- 01.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №17 (30 апрель)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Җинаятьне ачу буенча күрелгән чаралар еш кына уңай нәтиҗә бирмичә, билгеле бер вакыт узгач, эзләү-тикшерү чаралары туктатыла. Ләкин бу җинаять эше киштәгә куела да онытыла, явызлык кылучы җәзасыз кала дигән сүз түгел. Без капчыкны айлар, күп еллар узгач та тишеп чыга һәм гаеплеләргә, соңарып булса да, хисап бирергә туры килә.
БИШ ЕЛЛЫК ҖИНАЯТЬ
2009нчы елның җылы май кичендә Түбән Камада яшәүче 42 яшьлек ханым үз йортыннан нибары 2-3 чакрым ераклыктагы бакчасына җыена. Кирәк-яракларын алып, җиләк түтәленә салырга дип әзерләп куйган бер пакет пычкы чүбен дә тотып чыгып китә ул өеннән. Ләкин икенче көнне аның кишәрлектә булмавын, ул тирәгә аяк басмавын ачыклаган туганнары аптырап кала. Телефоны да җавап бирми. Күргән-белгәннәрдән, танышлардан сорашу, сырхауханәләрдән белешүнең дә нәтиҗәсе булмагач, шөбһә көчәя. Чөнки тиктомалга югалып йөри торган хатын түгел Ольга, гаиләсе бар, «Энергогазкомплект» җәмгыятендә оператор булып эшли, кыскасы, тәртипле, юньле кеше. Шуңа күрә серле рәвештә югалуның җитди сәбәбе булу берәүдә дә шик уятмый. Әмма һәркем күңелсез фаразларны читкә этәрергә тырыша, яхшыга өметләнә.
Ольганың өлкән яшьтәге әнисе А.И.Ануфриева шәһәр эчке эшләр идарәсенә 18нче май көнне хәбәр итә. Шул ук көнне Ольга Лимореваның фотосурәте җирле телевидение буенча күрсәтелеп, кием-салымы, төс-кыяфәте, танулы билгеләре әйтелә. Әйтергә кирәк, милициядә алдан ук иң хәвефле фараз буенча эш итәләр һәм, иң беренче чиратта, шәһәр белән бакчачылык ширкәте юнәлешен, бигрәк тә шунда бара торган юл тирәсен, агач араларын тикшерәләр. Чынлыкта, милиция мәет эзли, Ольганың үтерелүе беркемдә дә икеләнү уятмый чөнки. Ләкин бер генә дәлил дә очрамый. Ахыр чиктә, эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Айрат Садыйков, ярдәм сорап, хәрбиләргә мөрәҗәгать итә. Солдатлар килгәч, эзләү мәйданын киңәйтү мөмкинлеге туа. Бары тик унберенче көнне генә гаскәриләр, шәһәрдән чакрым ярым чамасы читтәге кырда торба салу өчен казылган тирән траншея төбендә йөзтүбән капланган хатын-кыз гәүдәсе күреп, хәбәр салалар. Аннан аз гына кырыйда сынык пычак сабы табыла. Мәет янында аның баш киеме, пычкы чүбе тутырылган пакеты ята, алтын алкалары, телефоны, хатын-кыз сумкасы юк икәне соңрак билгеле була.
Ольга Лиморева якыннарының өмете өзелә. Ханымның җинаятьче тарафыннан үтерелүе генә түгел, аның көчләнгән икәне дә әллә кайдан күренеп тора. Соңгысын гәүдәнең яртылаш ялангач булуы раслый. Мәрхүмәнең тәнендә үткен-очлы әйбер белән ясалган 8 җәрәхәт саныйлар, аларның арка һәм муендагы икесе бик тирән кадалган һәм, алга таба, алар үлемгә китергән дигән нәтиҗә ясала.
Мәет, җинаять урыны энә күзеннән үткәрелә. Шулай да әһәмияте булган эзләр, ачкыч булырдай башка дәлилләр табылмый. Гәүдәнең озак вакыт ачык һавада ятуы нәтиҗәсез узмый. Шуңа күрә бар өмет биологик, генетик экспертизаларга баглана, чөнки аерым очракларда аларның нәтиҗәләре буенча көчләүченең шәхесен ачыкларга мөмкин. Җенси җинаятьләр кылган ир затларының генетик мәгълүматлары республика һәм федерация күләмендәге үзәкләрдә туплана, гадиләштереп әйтсәк, тәкатьсез бәндәләрнең үз картотекасы бар. Бу юлы да көчләп җенси якынлык кылучының хатын-кыздан алынган биологик калдыклары, иң әүвәл, җенси бүлендеге (сперма) җентекләп тикшерелеп, нәтиҗәләре илкүләм мәгълүмати үзәктә чагыштырыла. Әмма уңай җавап алынмый. Димәк, Түбән Кама маньягы моңа кадәр мондый җинаятьләр кылып тотылмаган, шуңа күрә күрсәткечләре мәгълүматлар җыелмасына да кертелмәгән булып чыга. Бу юлы инде алар картотекага алына, кемнеке икәне генә мәгълүм түгел. Менә бусы инде биш елга якын вакыт узгач ачыклана…
2009нчы елда оператив-эзләү чаралары нәтиҗә бирмәгәч, җинаять эшен тикшерү дә туктатыла. Явыз бәндә тотылмагач, тагын шундый кыргыйлыклар кылыр дигән шом яши, әлбәттә. Әмма ел артыннан ел уза, шөкер, бу якларда андый хәлләр кабатланмый. Биш ел үтте дигәндә, Удмуртиядә шуңа охшаш вәхшилек эшләгән ир-атны тоталар. Әгәр югарыда телгә алынган федераль үзәк булмаса, әлбәттә, Түбән Кама оперативниклары Ольга Лимореваны нәкъ шушы залим үтергәнен ачыклый да алмаслар иде. Ул күрше республика хокук сакчыларына бездә кылган җинаяте турында сөйләп мактанмаган, РФ Тикшерү комитетының Сарапул шәһәрендәге тикшерүчеләре дә Түбән Камадагы күптәнге фаҗига турында ишетмәгән бит.
Эш шунда ки, Удмуртиядә бер генә дә түгел, ике хатын-кызны һәлак иткән аяусыз һәм тәкатьсез адәм актыгының анализларына экспертиза үткәрелә һәм телгә алынган картотека буенча тикшерелә. Искитмәле хәл, аның быелгы күрсәткечләре 2009нчы елда Түбән Камада көчләгән затныкы белән тәңгәллеге турында рәсми хәбәр килә Мәскәүдән. Бу исә Ольга Лимореваның җанын кыючы Удмуртиядәге Можга каласындагы тикшерү изоляторында утыручы В.А.Шагалов дигән сүз була.
Чыннан да, бу адәм 2009нчы елда Түбән Камада яшәгән һәм эшләгән булып чыга. Тик җинаятьтән соң берничә ай узгач, читкә киткән ул. Оперативниклар аның белән очрашуга барганчы башка дәлилләрне дә җыялар. Әйтик, хәзер 2009нчы елгы кул, бармак эләрен дә чагыштыру мөмкинлеге туа. Ләкин В.Шагалов «ялындырып» торуны кирәк тапмый, гаепне танып килү, дигән документка кул куя. Тиздән аны этап белән Түбән Камага китерәләр. РФ Тикшерү комитетының шушы каладагы бүлеге тикшерүчесе Александр Мещанов 18нче мартта аны җинаять урынына алып чыга. Шагалов адвокат һәм пүнәтәйләр алдында барысын да сөйләп һәм күрсәтеп бирә. Үзен тыныч тота, үкенү, кызгану кебек хисләрнең әсәрен дә сиздерми. Хәер, тәүбә итәрдәй кеше мондый кыргыйлыкларга бармый да торгандыр инде ул.
…Әйбәт киенгән күркәм кыяфәтле хатын-кызны тирә-юньдә бер генә җан иясе дә булмаганда очрата ул. Сагалап тора, дип әйтү дөресрәк тә булыр, чөнки кесәсенә «финка» дип йөртелә торган пычагы булу аның аулак урынга «ауга» чыгуына ишарәли. Ялгызак хатынны читкә өстерәп, тикшерүчеләр теле белән әйткәндә, каршылыгын сындырып, көч кулланып, җенси мөнәсәбәткә керү өчен хәле җитә аның. Соңыннан, ярсыган ханым, аны милиция белән куркыта башлый. Зарар күрүче исән булганда, фаш ителү куркынычы зур икәнен аңламый түгел теге һәм пычакка ябыша. Тирән канау техника белән эттереп күмелер дә, төп дәлил бөтенләй юкка чыгар дип исәп итә. Димәк ки, икенче җинаять алдагысын яшерү максатында кылынган.
Аеруча авырлар рәтендәге әлеге җинаятьне РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсеннән Максимов тикшерә. Әгәр Шагаловның башка шундый җинаятьләр кылуы да ачыкланмаса, ул ике тапкыр, ягъни Удмуртия һәм безнең республика мәхкәмәләре алдында хисап бирәчәк. Аны нинди язмыш көткәнен фаразлавы кыен. Гомерлек төрмә бирелү мөмкинлеге дә юк түгел.
БЕР КАБЕРДӘ ИКЕ МӘЕТ
Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш полициясе оперативникларына узган елның 17нче маенда Казанның Архангель зиратындагы бер каберне ачарга туры килә. Чөнки анда кабер ташына исеме уеп язылган мөхтәрәм шәхес кенә түгел, тагы бер кеше җирләнүе ачыклана. Башкалабыздагы иң дәһшәтлеләрдән саналган «Һади Такташ» бандасы әгъзалары 1999нчы елның 15нче июлендә шунда ук үзләренең Большой кушаматлы кәсептәшләрен дә гүргә иңдерәләр, төгәлрәк әйткәндә, аны һәм җинаять эзләрен яшерәләр.
Ул вакытта 25 яшендә булган Олег Федоров, шушы җинаятьчел берләшмәгә керүче «Волочаевские» төркеме әгъзасы буларак, шәһәрдә криминаль өстенлек, җинаятьчел керем чыганаклары өчен барган көрәштә актив катнашкан кеше. Ләкин ерткычлар законнары хакимлек иткән бандаларда үзара каршылыклар да чыгып тора, кичәге дус, кәсептәшләр дошман, көндәшләргә әверелгәч, элек куелган «хезмәтләр» онытыла һәм бер-берсенә карата рәхим-шәфкать күрсәтелми, чөнки һәркем үз мәнфәгатен кайгырта, үз башын сакларга тырыша. Алар теле белән әйткәндә, «алып ташланырга», ягъни юк ителергә тиешлеләр рәтенә эләгү сәбәпләре күптөрле. Оперативниклар Большойны «общак»ка акча кертми башлавы һәм наркотиклар куллануы харап иткән дип исәплиләр. Гомумән, оешкан җинаятьчелек, бер «доза» героин өчен, тудырган анасын сатарга әзер булган наркоманнарны үз сафларында тотмый, гадәттә. Хәтта башлыклары үзләре «наркота» белән мавыккан өерләрдә дә алардан арыну ягын карыйлар.
Олег Федоров 1999нчы елның 15нче июлендә үтерелә. Җинаять «чиста» башкарыла, мәет тә юкка чыгарыла һәм бу хакта санаулы кешеләр генә белә. Шул ук вакытта Большойның үзләренекеләрдән качып китүе, хокук саклау органнарыннан яшеренеп йөрүе турында фаразлана. Чөнки ул чорда «Һади Такташ» җинаятьчел берләшмәсе әгъзаларын тоту буенча киң колачлы чаралар күрелә башлый. Кыскасы, дәлилләр булмау сәбәпле, кеше үтерү очрагы буенча җинаять эше ачылмый, ә Олег Федоров хәбәрсез югалган булып калдырыла.
Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш органнары бары тик 2013нче елда гына аның юкка чыгу сәбәпләрен ачыклый һәм мәетнең кайда икәне дә мәгълүм була. Аны башка кешегә дип казып куйган кабергә күмәләр. Ягъни аның төбенә тагын өстәмә чокыр казып, кушаматы ук зур гәүдәле икәнен әйтеп торган Большой мәетен шунда салалар һәм өстен тигезләп куялар. Күп тә үтми, бу хакта берни белмәгән кешеләр шунда ук икенче мәет салынган табутны төшерәләр. Кабер ике катлы булганга, узган ел Федоров калдыкларын алганда, аларның икесен дә кузгатырга туры килә. 14 ел узгач үткәрелгән генетик экспертиза сөякләрнең 1974нче елгы Олег Федоровныкы икәнен раслый.
Төп дәлилне шундый мәкерле ысул белән яшерергә зират хезмәткәрләреннән кем дә булса ярдәм итми калмагандыр кебек. Тикшерү барышында андый кешеләр ачыкланмый. Ачыкланса да, җавапка тарту срогы чыгу сәбәпле, аларны хөкем итеп булмас иде. Ул гына да түгел, җинаятьне оештыручылар да ачыкланмый. Шуңа күрә, Татарстан Югары суды тарафыннан бары тик үтерүне турыдан-туры башкарган Р.Вәликәев кенә 10 еллык кырыс режимлы колониягә хөкем ителә.
Әлеге җинаятьне тикшерү барышында оперативниклар тагын бер явызлыкны кемнәр эшләвен «казып» чыгара. 2002нче елда киллер шул ук «Волочаевские» бригадасы лидеры Марс Гыйззәтуллинны Казандагы Себер тракты урамындагы үз йорты янында ТТ пистолетыннан атып үтерә. Марсик кушаматы белән мәгълүм бу кеше гәүдәсендә 6 пуля җәрәхәте табыла. Бу җинаять тә озак еллар ачылмыйча «эленеп» тора.
Гыйззәтуллин шул елны, чираттагы тапкыр утырып, колониядән кайта. Ул юк чакта абруй казанып өлгергән икенче бер җинаятьчел «авторитет» Сергей Тянулин үзенең криминаль йогынтысын югалтырга теләми. Моңа өстәп, иреккә чыккач, Марсик мәхбүслектә чагында тиешле күләмдә матди ярдәм күрсәтелмәүгә ризасызлык белдерә. Бу инде, бүреләр законнары буенча, Тянулинга куркыныч яный дигәнне белдерә. Шуңа күрә ул бу кешене юк итәргә исәп итә дә инде. Әлеге эшне 5 мең доллар бәрабәренә Илья Алаев һәм Рөстәм Фәртдиновка тапшыра. Алары Илшат Гобәйдуллин дигән «оста»ны чакыралар. 2002нче елның 29нчы июле кичендә заказ үтәлә.
Гобәйдуллин, соң булса да, уң булсын дигәндәй, быел җәзасын алды инде. Шушы арада Казанның Совет районы суды аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итте. Әлеге җинаятьне башкаруда катнашкан Илья Алаев, оештыручы һәм заказ бирүче дип табылган Сергей Тянулин эшен Татарстан Югары суды карый. Рөстәм Фәртдинов исә 2004нче елда үлеп китә. Монысы гаепләнүчеләрнең язмышын берникадәр җиңеләйтә дә кебек. Чөнки гаепне мәрхүмгә аудару мөмкинчелеге бирә. Ләкин 48 һәм 42 яшьләрендәге ир-егетләргә соңарган хөкем кырыс булырга охшаган.
Наил ВАХИТОВ.
Түбән Кама – Казан
Соңарган хисап,

Комментарии