерәге белән кадап, атасын аяктан еккан.

Июль аенда район судында Р.Курочкинны психиатрлар тикшерүе нәтиҗәсе нигезендә сак астындагы сырхауханәгә озатырга дигән карар игълан ителде.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии